Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әниләр, гафу итегез» – Тямаев концертына Украинада һәлак егетләрнең гаиләләрен чакырган

Казанда Фирдүс Тямаев концертлары дәвам итә. Тик иң үзенчәлеклесе, иң елата һәм күңелгән тия торганы 9 март көнне булды. Чөнки залда махсус операциядә һәлак булган спецназ егетләрнең әти-әниләре, хатыннары, балалары утыра иде.

news_top_970_100
«Әниләр, гафу итегез» – Тямаев концертына Украинада һәлак егетләрнең гаиләләрен чакырган
Абдул Фархан

Фирдүс Тямаевның Казан концертлары дәвам итә. 2 марттан 10 мартка кадәр көн дә 4 сәгатьлек программа белән сәхнә тота артист. Җырлата да, котыра-котыра биетә дә, елата да, уйландыра да, көлдерә дә. Ничек бер кешегә бөтен төрле хис һәм эмоция сыя ала торгандыр.

  • Фирдүс Тямаев концертыннан «Интертат»та журналист Алинә Айдарованың «Тямаевка «пиар» кирәк түгел» репортажы чыккан иде. Ул язмасында Фирдүсне «Иң патриотик җырчы» дип атый.

 

Фото: © Абдул Фархан

Махсус операция башланганнан көннән алып Тямаев хәрбиләргә, мобилизациягә эләккән ир-егетләргә ярдәм итә башлады. Дистәләгән чакрымнар үтеп, фронттагы булганнарга берничә машина белән күп күләмдә гуманитар ярдәм җибәрде. Аның командасындагылар үзләре барып тапшырдылар ярдәмне. Халык Тямаевны «тылдагы герой» дип тә атый башлады.

Концерт башында: «Без сезгә иң күңелле җырлар гына алып килдек. Елый, үлә торган җырларны калдырдык. Әйдәгез, «просто покайфуем!» – дисә дә, «Уникс»ны урыныннан кубарырлык итеп биетсә дә, беренче өлешнең азагында залны яшькә күмдерде.

«Әниләр, гафу итегез, саклый алмадык»

9 март концерты башка көнге концертлардан аерылып торды – концертка хәрбиләр һәм махсус операциядә һәлак булган спецназ егетләрнең әти-әниләре, хатыннары, балалары чакырулы иде. Фирдүс берничә тапкыр 26нчы отрядны телгә алды (сүз Казандагы «Барс» 26нчы махсус билгеләнештәге отряды турында бара). «Гомер үтә» җырын Тямаев һәлак булучыларга багышлап җырлады. Зал торып басты. Экранда – махсус операциядә һәлак булганнарның сурәтләре.

Бу егетләр мәңгегә безнең йөрәкләрдә. Без аларны мәңге онытмаячакбыз. Алар – безнең геройлар. Кайсыгызның балалары, якыннары, туганнары бүгенге көндә Украина якларында – аларга бездән сәлам әйтегез. «Нурлат егетләре, Татарстан сезнең белән!» – дип әйтегез! Әйтегез! Әйтегез! Победа за нами! – дип кычкырды Фирдүс сәхнәдән.

Шул сүзләрдән соң сәхнәгә хәрбиләр менде. Күкрәкләрендә – медальләр, йөзләрендә – кара кайгы. Ул мизгелдә бөтен «Уникс» залы бергә елады. Хәрбиләрнең берсе кулына микрофон алды.

 

Фото: © Абдул Фархан

Гомерләре махсус хәрби операция киселгән егетләрнең туганнарына һәм якыннарына мөрәҗәгать итәсе килә. Сезнең улларыгыз, ирләрегез, әтиләрегез, дусларыгыз – чын геройлар. Алар Ватан чакыруы буенча ил, гаилә, туганнар, гореф-гадәтләр сагына бастылар. Үз гомерләрен бирделәр, әмма мәңгегә безнең хәтердә калачаклар. Сугышчы булу – мәңге яшәү дигән сүз. Алар – безнең кардәшләребез, сез – безнең гаиләбез, – диде хәрби егет.

