«Уенчык аюын да урлаганнар» - өстенә капчык төшеп үлгән малайның каберен тар-мар иткәннәр
«Тормышын бер мизгел хәл иткән»
Яңа Чишмәдә яшәүче Матвей Манченко быел балалар бакчасын тәмамларга, беренче сыйныфка укырга керергә тиеш булган. Яз башында гына гөрләтеп туган көнен үткәргәннәр. Матвейга 7 яшь тулган - гамьсез балачак, тормышының иң бәхетле чоры.
Шушы көннәрдә «Ландыш» балалар бакчасында Матвей йөргән төркемнең чыгарылыш кичәсе узачак. Ләкин бу бәйрәмдә Матвей булмаячак инде. Төркемдәш кызлары белән вальс әйләнмәячәк ул, яраткан тәрбиячеләренә шигырьләр дә багышламас.
Апрель ахырында Матвей, гадәттәгечә, кечкенәдән бергә үскән дусты белән урамда уйный. Кызыксынучанлыклары башка вакытта ишегалды тирәсеннән ерак китмәгән малайларны зур-зур ашлама капчыклары өелеп торган ачык һавадагы складка алып килә. Уен белән мавыгып киткән Матвейның өстенә шул ашлама капчыкларының берсе авып төшә. Матвейның тормышын секундлар хәл итә. Фаҗига булуны аңлау белән дусты үзенең әнисен эзләп йөгерә. Ләкин Людмила Антонованың бер тонналы капчыкны күтәрергә хәле җитми, ул ярдәм сорап бар урамга сөрән сала.
Җиде ир-ат, капчыкны көчкә күтәреп, Матвейны тартып чыгаралар. Тик сабый табиблар ярдәменә мохтаҗ булмый инде – алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук һәлак була. Матвейның тормышын бер мизгел хәл итә. «Бәлки газапланырга өлгермәгәндер», - дип өметләнә баланың якыннары.
Әлеге фаҗигадән соң Татарстанның тикшерү комитеты тарафыннан «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддасе буенче җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эшләре дәвам итә.
«Эфир» телеканалы хәбәр итүенчә, ашлама капчыклары саклана торган складның капкасында йозак һәм чит кешеләргә керергә ярамау турындагы язу Матвей белән бәхетсезлек очрагы килеп чыккач кына барлыкка килгән. Авыл кешеләре моңа кадәр склад коймасының бер өлеше ачык булуы һәм анда теләгән һәркем үтеп керә алуы турында сөйләгән. Телеканал сөйләгәнчә, склад бер шәхси эшмәкәрнеке, ул әлеге бинаны арендага биреп акча эшләгән.
Тикшерү комитетының җирле хакимияткә карата да сораулары бар. Балалар өчен уен мәйданчыкларын яңартуны сорап авыл халкы җитәкчелеккә инде берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән булган.
«Яраткан уенчыгын ничек тә табасы иде»
Хәзер кайгыдан сыгылып төшкән ата белән ана бер көн дә калмыйча мәрхүм улларының каберенә йөри. Баласын кочагына алып җылыта алмаса да, зиратта үзен улы янәшәсендә итеп тоя Матвейның әнисе Наталья. Тик бер көнне зиратка килгәч, Наталья белән Юрий коточкыч күренешкә тап булалар. Ниндидер вәхшиләр баланың кабер өстен тар-мар китереп, уенчыкларын урлап киткән.
Матвеюшка янына бер көн дә бармыйча калганыбыз юк. 8 май көнне без зиратта көндезге бердә булдык. Бар әйберләр дә үз урынында иде әле. 9 май көнне исә коточкыч күренешкә юлыктык.
Веноклар төрлесе төрле якта таралып ята, хачны аударып, кире якка борып киткәннәр. Кабер өстендәге уенчыклар юкка чыккан. Матвейның беркайчан да аерылмый торган иң яраткан уенчыгы - йомшак этен дә кабер өстенә алып килеп куйган идем. Улым курыкмасын, үзен ялгыз хис итмәсен дип инде… Безнең хәзер үзебезнең ритуаллар… Шул этне урлаулары йөрәгемне аеруча өзә. Анда башка кешеләр китергән уенчыклар да бар иде. Аларын да алып киткәннәр. Башка кадерле әйберләре - чынаягы белән тәлинкәсе, фәрештә сыны да юк.
