Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйниев «Камал комедияләре»нә Рузилә Мөхәммәтова һәм Миләүшә Хәбетдинова образын керткән

«Әкият» татар дәүләт курчак театры үзенең юбилей сезонының беренче премьерасы итеп «Камал комедияләре» спектаклен чыгарды.

news_top_970_100
Зәйниев «Камал комедияләре»нә Рузилә Мөхәммәтова һәм Миләүшә Хәбетдинова образын керткән
Абдул Фархан

«Камал комедияләре» – Галиәсгар Камалның «Беренче театр» һәм «Банкрот» комедияләрен берләштергән спектакль. Ике әсәр уйланма локацияләр һәм өстәмә персонажлар белән түгел, ә театр темасы белән берләштерелгән. «Беренче театр»да татарның консерватив байларының театр уйнауга каршылыгы көлке итеп сурәтләнсә, «Банкрот»та татар кешесенең театр уйнау сәләте күрсәтелә.

Спектакльнең режиссеры – «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев. Бу – аның курчак театрында бишенче сезонын башлавы һәм унынчы татарча спектакле. Сигезе – репертуар спектакле: «Әлфия», «Әлдермештән Әлмәндәр», «Тыпырдык», «Shurale: яңа фантазия», «Адәмнәр», «Мырау батыр», «Авыл эте Акбай», «Камал комедияләре». Икесе яңа ел тамашасы – «Тылсымлы яңа ел төше» һәм «Кар кызы һәм тылсымлы тамаша». Яшь чикләре төрлечә: 3 яшьтән карарга киңәш ителгән «Мырау батыр» һәм «Авыл эте Акбай»дан башлап 18+ булган «Адәмнәр»гә кадәр.

Сер түгел, татар спектакльләренә тамашачы чагыштырмача азрак йөри. Яңа ел әкиятләренең дә татарчасына билет табуы җиңелрәк – монысы да сер түгел. Театр планын рус телле спектакльләр белән үтидер, мөгаен. Шулай да Илгиз Зәйниев татарчаны чыгара тора. Фестивальләргә дә йөртә, хәтта «Алтын битлек»кә дә татарча спектакль – «Адәмнәр» белән чыкты. Тукай премиясенә дә «Адәмнәр» тәкъдим ителгән иде.

Хәтерлим, әле театрга Илгиз Зәйниев килгәнче, бер рус телле матбугат чарасы «Әкият» курчак театры татарча спектакльләр куймый, дип чаң суккан иде. Минем әлеге мәкаләләрне язган журналистны әлегәчә театрда татарча спектакльләрдә күргәнем булмады.

ххх

Илгиз Зәйниевның сабырлыгы күпмегә җитәр, белмим, әмма ул тагын бер татарча спектакль чыгарырга җөрьәт икән. Театр үзенең туксанынчы юбилей сезонын татар театрының атасы булган Галиәсгар Камалның иң популяр комедияләре белән башлаган.

«Беренче театр» – һәр татар телевизордан карап үскән тамаша: Равил Шәрәфиев, Ирек Баһманов, Фирдәвес Әхтәмовалар уйнаган телеспектакль иде ул. Соңрак аны Камал театры Биби ролендә Люция Хәмитова белән куйды, хәзер спектакль Тинчурин театрында уңышлы гына бара – театр аны «Пушкин картасы» белән күрсәтеп йөри. Ә «Банкрот» комедиясе заманында Сираҗетдин ролендә Равил Шәрәфиев белән гөрләп барса, соңрак әлеге рольдә Радик Бариев белән байтак кына барды. Сәхнәдә трамвайлар (чын түгел, әлбәттә) йөргән иде. Хәзер, ялгышмасам, «Банкрот» бер драма театрында да бармый кебек.

«Камал комедияләре» – 2 сәгать дәвамында көлеп утырылырга тиешле курчак спектакле. Илгиз Зәйниев аны перчаткалы курчаклар белән куйган. Гадиләштереп әйтсәк, бу – артистның кулына кидертелгән курчак. Ул баштан һәм аңа беркетелгән күлмәк-перчаткадан тора. Артист курчак башын имән бармагы белән эләктерә, баш бармак һәм урта бармак күлмәккә эләктерелгән кулларны һәм, эләктереп куелган булса, аякларны да йөртә.

Театрның репертуарында андый курчаклы спектакльләр бөтенләй булмаган икән. Әллә артык гадигә санаганнар шунда – «Петрушка-курчак»лы тамашалар, нигәдер, онытылган.

Артистлар кулларына перчаткалы курчак киеп уйныйлар икән, димәк, тамаша тамашачы залы тигезлегеннән шактый өстә бара, чөнки сәхнәдәге ширма артында перчаткалы курчак кигән артистлар йөреп тора. Декорацияләр кеше биеклегендә һәм тар гына горизонталь аралыкта корылган – кеше тормышын зурайтылган ачкыч тишегеннән караган кебек, дисәм инде... Миниатюр өстәл-урындыклар, ишек-тәрәзәләр, күкеле сәгать, аяклы көзге, комод, диван... Курчак өе инде менә. Кыз бала үстерүче һәр йортта андый курчак өе үсеп чыга, яки, Барби өйләре булып, кибеттән кайта.

