Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рабит Батулла: «Йөз елга якын барган пропаганда халыкны маңкортка әверелдерде»

Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай премиясе иясе Рабит Батулла - киңкырлы һәм популяр шәхес. Аның һәрнәрсәгә үз фикере бар. «Интертат» хәбәрчесе 84 яшьлек язучы белән аның гаиләсе, балачак хатирәләре, тормышка карашы, халык язмышы турында сөйләште.

news_top_970_100
Рабит Батулла: «Йөз елга якын барган пропаганда халыкны маңкортка әверелдерде»
Рабит Батулла
Салават Камалетдинов

Сезгә ничек эндәшсәм кулайрак булыр? Рабит абыймы, Роберт абыймы?

Китапта ничек язылса, шулай.

Рабит абый, димәк. Ни өчен нәкъ шушы исемне сайладыгыз?

Беренчедән, миңа кечкенәдән Ырабит дип эндәштеләр. Авыл халкы чит сүзләрне шулай татарчалап әйтергә күнеккән. Сталинны Ысталин, Альбертны Әлбирт дип әйтәләр. Авылга кайтсам, миңа хәзер дә Ырабит дип эндәшәләр. Икенчедән, Рабит, Рабита – ул гарәп теленнән өндәп баручы дигәнне аңлата.

Паспортта да исемегезне үзгәрттегезме?

Бу турыда уйлаган булды, ләкин вакытында исемне тулысынча үзгәртергә өлгермәдем. Хәзер документлар үзгәртеп йөрсәм, балаларга кыен булачак. Аның өчен бик күп кәгазь тутырырга кирәк. Документларда Роберт булып йөрим.

«Көнчелек – ул дөньяның иң әшәке чире»

Рабит абый, Сезнең балачак хатирәләрегез турында мәгълүмат аз. Нинди гаиләдә туып үстегез, бала вакытыгыз ничек үтте?

1938 елда туган бар кешеләрнең дә язмышы миндә яки минем язмыш аларда. Яшьтәшләрнең балачагы ничек үткән булса, кайбер аермаларны исәпкә алмаганда, минеке дә шулай узды. Башкалар кебек үк кечкенәдән эшләп үстем. Колхозда да эшләгән вакытлар булды.

Минем әтине колхоз председателе дә, авыл советы председателе дә һәрвакыт кыерсытты, чөнки ул НКВДда учетта торды. Шулай да, без фәкыйрь яшәмәдек: башкалар чабата кигәндә безнең аякта күн итек иде, сыерыбыз, умарталарыбыз бар иде, әти ел саен елкы суя иде. Елкы – ул чалыр өчен ике яшькә кадәр симертелгән бия. Кайберәүләр ат ите дип әйтә һәм яза, ләкин бу дөрес түгел. Татар ат ашамый - елкы ашый. Җигелгән һәм чабышта катнашкан ат итен ашый торган да түгел, чөнки ул сасы һәм сеңерле, ә шулпасы болганчык була.

Әти Бөек Ватан сугышында өч ел ярым әсирлектә яткан. Уналты ел укытучы булып эшләгән кешене сугыштан кайткач, мәктәптән куып, кулына көрәк тоттырдылар. Янәсе, пленный Совет балаларын укытырга тиеш түгел. Аны атна саен ниндидер оешмаларга допроска чакырып тордылар. Кыйналып кайткан чаклары да булды. Бер елга якын төрмәдә утырды. Әни дә укытучы иде. Аны да мәктәптән кудылар. Бакчабызны тартып алып, күл буендагы ләмле урыннан җир бирделәр. Анда трактор белән дә керә торган түгел иде.

