Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фаракшина: «Әти-әнием ирем Альбертка кияүгә чыгуыма каршы иде»

Алсу - татар дөньясында бердәнбер танылган пародист хатын-кыз. «Мин сүземне үлчәп сөйлим, эмоцияләргә бирелмим», – дисә дә, Алсу да еламыйча калмады.

news_top_970_100
Алсу Фаракшина: «Әти-әнием ирем Альбертка кияүгә чыгуыма каршы иде»

«Теләсә кемгә пародия ясап булмый»

Алсу, татарда теге яки бу артистка пародия ясау никтер гел көлүгә, шаяруга әйләнеп кайта. Ник шулай икән ул?

 Мин менә булачак программамда танылган артистларга пародия ясаганда, җитдилекне дә өстиячәкмен. Әмма хәзер сиңа идеяләремнең барысын да тулысынча сөйли алмыйм. Дөрес аңла, сиңа хәзер әйтсәм, озак та үтмәячәк, берәр артист шушы идеямне урлап, аны сәхнәләштерәчәк. Инде яныбыздан киткән артистларга да пародия ясарга телим. Мәсәлән, исән Хәния…

Хәния апа ни әйтер иде икән тамашачыга?

Белмим шул, уйларга кирәк. Идеяләр бик күп, Алла боерса, теләкләрем чынга ашыр дип өметләнәм. Пародия гел көлү генә булмасын иде. Халыкны бераз уйландырырга иде.

Алсу Фаракшина зал җыя аламы?

Белмим, менә тикшереп карарбыз инде. Моңа кадәр Чаллыда концерт куйган идем. Минуска китмәдем, ярты залым тулы иде. Мин кеше килмәс дип кайгырмыйм. Килгәне килер. Аннан соң билетларның бәяләре дә кыйммәт булмаячак.

Концерт кую акча таләп итә. Әле ничә сум кирәк булуын санадыңмы?

Юк, төгәл сумманы белмим. 

Эстрадада син бик яратып бетермәгән артист бармы?

Юк, алай вакланмыйм. Конфликтлардан ләззәт алучыларны аңламыйм. Эстрадада бер-берсен яратып бетермәүчеләр бар. Мәсәлән, мин оештырган берәр чарада үзара конфликтлары булган ике артист катнаша икән, мин аларны очраштырмаска тырышам, ягъни берсе, мәсәлән, бәйрәмнең уртасында җырлый, ә икенчесенең чыгышы мәҗлеснең ахырында була. Ә үземә килгәндә, беренче күрешүдә үк берәрсе күңелемә ятмый икән, мин аның белән икенче тапкыр күрешмәскә тырышам. 

Эстрадада булган гаугаларга карашың нинди?

Нәрсәгә барысын да чыгарып селкергә?! Сүзең бар икән, шалтырат та сөйләш бит инде. Пиар инде, “круто”… Кирәк әйбер микән соң ул?! Нигә аны сәхнәгә чыгарырга?

Сиңа да теләсә нинди комментарийлар калдыралармы? 

Мин артык әллә ни куймыйм да бит. Кеше котыртып, үз-үземә пиар ясамыйм. Төрле видеоларым да бар. Әмма мин аларны куймыйм, кирәк дип тапмыйм. Кеше сүзенә карама, ни әйтсәләр дә, барыбер булсын дисәләр дә, мин совет чорында үскән бала. Мәсәлән, әти янында күкрәгемне күрсәтә торган кием кимим. Тәрбия инде бу. Балага узгач та, әтигә әйтергә оялдым. Менә икенчесенә узсам, Алла боерса, башта әнигә әйтәчәкмен, ул инде әтигә әйтер.

Син усал вакытта нинди?

Тиз кызам. Андый вакытта җир җимерердәй булам. Хәзер буып атам, имеш. Әмма аннан соң онытам, суынам. Яшьрәк вакытта кызу канлылык белән кирәк булмаганы да әйтелгәндер. Хәзер барысын да уйлап, үлчәп сөйлим. Руслар әйтмешли, фильтрую базар. 

Татар эстрадасында популярлыкка ирешүче пародист хатын-кыз син генә. Сине дә чәйниләрдер инде, ә?

Әйе, кемнәр икәнен дә беләм хәтта, тик аларны фамилияләп атамыйм. Хәзер әйтмим, элегрәк әйтер идем. 

Сине чәйнәүчеләр белән бәхәскә кергәнең бармы?

Юк, мин алардан бары тик читләшәм генә. 

Эх, биш ел элек аласы калган синнән интервью.

Әйе, ул вакытта миннән күбрәк мәгълүмат ала алыр идең. Миндә конкурент күрәләр. Бер концертта яшь кенә кыз пародия күрсәтергә җыена иде, мин дә бу концерт программасында бар идем. Яшь кыз мине күргәч, кылтырап төште. 

