«Кырлай» паркы урынына - Җәмигъ мәчете: архитекторлар ник каршы?
Казанда Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлек ташы куелгач, бер төркем архитекторлар «Кырлай» паркы урынына мәчет төзергә ярамый дип чыкты. Ни өчен бу урын профессиональ җәмәгатьчелеккә ошамаган? Алар татарның булачак символын Казан үзәгеннән куарга тырышмыймы? «Интертат» хәбәрчесе бу мәсьәләгә күзәтү ясый.
20 майда, ягъни Идел буе Болгарында исламны кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүнең беренче көнендә Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлек ташы куелды. Тарихи чарада Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир хәзрәт Крганов һәм башка күренекле шәхесләр катнашты. Шулай итеп, Җәмигъ мәчете төзеләсе урын буларак элеккеге «Кырлай» паркы билгеләнде.
Мәртәбәле кунаклар катнашындагы рәсми чарадан соң атна-ун көн узгач, бер төркем Казан архитекторлары мәчет төзеләсе урынга каршы чыкты. Интернетта республика халкына һәм җитәкчелегенә юлланган ачык хат пәйда булды. Аны унсигез архитектор имзалаган. Шунысы гаҗәп, аларның өчесе – татар фамилияле кешеләр.
Ачык хатта «Кырлай» паркы Җәмигъ мәчете өчен отышлы урын түгел дип языла. Хатны имзалаучылар мәчет татар рухы булган, транспорт белән якын килеп булган җирдә төзелергә тиеш дигәннәр. Алар үз вариантларын да тәкъдим иткән: Бишбалта бистәсендә (Идел елгасы ярында), Троицк урманында («Ак Барс Арена» стадионының каршы як ярында), Яшь парлар паркында (Яңа татар бистәсе).
«Интертат» хәбәрчесе «Кырлай» паркы урынына каршы булган белгечләр белән дә, «Кырлай» паркы яклылар белән дә сөйләшеп чыкты.
Үзебезнең татарлар...
Иң беренчеләрдән булып «Архитип» оешмасы җитәкчесе, архитектор Илдар Таҗиев белән элемтәгә кердек. Ул – ачык хатны имзалаучыларның берсе.
Беренчедән, әлеге хат мәчет төзелешенә каршылык белдерми, ә төзелеш урынын сайлау мәсьәләсенә җентекләбрәк якын килүне сорый. Икенчедән, мөселман буларак, мондый әһәмиятле объект төзелеше минем өчен мөһим һәм, әлбәттә, мин Казанда Җәмигъ мәчете төзелеше яклы. Бу шәһәрдә яшәгәнгә һәм бу шәһәрне яратканга, миңа Казанның үсеше дә бик мөһим.
Җәмигъ мәчете – ул үзенә тартып тора торган урын, һәм, һичшиксез, шәһәрнең, чыннан да, кирәк булган өлеше үсешенә этәргеч бирә ала. Кул куйганда мин шушы фикерләргә таяндым, - диде Илдар Таҗиев.
Хатны шулай ук имзалаучы - «NUGAEV» архитектура бюросы җитәкчесе Тимур Ногаев ялда булу сәбәпле, комментарий бирергә теләмәвен ярдәмчесе аша җиткерде. Ул үзе хатның инициаторы түгел икәнен, кул куючылар аннан башка да җитәрлек икәнен белдергән. «Хатта мәчет төзүгә каршылык белдерелмәгән. Анда бары тик уңайлы урыннар турында фикер әйтелгән», - диде Ногаевның ярдәмчесе.
Казан (Идел буе) федераль университеты доценты, ТР Архитекторлар берлегенең идарә әгъзасы Марсель Искәндәров та «Кырлай» паркы урынына каршы чыккан.
Биредә мәчет төзелешенә беркем дә каршы түгел. Без, киресенчә, иң лаеклы урын булсын дигән принциптан чыгып эш иттек. Кремль тирәсендәге бар нәрсә дә престижлы, ә калган урын престижлы түгел дигән традиция барлыкка килгән.
Беренчедән, үзәк резин түгел. Икенчедән, тирә-юньдә биналар болай да тыгыз урнашкан, ә Идел ягыннан панорама юк. Бу бина Казан өчен әһәмиятле. Ул Кремльгә, тарихи үзәккә карата икенчел дәрәҗәдә калырга тиеш түгел. Киресенчә, аның урыны шәһәр үсеше өчен шактый иркен булырга тиеш.
Троицкий урманы һәм Бишбалта - уникаль урыннар. Алар тирәсендә яңа киңлекләр барлыкка килә.