Болай да баласын югалту кайгысыннан айный алмаган Наталья Манченко бу кадәр вәхшилекне күргәч бөтенләй югалып кала.
Баласы кабере янына килгән ананың шундый күренешкә тап булуын күз алдына китерегез әле. Акылдан шашам дип торам… Бистәбез зур түгел, мондый вандаллыкны күрербез дип башка да китерә алмый идек. Андый очраклар турында бер дә ишеткәнебез булмады.
Миңа бернәрсә дә кирәк түгел. Ләкин шушы йомшак этне ничек булса да табарга иде. Ул бит улымның истәлеге, аның иң яраткан уенчыгы. Инде бу вакыйгадан соң ничә көн узды, баштарак көн саен китереп куймадылармы икән дип өметләнеп зиратка бара идем. Табылмас инде. Бәлки урлаган кеше минем постларны укыганнан соң куркып та юк иткәндер аны.
Наталья Манченко бу вандаллыкның шаһитларын эзләп, Яңа Чишмәнең социаль челтәрдәге сәхифәсенә пост язган булган. Төркемне укып баручылар олы кешегә уенчык кирәк булмас иде, бала-чага кул сузмадымы икән дип фаразлый. Наталья Манченко үзе дә шундый фикердә.
Уенчыклар, савыт-саба… Олы кеше алып китәр идеме икән? Бала-чага эше кебек тоела. Бәлки авыр гаиләдә тәрбияләнүче берәр бала кызыккандыр… Балалар арасында бик популяр булган попит уенчыгын беләсездер. Матвей аның белән машинада йөргәндә уйный иде. Кабер өстеннән шул попитны да алып киткәннәр.
Безнең тирәдә чегәннәр яши. Аларның балалары түгелме икән дигән кечкенә шигебез бар. Чөнки үлгәннәрне искә алу көннәрендә кабер янында калдырылган ризыклар, чәчәкләрне җыеп алып чыгып киткәннәрен күргәнем бар, - дип сөйләде Наталья Манченко.
«Полициягә мөрәҗәгать итмәдек»
Әлеге вандаллык буенча нинди дә булса чаралар күрелгәнме икәнлеген белергә теләп, Яңа Чишмә районы хакимиятенә шалтыраттык. Тик «журналист» дигән сүзне ишетүгә хакимият вәкилләре минем белән качышлы уенын башлап җибәрде. Башта район башлыгының сәркатибе беркем белән дә тоташтырырга теләмәде. Башкарма комитет урынбасары Ринат Фасаховның үзенә чыга алсам да, ул бу хәлләр турында дөрес мәгълүмат әйтә алачагына шиген белдерде. Сөйләшергә теләмәве дә ачыктан-ачык күренеп тора иде. Киңәшмәсе башлануны сылтау итеп, җитәкче сүзне бик кыска тотты.
Комментарий алырга теләвем турындагы хәбәр барлык җаваплы бүлекләргә дә бик тиз таралды, ахры. Ярты көн буе шалтыратсам да, башлыкның урынбасары Надежда Попковага чыга алмадым. Гомуми бүлек җитәкчесенең дә телефоны җавап бирмәде.
Наталья Манченко сүзләренчә, «Новошешминск в курсе» төркемендәге постка каршы администрация вәкилләре: «Кайгыгызны уртаклашабыз. Сезнең мөрәҗәгать буенча Яңа Чишмә башкарма комитеты тарафыннан хокук саклау органнарына гариза җибәрелде. Әлеге мәгълүмат буенча тикшерү алып барыла», - дигән җавап язган.
Үзебез полициягә мөрәҗәгать итмәгән идек. Гаризаны алар язган булып чыга. Икенче көнне безнең өйгә полиция хезмәткәре килде, - диде Наталья.
«Кызыксынучанлык...»
Бәлки ишегалдында гына ялт итеп, үзенә тартып торган балалар мәйданчыклары булса, малайлар ул көнне складка юнәлмәгән булыр иде. Улы, Матвее да бүген Натальяның янәшәсендә утырыр, аның белән җитәкләшеп бакчага барыр иде. Әмма Матвей бүген арабызда юк инде. Ул бары тик әти-әнисенең төзәлмәслек йөрәк ярасы булып кына калган.
