Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәчет – җәннәт өенең алды» – Казанда Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлек ташы ачылды

Бүген Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлек ташы ачылды. Ун мең кешелек мәчет төзелеше өчен элекке “Кырлай” паркы территориясе сайланган иде. Аттракционнарны башка урынга күчереп, бүгенге тантанага дип, җомга намазы өчен агач идәннәр һәм тантаналы чыгышлар өчен сәхнә әзерләнгән иде.

news_top_970_100
«Мәчет – җәннәт өенең алды» – Казанда Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлек ташы ачылды
Салават Камалетдинов, Рамил Гали

Ни хикмәт: бүген әле төшкә кадәр яуган яңгыр өйләгә кадәр дәвам итеп, тантананы тынычлап үткәрергә бераз комачулар төсле тоелса да, нәкъ көндезге 12 гә болытлар бераз мәрхәмәтләнеп таралды. Хәтта саран гына кояш чыгып иркәләп алды. Әйтәсе сүзләр, әзерләнгән чыгышлар ашыкмыйча әйтелде. Истәлек ташы ачылып, тантана тәмамлануга яңгыр да ява башлады. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин әйтмешли, могҗиза дими, моны ни дисең?! 

Сүз уңаеннан, истәлек ташын ачу хокукы Казанда ислам кабул итүнең меңьеллыгы мәдрәсәсе шәкертләренә бирелде. Истәлек ташында мәчетнең Идел буе Болгарында исламны рәсми кабул итүнең 1100 еллыгы хөрмәтенә төзелүе турында гарәп, татар һәм рус телләрендә мәгълүмат уелып язылган.

Башта Россиянең 76 төбәгеннән, 5 чит илдән XII бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә күмәкләшеп җомга намазын укыды. Сәгать 13тә Җәмигъ мәчете төзелеше хөрмәтенә таш кую тантанасы узды.

РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин 922 елда татарларның ата-бабалары исламны кабул итеп, тарихи карар кабул иткәннәрен ассызыклады. «Бу аларның мәдәни, икътисади, сәяси үсешләренә куәтле этәргеч булды», - диде.

Ул РФ Президенты Владимир Путинның да, Россия мөселманнары ата-бабаларының традицияләренә һәрвакыт хөрмәт белән караганнары, патриотизм һәм гаделлекнең югары идеалларына тугрылыгын саклаулары турында берничә тапкыр әйткәнен искәртте. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Җәмигъ мәчете төзелешенә үз өлешен һәркем кертә алуын искәртте. «Бу һәм башка мәчетләр җәмәгатьчелек акчасына төзелүе игътибарга лаек. Җәмигъ мәчете дә искәрмә булмаячак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Акча җыю белән “Игелек” хәйрия фонды шөгыльләнәчәген әйтте ул. «Бөтен дөньядан ватандашларны, мөселман өммәтенә, битараф булмаган гражданнарны Җәмигъ мәчете төзелешендә актив катнашырга өндим», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент тарихыбызда мәчет төзелеше татар халкы тормышында борылыш вакытларын гәүдәләндергән берничә мисал булганын искәртте. «1767 елда Екатерина II – татарлар аны Әби-патша дип әйтәләр – Казанда таш мәчет төзелешенә рөхсәт бирә. Хәзер ул борынгы мәчет күренекле татар әһеле Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөртә», - дип мөрәҗәгать итте Президент. 

«Җәмигъ мәчете проектына халыкара конкурс бара. Якын арада аларны карыйбыз. Мәчет архитектурасы безнең күп гасырлык үзенчәлекле милли культурабызны чагылдырырга тиеш. Халкыбызның дине ныгысын! Аллаһыга тапшырып, эшне башлап җибәрәбез», - диде. 

РФ Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин 70 елдан артык мәчетләр төзелеше өчен дога аша ялваруын әйтте. Мәскәүдә,  Болгарда, Казанда, Уфада һәм башка урыннарда мәчет төзелеше турында догалары кәгазьдә язылган булган. 

Шайтан дәшмәде, азан яңгырады, Болгарда Ак мәчет төзелгәч, бу тулысынча үтәлде. Теләсә нинди мәчет – җәннәтнең өй алдысы. Җаныбыз чыкканнан соң, Аллаһы Тәгалә шушыннан туп-туры җәннәткә насыйп әйләсен, – дигән теләген җиткерде.

 

Фото: © Рамил Гали, Салават Камалетдинов

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Җәмигъ мәчете «халкыбыз, милләтебез, илебез белән төзеләчәген» әйтте. 

