Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Атналык күзәтү: Алсу Фаракшина пародияләре, тар-мар ителгән кабер, сөннәтләү үзенчәлеге

Бу атнада чыккан иң кызыклы, иң укылышлы язмаларга күзәтү.

news_top_970_100
Атналык күзәтү: Алсу Фаракшина пародияләре, тар-мар ителгән кабер, сөннәтләү үзенчәлеге

Өстенә капчык төшеп үлгән малайның каберен тар-мар иткәннәр

Яңа Чишмәдә яшәүче Матвей Манченко быел балалар бакчасын тәмамларга, беренче сыйныфка укырга керергә тиеш булган. Яз башында гына гөрләтеп туган көнен үткәргәннәр. Матвейга 7 яшь тулган - гамьсез балачак, тормышының иң бәхетле чоры.

Апрель ахырында малай, гадәттәгечә, кечкенәдән бергә үскән дусты белән урамда уйный. Башка вакытта ишегалды тирәсеннән ерак китмәгән малайлар бу юлы зур-зур ашлама капчыклары өелеп торган, ачык һавадагы складка бара. Уен белән мавыгып киткән Матвейның өстенә шул ашлама капчыкларының берсе авып төшә. Аның тормышын секундлар хәл итә. Фаҗига булуны аңлау белән дусты үзенең әнисен эзләп йөгерә. Ләкин Людмила Антонованың бер тонналы капчыкны күтәрергә хәле җитми, ул ярдәм сорап бар урамга сөрән сала.

Җиде ир-ат, капчыкны көчкә күтәреп, Матвейны тартып чыгаралар. Тик сабый табиблар ярдәменә мохтаҗ булмый инде – алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук һәлак була. Матвейның тормышын бер мизгел хәл итә. «Бәлки газапланырга өлгермәгәндер», - дип өметләнә аның якыннары.

Әлеге фаҗигадән соң Татарстанның тикшерү комитеты тарафыннан «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддасе буенче җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эшләре дәвам итә.

«Эфир» телеканалы хәбәр итүенчә, ашлама капчыклары саклана торган складның капкасында йозак һәм чит кешеләргә керергә ярамау турындагы язу Матвей белән бәхетсезлек очрагы килеп чыккач кына барлыкка килгән. Авыл кешеләре моңа кадәр склад коймасының бер өлеше ачык булуы һәм анда теләгән һәркем үтеп керә алуы турында сөйләгән. Телеканал сөйләгәнчә, склад бер шәхси эшмәкәрнеке, ул әлеге бинаны арендага биреп акча эшләгән.

Тикшерү комитетының җирле хакимияткә карата да сораулары бар. Балалар өчен уен мәйданчыкларын яңартуны сорап авыл халкы җитәкчелеккә инде берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән булган.

Хәзер кайгыдан сыгылып төшкән ата белән ана бер көн дә калмыйча мәрхүм улларының каберенә йөри. Баласын кочагына алып җылыта алмаса да, зиратта үзен улының янәшәсендә итеп тоя Матвейның әнисе Наталья. Тик бер көнне зиратка килгәч, Наталья белән Юрий коточкыч күренешкә тап булалар. Ниндидер вәхшиләр баланың кабер өстен тар-мар китереп, уенчыкларын урлап киткән.

– Матвеюшка янына бер көн дә бармыйча калганыбыз юк. 8 май көнне без зиратта көндезге бердә булдык. Бар әйберләр дә үз урынында иде әле. 9 май көнне исә коточкыч күренешкә юлыктык, – ди Наталья. – Веноклар төрлесе төрле якта таралып ята, хачны аударып, кире якка борып киткәннәр. Кабер өстендәге уенчыклар юкка чыккан. Матвейның беркайчан да аерылмый торган иң яраткан уенчыгы - йомшак этен дә кабер өстенә алып килеп куйган идем. Улым курыкмасын, үзен ялгыз хис итмәсен дип инде… Безнең хәзер үзебезнең ритуаллар… Шул этне урлаулары йөрәгемне аеруча өзә. Анда башка кешеләр китергән уенчыклар да бар иде. Аларын да алып киткәннәр. Башка кадерле әйберләре – чынаягы белән тәлинкәсе, фәрештә сыны да юк.

Миңа бернәрсә дә кирәк түгел. Ләкин йомшак этне ничек булса да табарга иде. Ул бит улымның истәлеге, аның иң яраткан уенчыгы. Инде бу вакыйгадан соң ничә көн узды, баштарак китереп куймадылармы икән дип өметләнеп, көн саен зиратка бара идем. Табылмас инде. Бәлки урлаган кеше минем постларны укыганнан соң куркып та юк иткәндер аны.

