«Акырганымны әле дә хәтерлим»: сөннәтләү балага сынаумы яки ата-анагамы?
Бәләкәй баланы операция өстәленә салу, әлбәттә, ата-ана өчен рәхәт әйбер түгел. Шуңа да яшь әниләр арасында сөннәтләү мәсьәләсендә «үскәч үзе карар кылыр» дип фикер йөртүчеләр дә бар. Ата-ана җаваплылыкны балага күчереп дөрес эшлиме?
Бәләкәй баланы ничек операция өстәленә кертеп җибәрәсең инде? Шуңа да соңгы арада ата-аналарның бу күренешкә карашы төрле булуы сизелә. Кемдер «шулай тиеш» дип бала бәләкәй чакта ук ясата. Кемдер ул мәсьәләне үскәч бала үзе хәл итәр дип карый. Бер танышымның баласына әле бер яшь тулмаган. Кеше үз тәненә үзе генә хуҗа, һәм андый карар кылуга үзенең генә хокукы бар, дигән фикердә ул.
«Медицина ягыннан зарури күрсәтмә юк икән, соңыннан кеше үзе карар кылыр. Бу, гомумән, сөннәткә утырту турында гына түгел. Бездә сөннәтләү алдыннан медицина ягыннан тиешле тикшерүләр үткәрелми, дип саныйм. Дини китапларда да ул мәҗбүри диелмәгән», – диде ул.
Кем өчендер сөннәтләү авырудан арынуның бердәнбер ысулы булган. Кырык яшенә якынлашкан бер ир-ат сидек юллары ялкынсынудан интеккән. Дәваланулар чирне тамырдан юкка чыгармаган, күпмедер вакыттан тагын барлыкка килеп торган. Шунда табиб сөннәтләү ярдәм итәргә мөмкин, дигән фаразын әйткән. Чыннан да ярдәм иткән. «Нигә мине бәләкәй вакытта ук сөннәтләмәделәр икән», – дигән ул. Димәк, заманында әти-әнисе кызганып калган булгандыр инде.
«Ничек түзгән, балакаем»
Хезмәттәшем, редактор-тәрҗемәче Гөлүзә апа Василова – өч егет әнисе. Менә ул баланы сөннәткә биргән вакытта әни йөрәге ниләр кичергәнне белә инде.
Сөннәткә утырту — ата-бабаларыбыздан калган йола, кирәкле гамәл дип саныйбыз. Өч малай әти-әнисе буларак, бу тема безгә якын. Өч баланы да хастаханәгә алып бардык, без өйдә сөннәткә утыртуга каршы.
Беренче баланың бу өлкәдә проблемалары булды, шул сәбәпле хирургка бардык. Ул исә марганцовка белән юыгыз дип кайтарды. Проблема кабатланып торгач, гел шул хирургка бара идек, бәлки сөннәткә утыртыргадыр дип тә сорадык. Ә хирург исә, 3 яше тулмыйча утыртмыйлар, 3 яшь тулганын көтегез ди. Ул вакытта тәҗрибә дә юк, балалы әниләр белән аралашу ул кадәр булмаган, күрәсең. Икенче хирургка да барырга уйламаганбыз. Без көтеп алдык ул 3 яшьне. Сөннәткә утыртырга килгәч, хирург безне ачуланып алды, ник иртәрәк килмәдегез, өч яшь тулганны көтеп, гап-гади операцияне катлауландыргансыз, диде. Ирем белән операция бүлмәсе ишек төбендә биеп тордык инде, курку да бар иде. Барыбер төрле хәлләр турында укырга, ишетергә туры килде. Ярты сәгать тирәсе көттек бугай.
Барысы да уңышлы узды, Аллага шөкер. Әмма өйгә кайткач, хәлләр башланды. Ул вакытта баланы көненә берничә тапкыр марганцовкалы суга утыртырга кушалар иде. Утырмый, тик чәрелдәп биеп тора, якын да китертми. Ул вакытта авыртуны баса торган дару бирергә дә кушмадылар, үзебез дә белмәдек. Наркоз чыгып беткәч, бала үкерде генә инде, ярасы да озак төзәлде. Ничек түзгән, балакаем.
