Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казаннан Мәскәүгә сәяхәт: кая барасың соң син, ташкала-башкала?

Мәскәүгә сәяхәтнамә: бер көнлек сәяхәттә күргәннәрем.

news_top_970_100
Казаннан Мәскәүгә сәяхәт: кая барасың соң син, ташкала-башкала?

Мәскәүдән кайтып кермәгәннәр укып тормасын инде моны. «Вәт Мәскәү күргән икән бу!» - дип бот чабып көләрсез тагын. Хак сүз дә булачак - соңгы тапкыр Мәскәүгә ел ярым элек барганмын икән.

Тагын шунысы бар. Һәрвакыт шулай – Мәскәүгә эш белән барасың да, алны-артны, уңны-сулны күрмичә, тояктан ташлар чәчрәрлек итеп чабасың. Мәскәүне күрми дә каласың, эш дип йөреп. Ниндидер истәлекле урыннарны да редакция биреме белән бәйле рәвештә генә «эләктереп» калганмын икән. Менә Мәскәүне бераз баш буш булганда күрергә форсат чыкты, ниһаять. Мәшһүр башкалабызның инде әллә ничә тапкыр күргән урыннары да бөтенләй башка яктан ачылып китте. Җитмәсә, шуларга соңгы заманнарда кичергән хис-кичерешләр дә өстәлгәч... «Ачыла алдыңда театр пәрдәсе» – аһ дисең, менә ник без болай икән!

Үзәктә - зират

Йортның түре хуҗаларның нинди икәнен күрсәтеп тора. Башкаланың үзәге - илнең йөзе. Хәзер ничектер, без сабый чакта ук Мәскәүдәге иң мәгърур урын Кызыл Мәйдан икәнен белеп үстек. Татарча, русча гына түгел, нимесчә дә - авызларны чалшайтып тилмерә-тилмерә, сакауланып «ауф дем Готен плааац» дип әйтеп, анда нәрсәләр бар икәнен өйрәнеп үскән буын. Китаптагы рәсемен карыйбыз – шәп күренә. Үзен күргән юк, билгеле.

«Фәлән кеше Мәскәүгә барган икән!» - дигән хәбәр язын бакчага чыккан җылы тирес исе кебек тарала иде авылда. Ул заманнарда «Фәлән кешенең Мәскәүдә связьлары бар икән!» дигән сүз зур көчкә ия иде. Бу инде Казан гына түгел, Мәскәү! Ул кеше бә-әк кәттәләрдән санала.

Без кечкенәдән укып үсәбез – безнең бабай Мавзолейда ятып тора. Аны үлгән дип әйтмиләр иде дәресләрдә укытучылар, «йоклый» дип сөйлиләр иде. Шулай, укытучыбыз берзаман очына-очына «Ильич йоклый» дип чираттагы тарихны бәян итә (ул «Ильич» дигән сүзне әйтә алмый газапланганнарыбыз!), бер малай сорый:

 Абый, ничек черми ул?

Икенче бер малай, бик белдекләнеп җавап бирде:

Аның корсагын бушатып, эченә салам тутырып куйганнар! (авыл баласы өчен салам инде, тагын ни булсын – ул чакта евроремонт материаллары юк бит әле).

Ул малайны чүттән генә кыйнап үтермәделәр бөек Ленинның рухын рәнҗетердәй сүз әйткәне өчен. Шулай булмыйча – такта өстендә нәни Ульянов портреты эленгән, «Ленин сезне карап тора», - дип укыткан заман. Тел-теш тидерергә ярамый бөек юлбашчыга. Менә шулай – юктан бар иткән Аллаһ юк дип укыталар, ә такта өстендәге инде үлгән Володя Ульяновның карап торганына ышанасы. Ышана идек дип әйтә алмыйм анысы. 

Шулай, бабайның Мавзолейда ятканын да, Кремль стенасында «кечерәк» шәхесләр күмелгәнен дә белә идек. Анысы авыл кешесенә бөтенләй гаҗәп – ничек инде ул стенага күмгәннәр? «Дөнья күргән» агай-эне анысын арттырып сөйләргә ярата иде. Авылдагы бер агай Мәскәүдән кайткан да, тирес арасыннан чыкмый яшәгән бичара авыл халкына сөйли берзаман: «Мавзолейга кереп карадым. Ленин ятып тора. Тимерче Пашка бабай шикелле. Сөйләшергә кушмыйлар. Еларга гына ярый. Кешеләр елый. Мин еламадым. Карыйм шулай – дөрес ятмый. Пиджәген рәтләп куйган идем, кисәтү ясадылар. Әйтәм боларга – пиджәген генә рәтләп куйдым, дим. "Ә, ярар, молодец алай булса, рәхмәт!» - дип җибәрделәр. Аннары Кремль стенасы буйлап карап йөрдем. Кремль стенасында кухня шкафындагы кебек тартмалар тора. Брежнев, Андропов дип язылган... Берсен тартып ачып караган идем – көл».

Моны сөйләгәч, авыл халкы аһ-ваһ килә:

«Кит, булмас! Тартып чыгарып карадыңмы?»

«Карадым инде!» – ди теге Алдар.

«Нинди иде соң ул?»

«Ничек диим соң... Менә мунчаның кече учагындагы кебек көл иде!»

Ышанырга да белмиләр, ышанмаска да. Ышанмас идең, кеше Мәскәүдә булып кайткан, ышаныр идең... Бик тә әкият кебек бит. Ничек инде мунчаның кече учагындагы кебек булсын? Һәркем ул көлне ачып карый башласа, очып бетмиме соң ул җилләрдә?

