Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәрит Мөхәммәтшинга - 75: «Хатыныма рәхмәтлемен. Ул кайгыртмаса, җитәкче була алмас идем»

Быел Татарстанда матур юбилейлар елы. Бүген Казанда Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең 75 яшьлек юбилее хөрмәтенә тантаналы чараны алып барган Арина Шәрәпова да шул хакта искәртте: Минтимер Шәймиевкә гыйнвар аенда – 85, Рөстәм Миңнехановка март аенда – 65, Фәрит Мөхәммәтшинга 22 майда 75 яшь тулды.

news_top_970_100
Фәрит Мөхәммәтшинга - 75: «Хатыныма рәхмәтлемен. Ул кайгыртмаса, җитәкче була алмас идем»
Салават Камалетдинов

Милли китапханәдә Фәрит Мөхәммәтшинның 75 яшьлегенә багышланган «Язмыш борылышлары» («Виражи судьбы») китабын тәкъдим итү чарасын Арина Шәрәпова Г.Камал театры артисты Рамил Вәзиев белән бергә алып барды.

Тантана башланып киткәнче Фәрит Мөхәммәтшинның тормыш иптәше Луиза ханым һәм аның кызы Лилия Абашева белән сөйләшеп алырга җай чыкты. Әле яннарына килгәнче үк, юбилей хөрмәтенә әзерләнгән фильм күренешеннән өйдә сөйләшкән сүзләре кабат искә төште. Чара башланыр алдыннан сәхнәдә корылган зур экраннарда күрсәтелде ул фильм. Фәрит Мөхәммәтшин һәм Луиза ханымның галстук сайлап яткан мизгелләре – Фәрит Хәйруллович костюмы, күлмәк төсенә килешле галстукны Луиза Әкрәмовна белән киңәшеп сайлый. Шунда ук сөйләшү рәвешеннән нинди ипле, итагатьле ханым дип уйлап куйган идем. 

«Гаиләдә «ардым, туйдым «дигән нәрсә булмады»

– 52 ел бер-беребезне аңлап яшәдек, ардым, туйдым дигән нәрсә булмады. Мин – гаиләдә әти ничек эшләгәнен, әни дә үз урынында булганын күреп үскән кеше. Төрле вакытлар булгандыр инде, авыр чаклары да... Ләкин эшкә бармыйча да булмый, өй эшен дә алып барырга, балаларны да үстерергә кирәк. Күңелең белән андый тормышка әзер булу кирәк, - диде Луиза Мөхәммәтшина «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Луиза ханым 52 ел бергә гомер иткәннән соң да мәхәббәт югалмавын әйтте. «Мәхәббәт ул – көчле әйбер, аннан да (Фәрит Мөхәммәтшиннан – Т.И. искәрмәсе) якын, туган кеше юк. Әти-әниләр икебезнеке дә күптән юк. Балаларны чиксез яратабыз, ләкин аларның үз тормышы. Ә без икәү...

Аның сөйләшәсе килми торган, арып кайткан вакытлары да була. Ул телевизордан нәрсәдер карый, ул тапшыруны карыйсы килмәсә, мин башка бүлмәгә чыгам да үземә кирәген карыйм. Ләкин барыбер аны көйләргә тырыштым. Иртән ашатып җибәрәм, киемнәре әзер, үтүкләнгән. Менә чалбарны – минекен дә, үзенекен дә үзе йомылган күз белән дә үтүклидер.

Иртән галстукларын кия – «алмаштыр әле, икенчене ки әле» дим. Туры килмәгәнне шундук күреп аласың инде.

Эштән тыш, икәү бакчада балалар белән очрашырга, сөйләшергә яратабыз. Аларны «килсеннәр иде» дип көтәбез. Килмәсәләр, «әйдә, тиз генә барып кайтыйк» дип чыгып китәбез. Балалар белән дә, оныклар белән дә тату яшәдек. «Бабай» дип хәлдән таеп торалар», - дип уртаклашты Луиза ханым.

Фәрит Мөхәммәтшинның кызы Лилия Абашева әтисенең башлаган эшен ахырына җиткерүенә соклануын әйтте.

– Әти – гел әти инде ул, зур хәрефтән Кеше. Акыллы, зирәк, гадел, намуслы. Ул безгә үрнәк, эшчән, тырыш, үзе өстендә эшли. Сабыр, безнең яраткан һәм безне яратучы әти. Мин бәхетле, шундый әти-әнием булуыма сөенәм, горурланам.

Балачакта әти үзе белән демонстрацияләргә ала иде. Әлмәттә якшәмбе чаңгы ярышларына бергә бара идек. Әти һәр буш минутын гаиләсе, балаларына багышларга тырыша иде, чөнки көн саен эше бик тыгыз булды, - ди Лилия Абашева.