Наталья Манченко бу вандаллыкның шаһитларын эзләп, Яңа Чишмәнең социаль челтәрдәге сәхифәсенә пост язган булган. Төркемне укып баручылар олы кешегә уенчык кирәк булмас иде, бала-чага кул сузмадымы икән дип фаразлый. Наталья Манченко үзе дә шундый фикердә.

– Безнең тирәдә чегәннәр яши. Аларның балалары түгелме икән дигән кечкенә шигебез бар. Чөнки үлгәннәрне искә алу көннәрендә кабер янында калдырылган ризыклар, чәчәкләрне җыеп алып чыгып киткәннәрен күргәнем бар, - дип сөйләде Наталья Манченко.

Алсу Фаракшина: «Мескен хатын-кыз ролен уйныйсым килә»

Алсу - татар дөньясында бердәнбер танылган пародист хатын-кыз. «Мин сүземне үлчәп сөйлим, эмоцияләргә бирелмим», – дисә дә, Алсу да интервью вакытында еламыйча калмады.

Ник пародия өлкәсендә хатын-кызлар аз?

Ничек инде татар хатын-кызы маймылланып сәхнәгә чыга алсын, ди?! Калган җырчылар бизәнеп, матур күлмәкләр киеп чыга бит. Ялгыш дөрес итеп елмаймаса яки дөрес басмаса… Ә минем чыгышларым, гомумән, башка төрле. Мин маймылланырга курыкмыйм.

Ник миннән көләсең дигән җырчылар бармы?

Юк, киресенчә, ник мине күрсәтмисең, диючеләр бар. Күбесенә пародияләрем ошый. Зөлфия апа Шакировага бик ошаган иде. Хәтта Зөлфия апа белән Җәвит абый пародиягә дип үзләре текст язып бирде. Хәния апага күрсәткән пародиямне башта ошатмаучылар табылган иде. Аннан соң ул чыгышым, киресенчә, «топчикка» әйләнде.

Ә син артистны ничек сайлыйсың?

Артистның үз йөзе, үз стиле булырга тиеш. Башкалардан әллә ни аерылмаган җырчылар да бар бит. Менә тамашачы артистны беренче җөмләдән үк танып алырга тиеш. Шуңа күрә пародия күп була алмый да ул. Данир Сабировтан Салаватны көтәләр инде менә, килешерсең. Ул аның визит карточкасы. Югыйсә, Данирның башка артистларга да пародияләре бар бит, юк, тамашачы Салаватны көтә.

Бармы шундый очраклар: менә син күрсәтәсең, әмма кеше танымый?

Юк, мин андыйларны алмыйм. Иркәне күрсәтү авыррак булды башта. Аның энергетикасы башка төрле. Индива, Ландыш, Резидә Шәрәфиева, Ильвина, Айгөл Бариева, Әлфинә Әзһәмова, Уразова… Пародияләр күп!

Пародиядә генә түгел, юмор дөньясында да хатын-кызлар артык популярлашып китә алмый.

Әйе, бу өлкәдә күбрәк ир-атлар күтәрелә. Хатын-кыз чибәр булырга ярата бит! Үземне «стэнд-ап»та сынап карар идем. Үземә программа эзлим менә. Мәсәлән, шул ук ир-ат белән хатын-кыз темасын алырга була.

Нигә син театр артисты яки җырчы булмадың? Юмор юлы авыр бит ул, әле шомармаган юл.

Үзләре турында җырчы дип уйлаучылар арасында минем кебек җырлый белмәгәннәре дә бар. Бик зур хыялым – кинода яки спектакльдә берәр роль башкарасым килә. Укыганда миңа: «Сиңа җитди роль туры килми», – дип, гел берәр «дурачок» ролен бирәләр иде. Драманы исә Ильвинага бирәләр иде инде. Ә менә минем кешене елата торган роль башкарасым килә. Мескен хатын-кыз ролен уйнар идем.

Фәрит Мөхәммәтшиннең тормыш иптәше: «Оныклар «бабай» дип хәлдән тая»

Быел Татарстанда матур юбилейлар елы. Минтимер Шәймиевкә гыйнвар аенда – 85, Рөстәм Миңнехановка март аенда – 65, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга 22 майда 75 яшь тулды.

Фәрит Хәйрулловичның юбилее уңаеннан, без аның гаиләсе белән аралашып алдык.