Әтисе DVD һәм дисклар алып кайтты. Өч атнада улым белән бергә балачагымда карамаган мультфильмнарны карап, норманы тутырдым бугай. Аннары әби-бабайлар, туганнар килде. Мөмкинлектән файдаланып, улыбыз кайсыннан гармун, кайсыннан гитара сорады. Бу темага әби бер кызык хәл сөйләгән иде, булган хәл диде. Шулай бер малайны сөннәткә утыртканнар да, хәл белергә килүчеләр тәмле әйберләр (юклык заманында бу) алып килә икән. Малайның хәле яхшырган, хәл белүчеләр килми башлаган. Шуннан малай: «Тагын бер тапкыр сөннәтле булырга риза», - дип әйткән икән, – дип сөйләде ул.
«Өченче улыбыз сөннәтле булып туды»
Бала үсә төшкән саен кыенрак була дигән фикергә таянып, икенче малайларын өч айда ук сөннәткә утыртканнар.
Алай да ирем куркып торды. Хирург белән шалтыратып сөйләшүне сузып йөрде. Бәлки бераз үскәч ясатырбыз, куркыта дия иде. Аллага шөкер, бик тиз төзәлде, бала да аңлап өлгермәде кебек.
Өченче улыбыз сөннәтле булып туды. Башкалардан шулай да була икән дип ишеткән булды, әмма ышанмый идем. Шулай да үсә төшкәч ясатырга кирәк булуын аңладык. Үзебезнең яшь барган саен йөрәк курка икән. Бер уйласаң, ике балага ясаткан бит инде, өченчесенә ясатудан нигә куркырга? Барыбер икебез дә курыктык, гел суздык. Шуннан ирем кинәт кенә уйлаган да, табибны да белешкән. Биш яшендә ясаттык. Әтисе малай белән сөйләшкән, әллә видеолар да караганар шунда. Аллага шөкер, бик җиңел узды анысы да, әмма курыктым. Үзе кереп ятты, үз аякларына басып чыкты, – дип сөйләде Гөлүзә.
Яшь ата-аналар ул теманы тирәнтен өйрәнеп тә өлгерми әле. Күпләр аңга сеңгән «тиеш» рефлексы белән ясата димме соң.
Казан янында яшәүче Альбина Зарипова – биш бала әнисе, икесе – малайлар. Улларына хәзер 11 һәм 15 яшь инде. балалар кечкенә вакытта ук сөннәткә утыртканнар.
«Ул вакытта мин бу йолага аерым игътибар бирмәдем. «Шулай тиеш» дип ясаттык. Без, әлбәттә, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иттек. Икенче улыбыз авыррак кичерде. Өченче малаебыз туса, мин ясату яклы булмавымны әйткән идем. Ирем, әлбәттә, үз фикерендә калды», – дип сөйләде ул.
«Сөннәткә утырту сексуаль тормышның сыйфатын һәм озынлыгын арттыра»
Медицина күзлегеннән караганда да сөннәтләү хуплана торган күренеш. Сөннәтле ир-атларда кайбер авырулар барлыкка килү куркынычы түбәнәя. Өстәвенә, сөннәтле ирләрнең хатыннарында аналык муентыгында яман шеш очрагы да сирәгрәк күзәтелә икән. Сөннәтләүгә кагылышлы сорауларыма Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, балалар хирургы, Республика балалар клиник хастаханәсенең урология бүлеге мөдире Рәшит Байбиков җавап бирде.
Рәшит Салихович, операциянең асылы нидән гыйбарәт?
Ирләрнең тышкы җенси органының башын каплаучы тире, медицина теле белән әйткәндә, «җенес органы каплавычы» дип атала. Приматларда ул тышкы йогынтыдан саклау функцияләре белән 65 миллион ел элек барлыкка килгән. Кайбер балаларда тумыштан, ә кайберләренең шул тире ялкынсыну сәбәпле, сидек юллары тараеп, кече йомышын үтәргә комачауларга мөмкин. Операция вакытында шул тире кисеп ташлана. Шул ук көнне бала өйгә кайта. Атна-ун көн эчендә яра төзәлә.