Әти җирле хакимият тарафыннан мыскыллауга түзә алмыйча Пермь якларына эшкә чыгып китте. Ул бик яхшы балта остасы, ташчы, тире иләүче, умартачы, балыкчы, гомумән, бик булдыклы кеше иде. Әти татарлар төзегән йортларны Пермьдә бик яраталар, дип сөйли иде. Шунда ул үзенә дә ике катлы йорт салып чыкты, «Москвич» машинасы алды. Җәй саен «Москвич»ына утырып авылга кайта иде дә, аның өстеннән донос язган кешеләрне сыйлый иде. Әти таш атучыларга аш белән җавап кайтарды. Үзен яратмаган кешеләрдән үчен шулай алды. Әгәр ул үпкәсен белдергән булса, тегеләр сөенер иде. Көндәшеңнән сыйлану, аның тормышы җитеш икәнен тану күпкә кыенрак.

Фото: © Салават Камалетдинов

Шулай итеп, без көнчелек темасына килеп кердек. Көнчелек – ул дөньяның иң әшәке чире. Бүген күрше күршесеннән көнләшеп, чага, сугыш башлый. Библиядә язылганча, көнләшүдән Адәм белән Һаваның улы Кабил бертуган энесе Хабилне үтерә. Көнчелектән башкорт белән татар талашып яши. Бакыйлыкка күчкән шәхесләрне бүлешеп яталар. Мостай Кәрим башкортча язса да, аның атасы-анасы татар. Татар әдипләренең башкортка хезмәт иткәненә сөенергә кирәк. Тукайны үзбәкләр дә, әзербайҗаннар да, Кырым татарлары да үз шагыйрьләре дип уйлаганнар, чөнки шрифт бер, сүзләр аңлашыла. Уйласыннар. Аннан кемгә зыян? Милләте буенча татар булган Акмулланы хәзер башкорт та, казах та, татар да тарткалый. Аның үги атасы башкорт булган, ә иҗатының күп өлеше казахларга багышланган. Бу бәхәстә казахлар акыллырак булып чыкты, чөнки алар аны ике милләтнеке дип таный. Акмулланы башкорт шагыйре генә дип әйтү дөрес түгел. Аны бөтен төрки халыклар шагыйре дип танырга кирәк.

Динә Гарипова белән Эльмира Кәлимуллина «Голос» проектында җиңү яулагач, аларга мактаулы исемнәр, бүләкләр бирелде. Горурланасы урынга, кайберәүләр көнләшүдән теләсә нәрсә язып ятты.

Ни өчен көнләшү безнең халыкта бигрәк тә нык сизелә? Татарның бер-берсен батыруы анекдотларга ук керде.

Бөтен халыкта да бар инде ул, ләкин татарда хәзер деградация бара. Бездән динне алдылар да, җитмеш ел динсез яшәдек. Коръәндә, йолада тәрбияләнгән кеше андый булмый. Хәзер мәчет корабыз, ләкин аның белән генә динне кайтарып булмый. Өч айлык курс үтәләр дә абыстай булалар, ә үзләре Коръәнне белмиләр.

Язучылар да бер-берсенә донослар язганнар. Димәк, каләм ияләре арасында да көнчелек көчле.

Күпмедер бардыр инде, ләкин язучыларда көнчелек кимрәктер. Бездә бер-беребезнең иҗатыннан соклану да бар. Мәсәлән, мин бик күп татар язучылары турында мәкаләләр яздым. Күптән түгел минем ун томлыгым чыкты. Шуның ике томында гына әдәби әсәрләр. Калганнары сәнгать әһелләре турында язылган мәкаләләрдән, документлардан тора.

«Коръәнне үзем ничек аңлавым турында китап чыгарырга иганәче таба алмыйм»

Фото: © Салават Камалетдинов

Ялгышмасам, Сез Коръән дә тәрҗемә иттегез.

Мин ун басма Коръән чыгардым. Соңгысы хәзерге Президент ярдәмендә Гарәбстанда чыкты. Калганнарына иганәчеләр таптым.