«Фәрит Хәйруллович белән ачуланышкан булмады»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшин белән ничә еллар бергә эшләү дәверендә бер тапкыр да ачуланышканы булмаганын әйтте.

– Бер-беребезне яхшы белдек, кулга кул тотышып, төрле вазифаларда бергә эшләдек. Күз тимәсен, Фәрит Хәйруллович зур эш алып бара. Ышанычлы парламент бездә, башкарма хакимият ышанычлы көчле парламентсыз була алмый. Президент Аппараты, Хөкүмәт, Дәүләт Советында таркаулык, аңлашылмаучанлык юк, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шушы синхронлы эш башында Минтимер Шәймиев торганын да искәртте.

– Зур эшнең нәтиҗәсе бар, тынычлык, татулык өчен бу мөһим. Бер тапкыр да ачуланышкан булмады, бу аның да, минем дә яхшы сыйфаттыр. Бер-беребезгә ярдәм итәбез, үз мәнфәгатьләребезне түгел, республика мәнфәгатьләрен кайгыртып эшлибез. Бүген ирешкәннәр – уртак хезмәт, – дип ассызыклады Президент.

Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинны «Дуслык» ордены белән бүләкләде.

«Кешегә бер тапкыр ышанасың икән, шулай бара....»

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Фәрит Мөхәммәтшин өчен намус беренче урында торганын ассызыклады.

– Гел намус белән эшләде. Китапта да бар хәтта – «сүз биргәнсең икән – үлсәң дә эшлә», дип язылган». Фәрит Мөхәммәтшин бик әзерлекле кеше, аның токарьдан партия юлбашчысына кадәр катлаулы тормыш юлы узганын азлар гына белә, - диде.

Дәүләт Киңәшчесе, планлы икътисад, күп кенә товарларга дефицит чорында Мөхәммәтшинны ТАССР сәүдә министры вазифасына чакырганын искәртте.

– Сәүдә министры вазифасына очраклы гына куелмады. Тулысынча ышанырлык намуслы кеше булырга тиеш иде. Фәрит Хәйруллович билгеләнде. Бу – сынау, җаваплылык иде, - диде Шәймиев. Ул, шулай ук, халык соравы буенча, аның кире Әлмәткә партиянең шәһәр комитетына кайтып торган чакларын да искә төшерде.

Югары Совет Рәисе итеп билгеләгәндә дә, Минтимер Шәймиев Фәрит Мөхәммәтшиннан да яхшырак кандидатура күрмәгәнен әйтте. «Кешегә бер тапкыр ышанасың икән, шулай бара....» – диде. Шул рәвешле, 1992 елда Фәрит Мөхәммәтшин Югары Советны җитәкли.

– Бу сәяси көрәшнең чын сәхнәсе иде. Әле җитмәсә, республика дәүләт суверенитеты турында игълан иткәч. Мөхәммәтшинга Мәскәүдә туры мәгънәсендә ачык суд оештырганнар иде. Янаулар вакыты иде ул.

Республика катлаулы юл узды. Каршылык булса да, референдум уңышлы үтте. Халык хуплады, халык ризалыгын алуны игълан иттек. Бу – нәтиҗәле эшчәнлекнең башы. Хокуклар турында әйтеп, барысын да законлаштырдык. Аллаһка шөкер, республика барлык хакимият дәрәҗәләрендә үсеш ала. Аллаһы Тәгалә сабырлык, түземлек биргән сезгә! – дип мөрәҗәгать итте ул Фәрит Мөхәммәтшинга.

«Борчакны кесәдән алып, асфальтка сибү генә ансат...»

Юбилярга сүз бирелгәч, ул эшләгән елларын кабат хәтереннән үткәрде. Әлмәткә партиянең шәһәр комитетына беренче секретарь итеп кайтаргач, аны әти-әнисе каршы алган.

– Әти – хәрби, сүзгә корырак. «Сине беренче секретарь итеп сайлаганнар, ишеттем. Борчакны кесәдән алып, асфальтка сибү генә ансат, аннары берәмләп җыю бик авыр, таратма партияне. Синең өчен кызарырга туры килмәс дип өметләнәм», – диде әти. «Шәһәр кабул итсен дип тырышырмын», – дидем.

Фәрит Мөхәммәтшин әтисенең корырак кеше булуы турында сөйләсә дә, фильмда әнисенең сүзләре күңелнең әллә кайсы кылларына кагылды. Бәләкәй, 2,5 яшьлек Фәрит әтисен, утын әрдәнәсе өстенә менеп, гармун белән озата торган булган. Әле яза белмәгәч, «бармагымны гына ясап җибәрим», дип хат юллаган. Әтисенең «улымның бармагын көненә әллә ничә карый идем», дип сөйләгәнен беләм», - дип сөйли Фәрит Хәйрулловичның әнисе хатирәләрендә.