Аена ничә операция ясарга туры килә?
Көн саен 4-6, ә кайбер көннәрдә 8-12 операция ясала, димәк, аена Республика балалар клиник хастаханәсенең урология бүлегендә 80гә якын бала сөннәтләнә.
Операциянең нинди төрләре бар?
Сөннәтләү традицион хирургия ысулы белән ясала. Соңгы берничә елда, халык сораулары буенча, күбесенчә лазер ярдәмендә ясыйбыз. Шулай ук яраны келәй белән ябыштыру хуп күрелә.
Баланы операциягә ничек әзерләргә?
Әлбәттә, баланы бу җитди адымга әзерләргә кирәк. Бала аңлап, нәрсә эшләнәсен белеп килсә, операциядән соң үзен яхшырак хис итә.
Беренчедән, баланы уролог-андролог карарга тиеш. Кайбер очракларда бу операцияне ясарга ярамый яки соңрак ясала. Балада тумыштан төрле тайпылышлар булырга мөмкин, мәсәлән, гипоспадия, эписпадия, яшерен җенес әгъзасы һәм башкалар. Кайбер балага бүтән операция планлаштырылган булса, икесен берьюлы ясарга туры килгән очраклар да бар.
Сөннәткә утыртуга башка операцияләргә әзерләнгән кебек үк анализлар тапшырырга кирәк. Билгеләнгән көнне баланы иртән ашатырга, эчертергә ярамый. Операция алдыннан һәм аннан соң ата-аналарга хирург барысын да аңлата, әти-әнидән рөхсәт ала.
Балага ничә яшь булу мөһим роль уйныймы?
План буенча ясала торган операцияләрне 3 яшьтән генә ясарга тырышсак та, кайбер гаиләләрдә әби-бабайлар ашыктыра, кемдер 40 көнгә кадәр ясатырга тели, кемдер 1 яшькә кадәр. Кечкенә бала оныта, хәтерләми диләр, бала авырта дип әйтә белмәгәч, авыртмый дип уйлыйлар. Әле наркозсыз ясатырга дип район хастаханәләренә мөрәҗәгәть итәләр. Ләкин алай ярамый, дөньяга килгән генә баланың исәнлегенә зур зыян килергә мөмкин.
Коръәндә сөннәт һәм ничә яшьтә сөннәткә утыртырга кирәге турында әйтелмәгән. Библиядә Ибраһим пәйгамбәр (русча дип әйткәндә, Авраам) Аллаһы Тәгалә әйтүе һәм булышуы белән, 99 яшендә сөннәткә килә (үзенә үзе ясый), диелә. Ибраһим улы Исмаилга – 13 яшьтә, Исаакка сигезенче көндә ясала. Шуңа күрә, Талмуд буенча, еврей балаларына ул операцияне сигезенче көндә ясыйлар. Алар уйлавынча, бу көнгә бала ныгый, кан агуны туктатучы фактор – протромбин барлыкка килә. Күп хәдисләрдә язылганча, Мөхәммәт пәйгамбәр оныкларын җиденче көндә сөннәтли.
Хәзерге көндә бу операция төрле Ислам илләрендә төрле яшьтә ясала: Төркиядә – 8-13, Иранда – 3-4, шәһәрдә яшәүче гарәпләргә – 5-6, авылда яшәүче гарәпләргә 12-14 яшьтә.
Медицина күзлегеннән караганда, егет кешене сөннәткә утыртмау нәрсәсе белән начар?