Бу көнебезне дә күрергә насыйп итте. Җир йөзенең һәр почмагы – мунчасыннан, кабереннән, зиратыннан башка, сәҗдә урыны. Гыйбадәт урыны - мәчетне кем төзесә, шуңа Аллаһы Тәгалә үзенең хозурында җәннәтендә урынны төзегән була. Мәчетне төзедек икән – Аллаһы Тәгалә вәгъдә итә. Казанда бер генә мәчет төзелмәде. Мәчетләрнең саны артканнан арта бара. Киләчәктә Аллаһы Тәгалә, халкыбызга иман нурын тагын да арттырыр өчен, айлары калкып торырлык мәчет төзергә насыйп әйләсен. Хәерле, изге сәгатьтә! – дип чыгыш ясады.

Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир Крганов мәчетләр төзелүнең Аллаһының олы нигъмәте булуын ассызыклады.

Дәһшәтле Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә «Минем күршеләрем кайда?» дип сорар икән, шул вакытта фәрештәләр «Синең күршеләр кемнәр соң, я Рабби?» дип сорасалар, «Дөньяда минем мәчетләремне терелткән, мәчетләргә җан керткән бәндләләр» дип әйтер икән. Бер хәдисләрдә Аллаһы Тәгалә бер җиргә бәла-каза килергә булса, ул җирдә мәчетләр төзелеп, хәер-дога кылына торган булса, Аллаһы Тәгалә бәла-казаларын да җибәрмәс. Мәчетләребез төзелгән саен, дин галимнәребез әйткәнчә, Аллаһы Тәгалә күкләрне йолдызлар белән бизәгән кебек, җир йөзен үзенә гыйбадәт кыла торган йортлар белән бизәр, дигән.
Бүген һавалар болытлардан соң яктырып киткән кебек, тормышыбыз тагын да матураер, Аллаһы Тәгалә ярдәмен биреп, тиз арада мәчетне төзеп, бергәләп ачылышларында катнашырга насыйп итсә иде, - дигән теләктә калды Әлбир Крганов.

Төньяк-кавказ мөселманнары мөфтие Исмәгыйль Хаҗибердыев фикеренчә, бөтен кеше сыярлык мәчет төзеп булмый.

Мәскәүдә зур Үзәк мәчет төзеделәр, ә бәйрәм көннәрендә килсәң, бөтен кеше урамда, барыбер сыймыйлар. Бу - Аллаһының бәрәкәте. Монда да шулай булсын. Мәчет төзегәч, башка мәчетләрдәге кебек үк, яртысы кавказлылар булачак. Кавказлылар исеменнән тәбриклим.

Хәзер хафалы чор, Украинадагы хәлләр - йөрәк авыртуы. Кайберәүләр шикләнә, шикләнергә ярамый – булдырачакбыз. Җиңү безнеке булачак. Һәлак булганнар рухына дога кылырга кирәк, - диде.

Тарихи вакыйга шаһитләре булырга дип Россия төбәкләреннән имам-мөхтәсибләр килгән. Башкортстаннан Нуриман районы имам-мөхтәсибе Фирдәвес хәзрәт Зиннәтуллинның бик һушланып, тантанага әзерләнгән стендлар фонында фотога төшеп яткан мәле иде. «Ун мең кешелек мәчет булуы белән горурланып йөрибез. Үзебез дә кайткач, халыкка сөйләп шатландырырга ниятлибез», – диде.

 

Фото: © Гөлнар Гарифуллина

Оренбург өлкәсеннән Руслан хәзрәт Әхмәров бер милләттән шулкадәр мөселман җыелуы дингә ихтирамны тагы да көчәйткәнен билгеләп узды.

Татарстан - татарларның офисы гына, диләр. Чит җирдә торганда, телне өйрәнүгә тагын да җитди карыйбыз. Казанга килеп, һәйкәлгә карап торсам, «кем икән» дип уйламыйм. Мин аның болай да кем булуын беләм. Һәркемдә шулай булырга тиеш. Бездә татарча вәгазьләр өзелгәне юк. Өстенлек шуңа бирелә, – дип белдерде.

Кострома өлкәсеннән Ришат хәзрәт Сәйдәшев Аллаһы йорты ачылу гыйбадәт кылу урыны гына түгел, хәзер ул туристик урын да булуын әйтте. «Кешеләр килә, тарих, традицияләр белән таныша, кызыксына. Мәчет әле ул яшь буынны да өйрәтү урыны», – диде Ришат хәзрәт.

Җәмигъ мәчете элекке “Кырлай” паркы территориясендә урнашачак һәм берьюлы 10 мең кешене кабул итә ала. Хәзерге вакытта мәчет төзелешенә конкурс игълан ителгән, нәтиҗәләр ясалгач, җәмәгатьчелеккә булачак аның эскизын тәкъдим итәчәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100