Озак еллар үткәннән соң Мәскәүгә килгәч, мин дә барып карадым Мавзолейны. Шул агайның сүзләре искә төште кабат... Ята иде шунда Ленин. Ул вакытта «халыклар юлбашчысының» дәрәҗәсе төшеп, кадере беткән заманалар илдә, әмма Мавзолейда бар да элеккечә – тын да алырга ярамый. Кердем, күрдем, чыгып киттем гаҗәпләнеп - шушыңа табындырып яшәттеләрме безне ничә еллар? Ул чакта безнең балачактагы ленинизм идеологиясе тарих кына булып калыр сыман иде...

Менә хәзер инде соңгы елларда Ленин өрәге кабат баш калкыта... Ленинга тел-теш тидерергә ярамый дигән кануны да озак көттермәс болай барса. Халык бит үзе шуңа сусаган сыман. Кызыл Мәйданда су буе чират! Кая икән дисәм – шул Мавзолейга икән. Ике апа сөйләшеп чыгып бара:

Ленин элекке кебек түгел... Элек ул башка иде. Хәзер яшәргән...

Ленин яшәргән? Элекке кебек түгел? Бабабыз 20 ел эчендә үзгәрмәде микән? Юри кереп карарга кирәк әле – болар нәрсә күрсәтә икән халыкка? Мин кабат кереп кереп карыйсы иттем шуңа күрә.

Башыңны борган өчен дә 250 сум түләтә торган Мәскәүдә иң гаҗәпләндергәне шул булды – Мавзолейга керү бушлай икән... Ал-лай... Бушлай сыр тәбедә генә икәнен беләбез. Ә Ленин бушлай! Кеше килсен, карасын, күрсен, Ленинга табынуын дәвам итсен дигән максат, димәк. Шунысы ук шөбһәләндерә. Ярар. Минем рухымны бушлай сыр гына сындырмас әле дип керәсе иттем. Ләхәүлә вәләкуәтә.

Мавзолей үзе нәкъ элекке икән. Ишек төбендә полицейскийлар сөйләшмәгез дип кисәтеп тора. Караңгы зал, уртада утлар белән яктыртылган Ленин ята. Пластмасса кебек – битләре, борыннары ялтырап тора. Элек ул ана бәрәңге кебек төссез иде, хәзер әллә пластмасса сын куйганнар, әллә шулай берәр нинди матдә белән тәнен эшкәрткәннәр. Кеше тәне базардагы манекен курчакларныкы кебек ялтырап тора алмый бит инде, ә моныкы шундый иде. Менә шул – әллә чын Ленинны яшереп куйганнар, әллә чыннан да, заманалар үзгәрүен тоеп, яшәргән.

Кремль стенасындагы некрополь

Фото: © Рәмис Латыйпов

Аннары чыгу юлында – Кремль стенасы буендагы каберлекләр яныннан узасың. Ил җитәкчеләре – шул ук Сталин, Андроповлар шунда күмелгән. Җирләнгән дию дөрес микән, чөнки аларның күпчелеген яндырып күмгәннәр.

Шулар яныннан араланып чыккач, башка суккан беренче фикер: 

Илнең нәкъ үзәгендә зират икән бит безнең!

Илнең иң мәшһүр чараларын уздыра, бөтен дөньядан килгән кунакларга тәкъдим итә торган урын зират икән бит. Гәрчә Гаитидагы кебек теге дөньядагы яман көч-куәтләргә табынып яши торган вуду да түгел бит инде илнең дине. Ә һаман да Ленин сызган юлдан – мәетләргә табыну, алардан көч сорау идеологиясеннән тайпылмый барабыз икән бит. Мавзолейдагы җәсәден җирләмәүнең максаты да шул бит инде. Император Россиясе дә, башкасы да түгел юнәлеш. Курс – һаман да шул совет заманы һәм ленинизм. Шуңа да Ленинны да җирләмиләр, пионерияне торгызмакчылар, Ленин белән бәйле бөтен әйберне «до лучших времен» саклап торалар, мөмкинлек булганда торгызалар.

Кыска гына срок идарә итсә дә, денсезлеккә нигез салган, күпме православ соборны һәм мәчетләрне, дини мирасны, руханиларны юкка чыгаруга нигез салган идеяләрне халыкка сеңдереп калдырганы өчен үзе шундый мәсхәрәгә дучар ителгән. Мисыр фиргавене мумиясе булып, миллионлаган кеше күз алдында ята. Җаны тынычлык тапмасын, газаплансын дип шушындый җәза бирелгәндер инде аңа. Ә менә Сталин сугыш башланып, авыр заманнар үткәч булса да, бераз дингә ирек бирә. Шуңа да ул мавзолейда озак ятмый – «җәза срогын» үтәгәч, җирлиләр стенага. Ә «язгы җылылык» китергән Хрущев исә бөтенләй кешечә – зиратта җирләнгән.

Сталин кабере

Фото: © Рәмис Латыйпов

Илнең төп визит карточкасы мавзолей икән, безгә дә «ник алай соң ул, ник болай түгел» дип гаҗәпләнергә дә кирәкмидер. Менә шушы төп идеология үзгәрми торып, берни дә үзгәрмәячәк илдә. Зират икән төп юнәлеш, нигә әле башкасына гаҗәпләнәсе? Рухи юлбашчылар үлгәннәр икән, халыкны да шуңа әзерлиләр түгелме? «Менә Ленин бабай безнең өчен җанын биргән, без аны шуның өчен хөрмәтлибез. Будь добр, син дә җаныңны корбан итәргә әзер бул!» Менә шулай яшәп ятыш түгелме соң инде ничә еллар буе. Менә шул нияттә, димәк, илнең курсы.

Ленин-Сталин идеяләре бездә хәзер юк, без аларны пропагандалаудан туктадык, демократия килде дип уйлаулар да халыкның бер хыялы, үзен үзе алдавы гына булган. Совет идеологиясеннән баш тарту ул Ленинны җирләүдән башланырга тиеш. Шул юк икән, димәк, һаман да Советлар Союзы яшәвен дәвам итәчәк.