Коръәнне тәрҗемә иткәндә мин «Коръән ни өчен иңдерелгән?» дигән ике йөз битлек материал әзерләгән идем. Бастырып булмый шуны. Иганәче таба алмыйм. Коръәнне тәрҗемә итүче һәм язучы буларак, изге китапны үзем ничек аңлавымны халыкка җиткерәсем килә.

Ни өчен Коръән бөтен фәнни ачышларны раслый бара? Мин шуның фәлсәфәсенә төшенергә тырыштым. Коръәнне аңлар өчен Библияне өйрәнергә кирәк. Аларның икесендә дә бер үк затлар тасвирлана. Библия дә Аллаһ тарафыннан иңдерелгән, ләкин кешеләр Аллаһ сүзенә үз сүзләрен өстәп яза башлаган. Шуңа күрә анда ялгышлар киткән. Коръән исә алдагы китапларда кешеләр өстәгән ялгышларны чистарту өчен иңдерелгән.

«Театрга Батулла җитми дигән булсалар, кире кайткан булыр идем»

Фото: © Салават Камалетдинов

Ничек итеп Мәскәүгә укырга китәргә булдыгыз?

Без бер мәктәптән өч малай – мин, Наил Дунаев, Хәмзә Арсланов Мәскәүнең Щепкин исемендәге Югары театр училищесына барып кердек. Бик гаҗәп булды ул. Ленинград, Мәскәү мәктәпләрен алтын медальгә бетергән укучылар үлә-бетә имтиханга әзерләнә, ә мин Наил белән карта сугам. Бөтенесе моңа аптырый. Агач мәктәптә укып, без каланың таш мәктәпләрендә укыганнардан өстенрәк булып чыктык. Безнең мәктәп университет булган.

Уку йортын өчебез дә уңышлы тәмамладык, ләкин театрда Наил генә гомере буе уйнады. Мин язучылыкка киттем, үземне шушы өлкәдә таптым, әдәбиятта кирәклерәк санадым. Әнә, никадәр эш башкардым (авт. - серванты тулы китапларга төртеп күрсәтә). Театрда уйнап йөргән булсам, бу китаплар язылмас иде.

Фото: © Салават Камалетдинов

Театрдан китүегезне театр сәнгате өчен югалту дип яздылар бит.

Ике ел эпизодларда актер булып, аннары режиссер булып эшләдем. 25 спектакль куйдым. «Щепкинчы»лар барысы да мине әйбәт актер иде дип әйтә, ләкин мин үзем алай санамадым. Мин китеп, театр туктаса, китми идем. Театрга Батулла җитми дигән булсалар, кире кайткан булыр идем, ләкин алай дип әйтмәделәр.

Миннән һәрвакыт: «Ни өчен театрдан киттегез?» – дип сорыйлар. Мин аларга: «Башка актерлар үссеннәр, талантым белән аларны капламыйм. Мин киткәч, әнә, ничек үсеп киттеләр», - дип шаярып җавап бирәм.

«Коммунист булмавым белән горурланам»

Рабит абый, Советлар Союзы заманында ни өчен хакимият Сезне кысрыклады?

Миндә дипломатия җитеп бетмәде. Турысын әйткәндә кешенең күңелендә юшкын калдырмый торган итеп әйтә белергә кирәк, ә мин шуны эшли алмадым. Кайберәүләр шул ук сүзне әйтә, ләкин аңа үпкәләмиләр. Мин турыдан-туры кылыч чаба идем. Әсәрләремдә коммунистларны мактамадым, кыюсыз гына булса да, тәнкыйтьләп тә ала идем. Шуңа күрә обком секретарьлары Табиев, Вәлиев мине яратмады инде. Әдәби әсәрләрдән бәйләнер урыннар эзли башладылар. Таптылар. Берничә мәртәбә җитди оешмаларга чакырып, каты гына сөйләшеп алдылар.