Фәрит Мөхәммәтшинның язмышында борылышлар шактый булган. Әлмәт шәһәр советы башкарма комитетында бер генә ел эшләп кала – 1989 елның көзендә Казанга сәүдә министры итеп күчерәләр. Көтелмәгән борылыш – баш белән эшкә кереп китәргә туры килә. Күнегә генә башлый – кабат яңа борылыш – КПСС шәһәр комитеты беренче секретаре итеп сайлыйлар, соңрак Хөкүмәт рәисе урынбасары булып эшли.

1991 елның июнендә Президент вазифасы гамәлгә кертелгәч, Минтимер Шәймиев Югары Совет рәисе вазифасына дәгъва кылырга тәкъдим итә. Югары Совет ул вакытта кайнап торган казанны хәтерләтә, бу өлкәдә тәҗрибәсе булмаган депутатка җиңел дә булмагандыр. Депутатлар корпусы хуплый – Мөхәммәтшин Югары Совет рәисе итеп сайлана.

«Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин китапларын көзге каршында кычкырып укый идем»

Фәрит Мөхәммәтшин татар телен өйрәнү серләре белән дә уртаклашты.

– 45 яшемә кадәр «исәнмесез, сау булыгыз», дигәнне генә белә идем. Фәүзия Бәйрәмова берсендә утырышны ике дәүләт телендә алып бару турында сорауны тавышка куюны сорады. Хәзер тавыш бирсәләр, сәяси бәхәскә, сөйләшүгә кереп китәсе булса, ничек сөйләшермен, сүз запасы юк бит, дип борчылдым. Шунда үземә әти-әнинең туган телен өйрәнергә сүз бирдем.

Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин китапларын көзге каршында кычкырып укый идем. Аңламаган сүзләрне Туфан Миңнуллиннан килеп сорыйм. Стенаны «стена» дип кенә белә идем – ә ул «дивар», ди. Тормыш мине өйрәнергә мәҗбүр итте. Халык белән дә сөйләшәм, татарча китаплар да укыйм. Аллаһка шөкер, бик канәгать.

Мин үземне бәхетле дип саныйм. Минтимер Шәрипович белән эшләү бәхете елмайды. Иң авыр вакытларда – Советлар Союзы таркалганда, партия бетерелгәндә, халык хуҗалыгын торгызу, базар реформалары чорында акрынлап базарга кердек.

Президентның акыллы карары һәм Рөстәм Нургалиевичның ризалыгы белән Минтимер Шәймиевнең эшен Рөстәм Миңнеханов дәвам итүгә әзер иде. Бүген республика барлык юнәлешләрдә уңышлы эшли. Мин Шәймиевтән өйрәндем. Бүгенге Президенттан да иң яхшы сыйфатларны алырга тырышам – аралашучанлык, таләпчәнлек, мобильлек, федераль үзәк, төбәкләр, илләр белән мөнәсәбәтләрне җайлау сәләте, - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин тормыш иптәшенә сабыр булуы өчен рәхмәтле. Юбилейга әзерләнгән фильмда ул: «Хатыныма рәхмәтлемен. Ул кайгыртмаса, мин җитәкче була алмас идем», - дип олылап әйтә. Бүген бөтен халык алдында да хәләл җефетенә рәхмәт әйтте ул. Хатын-кызның кадерен чагылдыручы ихлас сүзләр иде ул.

– Язмышка рәхмәтлемен. 50 ел бер хатын белән яшәдем, дим, ә ул миңа «бер хатын димә», ди, әле ул мине кичә 52 ел дип төзәтте. Танышкан көннән алсаң, 54 ел. Ике ел йөрергә, сынарга да кирәк иде бит әле. Сабыр, хөрмәт белән карый, бүген балаларны, оныкларны тәрбияли. Миңа түзде – комсомол, партия, башкарма комитеты эше, Казанга киттем... Аннары кабат кайттым. Ә ул Казанга җыенган иде… Соңрак Казан Луиза белән безне кабул итте.

Алты чакырылыш депутатларына рәхмәт. Югары Советка шул «кайнар» вакытта җитәкчелек итүемә грамм да үкенмим – ачлыклар белән Ирек мәйданында Яңа Татарстан даулау чоры иде ул.