Ул каушадымы?

Әйе, аны тынычландырырга тырыштылар, әмма ул барыбер куркып калды. Мин аңа нәрсә әйтим инде?! Һәрберебезнең үз юлы, бары тик мине генә кабатламасыннар. Үземнең бу өлкәдә беренче хатын-кыз булуымны мин таныйм. Калганнар – миннән соң чыкканнар. 

Әгәр яныңа әле бу юлда беренче адымнарын гына ясаучы килеп, синнән киңәш сораса?..

Ярдәм итәм. Хәтта, килеп чыкса, аның белән дуэт форматында пародия ясарга булыр иде. 

Ник пародия өлкәсендә хатын-кызлар аз?

Ничек инде татар хатын-кызы маймылланып сәхнәгә чыга алсын, ди?! Калган җырчылар бизәнеп, матур күлмәкләр киеп чыга бит. Ялгыш дөрес итеп елмаймаса яки дөрес басмаса… Ә минем чыгышларым, гомумән, башка төрле. Мин маймылланырга курыкмыйм.

Ник миннән көләсең дигән җырчылар бармы?

Юк, киресенчә, ник мине күрсәтмисең, диючеләр бар. Күбесенә пародияләрем ошый. Зөлфия апа Шакировага бик ошаган иде. Хәтта Зөлфия апа белән Җәвит абый пародиягә дип үзләре текст язып бирде. Хәния апага күрсәткән пародиямне башта ошатмаучылар табылган иде. Аннан соң ул чыгышым, киресенчә, «топчикка» әйләнде. 

Ә син артистны ничек сайлыйсың?

Артистның үз йөзе, үз стиле булырга тиеш. Башкалардан әллә ни аерылмаган җырчылар да бар бит. Менә тамашачы артистны беренче җөмләдән үк танып алырга тиеш. Шуңа күрә пародия күп була алмый да ул. Данир Сабировтан Салаватны көтәләр инде менә, килешерсең. Ул аның визит карточкасы. Югыйсә, Данирның башка артистларга да пародияләре бар бит, юк, тамашачы Салаватны көтә.

Бармы шундый очраклар: менә син күрсәтәсең, әмма кеше танымый?

Юк, мин андыйларны алмыйм. Иркәне күрсәтү авыррак булды башта. Аның энергетикасы башка төрле. Индива, Ландыш, Резидә Шәрәфиева, Ильвина, Айгөл Бариева, Әлфинә Әзһәмова, Уразова… Пародияләр күп! 

Пародиядә генә түгел, юмор дөньясында да хатын-кызлар артык популярлашып китә алмый.

Әйе, бу өлкәдә күбрәк ир-атлар күтәрелә. Хатын-кыз чибәр булырга ярата бит! Үземне «стэнд-ап»та сынап карар идем. Үземә программа эзлим менә. Мәсәлән, шул ук ир-ат белән хатын-кыз темасын алырга була.

Нигә син театр артисты яки җырчы булмадың? Юмор юлы авыр бит ул, әле шомармаган юл.

Үзләре турында җырчы дип уйлаучылар арасында минем кебек җырлый белмәгәннәре дә бар. Бик зур хыялым – кинода яки спектакльдә берәр роль башкарасым килә. Укыганда миңа: «Сиңа җитди роль туры килми», – дип, гел берәр «дурачок» ролен бирәләр иде. Драманы исә Ильвинага бирәләр иде инде. Ә менә минем кешене елата торган роль башкарасым килә. Мескен хатын-кыз ролен уйнар идем. 

«Хәзер сүземне үлчәп сөйлим»

Икенче бәби артыннан барырга уйламыйсыңмы?

Уйлыйбыз. Кызыма инде биш яшь, үсте. Алла кушса, тагын бер тапкыр әни булырга иде. Киләсе елга магистратурага укырга керергә планлаштырам. Бәлки, үзем тәмамлаган Мәдәният һәм сәнгать институтында укытырмын әле. 

Син Салаватта укыдың дип беләм. Яхшы укый идеңме?

Яхшы, дип… Мәктәптә укыганда шушы институтка керү теләгем бик зур иде. «Алсу, җырлый белмисең, монда йөрмә инде. Салават абыең үз кешеләрен алыр, йөрмә», – дигәннәр иде миңа. Икенче җиргә барырга киңәш иттеләр, кыскасы. Артист була алмыйсың, диюләре, киресенчә, минем теләгемне арттырды. Әтигә: «Салаватка укырга керәм», – дигәч, ул миңа: «Кит, дурак, кешегә әйтә күрмә, көлерләр», – диде. Акчасы да кирәк, авыл кешесендә юк бит инде ул. Әмма соңыннан әти: «Картайган көнемдә ник мине шунда кертмәдең, дип гаепләмәссеңме?!» – диде. Шулай итеп әтинең рөхсәтен алдым мин. Үзем кердем, ләкин түләп укыдым. Бер күрмәгән Казанга, «Волга» машинасына утырып, укырга керергә киттем...