Без Россиянең төп елгасына шундый әһәмиятле объект белән чыгар идек. Бу Казанга бөтенләй башка мәгънә бирер иде. Архитекторлар перспективаны күрә белә, ә гади кеше булган категорияләр белән генә фикер йөртә. Мәҗүси парк урынында мәчет төзү бик уңышлы түгел кебек. Икенче яктан, иң начар урын да түгел, әмма Бишбалта – яхшырак, - диде Марсель Искәндәров.
Архитекторлар нигә каршы?
Архитектура кандидаты Анна Новикова мәчетне Идел буенда салу отышлы булачагын белдерде.
Минемчә, мондый әһәмиятле объектлар өчен урыннар сайлау шәһәр үсешенең гомуми күзаллавына туры килергә тиеш. Без Казан шәһәренең тарихи җирлеген үстерү концепциясен эшләүчеләр буларак, шәһәрне Идел ягына таба үстерергә кирәклеген белдердек. Бу - бүген шәһәр үсешенең иң мөһим юнәлешләренең берсе. Казанның Идел панорамасында Җәмигъ мәчете кебек объектның барлыкка килүе ике яклы отышлы карар булачак. Җәмигъ мәчете Идел панорамасында заманча Казан образын билгеләячәк һәм территориянең бу өлешен үстерүгә этәргеч бирәчәк, - диде Анна Новикова.
Социолог, Гамәли урбанистика үзәге координаторы Мария Леонтьева мөһим объектның урынын халык фикерен исәпкә алып сайларга кирәк иде, дип аңлата.
Мондый мөһим объектның урыны дин тотучыларның фикерен исәпкә алып, профессиональ рәвештә сайланырга тиеш. Һөнәри күзлектән караганда, әлеге мәсьәлә Казан шәһәр төзелеше советында, ягъни Казанның төзелешенә дистә елларын багышлаган кешеләр белән бергәлектә каралырга тиеш.
Минем позиция буенча, әлеге карар буенча фикерләшү шәһәр төзелеше һәм архитектура үсеше өчен җаваплы экспертлар (Генераль план һәм тарихи җирлекне үстерү концепциясе авторлары) катнашында халык алдында булырга тиеш иде.
Безнең максат нәрсәгә булса да каршы чыгу түгел, ә мәсьәләне акыл белән оптималь рәвештә хәл итү.
Мин, чыннан да, киләсе гасырларда Казанны бизәп торучы, безнең илдә мөселман өммәте үткән озын юлга лаек булган гыйбадәт йорты булуын телим, - диде Мария Леонтьева.
Хатның инициаторы – Сергей Саначин
РФ Архитекторлар берлегенең идарә әгъзасы, Татарстанның атказанган архитекторы Сергей Саначин үзен ачык хат язуны башлап җибәрүчеләрнең берсе дип белдерде.
Мин хатның проектын күрдем, ә соңгы редакция нәрсә белән тәмамланганын белмим. Мөрәҗәгать белән чыгу кирәк дип әйтүчеләрнең берсе үзем булсам да, хатка кул куймадым, чөнки ул хәзер соңга калды. Президент карар кылгач, хат язуның нинди мәгънәсе бар соң? Аңарчы без җыелып сөйләшкән идек.
«Кырлай» паркы – Җәмигъ мәчете өчен начар урын. Мин яңа Бишбалтаны тәкъдим иттем. Җирле галимнәр Бишбалта дип йөрткән урын – ул тарихи Бишбалта түгел. Чын Бишбалта Иделнең соңгы борылышында булган. Мәчет өчен менә дигән тарихи урын ул. Анда Россиянең иң зур мәчетен салырга булыр иде. Без барыбыз да зур корылмалар яратабыз бит. Безне ишетмәделәр. Хәзер без юллар төзи беләбез, шуңа күрә Бишбалтага юл салу проблема тудырмас иде. Мәчет булса да, булмаса да, ул якка транспорт юлы сузарга кирәк. Чөнки Горький шоссесын бушатмыйча булмый. Горький шоссесы белән Идел арасында магистраль төзү мөһим.
Казанның бөтен әйдәп баручы архитекторлары диярлек «Кырлай» паркы урынына каршы иде, шул исәптән рәсми архитекторлар да. Аларның күбесе хатка кул куймаган, чөнки үз урыннары өчен борчылалар.
Кайчакта архитекторларны тыңламыйлар. Кремль каршындагы урын – ул начар. Беренчедән, бер-берсе белән көндәшлек итүче ике объект булачак. Икенчедән, бу урын Казан Кремленең саклау зонасы иде, анда берни дә төзергә ярамады. Аны Кремльнең сак зонасыннан чыгарырга Мәскәү түрәләрен күндерү кыен булмагандыр, күрәсең, - диде Сергей Саначин.