Матвей Манченко йөргән бакчаның мөдире Наталья Ведякина белән аралашканда аңа Яңа Чишмәдә балаларны җәлеп итәрлек мәйданчыклар бармы дип сорау бирдем. Тик ул аны җавапсыз калдырды. Бала белән килеп чыккан бәхетсезлек очрагын аларның бу яшьтә артык кызыксынучан булулары белән бәйләп аңлатты.
Аның сүзләренчә, Матвей тиктормас, кешеләрне һәм тормышны яратучы малай булган.
Гаиләсенең кадерен белде, хөрмәт итте. Әти-әнисе, апасы турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтеп була. Мәхәббәт, наз, бер-берсе турында кайгырту хөкем сөргән гаиләдә тәрбияләнде ул. Иҗади юнәлештәге түгәрәкләргә йөрде, робототехника белән кызыксынды. Әти-әнисе Матвей белән бакчадан тыш та бик нык шөгыльләнәләр иде.
Бер бала белән дә конфликтларга керми торган, ачык күңелле малай иде. Гел игътибар үзәгендә булды. Тәрбиячеләре Матвейның һәрвакыт яңа идеяләр, яңа уен кагыйдәләре белән дә уртаклашуы турында әйтә.
Манченколар гаиләсенең кайгысы – безнең уртак кайгы. Бу хәлләрдән һаман рәткә килә алмыйбыз. Сөйләве бик авыр, - диде Наталья Михайловна.
«Җаным да, йөрәгем дә яралы...»
Натальяның исә ул рәхимсез көнне исенә төшерәсе, баласыннан аерган вакыйгаларга кире кайтасы һич кенә дә килмәде. Бик кыен вакытларында Наталья күңел халәтен социаль челтәрләрдә тасвирлый. Аның соңгы постын күз яшьләрсез уку мөмкин түгел.
«Сез миннән «хәлең ничек» дип сораганда нинди җавап ишетергә телисез? Аңлагыз, минем һәрбер «яшәргә тырышам» дигән сүзем артында «барысы да коточкыч» дигән сүз яшеренгән.
Бөтен кеше дә газапланып яшәүче кешенең хәленә керә алмый, ә кайберәүләргә кызгану дигән хис бөтенләй ят. Нәрсә ишетәсегез килә соң сезнең? Миңа ничек авыр булуынмы? Әллә, киресенчә, «барысы да әйбәт» дигән сүзнеме? Кайвакыт, күңелемдәгене ачып салганчы, «яшәвемне дәвам итәм» дип әйтү яки дәшми калу җиңелрәк. Минем тыным бетә, яшәвемнең мәгънәсе югалуы турында еш уйлыйм. Моннан да начаррак бернәрсә дә булырга мөмкин түгел. Менә шулар эчемә әкрен генә җыела һәм мине кыса башлый. Бар көчемә кычкырасым, үкереп елыйсым килә. Тик еларга күз яшьләрем калмады инде… Тормыш бетеп бара кебек. Кайвакыт мин җанымның тәнемне калдырып китеп баруын тоям. Мин үләм кебек, әмма үзем яшим әле. Торып басарга көчем дә, теләгем дә юк. Бу халәтнең тизрәк тәмамлануын телим, ләкин ул бетми. Газаплардан ыңгырашып, ярдәмгә чакырасың. Тик син бу яраларың белән бөтен кешегә дә кирәк түгел… Алда вәгъдә ителгән яктылык та күренми, әйләнә-тирәм тоташ соры төсләрдән генә тора.
Мин исән, ләкин мин башка. Җаным да, йөрәгем дә яралы. Барысы да алга табарга яшәргә кирәклеге турында кабатлый. Тик ничек? Мин бит бармагымны кисмәдем, мин баламны, аның белән бергә йөрәгемнең һәм җанымның бер өлешен югалттым. Кеше хәсрәтен кеше белми, диләр. Нигә минем хәлемне сорарга? Сораганчы, дөресен ишетергә әзерме сез, шул турыда уйлагыз».
Матвей Манченконың барлык якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Инде янәшәләрендә калган бардәнбер кызлары хакына әти-әнисе алга таба яшәү өчен көч тапсын иде.