Без шул идеология белән яшәвебезне дәвам итәбез икән, башка якка китә дә алмаячакбыз. Һәм соңгы еллардагы яшәешебез күрсәтеп тора – без китәргә җыенмыйбыз да. Кая гына юл тотсак та, әйләнәбез дә шул бер урынга килеп басабыз. Яшьләр үсәр һәм илдә буын алышыныр дигән өмет тә якты, алдавыч хыял гына. Советлар Союзы җенси юл белән тарала торган чир сыман, кем әйтмешли – өлкәннәрдән балаларыбызга күчә генә бара ул.

Кызыл Мәйданга күз салгач, моңа тагын бер тапкыр инандым.

Кызыл Мәйдан нигә каралмаган?

Кызыл Мәйданны тагын бер урап чыктым. И Аллам, ярый әле безнең Казаныбыз андый түгел дип бер генә түгел, ун сөендем. Бер төзек әйбер юк бит монда! Акча да бар Мәскәүгә бөтен мирдән җыелган, дистә миллионлаган халык та бар шушында – гөлбакча гына түгел, алтын бакча ясап куярлык! Безнең Казанда булсамы бу ресурслар!

Әмма – «булмый инде булмагач».

Гостиный двор. Бу тәрәзә генә шундый дип уйласагыз, ялгышасыз. Бөтенесе дә шул хәл

Фото: © Рәмис Латыйпов

Кызыл Мәйдандагы чиркәүгә керү бәясе 1000 сум. Халык агыла гына – килгән кунак акчасын санамый инде, тагын кайчан күрәбез дип керә. Мәскәү үзәген тоту өчен акча болай да кисмәк кырыеннан гына аударыладыр. Шул чиркәүне дә төзекләндереп куя алмаганнар – каралмаган стеналары, кубып беткән буяулары, анда керү юлында мәхшәр!

Василий Блаженный чиркәве. Кызыл мәйдан

Фото: © Рәмис Латыйпов

Кызыл Мәйдандагы Гостиный дворны күрсәгез! Тәрәзәләре, бусагалары, стеналары салынганнан бирле мәңге юу күрмәгән! Су белән юу дигән нәрсәне белмидер инде бу халык, валлаһи. Ыштанын юып кию дигәнне белмәгән шапшак зат кебек үк, бер төзеп куялар да, икенче төзелгәнче юылу күрми тора шулай, күрәсең. Плитәләре купкан, электр чыбыклары тырпаеп тора Гостиный двор бинасының. Кызыл Мәйданның каршысы бит инде бу! Бер татар апасына кушсаң, юып чыгар иде дә... Кушмасаң да юар иде, җаны түзмәс иде шушында эшләсә. Юк шул, Кремль тирәсендә җыештыручылар, юучылар арасында да «гастарбайтерлар» күренми. Монда андыйларны алмыйлар бугай. Үзәктә кара кашлы, кара башлы кешеләр йөрергә тиеш түгелдер, күрәсең. Александровский садта тәмәке төпчеге тартып, җиде катлы ямьсез каты әшәке итеп сүгенеп утырган сары апа белән җирән ирләрне күргәч, шулайдыр дип уйладым. Монда «строгий отбор», күрәсең. Тәмәке тартып, әшәке сүгенә белмәсәң, алмыйлардыр. Тарта белгән кызларны да алмыйлардыр әле, төпчеккә лач итеп төкереп, бармагын итәгенә сылап корытып куя белмәсә.

Шәһәр үзәгендәге, Кызыл мәйданнан ерак булмаган урындагы типик бер бина

Фото: © Рәмис Латыйпов

Ул Кызыл Мәйдан тирәсендәге калган йортлар да шул хәл. Менә бер үзегез дә игътибар итеп карагыз әле - нигә шулкадәр пычрак икән анда? Президент администрациясенең тәрәзәсе, стенасы, ишекләреннән пычраклар агып-агып төшкән, аларның да мәңге су күрмәгәне шөбһәсез. Түбәдән су агып төшә торган торбаларын тимерчыбык белән борып, күренмәсен өчен буяп куйганнар. Оят, билләһи.

Президент администрациясе бинасы

Фото: © Рәмис Латыйпов

Безнең президент администрациясендә дә, үзәктәге башка биналарда да андый хәл, андый пычраклык юк инде анысы. Мәскәү үзәгендәге йортларны шул мәңгелек пычрактан чистарта алмыйлар икән, илнең башка төбәкләрен әрчерләр дип өметләнеп көтеп утырган кеше үзе беркатлы дивана. Үз ыштанын юып кия алмаган хатын башка кешенекен юып бирә аламы? Юк, билгеле.

Президент администрациясе бинасы

Фото: © Рәмис Латыйпов

Кызыл мәйдандагы чәчәк түтәлләрен күрсәгез! Бездә иң актык администрация бинасы янында булса гына андый каралмый торган түтәлләр. Ай-яй. Чәчәк төрткәннәр дә киткәннәр – ничек үсеп чыга, анысында берәүнең дә эше юк. Сусыз корышып утыралар.

Дөрес, Александровский садтагы түтәлләргә сүз тидерерлек түгел, сиреньнәр чәчәк аткан, газонын тигезләгәннәр, әмма Кремль тирәсе бер дә матур түгел.

Безнең илдә ирләр кайда? Кайда булсын – «ахранда!»

Бездә еш кына «ирләр кайда» дигән сорау күтәрелә. Ирләр кайда икәнен беләсе килгән кеше Мәскәүгә барсын.

