Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә: «Апаның һәйкәле безгә ошый, начар сүз әйтмәгез!»
Хәбәрчебез Хәния Фәрхи һәйкәленә бәйле күп фикерләрне укыганнан соң җырчының туган ягындагы музеена шалтыратты.
Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле авылында күренекле татар җырчысы Хәния Фәрхигә һәйкәл куелды. Ул 30 майда – Хәния Фәрхинең туган көнендә, аңа 62 яшь тулган көндә тантаналы рәвештә ачылды. Янәшәдә генә, Балалар иҗат йортында муниципаль туган як музее урнашкан. Аның бер залы – Хәния Фәрхи экспозициясе.
Һәйкәлнең фоторәсемнәре интернетта таралгач, бик күп ризасызлыклар барлыкка килде. Бу ризасызлык нәкъ менә әлеге һәйкәлгә генә түгел, аның авторы Халит Галиуллинның Уфадагы күп кенә арт-объектларына мөнәсәбәт иде булса кирәк.
Халкыбыз тарафыннан зурланган күренекле шәхесләребезне халык байлыгы, халкыбызның рухи милке дип атый алабыздыр. Шәхесләребезне зурлап, аларның исемнәрен мәңгеләштереп, мемориаль такталар ачабыз, һәйкәлләр куябыз икән – болар халык өчен. «Аның үзенә хәзер догадан башка бернәрсә дә кирәкми. Әмма һәйкәл - искә алуның бер юлы. Туганнары тырышкан дип мактарга гына кирәк», – диде әлеге тантанада катнашкан танылган җырчы Фән Вәлиәхмәтов.
Хәния Фәрхинең һәйкәлен аның якташлары һәм туганнары ничек кабул иткән? Башкортстанның Тәтешле районына шалтыраттым.
Югары Тәтешле Туган як тарихы муниципаль музее директоры Айсылу Шәрифьянова: «Халык һәйкәлне бик яратып кабул итте. Ноябрь аенда – әнисе дә исән булгач, Әниләр көненә туры китереп, Хәния Фәрхинең музее да ачылды. Ул - безнең музейның аерым экспозицион залы, без аны «Хәния Фәрхи музее» дибез. Кеше бик күп йөри. Хәния апаны яраткан кешеләр әллә кайлардан киләләр. Күрше регионнардан да – Татарстаннан, Пермь краеннан килүчеләр күп.
Һәйкәлне халык көтеп алды. Бик матур итеп ачтык. Башкортстан мәдәният министры урынбасары Гөлдәр Хәмитова, Айдар Галимов, Фән Вәлиәхмәтов, Татарстаннан да җырчылар килде. Көне буе бәйрәм булды, бик күп кеше музейга керде.
Һәйкәл кую эшен район хакимияте башлап йөрде – инициатива аннан. Районыбыз эшмәкәрләре актив катнашты. Бездә «Мегабит» җәмгыяте бар. Аның җитәкчесе Камил Ибәтуллин финанс ягын үз өстенә алды. Һәйкәлне Уфа скульпторлары аталы-уллы Халит һәм Тимур Галиуллиннар эшләде. Район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Ураловна Шәйнурова һәм бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина музей ачу буенча да, һәйкәл буенча да янып йөрде.
Туганнары һәйкәлне яратты. Чын күңелдән сөенеп, матур итеп кабул иттеләр. Безнең район халкы арасында һәйкәлне ошатмаучылар бик сирәк, юк дип әйтергә була. Халык аны Хания итеп кабул итте, көн дә килеп фотога төшәләр».
Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина хәзер муниципаль музейда экскурсовод булып эшли – Хәния Фәрхи музеенда экскурсияләр үткәрә.
Һәйкәл Балалар иҗат үзәге янәшәсендәге буш урынга урнаштырылган. Музей тәрәзәсе каршына туры килә. Һәйкәл янәшәсендә бәләкәй генә парк ясалачак.
Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина: «Мин һәйкәлне бик яратып кабул иттем. Ә нигә без канәгать булмаска тиеш?! Хәния апа кайтып баскан кебек бит. Авыр инде, һәйкәлне бастыргач та ике көн чирләдем. Ул бит миңа чит кеше түгел, җанымның бер кыйпылчыгы. Матур языгыз яме, әшәке сүзләрдән бик туйдым. Начар комментарийлар мине бик борчый, үзәгем өзелә. Татарстаннан да язалар, кешенең килмәгән, күрмәгән килеш нидер язып ятуына бик ачуым килә. Кичә эштән кайтканда һәйкәл янында күпме кеше басып тора иде, бүген иртә таңнан килгәннәр, «Хәниякәем» дип матур итеп карап торалар. Килгән берсе чәчәк куеп китә. Халыкның өзелгәне юк. Килгән берсе музейга да керә. Хәния апа музеена бер кергән кеше музейның башка залларына да үтә. Безнең нык бай музей бит, бер кергән кеше район тарихын да белеп чыгып китә.
Скульпторларны администрация тапты. Сын ясалганда алар белән аралашып тордык. Тәнкыйтьләүчеләр барысын да аңлап бетерми. Иягендәге чокырлары, тешләре… Барысы да дөрес ясалган. Скульптор Халит абый татар егете бит ул! Ничек Хәния апаны белмәсен! Халит абый Уфаның дәрәҗәле урыннарына һәйкәлләр куйган кеше ул, урамнан кереп пластилин белән ясый торган кеше түгел. Яңавылда Радик Гәрәевкә дә һәйкәл ясаган кеше.
Матур итеп языгыз! Сүккән кешеләргә җаным әрни. Ташка ничек җан өрәсең инде! Хәния апаны кабереннән торгызып бастыра алмаган кебек, ташка да җан өреп булмый.
Халык музейга да күп килә. «Музее да Хәния кебек нурлы булган», - диләр. «Монда Хәния апаның матурлыгы, ихласлыгы күчкән», - диләр. Балаларга кадәр елап чыгып китә. «Шулкадәр матур күлмәкләрне үзе уйлап чыгардымы икән», - дип сокланалар. Шәҗәрәсен төзедек, аның белән дә кызыксыналар».
ххх
Фирүзә ханымның үтенечен искә алып, һәйкәл турында башкалардан фикерләр сорамыйм. Бәлки бу тәнкыйтьләр безнең мөселман халкының сыннарны гомумән кабул итәргә теләмәве белән дә бәйледер, эчтә яткан ризасызлык кайчагында шулай бәреп чыгадыр. Болар фаразлар гына. Ә үз фикеремә килгәндә, иҗат кешесен һәйкәл итеп мәңгеләштерүнең бердәнбер ысулы – аның сынын бастыру түгел. Ләкин без шулай өйрәнгән. Хәния Фәрхи үзенең җырлары белән үзенә халкы йөрәгендә һәйкәл куеп китте инде ул. Җырчыбызга догада булыйк!
- Тәтешле муниципаль музее 2010 елда ачылган. Ул Балалар иҗат үзәгендә урнашкан. Ягъни, әлеге бинаның бер өлеше музейга тапшырылган. Музейның Иске Чокыр авылында филиалы – мәгърифәтче шагыйрь Гали Чокрый музее бар. Мәгърифәтче-шагыйрьнең йорт-музее Гали Чокрыйның туган авылында 2001 елда ачылган. Музей фондында 230дан артык экспонат бар.
- Халит Галиуллин – Уфада бик күп һәйкәлләр һәм арт-объектлар авторы. Якутов паркында балачак һәм гаилә темасына скульптуралар композицияләре, «Мир» сәүдә үзәге алдына куелган дворник һәйкәле, «Планета» күңел ачу-сәүдә үзәге алдындага Такси көтүче хатын сыны, Росреестр бинасы каршында геодезист һәм землемер сыннарын ул эшләгән. Яңавылда Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, опера һәм эстрада җырчысы Радик Гәрәевкә 2016 елда ачылган һәйкәлнең дә авторы ул.
- Интернетта аның скульптураларын «уродцы с лицами инопланетян» дип, үзен «коричневый уродлар ясый» дип тәнкыйтьлүчеләр байтак. Халит Галиуллин журналистка биргән интервьюсында тәнкыйтькә тыныч каравын әйткән. «Һәр авызга яулык ябып булмый, һәр кешенең үз фикере. Автор үзенчә эшләргә хокуклы», - дигән.