Артист булырга тәвәккәлләгәнче, кем булырмын дигән идең?

Полиция хезмәткәре булырмын, дигән идем. Хәзер сөйләп бетерәм… Институт каршына килеп бастым. Күз алдыңа китерәсеңме, бер вокал дәресенә йөрмәгән килеш?! Ноталарның ни икәнен дә белмим. Имтиханнарны бирергә кирәк бит инде. Акча түләп, бию түгәрәгенә йөрдем. Биедем! Урындык өстенә менеп басып биедем хәтта. Салават абый: «Тукта, тукта», – ди. «Мишәрка», – диюен хәтерлим.

Тукта, син музыка мәктәбенә йөрмәдең, димәк?

Юк, хәтта мәктәптә музыка дәресләрендә дә без җыр текстларын язып кына утыра идек. Авылда үстем мин, әтиләрнең шәһәргә йөртергә мөмкинлекләре юк иде.  Имтиханда «Зәңгәр кыңгыраулар» җырын башкардым. Ахырда алдылар мине, мин һәм Чулпан исемле кыз коммерция бүлегендә укыдык. Салават абый соңыннан: «Кемнән көтмәгән идем – шулар популярлашты», – диде. 

Катлаулы җыр сайлагансың әле. 

Шул ук җырны төрле бәйгеләрдә катнашкан Казан кызы Ильвина да әзерләп килгән иде. Ул ничек җырлады да мин ничек җырладым: аермасы байтак иде. Әмма мин рус телендәге иншаны яхшы яздым. Рус теле һәм әдәбияты дәресләре иң яраткан дәресләрем иде. Аннан соң институтта укыганда да вокал дәресләренә йөрмәдем. Ялган белешмәләр ясата идем. Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова дәресләреннән качып йөрдем, күпләр аның дәресләрен алырга кызыга гына. Соңыннан Римма апаның үзенә дә пародия ясадым.

Яшь чакта син нинди идең?

«Пыртый» кыз, диләр бездә. Егетләр гел янымда иде. Никтер егетләр белән уртак тел табу миңа җиңелрәк бирелә. Хәзер дә бик якын дус кызларым юк. Барысына да ачылырга ярамый икәнен аңладым мин. Әйтәм бит, хәзер мин сүземне үлчәп сөйлим. 

Артыңнан егетләр күп йөрдеме?

Йөрделәр, әмма мин артык гашыйк булучан түгел идем. Әле миңа хәзер дә гашыйк булалар. Хәзер мин аларга игътибар итмим инде.

Мәхәббәттән утырып елаганың бар идеме?

Башта әти-әнием ирем Альбертка кияүгә чыгуыма бик каршы иделәр. Берсендә без Альберт белән телефоннан талашканбыз да, мин телефонны бүлмәдә калдырып киткәнмен. Әниләр безнең язышуны укыганнар. Анда Альберт-миңа, мин аңа теләсә нәрсә язган булганбыз. «Пошел, пошла, ты такой» һәм башкалар.

Зур итеп язып куй: әти-әниләргә талашканны күрсәтергә ярамый! Кияүгә чыккач, арагызда берәр нәрсә булса, сөйләргә кирәкми. Син иреңне кич гафу итәрсең, онытыла ул, әмма әти-әниең онытмаячак. Әти: «Әгәр аңа кияүгә чыксаң, тукталышка барып басарсың, шуннан алып китәрләр, сине ул өйдән килеп алмаячак. Хәзер кияүгә чыгып, бер айдан елап кайтуың миңа кирәкми», – диде.

Шулчак бик еладым! Яратам бит мин аны, дидем. Без аерылышмадык, җиде ел йөрдек. Шулай ук әтиләрнең сүзләрен дә тыңламыйча булдыра алмадым. Альбертның яхшы кеше булуын алар да күрергә тиеш иделәр. Бер Яңа ел кичендә Альберт безгә кунакка килде. Ул үзен яхшы яктан гына күрсәтте, ләкин әти өйдә юк иде. Ул иртән кайтты, алар исәнләште, Альберт кайтып китте.

Аннан соң мин Альбертка үзем тәкъдим ясадым. «Миңа инде 27, миңа кайчан бала табарга соң? Бар, балдагыңны ал, кыз сорарга кайтыгыз», – дидем. Кайттык, бирделәр. Аллаһка шөкер, яшәп ятабыз. Безнең гаиләдә хәзер ирем иң акыллысы. Әтиләр: «Кияү-балакай», – дип кенә тора. 

Мин бүген бәхетле хатын-кыз, теләгемә ирештем. Шуны әйтәсем килә: әгәр теләгегез зур икән, кеше сүзенә карамыйча, бары тик алга атларга кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100