Мин беркайчан да коммунист булмадым һәм моның белән горурланам. Коммунистлар – алар ялганчылар, ә мин ялганчылар тирәсендә булырга яратмадым.

Кемдер, киресенчә, Советлар Союзы заманын сагынып искә ала.

Ә мин сагынмыйм. Гомере буе эшләгән әни сигез сум пенсия ала иде. Шушымы рәхәт? Ул кимендә 30-40 сум алырга тиеш иде. Бер сүз әйткән өчен төрмәгә алып китүләрне сагыналармы? Мин андыйларны аңламыйм. Миллионлаган халык, зур талантлар ГУЛАГларда череде. Бер гаепсезгә ярты миллион Кырым татарлары кырылды. Туган якларына кайтаргач та, тартып алган җирләрен, йортларын компенсация бирмичә азапладылар. Паспорт режимын бозалар дип, аларны кабат төрмәләргә тутырдылар. Шуны сагыналармы?

Хрущев надан булды, чыгыш ясаган саен ялгыш сүзләр җибәрә иде. Культурасы җитмәгәннән Ассамблеяда ботинкасы белән трибуна төйде. Брежнев заманында торгынлык иде, бернәрсә дә эшләнмәде. Кашын селкетүдән кала берни дә эшли белми иде, чөнки аның җитәкчелек кылырга белеме юк иде.

Бәлки, халык шундый җитәкчеләргә генә лаек булгандыр. Шушы ук кешеләрне Европа илләре халкы кабул итә алыр идеме икән?

Моны халыкка гына сылтап калдырмагыз. Йөз елга якын барган пропаганда халыкны маңкортка әверелдерде. Безне «Америка – кәкәй, без генә бөек илдә яшибез, без генә бөек халык», - дип өйрәттеләр. Урамда аунап яткан бер исерек: «Без сезне мәдәниятле иттек», - дип акыл саткан, диләр. Нишләтәсең? Пропаганда галәмәте инде бу.

Сез Советлар Союзы таркалгач популярлашып киттегезме?

Миңа карата мөнәсәбәт хакимияткә Шәймиев килгәннән соң йомшарды. Шуннан бирле миңа ачыктан-ачык бәйләнүче булмады.

Бик озак кына телевидениедә әкиятләр сөйләдем, «Батулла дәресләре» тапшыруын алып бардым. 124 дәрес биргәнмен. Ул бик популяр иде. Әле мин һаман да ара-тирә чыгыш ясап торам. Сөйләр сүзләр күп бит. Тарих турында күп сөйлим.

«Катнаш никахларга каршы мин»

Улларыгыз белән горурланасызмы?

Горурланам дип кычкырып йөрмим инде. Уңышларына сөенәм, ләкин артык түгел. Мин аларның чыгышларына тәнкыйди карыйм.

Нурбәк гел игътибар үзәгендә булгач, аны белмәгән кеше сирәктер, ә икенче улыгыз Байбулат кайларда хезмәт куя?

Байбулат Мәскәүдә кинорежиссер булып эшли. Ул бик күп кыска метражлы фильмнар, «СТД кинокомпаниясе» заказы буенча Россия футболы турында «Большая игра» дип аталган унҗиде серияле сатира фильмы төшерде. Олы артистлар белән эшләргә кыюлыгы җитте. Интернетта аның иҗады белән таныша аласыз.

Сезнең беренче хатын рус милләтеннән булган. Катнаш никахларга ничек карыйсыз?

Каршы карыйм. Совет пропагандасына ышанып, мин аны татарча өйрәнер дип уйлаган идем. Без унбиш ел тирәсе яшәдек, ләкин ул татарча өйрәнмәде. Бездә милли каршылык көчле иде. Мин милләтче булып, үзем аннан шовинист ясамадыммы икән? Эндәшмәгән булсам, бәлки, татарчасын өйрәнгән дә булыр иде. Җае чыккач аерылдык. Аерылышу мәшәкатьләре белән ул йөрде.