Дөньяның бөтен кораллы ирләрен дә Мәскәү үзенә җыйган икән. Гражданскийларга караганда хәрбиләр күбрәк. Ниндиләре генә юк асыл ирләрнең! Кара киемле алтатар таккан егетләр, кара киемле, кара беретле, күсәк тоткан ир урталары, камуфляж киемле, автомат тоткан ир-атлар, ак күлмәк, кара пиджәк кигән, кулларына махсус сумкалардагы мылтыкларын тоткан «ахран» малайлары. Тәртип сакларга кирәктер инде башкалада, әмма аларны иске ПАЗга утыртып, Кремль төбендә өерелдереп йөртмичә дә буладыр бәлки? Әле алар шулкадәр тупас – тегендә кермә, монда килмә дигәнне дә кешечә әйтә алмыйлар туристларга. Автоматларын асып, халык арасында кукраеп йөреп торалар. Аннары халык тегендә-монда кермәсен өчен тимер киртәләр белән «түтәлләр» ясап куялар да, бакыра башлыйлар:

Нельзя! Эй! Нельзя я говорю!

Нельзя дигән урынны урап Кызыл Мәйданнан чыккач, карыйм - тимер рәшәткәләрен аркылы-торкылы куеп калдырып та киткәннәр. Аны тигезләп тә куеп буладыр инде, әмма стенадан агып төшкән шакшылар фонына бу аркылы-торкылы куелган тимерләр бик туры килеп кенә тора.

Александровский сад янында - Мәңгелек ут, шунда каравыл. Халык җыела башлады каравыл алышынганны карарга. Ельцин заманнарында бер социаль реклама бар иде бит – халык каравылда торган егеткә «помаши рукой» дип кычкыра. Монда да шул рекламаны искә төшерүчеләр табылды, егеткә кычкырдылар. Әмма сын кебек катып торган егет бирешмәде, «не помахал». Шунда ук хаки киемле, автомат таккан берсе куа башлады балаларны – барыгыз, арткарак басыгыз... Каравыл шалт-шолт атлап килде дә, урыннарына бастылар. Шуннан соң, инде болар баскач, тагын бер солдат чыкты да гадәти адымнар белән атлап килеп, каравыл солдатларының киемнәрен рәтләп китте. Монысын аңлап бетермәдем. Бу бит инде элиталы гаскәр, болар көн-төн шунда атлап йөрергә өйрәнә. Аларны да шулай рәтли башладылармыни? Үзләрен карап чыкмыйлар микәнни? Төркиядә дә шундый каравыл алышыну бар Анкарада, Ататөрек музеенда. Бөтен туристлар шуларга ияреп карап йөри. Балалар аяк асларына гына кереп китми инде солдатларның. Беркем кумый да, беркем дә өрми, автомат тоткан жандармнар да юк анда. Бөтенесе дә белә бит инде – туристлар күбрәк булган саен табыш та күбрәк килә. Ул балалардан каравылга бернинди зыян да юк. Линиядән бер адым алга атлаган икән бер кечкенә бала, нигә шулай бакырырга һәм берөзлеклексез «сез кеше түгел» дип төртеп торырга?

Бер мәзәк бар бит: «Вас, Сидоровых не поймешь», дигән. Менә шуның кебек бүгенге заман. Ленин да бөек хәзерге заманда, Ленин тырышлыгы белән юкка чыгарылган зыялы катлам да. Денсез Ленин исемендәге китапханә янында Русьне чукындырган Владимир кенәзнең зу-ур тәреле һәйкәле. Алла-алла аның зурлыгы!!! Архитекторы – үзебезнең татар җегете Салават булгач, шулай тырышкандыр инде. Моның тәресе генә дә безнең Сөембикә манарасы биеклегендә бугай. Хәер, моның ник шулай икәне аңлашыла инде. Кенәз бит: «Руси есть веселие пити, не может без того быти», дигән, эчкән кешенең күңелләрен мәңге җылыта торган сүзләрне әйткән кеше, ничек аны яратмасыннар ди? Илне айнытырга маташкан Горбачевка куймаслар бит инде шундый зур һәйкәлне...

Сарай сандугачлары

Бөтен нәрсә дә начармы, диярсез. Юк, алай бөтенесе дә начар түгел. Кремль стенасы буенда сандугачлар сайрый. Чынлап. Һич ялгансыз. Башта үз колакларыма ышанмадым. Аннары гына башка барып җитте: ә нигә сайрамаска? Агач-куаклар бар. Транспорт йөрми. Һава чиста. Тагын нәрсә кирәк сандугачка? Дөрес, кеше йөри инде анысы, әмма, беренчедән, Кремль янына ук җибәрмиләр кешене – оялар урыннары бар дигән сүз. Александровский садта зур-зур мәйданнарда газон, чәчәк утыртылган – ашарга ризык бар. Аннары, сандугач алай кешедән бик читенсенә торган кош түгел, синантроп җан иясе. Менә шуңа сайрый.

Ә Мәскәүдә һава чыннан да бик чиста. Моңа башта гаҗәпләнгән идем, аннары сәбәбе барып җитте. Беренчедән, урыс авыллары кебек ул Мәскәү – таралып утыра. Безнең татар бит тыгызланырга ярата. Авылда кешенең күршесендә 20 см урын бар икән, коймасын шундук күчереп утырта. Тыкрык бар икән, яулап алырга гына тора. Шкаф куярдай урын бар икән, 22 катлы йорт ук төртеп куя. Ә Мәскәү – урыс шәһәре. Алар таралып яши.

