Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм җыюга кушылуны сорый

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм җыюга кушылуны сорый
"Татар-информ" архивы

Фирдүс Тямаев чираттагы тапкыр махсус хәрби операциядәге егетләргә «Нива» машинасы һәм башка кирәк-яраклар җибәрергә җыена. Шул уңайдан ул хәрбиләргә ярдәм җыюда берләшергә чакырып, халыкка видеомөрәҗәгать яздырган.

«Сезгә мөрәҗәгать белән чыгабыз. Тиздән Украина якларына егетләрнең хәлен белергә чыгабыз. Безнең анда Мөслим егетләре, араларында Сарман, Чаллы егетләре дә бар. Авыр хәлдә калганнар, тиз арада юлга чыгарга кирәк. Аларга «Нива» алып барабыз. Әгәр кирәк-яраклар алырга кушылырга теләгегез булса, телефон номерын (89178603299 Сбербанк, Гелюза И.М.) калдырабыз. Бернинди алдау юк, тиененә кадәр хисап тотабыз, видеолар төшерербез. Алдан рәхмәт әйтәсе килә», – дип сөйли җырчы.

«Бигрәк мәрхәмәтле инде үзең. Әти-әниеңнең үтемле тәрбиясе яхшы сеңгән»;

«Елап-елап, кабат-кабат тыңладым, улым. Изге эш башкарасыз. Күңел тулды, язарга да авыр»;

«Хәерле сәфәр булсын!» – дип язган җырчының виртуаль дуслары.

Фирдүс Тямаев хәрбиләргә ике машина алып җибәргән.

Фирдүс Тямаев хәрбиләргә өченче машинасын җибәргән.

Фирдүс Тямаев махсус хәрби операциядә катнашучыларга бишенче машинасын алып бирергә җыена.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100