Әйтеп кителгәнчә, сидек юллары тараюы, бөер һәм сидек юллары инфекцияләренең сәбәбе булырга мөмкин. Ачылмаган «сөннәтлек» эчендә барлыкка килгән смегмада бактерияләр җыела һәм үрчи. Инфекциядән тыш, төрле онкология авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Сөннәтсез ирләрнең хатыннарында аналык муентыгында яман шеш очраклары күбрәк. «Дерматология архивы» дигән журнал үткәргән тикшеренүләр буенча, сөннәткә утыртылган ирләрнең венерик авырулары (сифилис, гонорея) 3 тапкыр кимрәк, СПИД авыруы афәте 6 тапкыр азрак очрый.
Сөннәткә утырту сексуаль тормышка тәэсир итәме?
Яхшы яклары белән генә: чисталык, сафлык, исәнлек. Ата-бабалардан калган йоланы, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, милләтне саклап калырга теләүче сафлык, баланың исәнлеге, аның киләчәге һәм булачак гаиләсенең саулыгы турында кайгыртучы әти-әниләр бу мәсьәләдә икеләнергә тиеш түгел. Сөннәткә утырту сексуаль тормышның сыйфатын һәм озынлыгын арттыруда да иң яхшы ысул дип санала.
Сезнең күзәтүләр буенча бүгенге көндә яшь әти-әниләр сөннәткә утыртуга ничек карый? Нинди хаталар җибәрәләр?
Сөннәткә утырту – ата-бабаларыбыздан калган матур йола. Соңгы елларда, халык дингә кайтып, бу традициягә зур әһәмият бирә башлады. Өй шартларында яки лицензиясе булмаган шәхси клиникаларда ясалган операцияләрдән соң еш кына улларын төрле катлауланулар, кан агулар белән Республика балалар клиник хастаханәсенең урология бүлегенә алып киләләр. Кайбер очракта тире киселеп бетми, кайвакыт бөтенләй дөрес ясалмаган була – яңадан ясарга туры килә.
Бала наркоздан уянмас дип курыккан әти-әниләр бар. Нинди киңәш бирер идегез?
5-7 минутлык операциянең наркозы куркыныч тугел. Елдан-ел заманча җиһазлар һәм наркоз бирү өчен җиңелрәк препаратлар кулланыла. Әлбәттә, иң мөһиме - тәҗрибәле белгечләр. Бала операциядән соң ике сәгать узгач үз аягы белән өйгә кайтып китә. Кайбер аталар, исләре китеп, үзләрен сөннәтләгәнне искә төшерә. «Өйдә сөннәтче бабай ясаганнан соң без 2-3 көн аякка басарга куркып, авырып ята идек», - диләр.
Сезнең тәҗрибәдәге иң авыр очрак?
Соңгы 20-30 ел эчендә Республикабызда районнарда эшләнгән операцияләрдән соң кан агудан ике баланы югалттык. Андый очраклар кабатланмасын иде.
Баланы сөннәткә утырту кыйммәткә төшәме?
Республика балалар клиник хастаханәсенең урология бүлегендә сөннәткә утырту кыйммәт түгел.
Баланың йомышын ничек эшләвенә игьтибар итүдән башларга кирәк. Ата-аналар өйдә кисеп йөрүче криминаль сөннәтләүләргә бармасын иде. Адым саен ачыла, лицензиясез эшли торган шәхси клиникаларда ясатмасыннар. Баланы төрле яктан тикшереп, анализларга таянып эшли торган белгечләргә мөрәжәгать итсеннәр иде. Бик ярлы илләрдә генә бу процедураны бабачылар, хәтта чәчтарашлар ясый. Фарсы култыгындагы илләрдә бу мөһим процедураны профессиональ хирургларга гына ышанып, стационар шартларында гына ясаталар.
Хастаханәдә эшләүче бер төркем табибларыбыз Россия Ислам институтында «Медицинада Ислам аспектлары» дигән укуларны узды. Хастаханәдән чыкканда, һәр балага «Ислам күрсәтмәләре белән сөннәт кылу турында таныклык» һәм «Хәләл паспорты» тапшырыла.
Тагын шуны әйтәсе килә: операция нинди генә максат белән, нинди генә таләпләр белән ясалмасын, бу көн бала өчен дә, гаилә өчен дә истәлекле бәйрәм булып калсын иде, – дип сөйләде ул.
