Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алтын битлек» премиясе Казанда тапшырылачак, әмма татар театрларына түгел

news_top_970_100
«Алтын битлек» премиясе Казанда тапшырылачак, әмма татар театрларына түгел
фото: Салават Камалетдинов

Быел «Алтын битлек» театр премиясен Казанда бирәләр – бу хакта Россия театр әһелләре берлеге Владимир Машков Камал театрының яңа бинасы ачылганда игълан итте. Гөрләтеп кул чаптык. Ләкин номинантлар исемлегендә безнең бер татар спектакле дә юк, җәмәгать! Менә вәт шулай! Кул чапканда, без әле моны белми идек.

Илья Славутский

Фото: © Салават Камалетдинов

Дөрес, «Алтын битлек» номинантлары исемлеге бөтенләй Казансыз һәм Татарстансыз түгел, әлбәттә. Быел бөтен театраль татар дөньясына Татарстанның халык артисты Илья Славутский өчен җан атарга туры киләчәк – чөнки Татарстаннан бердәнбер номинация ул – Качалов театры йолдызының «Гамлет» спектаклендәге Клавдий роле.

«Мин хәзер бөтен театр сөючеләр өчен кызыклы булган яңалык әйтәм – «Алтын битлек» театр премиясе тарихында беренче тапкыр, аны тапшыру тантанасы биредә узачак. Бу идеяне Рөстәм Нургалиевич та, Ольга Борисовна да хуплады. Бу – «Алтын битлек» театр премиясенең 31нче тапкыр уздырылучы тантанасы булачак. Июнь аенда театраль дөнья Казанга җыелачак, һәм барысы да талант кристаллына сокланачак. Үткән ел Татарстан театрлары «Алтын битлек» театр премиясенең триумфаторлары булды. 6 премия – зур казаныш – сез аны, үз дигәнегезгә ирешеп, гадел алдыгыз. Ә инде «Алтын битлек» тарихына карасак, барлыгы 14 премия алынган», – дип чыгыш ясады Владимир Машков театр ачылу тантанасында.

Ул чыгышында «Алтын битлек» театр премиясенә Татарстанның 8 шәһәреннән 13 гариза керүен дә әйтте. Әлеге спектакльләрнең бер өлеше лонг-биттә урын алган, ягъни, 2023-2024 елгы театр сезонының иң яхшы 92 спектакле арасында безнекеләр бар. Бишәү! Менә алар:

Камал театрының «Казанга Тукай кайткан» спектакле (инсценировка авторы – Резеда Гобәева, режиссер – Айдар Җаббаров);

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының «Камал комедияләре» курчак спектакле (Галиәсгар Камал пьесалары буенча Илгиз Зәйниев куйган);

Әлмәт театрының «Ат карагы» спектакле (Туфан Миңнуллин пьесасы буенча режиссер Айдар Җаббаров эше);

Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрының «Иакинф» балеты (Резеда Әхиярова музыкасы, Ренат Харис либреттосы);

Качалов исемендәге Зур рус драма театрының Шекспир әсәре буенча куелган «Гамлет» спектакле (режиссеры – театрның сәнгать җитәкчесе Александр Славутский).

Ягъни, Илгиз Зәйниевның – 1, Айдар Җаббаровның 2 спектакле. Әлеге дә баягы Камал, әлеге дә баягы «Әкият» һәм, әлбәттә, Әлмәт театры. Молодцы!

Җәмәгать, бу спектакльләр барысы да афишаларда бар – мөмкинлек чыгу белән барырга тырышыгыз.

Ххх

Быел «Алтын битлек» триумфаторлары Башкортстан театрлары булырга мөмкин. Мәсәлән, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Ай тотылган төндә» опера спектакле 7 номинациядә «Алтын битлек»кә дәгъва итә, «Рахманинов. Симфония длиною в жизнь» балеты – 5 номинациядә.

Лонг-биткә кергән дипломантлар исемлегендә дә Башкортстан театрларының 5 спектакле бар.

Ххх

«Алтын битлек» театр премиясенең «Театр сәнгате үсешенә керткән зур өлеше өчен» махсус премиясе лауреатлары – Никита Михалков, Марина Неёлова, Марк Розовскийлар арасында да безнекеләр юк. Хәтерләсәгез, андый премияне безнең мәрхүм Ринат Таҗетдинов алган иде. Легендар артистыбыз!

ххх

«Алтын битлек»не оештыручылардан белешмә: «Алтын битлек» театр премиясе конкурсына барлыгы 734 гариза кергән. Шуларның 567се, модерация узып, конкурска үткәрелгән. Беренчел турда барлык спектакльләр видеоязмада каралган. Беренчел тур нәтиҗәләреннән чыгып, 180 спектакль театрларда каралган. Экспертлар санына тапкырланса, 460 тапкыр каралган булып чыга. Экспертлар Россиянең 38 регионына 229 командировкага чыкканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100