Татар – рациональ халык, аның өчен кәкре тал – бер тиенгә кирәкмәгән агач, кисә дә ата ул аны. Алмагач үссен, анысының да күп алма биргәне. Яки алмагачы да кирәкми, мунча салабыз. Аннары татарда борынгы далалардан калган агачны сөймәү дә бармы шунда. Татар җырларында урман – куркыныч урын. «Кара да гынай урман, караңгы төн», урманда йөргәндә дус-иш кирәк. Кырда, болында куркыныч булмаган татарга. Ә урманда шүрәлеләре дә булуы бар, башкасы да… Шуңа күрә, мөмкинлек булганда, татар урманны кисә дә басуга арыш чәчә – балалар ашасын рәхәтләнеп. Шул гадәт хәзер дә калган. Казанда да агачларны кисәргә генә торалар. Ә Мәскәүдә яшеллек күбрәк. Димәк, һава да шәбрәк.

Аннары Казанда никадәр завод көн-төн эшләп тора. Бөтен халык автомобильдә йөри. Мәскәүдә бернинди завод та калмады дияргә була. Ә нигә эшләргә? Акча башка җирдән килә бит. Татарстан, Себер биреп тора ич, нигә химия заводы салырга? Ә кеше метрода йөри. Шуңа да күпме миллионлаган халык яшәсә дә, һава бездәгегә караганда күпкә чистарак. Сандугач оялый инде. Оялый да сайрый. Дөнья проблемасы белән яшәсенмени инде ул, аның бала чыгарасы бар.

Макталган Арбатның да мактап җырлардай бер әйбере дә юк дип күрдем хәзер. Казанда җәяүле урамнар бөтенләй булмаганда ай мактый иде инде безнекеләр. Хәзерге күз белән караганда – ташландык бер урам. Чын. Бомжлар йөри. Бауманда бомжлар йөрми әле безнең. Монда йөри. Бәдрәф – 60 сум. Әмма шәһәрнең ул бәдрәфләренә кермәсәң, яхшырак. Аларның мәңге җыештырылу күргәне юк бугай – унитазлары ташып утыра, керергә куркыныч. Башкала шундый булырга тиештер инде ул.

Арбат урамы һәм андагы хуҗалар.

Фото: © Рәмис Латыйпов

Өченче Рим

Мәскәү – өченче Рим дигән гыйбарә бар бит инде. Ул Борынгы Римны күргән юк билгеле, ул вакытта әле мин планда да булмаганмын, шулай да тарих китапларыннан беләбез бит инде күреп. Мәскәү ул чыннан да үзенең архитектур юнәлеше итеп шул борынгы Римны алган. Берсеннән-берсе биек биналар һәм шул бина өсләрендә кеше сыннары. Илнең үзәк мәйданында яткан кеше сыныннан башлана бу, һәр кеше йөри торган җирдә сыннар тезеп чыгылган. Сыннар, сыннар, сыннар... Фәрештәләрне куркытып, һәр җиргә утыртып чыкканнар шуларны. Һәм бөтен җирдә Советлар Союзын саклап калырга маташу.

ВДНХ янындагы урак тоткан хатын белән чүкечле ир генә ни тора! Котырган, күзләре алышынган... Хатын-кыз урак күтәреп чабамыни? Урак тотсаң, иелеп эшлисе ул, ә бу урагы белән яный кебек... Менә шул бит инде илнең символы. Уйласаң төбенә төшеп, куркыныч булып китә хәтта.

Мондый биек, мәгърур биналарның төзелүенең максаты да шул бугай – кешегә үзенең вак кына җан иясе, ә башкаланың бөеклеген сеңдерү. Мәскәүгә провинциядән килгән кеше башын күтәреп шул бөек һәм биек биналарга карап йөри дә, тәрәзәдән аккан пычракларны, «дай разменять стольник» дип мыгырданган шапшак бомжларны күрми дә кайтып китә. Аһ-ваһ, Мәскәү, дип исе китеп сөйли аннары.

ВДНХның зур-зур павильоннары һаман да элеккечә икән әле. Серванттагы китек-котык савыт-саба кебек төрле рәвешле биналар, һәрберсенә герб төшерелгән, түбәләрендә кеше сыннары, стеналарына СССР дип язылган.

Болар инде ачыгавызларны алдау белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә. Мәсәлән: язып куелган – «иптәш Тутанхамон серләре» күргәзмәсе. Нибары 1000 генә сум. Ачыгавыз шунда кереп китәргә мөмкин пирамидалардан кайткан әйберләрне карыйм дип. Чынлыкта, күргәзмә игъланы астына бәләкәй хәрефләр белән генә язылган – «пирамидада табылган әйберләрнең пластмасса күчермәләре». ЗД принтер белән шапылдаткан әйберләрне биш бәясенә күрсәтеп яталар. Кергән кешеләр нервланып чыгып баралар – «Нәрсә булды инде бу, алдадылар...» Алдамас син ачыгавызны Мәскәү! Әмма безне алдый алмассың – алдакчы икәнеңне беләбез, Мәскәү.

ВДНХ янындагы балалар мәйданчыгында уйный торган урыннарда да СССР дигән язулар.

Кечкенәдән СССР исе кереп үссен балалар

Фото: © Рәмис Латыйпов 

ВДНХдан барганда колакны иркәләгән җыр яңгырый… "Әллә татарныкы инде!!!» - дип колакларны шомрайтсак – Казахстан павильоны икән. Күңелгә җылы булып китте. Шунда ук Әзербәйҗанныкы да. Ул бина да матур. Үзеңнеке – үзеңнеке инде билгеле, сөймәснеке сыймас ди бит, Мәскәү бәлки шуңа да кабул ителмидер, кем белә. Үзбәк кафесындагы кызлар-егетләр дә үзебезнекеләр. Мәскәүдә яши һәм эшли бит инде болар, әмма бөтенесе үзара үзбәкчә сөйләшә. Соклангыч. Безне сыйлаган матур, ягымлы кызның исеме Бегимай исемле иде. «Бәгем Ай» буладыр инде татарча. Матур исем бит? Мәскәү халкы түгел инде болар - саран һәм карун, төнтек һәм явыз түгелләр. Мәскәүдә халык шундый анда – дошмани кыяфәттә йөриләр. Ачык йөзле кеше бик сирәк.

