Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Артка юл юк инде»: Фирдүс Тямаевка махсус операциядәгеләр бик кадерле бүләк тапшырган

news_top_970_100
«Артка юл юк инде»: Фирдүс Тямаевка махсус операциядәгеләр бик кадерле бүләк тапшырган

Җырчы Фирдүс Тямаев махсус операциядәге егетләргә даими ярдәм итеп торса да, соңгы вакытта бу игелекле гамәлен артык күрсәтмәскә тырыша. Шәхси чыганакларыбыз аша махсус операциядәгеләргә күрсәткән ярдәме өчен Фирдүс Тямаевның медаль белән бүләкләнүе билгеле булды да, бу хакта сорашырга дип, җырчының үзенә шалтыраттык. Фирдүс медаль генә түгел, ут эчендәге егетләрдән бер кочак рәхмәт сүзләре дә кабул иткән.

Бу минем өченче медалем инде. Икесен Росгвардия егетләренә ярдәм күрсәтүем өчен тапшырганнар иде. Монысы – мобилизациядәге егетләргә гуманитар ярдәм җибәреп торган өчен. Бу – минем өчен бик кадерле бүләк.

Аягыма операция ясатыр алдыннан гына солдатларыбызга бик күп кирәкле әйберләрен туплап җибәргән идек. Алар арасында яхшы квадрокоптерлар, газ балоннары, электр плитәләре, суыткыч, багана проводлары бар. Бик кызу вакытлары башланды да, максималь тиз рәвештә җыелган 1 млн сумлык кирәк-яракны малайлар шәхсән илтеп кайтты.

Егетләрнең барысы да бик рәхмәтле. Изге теләкләр теләп: «Абый, без синең белән», «Сине үзебез янәшәсендә тоябыз», дип, йөрәккә үтәрлек видеолар да яздырганнар. Истәлек итеп кинжал җибәргәннәр. Шуларны күреп, бик тә күңелем булды.

Минем ярдәм киткәннән соң, әле гыйнвар башында малайлар мобилизацияләнгән солдатлар янына тагын бер тапкыр барып кайттылар. Анысында да: «Ярдәм кирәкме?» – дип сораган идем: «Юк, Фирдүс, бөтен әйбер җыелды», – дип, баш тарттылар. Ул вакытта акча ягы такыррак булса да: «Проблема юк, бурычка алып булса да бирә алам», – дип тәкъдим иттем.

Көз көне Рушан исемле үзебезнең Нурлат егетенә «НИВА» машинасы алып җибәргән идек. Шушы көннәрдә аның яралануы хакында хәбәр килде. Машинасын да шартлатканнар икән. Үзе болай тернәкләнеп килә инде, тиздән бер айга туган якларына ялга кайтачак. Аңа да тынычландырып: «Кәефеңне төшермә, хәзер аяк уңайланып килә. Концертлар башлана, тагын берәр «НИВА» юнәтербез», – дип әйттем.

Ут эчендәге егетләребезгә һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтүемне алга таба да дәвам итәчәкмен. Без егетләр белән даими элемтәдә. Хәзер артка юл юк инде.

Март аенда Казан концертларым башланып китә. Елдагыча, традиция буенча, концертларның бер көнендә һәлак булган Росгвардия егетләрен искә алып, аларның якыннарын да концертка чакырып, кадер-хөрмәт күрсәтәчәкбез. Безнең тынычлыгыбыз хакына һәлак булган егетләребезнең әниләре, тормыш иптәшләрен ел саен концертыбызга чакырабыз, аларга чәчәкләр, бүләкләр тапшырабыз.

Май аендагы Казан концетларымның һәр көнендә 200-300 билет мобилизациягә эләккән егетләребезнең якыннары өчен калдырыла. Әлбәттә, алар бик күп, барысын да чакырып бетереп тә булмый. Төп игътибарны күп балалы, авыр хәлдә калган гаиләләргә бирергә тырышабыз.

Фото: © Фирдүс Тямаевның шәхси архивыннан

Үземнең туган якларым – Норлат егетләренең якыннарын да онытмыйбыз. Алар да безнең концертларны карый алачак. Концертларымның башында ук дүртенче җырыбыз махсус операциядәге егетләребезгә багышлап җырлана. Шулай ук Норлат концертларымда «Боевое братсво»дагы дусларыбыз халыкка рәхмәт сүзләре җиткерәчәк. Чөнки без бу ярдәмне халкыбыз белән бергәләп җыябыз.

Егетләребезнең якыннарын концертыма чакыру, аларга игътибар күрсәтү дә, бәлки, үзенчә бер ярдәм булып саналырга хаклыдыр. Мондый авыр вакытларында без аларга терәк булырга тиеш», – дип сөйләде Фирдүс Тямаев «Интертат»ка.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Махсус операция башланганнан көннән алып Тямаев хәрбиләргә, мобилизациягә эләккән ир-егетләргә ярдәм итә башлады. Инде ничә тапкырлар зур-зур йөк машиналары белән гуманитар ярдәм җибәрде. Әлеге ярдәмне җырчының бертуган энесе Фирзәр Тямаев, командасындагы Рузәл Минһаҗев һәм башка егетләр шәхсән илтеп тапшыра. Узган елның җәендә ул үзе дә 26 нчы махсус билгеләнештәге спецназ егетләре янына барып, аларның хәлләрен белешеп кайткан иде.

Фото: © Фирдүс Тямаевның шәхси архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100