Озак еллар академия театрының тулай торагында яшәдек. Аерылышыр алдыннан гына безгә ике бүлмәле фатир бирделәр. Мин аны элеккеге хатын белән балаларга калдырдым.

Ярашып яши торган гаиләләр бардыр ул, ләкин аларның эчендә барыбер шовинист ята. Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый, диләр. Бүре эт булмый инде.

Беренче никахтан балаларыгыз булган, димәк.

Улым белән кызым бар. Алар белән аралашып торабыз. Малай Казанда яши. Аның белән ике айга бер очрашып торабыз. Кыз Мәскәүдә яши.

Икенче никахтан уңдыгызмы соң?

Аллага шөкер, кырык елдан артык яшибез. Хатын турында сөйләргә ярамый. Хатынны мактыйм икән, үзләре начар яшәгән кешеләр миннән көнләшәчәк һәм араны бозарга тырышачак. Хурлыйм икән, дошманнар сөенәчәк. Шуңа күрә ул темага сөйләшмәскә кирәк.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Хәтәр барда татар бар»

Сезнең һәр нәрсәгә үз карашыгыз бар.

Бөтен кешенең шулай булырга тиеш. «Татар барда хәтәр бар» дигән мәкальнең ничек килеп чыкканын аңлатасым килә. Хәтәр – ул куркыныч, сугыш дигән сүз. Чыңгызхан заманнарыннан бирле сугышларда татарларны алга куйганнар. Петр I Фарсы походында алтмыш процент гаскәр татарлар булган. Беренче Бөтендөнья сугышында да, Бөек Ватан сугышында да татарлар беренче сызыкта сугышкан. Юкка гына Бөек Ватан сугышында үлүчеләр һәм әсир төшүчеләр арасында күпчелеге татар булмаган. Себер тракты төзелешенә дә, БАМ (Байкал-Амур магистрале) төзелешенә дә беренчеләрдән булып татарлар киткән. Алда әйтелгән мәкаль хәтәр бар җирдә татар бар дигәнне аңлата. «Татар барда хәтәр бар» түгел, ә «Хәтәр барда татар бар». Мин аны шулай үзгәртер идем.

Рабит абый, Сез – татар терминологиясенә зур өлеш керткән шәхес. Телнең дөрес кулланышы өчен җан атып торасыз. Көнкүрештә еш кабатланган хаталарны әйтә аласызмы?

Чит сүзләр үз кануны белән татар теленә керсә, телне боза, чөнки аларны безгә әйтүе кыен. Мәсәлән, мотоцикл, велосипед, революция. Әгәр шул сүзләр татар теле тегермәнендә тартылып керсә, телебезне баета. Матай, сәпит үзебезчә яңгырый. Татар теле дә заманында рус телен баеткан. Мәсәлән, лошадь алашадан алынган.

«Анам теле» дигән җыентык эшләдем. Радио, телевидениедә ялгыш әйтелгән, газета-журналларда ялгыш язылган сүзләрне озак еллар буе теркәп барып, аларга аңлатма рәвешендә җыентык эшләдем. Тәгъбир (аңлату) белән тәкбирне (Аллаһны олылау), кая (куда) белән кайданы (где), ошау (нравится) белән охшауны (похожий), дәшү (звать) белән эндәшүне (окликнуть) һәм башкаларны бутыйлар. Кадәр (күләмгә кагыла), хәтле (юл аралыгына кагыла), чаклы (вакытка кагыла) сүзләрен мәгънә буенча дөрес кулланмыйлар. Шушы пособиене бастырырга иганәче табасы иде. Ике йөздән артык битле материал инде ул. Аны бастыру әллә ни зур чыгымнар да таләп итми. Чыгарып булса, татар теле белән бәйле һөнәр ияләренә бушлай да таратыр идем. Радио-телевидениедәге тупас хаталар йөрәкне әрнетә.