Операциянең бәясенә килгәндә, Интернет киңлекләрендә төрле бәяне күрергә була. Уртача бәя – 15 мең тирәсе. Биш мең дип язучылар да бар. Бу, әлбәттә, медицина учреждениеләрендә. Берсендә 24 мең диелгән иде. Әллә бриллиант кашлы алтын пәке белән кисәләрме аны?! Монда әле анализлар бәясе саналмаган. Район үзәк хастаханәләре өч меңгә дә ясый диелгән.
«Мине сөннәтләгәнне әле дә хәтерлим»
Дин буенча сөннәтләү катгый рәвештә фарыз дип саналмаса да, фарызга тиң дип кабул ителә. «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенчә, мөселман кешесе сөннәтсез булу – гөнаһ. Кечкенә вакытта сөннәтләнмәгән 40-50 яшьлек ир-атлар елап килә, ди ул.
Ул сөннәт гамәл дип саналса да, аны бөтен пәйгамбәрләр үтәгән. Баланы сөннәтләү күренеше аерым төркем гамәлләрнең берсе булып тора. Рәсүлебез (с.г.с): «Бала тугач үтәлергә тиешле сөннәт гамәлләр бар», - ди. Беренчедән, балага күркәм, матур исем кушарга кирәк. Кыз балага бер сарык, ир балага ике сарык итеп корбан чалырга. Ир баланы сөннәтләргә. Пәйгамбәребездән ир баланы кайчан сөннәткә утыртырга кирәк дип сораганнар. Пәйгамбәребез әйтүенчә, иң хәерлесе – 7нче көн. Анысын булдыра алмасагыз – 14 нче көн, алай да булмаса - 21нче көн. Ул көннәрдә булмаса, кайсы көндә дә ярый, ди Пәйгамбәребез. Так санлы еллар турында сүз юк.
Кайвакыт бала үскәч, үзе сайлар дип әйтәләр. Ул киресенчә, баланы кызганмау мәгънәсендә була, чөнки үскәч сөннәтләүне кичерү авыррак бирелә. Безнең янга 40-50 яшьлек ир-атларыбыз килә. Ул операциягә бару авыр алар өчен, елыйлар. Шуңа күрә бала бәләкәй вакытта ясату хәерлерәк.
Медицина ягыннан каршылык булса, ясатмаска рөхсәт, чөнки үз-үзеңә зыян китерергә ярамый. Табиблар сөннәтләү ярамый дип әйтә икән, ясамаска. Кайбер бала сөннәтле булып туа. Бала тулаем сөннәтле икән, яңадан сөннәт кылынмый. Бу Аллаһның бүләге дип санала, – дип сөйләде ул.
Аллаһы Тәгалә безнең тәнне камил итеп ясаган дибез, әмма шул ук вакытта әлеге үзгәрешне кертергә кирәк. Хәзрәт моны сынау дип аңлатты. Ул сынау балага түгел, ә әти-әнигә бирелә икән. Рөстәм хәзрәт үзен сөннәтләгәнне әле дә хәтерли. Бу очракта сынау ата-ана өчен генә дип әйтеп тә булмыйдыр.
«Мине мәктәпкә керер алдыннан сөннәтләделәр. Әле дә ул бабайны хәтерлим. Минем өчен шундый шок иде. Әти мине диванга яткырды, тастымал белән битемне яптылар. Бабай диванга менгән, әти арттан тотып тора. Ничек акырганымны хәзер дә хәтерлим. Шуның өчен иртәрәк ясау хәерлерәк», – ди Рөстәм хәзрәт.
«Сөннәтче бабай авылда бик хөрмәтле кеше булган»
Элек сөннәтче баба килер алдыннан балага: «Бабай килер, сиңа кызыл ыштан кисеп бирер», – дип әйтә торган булганнар. Шулай кызыксындырганнар, ул вакытта кызыл ыштан булмаган бит инде.