Референдум уздырабыз дип игълан иттек. Суверенитет игълан итәбез, ләкин без Россия Федерация составында калабыз, дидек. Нинди дөрес карар булган ул! Союз республикалары әле дә мөнәсәбәтләрне җайга сала алмый. Тугандаш мөнәсәбәтләрен өзеп, алар мөстәкыйль мәсьәләләрне хәл итүгә әзер булмаган булып чыкты. Татарстанда халык дус булганга яхшы мөнәсәбәтләр оешты, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул вакытта аңа Халыклар ассамблеясе төзергә киңәш иткәннәр. Шул вакытта үзе әле бүген дә үкенеп йөргән бер хәл булган. Мәгънәсез сүз әйткәнен бүген үзе дә таныды. Ассамблеядә эшкә керешкәндә, якшәмбе мәктәпләренә классларны, Халыклар дуслыгы йортында аудиторияне бүлүне хәл итәсе булган. Саны буенча дип карар иткәннәр. Ассириец җәмгыяте вәкиле класс сорагач, Фәрит Мөхәммәтшин «сез бик аз бит» дигәч, «Бу – минем культура, минем халык, башка борынгы культуралар кебек үк мөһим», – дигән. Бу гомер буена сабак булган.

Фәрит Мөхәммәтшин турында чарага килүчеләр иң җылы сүзләре белән уртаклашты.

Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин:

– Фәрит Хәйрулловичның иң өстен сыйфаты – сүзне чын күңелдән әйтә белеп, олыларны олы итеп, яшьләрне яшьләргә санап, балаларга балаларча каравын, рәхәтләнеп алар белән сөйләшә алуы. Иң төп сыйфатларының берсе – халык белән эшләгәндә ышандыру сәләтенә ия. Булган әйберне уй-тойгылар белән җиткерүчеләр, халык белән бер дулкында, бер телдә сөйләшә белүчеләр күп түгел. Бөтен халык күңелендә, парламент җитәкчесе буларак, иң күркәм җитәкчеләренең берсе.

ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов: 

– Гигантлар җилкәсендә торабыз, Фәрит Хәйруллович тарихка нигез салучыларның берсе. Алар белән бергә эшләүнең кадерен беләбез.

Эшли башлаганда, татарчасын искә алам. Татарча белми иде, журналист буларак сессиягә киләм – Фәрит Хәйруллович татарча сөйләшә башлады. Кешеләрдән «ничек шулай булган ул» дип шаккатып сорадым. Иртә-кич укытучыларны чакырып, татарчасын өйрәнгән һәм фикерләү дәрәҗәсенә җиткән. Ул күп эшли, сүзнең бәясен белә торган кеше. Һәр сүзе төпле, йөрәккә үтеп керә.

Академик Индус Таһиров:

– Данлыклы вакыйга. 75 елының шактые минем күз алдымда. Күренекле сәясәтче булып өлгерүен үзем күзәтеп тордым. Әгәр Аллаһ аңа шушы сәләтне биргән, ул аны тормышка ашыра алган икән, ул иң бәхетле кешеләрнең берсе. Татарстанның бәйсезлегенә иң зур өлеш керткән кешеләрнең берсе. Минтимер Шәрипович белән алар бергә республикага юл ярып бардылар. Ул әле киләчәктә дә республика, халкыбыз өчен бик күп эшләр башкарачак.

Экс-депутат, шагыйрь Разил Вәлиев:

– 30 ел янәшә эшләдек. Һәр кешегә ихтирамлы мөнәсәбәттә булды. Дәүләт Советында 100 депутат - һәркайсының холкы, темпераментын, ничек эндәшәсен белә. Сәясәтче буларак, искиткеч оста дипломат. Мәскәүдә дә, чит илләрдә дә иң югары дәрәҗәдәге шәхесләр белән дә сөйләшә белүе сокландыра иде. Канадага, Төркиягә, Казахстанга бардык. Ул илләрнең җитәкчеләре белән чүгәләп, бил бөгеп түгел, үзен горур тотып, Татарстанның лаеклы вәкиле буларак чыгыш ясады. Татарстан тарихында зур урын тоткан шәхес.

Депутат, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла:

– 90 нчы еллардан беләм аны. Юллар кисешкән чаклар да булды. Миңа аның принципиаль булуы, үз сүзен җиткереп әйтә белүе ошый иде. Мәскәүдә дәүләт Думасында чыгыш ясаган иде. Аңа Дума депутатлары ташланырга әзер иде, ләкин ул үзен горур, чын татар улы кебек тотты. Ул дәлилләр белән нигезләп әйтте. Андагы депутатлар да сүзенә колак салдылар. Югары мөнбәрдән сөйләве ул чакта бик урынлы иде. Ул Татарстанның позициясен аңлатты. Ил агалары гына мондый сүзне әйтә ала иде. Ул вакытта ук шактый яшь булса да, ил агасы иде. Шушы юлдан читкә тайпылмыйча, бүгенге көнгә килеп җитте. Бүген дә сүзен өздереп әйтә. Кайбер вакытта позицияләр туры килми, мәсләк тә бер үк түгелдер, ләкин аның аңлатып сөйли белүен, сүзеннән чигенмәвен хөрмәт итәм.

Башта татар телен начар белә иде, ләкин репетиторлар яллап, китаплар укып, әдәби татар телен өйрәнде. Фикерен татар телендә дә әйтә ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100