Ничек кенә мактасалар да, Мәскәүдә халык явызрак дип уйлыйм. Бу зур җир булганга гына түгелдер. Менә Петербургта алай түгел бит. Беркем берни белми, беркем дә беркемне дә яратмый. Әллә шундый алагаем зур йортлар халыкка «Сез – өченче Рим балалары» дип бөеклек хисен сеңдереп, кешенең кешелеген тартып аламы ул шулай?

Шунда яңгыр явып үтте. Ялт итеп салават күпере чыкты. Ике катлы! Ошамаса, бар кайт та кит дигән сыман – бер башы көнчыгышта. Шунда ук Останкино манарасы. Җилдә чайкалып тора. Моңа кадәр игътибар иткән юк иде – хәзер күрдем чайкалганын. Гомер буе туды-суды чайкалып торды инде Мәскәү телевидениесе җил искәнгә чайкалып. Телевидениесен хәзер аннан күрсәтми, әмма барыбер аңа карап чайкалудан туктамады. Мәңге чайкалыр инде ул.

Мәскәүнең мәчетләре дә безнеке кебек түгел шул аның. Анда ниндидер режимлы объект кебек. Кереп, имам белән күрешү дигән әйбер бөтенләй мөмкин түгел сыман. Анда ничә керсәң, бер күренеш – сәдака бирергә чират, имам укый, акчасын бирә, икенче кеше килә. Конвейер. Дөрес, сораучы булганда килүче булыр инде ул, акчалы кешегә шулай җайлырактыр да.

«Чистые пруды» да бик чиста түгел икән инде. Анда ниндидер көрән үрдәкләр йөзеп йөри иде. Прогресс. Элегрәк юк иде.

Рәссам Перов, мәңге актуаль син

Третьяков галересы. Уңда – Павел Третьяковка һәйкәл, сулда – музейны национализацияләү турында декрет.

Фото: © Рәмис Латыйпов

Третьяков галереясына керү кыйбат түгел икән, ни гаҗәп. 500 сум. Мин үзем яраткач, вакыт булса, һәрвакыт керергә тырышам. Бу юлы әллә дөньядагы вакыйгалар шулай тәэсир иткән, башка әйберләргә күз төшә, ләгыйнь, тынычлап кереп тә китә алмадым. «Бина 1925 елда национализацияләнгән» дип горурланып язып куйганнар. Шунда ук купец Третьяковның сыны тора... Бу абзый бит инде үз акчасына шушындый галерея ясаган, аны шәһәргә бүләк итеп тапшырган, купецның мирасчылары анда хөрмәтле хуҗалар булып калганнар. Революция булгач, дәүләт барысын да үзенә тартып алган һәм ничә дистә еллар акча эшли. Мирасчыларына берни юк... Хәер, рәхмәт әйтсеннәр – китеп котылмаган булсалар, 37нче елны подвалларда гаип булырлар иде купец балалары буларак...

Перов, Серов, Саврасов, Репин, Верещагин – Третьяковкада карар әйбер бик күп. Перов рәсемнәрен карагач, ул яшәгән чордан соң илдә берни үзгәрмәгән кебек. «Прощай немытая Россия, страна рабов, страна господ» дигән шигырь юлларын картиналарында ясаган рәссам. «Проводы покойника», «Тройка», «Последний кабак у заставы», «Приезд гувернантки в купеческий дом», «Сельский крестный ход», «Дворник, отдающий квартиру барыне», «Дети-сироты на кладбище», «Старики-родители на могиле сына».

Василий Перовның «Приезд гувернантки» рәсеме

Фото: © Рәмис Латыйпов

Гади халык тырышып, чиләнеп эшли, эчә, үлә, балалар хәсрәт-газапта яши, байлар кан эчә. Аннары шул гади халыкка аз гына үзен күрсәтергә мөмкинлек чыга икән, алар шул байлардан да уздырып кылана башлый. Шуңа да бай йортына килгән гувернантка өчен байдан да яманрагы – шул байның өендәге башка хезмәтчеләр. Бай түгел, шулар бу бичара кызның үзәгенә күбрәк үтәчәк. Куырылып килгән гувернантка, корсагын киергән бай һәм бу кызга күрмәгәнен күрсәтергә әзер торган мескен һәм явыз хезмәтчеләр. Система шулай корылган – чикләүләрдә яшәгән халык, мөмкинлек чыгу белән, үзе ишеләрне рәнҗетә башлый. Шулай булган, хәзер дә шулай. Перов моны бик оста итеп тасвирлаган. Аның рәсемнәрен Кызыл мәйданга илнең символы итеп куярга була. Халык бәлки күзен ачар иде үзен күреп. Ничек әле Третьяков галереясыннан алып атмаганнар аларны.

Василий Перов рәсеме

Фото: © Рәмис Латыйпов

Верещагинның сугыш турындагы рәсемнәре шулай ук символик. «Апофеоз войны» рәсемен аңлап караган кеше бөтенләй кан коешлардан баш тартыр иде кебек, әмма карар кабул итүчеләр мондый картина галереяларын карамыйдыр алар. Әле Верещагинның әсирлеккә төшкән Ырынбур татары рәсеме дә бар. Бу юлы күрмәдем, алып куйганнар ахры.

Василий Верещагинның «Апофеоз войны» рәсеме

Фото: © Рәмис Латыйпов

Диңгез яратучылар һәрвакыт Третьяковкада Айвазовскийны карый ала инде. Ул шәп. Табигать яратучылар – Саврасовны. «Кара каргалар килде» – яз килүен шәп итеп сурәтләгән рәссам. Матур, ностальгия уята торган балачак хатирәсе.