Халык телендә сөннәткә кагылышлы төрле ышанулар очрый. Элек балага так яшь булганда гына сөннәтләргә яраган икән, җөп яшьтә ярамаган. Ул саннар көченә ышану белән дә бәйле булган. Моны төрле җирдә төрлечә аңлаталар. Бер якта бу ир баланың киләчәктә балалары булмый дип ышанганнар. Икенче якта гел бер җенестәге балалары гына була дип ышанганнар. Тагын да куркыныч ышану булган, янәсе, бу бала үләчәк.
Филология фәннәре кандидаты, фольклор-этнография белгече Зәлия Брусько сөйләде ул ышанулар турында. Бу йоланың төрле исемнәрен дә очратырга була: сөннәтләү, сөннәткә утырту, сөннәт салу, бабага бирү, бабалату. Элек әле сөннәт туйлары да зурлап үткәрелгән, анысы пике келәве, сөннәт келәве, сөннәт катымы, сөннәт бәйрәме, сөннәт туе дип аталган.
Сөннәтче бабай ярага агач череге сибә торган булган. Ул черекне башта кул белән уган, иләктән иләгән, он кебек хәлгә китергән. Шуны янчыкка салып йөри торган булган. Берничә көн балага киң итәкле кием кидертергә кушкан.
«Дога кылган вакытта да аларны кендек әбиләр белән бергә искә алганнар. «Кендек әбиләр, сөннәтче бабайлар рухына багышладым», - дигән сүзләр һәр Коръән ашында яңгыраган. Сөннәтче бабай авылда бик хөрмәтле кеше булган. Сөннәтчеләр авыллары булган. Шул кәсепне буыннан буынга өйрәткәннәр», – диде белгеч.
Ни өчен сөннәткә утырталар, ә бастырмыйлар?
Бер очрашуда Татарстанның халык язучысы Рабит абый Батулла сөннәтче йөзенче баланың «кәлләсенең» башына кыл сала торган булган дип сөйләгән иде. Җеп салып калдырганнар. Кыл буа, шешә һәм бала сия алмыйча үлә. Шундый корбан китермәсә, бабаның үзенә фаҗига килә дигән ышану булган. Йөзенче баладан соң бабачы сөннәт ясаудан туктаган.
«Үземнең малай тугач, мәчеткә бардым, бер мулла белән сөйләштем. Шул вакыт мине бер танышым чакырып алды да: «Аның йөзенче кыл булырга тиеш. Сак бул», — ди. Мин ул бабайдан баш тарттым да, таныш хирургка киттек.
Татарстанның халык артисты Рәсим Сәлахов — йөзенче кылдан исән калган кеше. Сөннәтне ясагач, шешә башлаган. Абыйсы сизенгән һәм баланы алып табибка чапкан, шулай итеп Рәсимне алып калганнар. Башка бер мөселман халкында да юк андый күренеш, — ди ул.
Сөннәт туйларын да зурлап үткәрү традициясен кайтарырга кирәк дигән фикердә Рабит абый.
Шунысы да кызыклы: ни өчен сөннәткә утырталар? Яткырмыйлар, бастырмыйлар. Рабит абыйдан шуны да сорадым. Ул аңлатып булмый торган әйбер булып чыкты.
Әйе, утыртабыз дип сөйләшәбез. Аңлатып булмый торган андый әйберләр бар бездә. «Ни хәлләрдә яшәп ятасыз?» – дибез. Монда да урын өстендә яту күз уңында тотылмый бит инде. Төп башына утырту да шулай ук. Бу - тәрҗемәгә бирелми торган сүзләр. Сөннәтләү сүзе дә малайның «кәлләсе» башын кисү мәгънәсендә генә кулланмый, «кулларны сөннәтләп алыгыз» дип әйтә иде әби. Кулның башын кисеп алып булмый бит инде», – дип сөйләде ул.
Гаяз Исхакыйның «Сөннәтче бабай» әсәре искә төштеме? Тик бүгенге сөннәтчеләр – ак халатлы абыйлар. Ата-ана нинди генә карар кылса да, балага зыяны була күрмәсен иде.