Ә курчаклары калфаклы да, түбәтәйле. Аларга карап, монысы бу кешегә охшаган, монысы – тегесенә, дип, фантазияне эшкә җигәргә була. Санарга тырышып карасам да, очына чыга алмадым, әмма 2 спектакль өчен байтак курчак тегелгәнлеге күренә. Хәтта театрга барырга кием сайлаган Гафифә өчен генә дә 5-6 курчак теккәннәр. Кием саен курчак инде менә. Хәтта киемсез курчак та бар. Чын әгәр. Бу диалогны хәтерлисезме:

Вәли. Мин сиңа әйттем бит инде. Теләсәң нәрсә ки, дип. Миңа дисәң, бөтенләй бернәрсә дә кимә.

Гафифә. Соң шулай диген аны. Яхшылап кына сораганда, тотасың да ачулана башлыйсың. Алай булгач, ярый торган булса, мин бернәрсә дә кимим, шушы өстемдәге күлмәгем белән генә барам.

Шушы «бернәрсә дә кимим» дигән җирендә ширма артыннан шәрә курчак калка. Әмма диалог «шушы өстемдәге күлмәгем белән генә барам» дигән сүзләр белән дәвам итә – димәк, кабат беренче курчак килеп чыга да, театрга шунысы китә.

Театрда кайчакта актрисаны чишендерсәләр, ни өчен икәнен аңламыйсың. Ну бит инде актрисаны театрга килгән асыл ирләребезнең күзенә рәхәт булсын өчен генә чишендермиләрдер. Аның ниндидер сәнгати дәлиле бардыр. Ә монда барысы да аңлаешлы: Камал «Миңа дисәң, бөтенләй бернәрсә дә кимә» дип язганмы – язган, димәк, язганны күрсәтү табигый.

Күңелең шәрә булса, башыңдагы калфагыңнан ни файда, дип әйтте бугай болар, дип уйлап куйдым.

«Бүген театр була, траттата, траттата! Шатлыктан күңлем тула, траттата, траттата!»

Спектакльдә тамашаны бүгенге көн белән бәйләнгән кызык кына эпизодлар бар. Әйтик, Сираҗетдин Мәскәүгә киткәч, Гөлҗиһан кунак җыя һәм кайда кемне утырту турында «Туганым» белән киңәшә. «Шакирҗан оныгы Луара, Әскәр кызы Алсу, Ахырзаман Зөлфирә, Бикчәнтәй килене Люция, Афият, Синематограф Фирая, Дания Нурлыны утыртырсың. Килеп җитә алса, Бәгыйс кызын бу табынга утыртырсың. Яратам шул чукынчыкны», – дип сөйләшә курчаклар.

«Рузилә кодагый түбәнгә кала күрмәсен – бик гаепчән, үпкәчән кеше, һәммәсенә сөйләп йөрер. Аны менә монда түргә утыртырсың. Аның янына Хәбетдин хаҗи оныгы Миләүшәне утыртырсың. Аларның серләре килешә, ай килешә, күрешсәләр, сүзләре бетми. Алар бергә килсә, бөтен шәһәр кешесен элеп алалар да селкеп салалар. Аларның теленә керәсем килми – менә монда утыртырсың».

Биредә сүз журналист Рузилә Мөхәммәтова һәм әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова турында бара.

Җәмәгать, Миләүшә ханымның реакциясен белмим, шәхсән мин үпкәләмәдем артистларның минем исемне спектакльгә кертүләренә. Күземнән яшь чыкканчы көлдем. Рәхмәт үзегезгә – тәмләп сөйләдегез. Әмма кая гына утыртсагыз да, тәнкыйтьлисе булганда – тәнкыйтемне әйтермен инде, кичерерсез.

Ә әйе, тәнкыйтемне әйтми калмыйм әле. Бәлки, бу – премьера булганга гына шулайдыр, миңа калса, артистларга виртуозлык җитмәде. Әйтерсең лә, Сираҗетдин поездга утырып түгел, поездны үзе этеп барадыр диярсең, ай әкрен... Мин аңлыйм: кулыңны сузып һәр бармагыңны мөстәкыйль хәрәкәтләндереп торган килеш бертуктаусыз сүз сөйләп тору җиңел түгелдер. Ә кемгә җиңел бу дөньяда? Галиәсгар ага 115 ел элек язган, театр үзе акча табып, театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев куйган, композитор Марат Әхмәтшин көен язган, рәссам Екатерина Спиридонова һәм бутафорлар курчакларны һәм бар җиһазларны ясаган, декорацияләр корылган, ут куючы рәссам Светлана Гобәйдуллина яктырткан, билетлар сатылган, тамашачы килгән – артистка уйнарга да уйнарга. Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара, дияргәдер инде.

Үзебезнең милли классика бит, килегез театрга!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 октябрь 2023
    Исемсез
    Эх, карарга!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100