– Бер-беребезне 52 ел аңлап яшәдек, ардым, туйдым дигән нәрсә булмады. - диде Луиза Мөхәммәтшина. - Мин – гаиләдә әтинең ничек эшләгәнен, әни дә үз урынында булганын күреп үскән кеше. Төрле вакытлар булгандыр инде, авыр чаклары да... Ләкин эшкә бармыйча да булмый, өй эшен дә алып барырга, балаларны да үстерергә кирәк. Күңелең белән андый тормышка әзер булу кирәк.

Луиза ханым 52 ел бергә гомер иткәннән соң да мәхәббәт югалмавын әйтте. «Мәхәббәт – ул көчле әйбер, аннан да (Фәрит Мөхәммәтшиннан – Т.И. искәрмәсе) якын, туган кеше юк. Әти-әниләр икебезнеке дә күптән юк. Балаларны чиксез яратабыз, ләкин аларның үз тормышы. Ә без икәү...

Аның сөйләшәсе килми торган, арып кайткан вакытлары да була. Ул телевизордан нәрсәдер карый, әлеге тапшыруны карыйсы килмәсә, мин башка бүлмәгә чыгам да үземә кирәген карыйм. Ләкин барыбер аны көйләргә тырышам. Иртән ашатып җибәрәм, киемнәре әзер, үтүкләнгән. Менә чалбарны – минекен дә, үзенекен дә үзе йомылган күз белән дә үтүклидер.

Иртән галстукларын кия: «Алмаштыр, икенчене ки әле», - дим. Туры килмәгәнне шундук күреп аласың инде.

Эштән тыш, икәү бакчада балалар белән очрашырга, сөйләшергә яратабыз. Аларны «килсеннәр иде» дип көтәбез. Килмәсәләр, «Әйдә, тиз генә барып кайтыйк», - дип чыгып китәбез. Балалар белән дә, оныклар белән дә тату яшәдек. «Бабай» дип хәлдән таеп торалар, - дип уртаклашты Луиза ханым.

Фәрит Мөхәммәтшинның кызы Лилия Абашева әтисенең башлаган эшен ахырына җиткерүенә соклануын әйтте.

– Әти – гел әти инде ул, зур хәрефтән Кеше. Акыллы, зирәк, гадел, намуслы. Ул безгә үрнәк, эшчән, тырыш, үзе өстендә эшли. Сабыр, безнең яраткан һәм безне яратучы әти. Мин бәхетле, шундый әти-әнием булуыма сөенәм, горурланам.

Балачакта әти үзе белән демонстрацияләргә ала иде. Әлмәттә якшәмбе чаңгы ярышларына бергә бара идек. Әти һәр буш минутын гаиләсе, балаларына багышларга тырыша иде, чөнки көн саен эше бик тыгыз булды, - ди Лилия Абашева.

Казанда Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлек ташы ачылды

Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлек ташы ачылды. Ун мең кешелек мәчет төзелеше өчен элекке «Кырлай» паркы территориясе сайланды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Җәмигъ мәчете төзелешенә үз өлешен һәркем кертә алуын искәртте. «Бу һәм башка мәчетләр җәмәгатьчелек акчасына төзелүе игътибарга лаек. Җәмигъ мәчете дә искәрмә булмаячак», - диде ул.

Акча җыю белән «Игелек» хәйрия фонды шөгыльләнәчәген әйтте ул. «Бөтен дөньядан ватандашларны, мөселман өммәтенә битараф булмаган гражданнарны Җәмигъ мәчете төзелешендә актив катнашырга өндим.

Җәмигъ мәчете проектына халыкара конкурс бара. Якын арада аларны карыйбыз. Мәчет архитектурасы безнең күп гасырлык үзенчәлекле милли культурабызны чагылдырырга тиеш. Халкыбызның дине ныгысын! Аллаһыга тапшырып, эшне башлап җибәрәбез», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

«Сөннәткә утырту сексуаль тормышның сыйфатын һәм озынлыгын арттыра»

Бәләкәй баланы операция өстәленә салу, әлбәттә, ата-ана өчен рәхәт әйбер түгел. Шуңа да яшь әниләр арасында сөннәтләү мәсьәләсендә «үскәч үзе карар кылыр» дип фикер йөртүчеләр дә бар. Ата-ана җаваплылыкны балага күчереп дөрес эшлиме?

Хезмәттәшебез, редактор-тәрҗемәче Гөлүзә Василова – өч егет әнисе. Менә ул баланы сөннәткә биргән вакытта әни йөрәге ниләр кичергәнне белә инде.

— Өч малай әти-әнисе буларак, бу тема безгә якын. Өч баланы да хастаханәгә алып бардык, без өйдә сөннәткә утыртуга каршы.