Ни өчен тел шулай бозыла икән?

Милли мәгариф, терминология системасы эшләми. Татар мәктәпләре бетә баргач, татар теле укытылмагач, тел аксый инде. Шулай да, мин үземчә телевидение, матбугат аша милләткә ярдәм итәргә тырышам әле.

«Татарлар җиңел генә бирешмәс дип өметләнәм әле»

Фото: © Салават Камалетдинов

Гаяз Исхакый «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән. Аның белән килешәсезме?

Килешәм. Тел бетүгә таба бара. Татар мәктәпләре бетү инкыйраз инде. Дөньялар үзгәреп куйса, бәлки, инкыйраз туктатылып торыр, чөнки илдәге вәзгыятьтән күп әйбер тора. Татарлар җиңел генә бирешмәс дип өметләнәм әле. Бата башлаган кеше саламга ябыша, ди. Безнең эшләгән эшләр бушка китәр дип уйламыйм. Яхшыга өметләнергә кирәк.

Сезне бүгенге татар әдәбияты канәгатьләндерәме?

Канәгатьләндерсә, әдәбият бетә дигәнне аңлата. Язучылар Тукай бүләге өчен ярышалар инде. Алдан да керәләр, арттан да, шалтыратып та карыйлар. Берәүнең хатыны обкомның арткы ишегеннән кереп йөргән, диләр. Түрәләрне аптыратып бетергәч, биргәннәр инде. Кеше үзе түгел, аның эше, таланты алдан йөрсен иде. Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт премия артыннан йөрмәделәр. Тукайлык әсәрләре булгач, аларга китереп бирделәр. Озакламый Тукай премиясе бирерлек кешесе дә калмаска мөмкин, ләкин яңа язучылар калкып чыгар төсле.

Бүген бездә поэзия көчле. Буыннар яңара бара. Рүзәл Мөхәммәтшинга зур өметләр баглыйм. Өметле хатын-кызларыбыз да күп.

Рабит абый, шәхси архивыгыз баймы? Аны берәр җиргә тапшырырга уйлыйсызмы?

Минем архив бик буталчык. Кемнәр аңлар икән аны? Заманында бик күп көндәлекләр алып барган идем. Аларда уй-фикерләремне дә язып бардым. Төрле җыелышларда, чараларда яздырылган иллеләп аудиокассета җыелды. Һәрберсе туксан минутлы. Хәзер шуларны компьютерга күчерергә иренәм. Арасында чүп-чарлар да бардыр инде. Мәсәлән, Совет хакимиятен сүккән фикерләр килеп чыга. Советлар Союзы егерме ел элек таркалган бит инде. Кемгә кирәк хәзер андый фикерләр?

Музеегызны булдырдыгызмы?

Бик күп әйберләремне Зәй районындагы үзем укыган мәктәп музеена җибәрдем. Ачылышына чакырабыз дигәннәр иде, хәбәрләре юк әле.

Нинди планнар белән яшисез?

«Коръән ни өчен иңдерелгән?» һәм «Анам теле» дигән җыентыкларны чыгарып каласы иде. Аннары татарның мәшһүр шәхесләре турында альбом эшләргә хыялланам. 340 кеше турында кыскача мәгълүмат тупладым. Фотографияләрен табасы да, матур итеп бастырасы гына калды. Альбомны кулына тоткан кеше: «Татарларда нинди гүзәл шәхесләр булган!» - дип әйтерлек булсын иде.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 1 июнь 2022
    Исемсез
    Боек шэхес Батулла , большевизм-сталинизмны да соймэде
  • 1 июнь 2022
    Исемсез
    Рабит абый кебек шэхеслэре булган татар миллэте яшэячэк, Аллаhнын рэхмэте кин. Чын кунелдэн хормэт итэм татарнын бу улын. Узе эйтеп уткэн китапларын чыгару хыялы чынга ашсын дип телим.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100