«Кырлай» паркы – татарлар өчен изге җир»
Җәмигъ мәчете өчен «Кырлай» паркы иң кулай урын булуын белдерүчеләр фикере:
Айвар Саттаров, «Кол Шәриф» мәчетенең архитекторы, Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган архитекторы:
«Кырлай» паркы – Җәмигъ мәчете өчен бик яхшы урын. Явыз Иван Казанны яулап алганда шәһәр өчен соңгы көрәш шушы җирдә барган. Биредә Казанны яклаучы бик күп каһарманнар һәлак булган. Мин бу турыда күптән түгел профессор Галина Айдаровадан ишеттем. Шушы нисбәттән, әлеге урынны татарлар өчен изге җир дип атарга да була. Архитекторлар имзалаган хатта мәчет өчен татар рухы булган урын кирәк диелә. «Кырлай» паркы җире нәкъ шушы критерийга туры килә.
Казансу елгасының Кирмән ягы – иске шәһәр, ә каршы ягы яңа шәһәр дип йөртелә. Иске шәһәр ягында «Кол Шәриф» мәчетебез бар. Ул безнең бабаларыбызны искә алып, тарихи дөреслекне күрсәтеп төзелгән иде. Яңа мәчет киләчәккә төбәп салына. Шуңа күрә ул яңа шәһәрдә булырга тиеш. Ленин дамбасы иске шәһәр белән яңа шәһәрне тоташтырып кына калмый, ул тарих белән киләчәкне дә бәйли. Ике мәчетнең күпер белән бер-берсенә бәйләнеп торуы символик мәгънәгә ия.
«Кырлай» паркы чокырлы урында дип әйтәләр. Бу безнең өчен отышлырак та. Мәчетне чокырга түгел, ә платформага утырталар. Платформа астында техник бүлмәләр, машина кую урыны эшләргә мөмкин. «Кол Шәриф» мәчете дә чокырлы урында платформага утыртылган. Аны шулай күтәргәч, ул тау өстендә кебек, төрле яктан күренеп тора. Җәмигъ мәчетен дә өскә күтәреп, бөтен яктан күренә торган итеп урнаштырырга була.
Мәшһүр архитекторлар тәкъдим иткән урыннар Җәмигъ мәчетенә бармый. Троицк урманы – агулы калдыклар күмелгән урын. Анда бөтенләй төзелеш алып барырга ярамый. Бишбалта, ягъни ком базасы бик ерак урнашкан. Анда җәмәгать транспорты йөрми, халык аз яши. Мәчет янында мәхәллә булырга тиеш, ләбаса. Яшь парлар паркы тирәсе дә халыкны җәлеп итә торган урын түгел.
Бөтен тәкъдим ителгән урыннар шәһәр панорамасына сыешмый, ә «Кырлай» паркы җире – ул шәһәрнең иң матур урыннарының берсе, ул Казанның йөрәге. Алар шушы урында Җәмигъ мәчете булуның татар халкының күтәрелеш символы икәнен аңлап алдылар да, төрле ысуллар белән моны тормышка ашырмаска тырышалар. «Кол Шәриф» мәчетен төзегәндә дә шундый ук каршылыклар булды.
Айрат Фәйзрахманов, тарихчы:
Ачык хатка, дөрестән дә, мәшһүр архитекторлар кул куйган. Аларның архитектур карарларга тәэсире зур һәм аргументларына колак салу мөһим. Шул ук вакытта аларның аргументларына контраргументлар да булырга мөмкин. Алар тәкъдим иткән Яшь парлар паркы бүгенге көндә ташландык урын түгел, анда халык ял итә. Паркта агачлар кисү шулай ук каршылык тудырачак, чөнки якын-тирәдә башка яшел мәйданнар юк. Шулай ук Яңа бистә микрорайонында мәчетләр җитәрлек, ә «Кырлай» паркы янында мәчетләргә кытлык зур.
Архитекторлар тарихи урынны карарга кирәк дип әйтәләр икән, Кәҗә бистәсендә Казан ханлыгының капкасы – Алат юлы булган. Бу җирне татар халкының тарихи урыны дип әйтеп була. Монда халык та күп яши, җәмәгать транспорты да яхшы йөри, машина кую урыны да бар. «Кырлай» паркы янында күп катлы йортлардан торган берничә торак комплексы төзелде. Алар төзелгәндә шушы ук архитекторлар кая карады икән? Бу йортларны Казан Кирмәне манзарасын Җәмигъ мәчеткә караганда күбрәк боза дип әйтеп була, стильләр каршылыгы туа. Мәчет шушы утыз катлы йортлардан биегрәк булмаячак, шуңа күрә аның Кремльгә йогынтысы юк.
Бишбалта бистәсе дә күп мәртәбәләр каралды. Аның мәчет өчен яраклы урын түгел икәне әйтелде инде. Биредә халык күп яши дип әйтеп булмый. Ул тирәлектә уңайлы яшәү шартлары булган яңа микрорайон барлыкка килсен өчен кимендә егерме-утыз ел вакыт кирәк.