Беренче баланың бу өлкәдә проблемалары булды, шул сәбәпле хирургка бардык. Ул исә марганцовка белән юыгыз дип кайтарды. Проблема кабатланып торгач, гел шул хирургка бара идек, бәлки сөннәткә утыртыргадыр дип тә сорадык. Ә хирург исә, 3 яше тулмыйча утыртмыйлар, 3 яшь тулганын көтегез ди. Ул вакытта тәҗрибә дә юк, балалы әниләр белән аралашу ул кадәр булмаган, күрәсең. Икенче хирургка да барырга уйламаганбыз. Без көтеп алдык ул 3 яшьне. Сөннәткә утыртырга килгәч, хирург безне ачуланып алды, ник иртәрәк килмәдегез, өч яшь тулганны көтеп, гап-гади операцияне катлауландыргансыз, диде. Ирем белән операция бүлмәсе ишек төбендә биеп тордык инде, курку да бар иде. Барыбер төрле хәлләр турында укырга, ишетергә туры килде. Ярты сәгать тирәсе көттек бугай.

Барысы да уңышлы узды, Аллага шөкер. Әмма өйгә кайткач, хәлләр башланды. Ул вакытта баланы көненә берничә тапкыр марганцовкалы суга утыртырга кушалар иде. Утырмый, тик чәрелдәп биеп тора, якын да китертми. Ул вакытта авыртуны баса торган дару бирергә дә кушмадылар, үзебез дә белмәдек. Наркоз чыгып беткәч, бала үкерде генә инде, ярасы да озак төзәлде. Ничек түзгән, балакаем.

Бала үсә төшкән саен кыенрак була дигән фикергә таянып, икенче малайны өч айда ук сөннәткә утырттык. Аллага шөкер, бик тиз төзәлде, бала да аңлап өлгермәде кебек.

Өченче улыбыз сөннәтле булып туды. Башкалардан шулай да була икән дип ишеткән булды, әмма ышанмый идем. Шулай да үсә төшкәч ясатырга кирәк булуын аңладык. Үзебезнең яшь барган саен йөрәк курка икән. Биш яшендә ясаттык. Әтисе малай белән сөйләшкән, әллә видеолар да караганар шунда. Аллага шөкер, бик җиңел узды анысы да, әмма курыктым. Үзе кереп ятты, үз аякларына басып чыкты, – дип сөйләде Гөлүзә.

Сөннәтләүгә кагылышлы сорауларыма Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, балалар хирургы, Республика балалар клиник хастаханәсенең урология бүлеге мөдире Рәшит Байбиков җавап бирде.

Медицина күзлегеннән караганда, егет кешене сөннәткә утыртмау нәрсәсе белән начар?

Әйтеп кителгәнчә, сидек юллары тараюы, бөер һәм сидек юллары инфекцияләренең сәбәбе булырга мөмкин. Ачылмаган «сөннәтлек» эчендә барлыкка килгән смегмада бактерияләр җыела һәм үрчи. Инфекциядән тыш, төрле онкология авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Сөннәтсез ирләрнең хатыннарында аналык муентыгында яман шеш очраклары күбрәк. «Дерматология архивы» дигән журнал үткәргән тикшеренүләр буенча, сөннәткә утыртылган ирләрнең венерик авырулары (сифилис, гонорея) 3 тапкыр кимрәк, СПИД авыруы афәте 6 тапкыр азрак очрый.

Сөннәткә утырту сексуаль тормышка тәэсир итәме?

Яхшы яклары белән генә: чисталык, сафлык, исәнлек. Ата-бабалардан калган йоланы, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, милләтне саклап калырга теләүче сафлык, баланың исәнлеге, аның киләчәге һәм булачак гаиләсенең саулыгы турында кайгыртучы әти-әниләр бу мәсьәләдә икеләнергә тиеш түгел. Сөннәткә утырту сексуаль тормышның сыйфатын һәм озынлыгын арттыруда да иң яхшы ысул дип санала.

Сезнең күзәтүләр буенча, бүгенге көндә яшь әти-әниләр сөннәткә утыртуга ничек карый? Нинди хаталар җибәрә?

Сөннәткә утырту – ата-бабаларыбыздан калган матур йола. Соңгы елларда, халык дингә кайтып, бу традициягә зур әһәмият бирә башлады. Өй шартларында яки лицензиясе булмаган шәхси клиникаларда ясалган операцияләрдән соң еш кына улларын төрле катлауланулар, кан агулар белән Республика балалар клиник хастаханәсенең урология бүлегенә алып киләләр. Кайбер очракта тире киселеп бетми, кайвакыт бөтенләй дөрес ясалмаган була – яңадан ясарга туры килә, - диде Рәшит Байбиков.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100