Никах агачына бәдрәф кәгазе ник кирәк?

Сазлык мәйданы – Болотная площадьта бик үзенчәлекле һәйкәл бар икән. Өлкәннәрдән газап күргән балалар хөрмәтенә анысы. Наркомания, эчкечелек, эксплуатация, хәерчелек... кебек төрле әшәке күренешләр кеше сыннары рәвешендә сурәтләнгән. Шулар каршында – ике бала. Үзенчәлекле һәйкәл. Соңгы елларда, митингларга бәйле рәвештә, бик популярга әйләнгән урын.

Өлкәннәрнең гөнаһлары аркасында каза күргән балаларга куелган һәйкәл. Сазлык мәйданы

Фото: © Рәмис Латыйпов

Шул мәйданнан соң Кремльне икенче яктан - Мәскәү елгасы яр буеннан карарга була. Аста төрле төстәге туристик кораблар йөреп тора. Теләгән кеше шуларга утырып та сәяхәт итә ала, билгеле. Мин үзем андый әйберләрне бер дә сөймим, чөнки башларына микрофон һәм шытыр-шытыр килгән динамик элеп куйган кешеләр бик эчпоштыргыч итеп алдан күрсәтелгән текст буенча баналь әйберләр сөйли. Сорау бирәсең икән, берни җавап бирә алмый ул гидлар. Аларга җавап бирергә ярамыйдыр да – инструкция. Андый кыштыр-кыштыр апаларны бер дә тыңлыйсы килми. Мәскәү болай да шау-шулы шәһәр, метросындагы тавыш кына да көн буена җитәрлек.

Мәскәү елгасы күпереннән «Москва Сити» да күренә. Барып карарга да була анысы, сүз дә юк, әмма идән юган чүпрәкне сыккан кебек борылган йортларны яннарына ук барып карарга никтер теләк тумады. Кемгә ошый, 1000 сумыңны түләп, югарыдан Мәскәүне карарга була.

Мин күпсенеп әйтмим, белүчеләрдән сорыйм, чөнки кергәнем юк. Мәскәү үзәгендәге храмнарда һәрвакыт халык буламы ул? Ул храм Христа Спасителя үзе бер зур авыл кебек мәйданда утыра бит. Аның эчендә ниләр бар икән? Аптырап сорыйм инде зур булганына. Алайса бит шәһәр читендә булса да мәчеткә урын таба алмыйлар. Шулкадәр зур чиркәү көн-төн тулыдыр, әле ул да җитмидер бәлки, кем белә...

Бөтен җирдә лалә чәчәкләре. Менә Мәскәүдәге купшы лаләләр Казанда юк. Әллә нинди сортларын утыртканнар! Алар чәчәк атып бетергәч, түтәлләр нихәлдә буладыр – белмим, әмма әле матур. Бик матур дияр идем хәтта.

Әмма ул лаләләр генә башка тәэсирләрне юкка чыгара алмый икән шул.

Сазлык мәйданыннан үзәккә таба барганда канал аша күперчекләр – үзләренчә матур итеп эшләнгән. Шунда «мәхәббәт агачлары» урнаштырганнар – туйда кияү белән кәләш йозакларын элеп куеп, ачкычларын суга аталар бит инде. Янәсе, никах нык була. Ярар. Андый урыннар һәр шәһәрдә бар. Әмма Мәскәүнеке кадәр пычрагын җир йөзендә күргән юк әле. 

Аның пычраклыгы! Мин аңлыйм инде, мәхәббәтең зур һәм кайнар була ала. Йозакка исемеңне иренеп язуны да, йозакның ямьсез булуын да аңлыйм.

Бик нык тырышсам, йозак читенә теләкләрне теләп яулык бәйләүне дә аңлый алам әле – андый мәҗүси йолалы чишмәләр, агачлар безнең якларда да бар. Тик ни өчен шушындый туй йоласы белән бәйле агачка убырный кәгазен бәйләп куялар – анысын һич аңлый алмадым. Сез ышанмассыз инде, әмма үзем күрмәсәм, мин дә ышанмас иде. Туалет кәгазен шул йозаклар янына бәйләп тә, учлап та тутырганнар. Ул пычранып каткан, бу йозаклар янына якын килергә җирәнгеч. Ә бит кемдер монда никахлашкан кәләше белән килә һәм шул пычрак агачка үзенең йозагын да элеп китә. Монысын да кабул итеп була әле. Ә бәдрәф кәгазен кем элә һәм нинди теләк белән элә икән ул? Изге теләкләр әйтәләрдер әле – тормышлар гөл күк булсын, бәдрәф кәгазенә дефицит булмасын… Әллә башка теләкләр әйтеп эләләр микән?
Ул йозак агачын нигә шәһәр идарәсе алыштырмый икән? 

Көндезге һәм кичке Мәскәү

Казан вокзалы тирәләрендә элек шапшаклык хөкем сөрә, хәерчеләр йөри төркем-төркем. Казан вокзалын әрчеделәр, ә Мәскәүнең Казан вокзалы шапшаклык оясы булып калган икән әлегә кадәр. Хәер, үзәк мәйданда шулай булганны, вокзалны кем әрчи алсын инде аны?