Троицк урманы да архитекторларның китергән аргументларына каршы килә. Алар үзләре мәчет янына транспорт белән керү уңайлы булырга тиеш диләр, ә биредә өченче транспорт дамбасына тоташучы тар юл гына бар. Аннары бу тирәдә дә халык күп яши дип әйтеп булмый.
Җәмигъ мәчете үзәктә булу – символик мәгънәгә ия. Архитекторлар тәкъдим иткән өч вариант та җәмәгатьчелек тарафыннан үзәк буларак кабул ителми.
Үз вакытында Җәмигъ мәчете урыны өчен дүртенче вариант - «Ривьера» күңел ачу комплексы яны бар иде, ләкин былтыр аны саттылар. Хәзер анда мәчет төзү мөмкин түгел. Тагын бер кулай вариант бар - «Кырлай» паркыннан ерак түгел, Шоссейная урамы тирәсендә, ләкин ул никтер каралмады. Шулай итеп, Җәмигъ мәчетен төзү каршылыклар тудыра. Минемчә, бөтен вариантлар да җентекләп өйрәнелмәде. Шуны ассызыкларга кирәк - үзәктә кайда гына зур мәйданлы архитектур объектны урнаштырма, каршылык туачак. Бу каршылыкта дини, милләтара низагны күрү дөрес булмас.
«Архитекторлар сәяси күзлектән сөйләшә башлаган»
Руслан Айсин, сәясәт белгече:
Миңа калса, бу профессиональ җәмәгатьчелек үзенең һөнәри кыйммәтләрен читкә юнәлткән, сәяси күзлектән сөйләшә башлаган. Аларның мөрәҗәгате сәяси риторикага охшаш. Җәмигъ мәчетен Казан читендә төзү тәкъдиме профессиональ яктан дөрес түгел. Казанның тарихи урынында күңел ачу паркы булуы каршылык уятмый, шәһәр архитектурасын бозмый, ә матур мәчет, имеш, килешми. Үзләре «Кырлай» паркы янында зур йортлар салуга каршы чыкмадылар, ә мәчет аларга никтер комачаулый.
Казанда Җәмигъ мәчете салу Мәскәүдә Иса пәйгамбәр чиркәве төзелүенә тиң. Анда да төрле җирләрдә яшәүче россияннар, иганәчеләр, дәүләт катнашты. Ул рухи яңарышның бер символы булып тора. Җәмигъ мәчете безнең рухи яңарыш символы гына түгел, ул безнең ихтыяҗ да, чөнки Казанда мәчетләр җитми.
Бездә чиркәүләр дә төзелә. Бер ел элек кенә шәһәрнең тарихи үзәгендә зур чиркәү - Казан соборы торгызылды. Ул чакта беркем каршы чыкмады.
Руслан Нагиев, адвокат:
Архитекторларның фикере юридик яктан да, башка яктан да бернинди көчкә ия түгел. Моны гади гражданнарның фикере дип кенә карарга кирәк, чөнки алар бу мәсьәләгә экспертлар буларак җәлеп ителмәгән. Мондый төзүчеләр, архитекторлар һәм дизайнерлар бик күп, һәркемнең үз карашы бар. Болар фикеренчә, урын яраклы түгел, ә башка бик күп кешеләр аны яраклы дип саный.
Әгәр Казан шәһәре Думасы мәчет урыны буенча карар кабул иткән икән, димәк, ул нигезле һәм законлы. Гражданнарның бернинди фикере дә бу карарны гамәлдән чыгара алмый.
Мораль күзлектән караганда, узган ел без православие динендәге кардәшләрне Казан Изге Ана иконасы гыйбадәтханәсен торгызу белән котладык. Анда да биналар шактый тыгыз урнашкан. Шуңа да карамастан, чиркәү төзелде. Без моңа шат һәм беркем дә комачауламады. «Кырлай» паркы урынында мәчет төзүгә каршы чыккан архитекторлар чиркәү салганда кайда булган? Ни өчен алар гыйбадәтханә төзүгә каршы чыкмаган? Ни өчен алар парк янында торган «Чаша»ны төзүгә каршы чыкмаган? Анда да кешеләр күп йөри, машиналар да күп. Миңа алар Исламны күралмый кебек тоела.
Архитекторлар тәкъдим иткән урыннар да кемгә дә булса ошамаска мөмкин. Гомумән, бөтен кешене канәгатьләндерә торган урын табып булмый. Айда төзесәң дә, мөселманнар: «Нигә безгә Айдагы мәчет? Безгә җәяү килә алырлык урында кирәк», - дип әйтәчәк. Мәчет халыкка якын урында булырга тиеш. Өлкәннәр дә бар бит әле. Гыйбадәтханәләр электән торак кварталларда төзелгән.