Февральдә генә операция зонасыннан кайткан Эдуард Хөснетдинов та залда утырган әти-әниләргә мөрәҗәгать итте. «Без солдатларның уенда иң якын кешеләре – әни, хатын, балалар. Әниләр, гафу итегез, саклый алмадык. Сезнең догалар белән йөрибез. Рәхмәт сезгә әниләр, рәхмәт сезгә, хатыннар», – диде ул.

 

Фото: © Абдул Фархан

Хәрбиләр һәм Фирдүс Тямаев үз командасы белән уллары, ирләре һәлак булган әти-әниләргә, хатыннарга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Халык бер тавыштан «молодцы!» дип кычкырып, дәррәү кул чапты.

«Тямаевка рәхмәт, искә төшерде»

Экранда якыннарының сурәтләрен күреп, күбесе ярсый-ярсый елады. Йөрәк яралары кузгалды, шуңа да күбесе «мин елыйм» дип, күзләрен җиргә төбәделәр.

Чәчәк бәйләме күтәреп чыгып барган Дамир абый Вәлиевнең дә күзләре яшьләнде. Махсус операциядә аның кияве, спецназда хезмәт иткән Артур Зәйнуллин һәлак булган. 3-4 яшьләр тирәсендәге 2 оныкларын карашырга дип, Дамир абый белән Венера апа Азнакайдан кызлары янына Казанга килгән.

Өлкән сержант булып хезмәт итте. Августта киткән иде, 2 айдан – 1 октябрь көнне һәлак булуы турында хәбәр килде. Лениногорскига алып кайтып, почетлы караул белән күмдек.

Экранда фотосын күрдек тә әллә нишләп киттек. 26нчы отряд егетләрен күрсәттеләр. Фирдүс Тямаевка бик зур рәхмәт. Искә төшерде, күңел тулды. Аңа рәхмәттән башка сүз юк инде, – ди Дамир Вәлиев.

 

Фото: © Дамир Вәлиев. Энҗе Габдуллина фотосы. 

Казаннан Эльвира махсус операциядә ирен югалткан. Ул да концерт өчен чын күңелдән рәхмәт әйтте. Аның ире Мурад Закарьяев Росгвардияда хезмәт иткән, Сүриядәге хәрби операциядә катнашкан. Украинага махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк кертелә. 27 февральдә һәлак була.

2022 елның 1 февралендә өйрәнүләргә дип алып киттеләр. Өйгә кайтыр вакытлары җиткән иде инде, тик махсус операция башланды. 24 февральдә аларны кире Украинага керттеләр. Мартта һәлак булуы турында хәбәре килде. Дагыстаннан булгач, әти-әнисе янына алып кайтып күмдек, – дип сөйләде Эльвира.

Мурад Закарьяев, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

 

Фото: © Абдул Фархан

Солдат әнисе: «Автобусларын елый-елый озаттым»

Иң беренче рәттә кап уртада ак яулыклы олы яшьләрдәге апа утыра. «Десантчы дустыбыз Эдуардның әнисе», – дип, Фирдүс Тямаев аны кочаклап алды. «Әниләр, сезнең догалар белән йөрибез», – дигән ир-атның әнисе булып чыкты Көмәйрә апа.

«Чечняның да башыннан азагына хәтле булды, балам», – дип сөйләп китте Көмәйрә апа.

Матур гына тормыш корып, өйләнеп, балалар үстереп ятканда, шушы афәт килеп чыкты. Бу афәт бик күп аналарның, бик күп тормыш иптәшләренең, балаларның яшен койды.

Көз көне, октябрь башлары. Без бакчада идек. Телефон шалтырый. «Әни, сез кайда?» – «Бакчада». – «Әни, бүген озак тормагыз, туры безгә кайтыгыз». – «Ярар. Нәрсә булды?» – «Бернәрсә булмады. Пылау пешерәм».