Кич җитүгә, Мәскәү үзгәрә. Әллә нинди тишекләрдән сәер адәмнәр чыгып, буталып йөри башлый. Мәскәүнең Казан вокзалы тирәсе 90нчы еллар азагындагы Казан вокзалын хәтерләтә башлады. Кыйшайган йөзле кешеләр күзгә күренеп арта бара. Бомжлар, исерекләр, куркыныч кыяфәтле затлар. Кемдер чәчәк түтәлендә йоклап ята, кемдер үз ишләре белән мөнәсәбәтләрне ачыклый, «зәңгәр күзле» асыл туташлар болганып йөри. Бу күренешкә беренче тап булган кунаклар, як-якларына ялт-йолт каранып, мәче кебек тизрәк узып китәргә ашыга. Монда да адым саен кораллы хәрбиләр. Ул кораллы кешеләр ник кирәктер шул кыяфәтеннән үк кем икәне күренеп торган адәмнәрне куарга да ярамагач. Хәер, ник кирәк булсын – чит илләрдән килгән, теркәлү срогы узган кешеләрне әллә каян абайлап алалар, эләктереп алалар да протокол төзи башлыйлар.

Казан вокзалы дип атала инде, әмма анда бер генә урында да ялгыш кына да хәләл саткан нокта юк. Әллә язмыш, әллә ялгыш. Казан вокзалы каланчасы Сөембикә манарасын хәтерләтә бит ул. «Килдек, сезнекен алып киттек», дигән. Ярар.

Менә шундый икән син, башкала, күп калага баш кала. Син безне ияртеп барасың да баруын, әмма үзең кая барасың соң? Тузан суырткыч кебек суыртасың да бөтен җаннарны үзеңә, кая куясың соң аларны? 

Мәскәүгә ничек бару кулайрак?

Мәскәүгә ничек барсаң кулайрак? Билетларны алдан алганда, тимер юлга купе һәм авиабилетлар бер үк бәя тирәсе килеп чыга – бару һәм кайту өлкәннәргә 7000 тирәсе. Тимер юлда мәктәп укучыларына ташламалар бар (мәктәптән белешмә булганда). Плацкарт 2500 сум тирәсе. Бер бәләкәй генә лайфхак – поездда аскы ятаклар өстәгегә караганда кыйммәтрәк тора. Шуңа күрә, балалар белән барасыз икән, балаларга билетны ташлама белән аскы ятакка алырга була. Ә инде вагонга кергәч, анда кемнең югарыга үрмәлисен үзегез хәл итәсез.

Тимер юлда баруның плюсы – йоклап барасыз, куну урыны кирәкми, метро тимер юл вокзалына кадәр китерә, 1 сәгать алдан килеп теркәлергә дигән шарт юк, өлгерсәгез – шул җитә. Ә бу исә вакытка экономия дигән сүз – чөнки аэропортка килү, аннан Мәскәүгә бару, кире кайту шактый вакытны ала. Шулай ук самолетка иртән иртүк торырга кирәк дигән уңайсызлыклар булуы бар (балалар белән сәяхәт итүчеләр өчен аеруча авыр булуы бар). Тимер юлның уңайсызлыгы – бару, кайту озак, юлда йоклый алмаучыларга читен. Шулай ук чит кешеләр белән бер купе, плацкартта сәяхәт итү кемгәдер ошамаска мөмкин. Кемгәдер, киресенчә, чит кешеләр белән танышу кызык булуы гына бар.

Элек тимер юлда сәяхәт итү шактый уңайсыз иде. Урын-җир пычрак, бәдрәфләре керерлек булмый иде. Хәзер инде алай түгел дип беләм. Һәрхәлдә, соңгы елларда андый әйберләргә үземнең дә тап булганым, ишеткәнем дә юк.

Мәскәүгә ике катлы поездлар да йөри. Ике катлы поездның мәзәге шул – тизлек ул кадәр сизелмәгәч һәм өстәрәк булгач, тирә-юньне карап баруы уңайрак, агач төпләре генә карап бармыйсың. Уңайсыз ягы юк бугай, әмма монысы инде кешесенә карап – өстә булгач, күбрәк тирбәтә һәм җил бераз катырак «елый» – тавышлырак. Башкача аермасы юк.

Сәяхәтнең маршрутын алдан төзесәгез, бер көн эчендә генә дә Мәскәүдә 5-6 урында булырга мөмкин (аякларыгыз гына чыдасын). Һава чистарак булгач, Казанда йөрүгә караганда җиңелрәк.

Кайда ашарга? Менә монысын да алдан билгеләп кую шарт. Чагыштырмача арзан бәягә тамак туйдырырлык ризык кирәк булса, хәләл кафе-рестораннар эзләгез. Таҗик, үзбәк кафе-рестораннарында ризыгы да мул, бәяләре дә гадәттәгедән арзанрак була. Ә инде «мәскәүский» рестораннар кирәк дисәгез, тешләк бәяләргә әзер торыгыз. Гадәти кафе-рестораннарда чәе генә дә 250-300 сум тора.

Метрода йөрү бәясе – 62 сум.

Яшьләр өчен самокат арендалау уңайлы булуы мөмкин. Йөртә белсәң, билгеле. Ә менә автомобиль белән сәяхәт итү уңайсыз дип уйлыйм – машина куярга урын юк.

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 4 июнь 2022
    Исемсез
    Кызык бу
  • 3 июнь 2022
    Исемсез
    һаман да Ленин сызган юлдан – мәетләргә табыну, алардан көч сорау идеологиясеннән тайпылмый барабыз икән бит. Мавзолейдагы җәсәден җирләмәүнең максаты да шул бит инде. Император Россиясе дә, башкасы да түгел юнәлеш. Курс – һаман да шул совет заманы һәм ленинизм. Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/kazannan-maskauga-sayaxat-kaya-barasyn-son-sin-taskala-baskala-5853344 Шушы зәгыйфь мантыйклы фикерләрегез генә( СССР турында гамумән)- язмагызны кабул итүне ямьсезли ! Гел рәхәтләнеп укый идем сезне.Айда да тап бардыр шул, фәннәрне белеп бетермәгәннәргә!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100