Җырчы Фирдүс Тямаевка махсус хәрби операциядәге спецназ хәрбиләре видеохәбәр юллаган.
«Хөрмәтле Фирдүс Фәритович. Безнең подразделение сезгә рәхмәт белдерә. Махсус хәрби операция башланган көннән бирле Сез ярдәм кулы сузасыз. Сезнең иҗатыгызга һәм төркемегезгә уңышлар телибез. Дошманнарны җиңәбез һәм җиңү – безнеке! Без Сез эшләгәннәрне кадерлибез һәм хөрмәт итәбез. Рәхмәт Сезгә», – дигән сүзләрен җиткерә хәрбиләр татар эстрадасы артистына.
Фирдүс Тямаев махсус хәрби операциядәгеләргә һәрдаим ярдәм итеп тора. күптән түгел генә ул хәрби хәрәкәтләр булган урыннарда булып кайтты. Бу сәфәре турында ул иң беренче итеп «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.
«Чиктән 200 чакрым эчкә кереп, Донецк якларында хезмәт итүче 26нчы отряд егетләре белән күрештек. Махсус операция башлану белән егетләрнең бик авыр чоры булды. Беренче көннәрдән үк алда иделәр. Квадрокоптерлар, тепловизорлар җитмәде. Кыска гына вакыт эчендә авыр бәрелештә югалтулар булды… Безне күргәч, егетләрнең күңелләре йомшарды… Аларның 50-60 проценты – татар егетләре. Баян алып, егетләргә җырлау идеясе бар иде. Беләсеңме, әллә ничек...» – дип сөйләгән иде ул журналистыбыз Гөлназ Хәбибуллинага.