Утырып, пылау ашадык. Инде китәргә генә җыенабыз, туктата, сүзем бар, ди. «Әни, иртәгә мин Украинага китәм. Иртәнге 7дә җыелабыз, бер атна әзерләнәчәкбез», – ди.

Аңа кадәр төш вакытларында кереп йөри иде. «Нишләп эштә түгел син?» – дип сорагач, «Тешем сызлый, теш алдырдым», – диде. Ул вакытта «годен» дигән справкалар алып, әзерләнеп йөргән. 1 атнадан соң иртәнге 5тә озатып җибәрдек. 3 автобуска шыгрым төялделәр. Автобусларга карап елыйм, Аллаһ Тәгаләдән сорыйм: «Раббым, бу афәтне үзең генә туктата аласың, беркем дә туктата алмый. Ничек 3 автобуска төялеп утырып китәләр, шулай исән-сау булып кайтар да. Син моны эшлисең, бүтән кеше эшли алмый, Аллаһы Тәгаләм», – дип, елап озаттым шул автобусларны.

Эдуард кайткач әйтә: «Әни, бөтен командирлар шаккатты. Үлемнәр дөнья хәтле булган. Бу юлы ник берсе үлсен. Әни, син сорадыңмы аны шулай?» – ди. «И улым, мин генә түгел, аны бөтен әниләр сорагандыр инде», – дим. Әлһәмдүллилләһ, балабыз исән-сау кайтты.

«Аллаһы Тәгаләм, бу афәтне туктат. Солдатларыбыз, балаларыбыз гаиләләренә әйләнеп кайтып, балаларын саулык-сәламәтлек белән үстереп, рәхәтләрен дә, бәрәкәтләрен дә күреп, шушы матур дөньяларда яшәт, Раббым. Бер нәрсәгә тилмерә торган түгел, нәрсә телисең – шуны аласың. Шушы афәт бөтен нәрсәнең ямен бетерде. Аллаһы Тәгаләм, бу афәтләрне туктатсаң, балаларыбыз, бәлки, бүтән бармаслар иде», – дип сорыйм, – ди Көмәйрә апа.

 

Фото: © Көмәйрә апа килене Диләрә белән. Энҗе Габдуллина фотосы.

«Фирдүс, брат, рәхмәт сиңа»

Эдуард Хөснетдинов хәрби операция зонасыннан февраль башында гына кайткан. «Сугыш – сугыш инде. Ирләр эше ул. Без анда үзебезне белеп, аңлап барабыз. Безнең эшебез шул. Алла бирсә, тагын барабыз. Исән-сау кайтырга насыйп итсен», – ди Эдуард.

Ул «Махсус билгеләнештәге көчләр ветераннарына ярдәм итү» фондын җитәкли. Фондны бергәләп оештырган иптәше Руслан Галләмов 2022 елның 11 мартында һәлак булган. «Бик күп егетләргә булышырга кирәк. Хәзер инде бөтен халык булыша», – ди Эдуард. Сәхнәдән ул Фирдүс Тямаевка рәхмәтен белдерде.

Беренче көннән Фирдүс шалтырата: «Братан, нәрсә белән булышыйм? Малайларга нәрсә кирәк? Әйт. Ясыйбыз, Алла бирсә, эшлибез, Алла бирсә», – диде. Бернәрсәгә дә карамыйча, беркемгә дә карамыйча, бүгенге көнгә кадәр булыша. Һәлак булган егетләр турында гел сөйли, җырларын аларга багышлый. Фирдүс, брат, рәхмәт сиңа! – диде Эдуард Хөснетдинов.

 

Фото: © Абдул Фархан

Фирдүс Тямаев концертында тулы бер илнең, кешеләрнең фаҗигале язмышы һәм тарихы күренә. Җырындагыча, ел артыннан ел йомгагын сүтә-сүтә, гомер үтә. Шул йомгакка хатирәләр, сурәтләр генә бөтерелеп кала бара…

Әниләрнең күз яшьләре, кылган догалары хакына исән кайтыгыз, егетләр.

 

Фото: © Абдул Фархан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100