Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иакинф»: чуваш архимандриты вә биюче монахлар – «татар» балеты(мы?)

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры Рус православ чиркәвенең архимандриты, Шәрык белгече, сәяхәтче, Казан губерниясе биләмәләрендә чуваш гаиләсендә туган Иакинф (Никита) Бичурин турында балет чыгарды. «Иакинф» балеты – композитор Резеда Әхиярова белән шагыйрь Ренат Харисның чираттагы уртак эше.

news_top_970_100
«Иакинф»: чуваш архимандриты вә биюче монахлар – «татар» балеты(мы?)

Опера театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов сүзләре белән әйтсәк, «Иакинф» – Татар дәүләт опера һәм балет театры инициативасы һәм заказы белән төзелгән бишенче заманча милли балет. Алдагы эшләр – «Йосыф кыйссасы», «Алтын Урда» балетлары, «Шагыйрь мәхәббәте», «Сөембикә» опералары.

Режиссеры һәм хореография авторы – Александр Полубенцев. Дирижер – Айрат Кашаев. Рәссам – Вячеслав Окунев. Никита Бичурин (Иакинф) ролен беренче көнне Михаил Тимаев, икенче көнне Илнур Гайфуллин башкарды.

Спектакльнең идея авторы – Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис. «Әдәби һәм сәнгати әсәр өчен кеше язмышы кыйммәтле. Язмышы гыйбрәтле икән, һичшиксез, әсәргә нигез була ала. Чуваш халкының бөек улы Никита Яковлевич Бичурин – шундый язмышлыларның берсе. Чуваш халкының бөек улы турында татар кешеләренең язуы – үзе бер дәрәҗә. Татарда «кунак ашы – кара-каршы» дигән әйтем бар. Сине ихтирам итсеннәр дисәң, кешеләрне ихтирам итә бел! Конфессияләр дуслыгы зур әһәмияткә ия. Иң нечкә хис милли хис тә, икътисади хис тә түгел, дини хис, рухи хис. Шушы рухи хис бозылса, эш харап. Халыклар һәм илләр дуслыгы конфессияләр дуслыгына нык бәйле. Шуның өчен бу әсәрне язарга булдык», – диде «Иакинф» балетының либретто авторы Ренат Харис спектакль башланыр алдыннан.

  • Иакинф (Никита) Бичурин (1777-1853) Казан губерниясе биләмәләрендә чуваш гаиләсендә туган Рус православ чиркәвенең архимандриты, Шәрык белгече, сәяхәтче. Казанда дини белем алган, укыткан. 1808-1821 елларда Пекинда яшәгән. 1828 елда Санкт-Петербург фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайланган.

Ренат Харис спектакльнең төп героеның прототибы булган шәхес турында балетның буклетында болай дигән: «Дөнья цивилизациясенә үзеннән өлеш керткән шәхесләрнең берсе – якташыбыз, Казан духовная семинариясен тәмамлаган, Россиядә синология фәненә нигез салган, милләте чуваш булган Никита Яковлевич Бичурин. Безгә монах Иакинф буларак та билгеле бу шәхеснең язмышында романтик мәхәббәт трагик роль уйнаган, фәнгә тыелгысыз омтылуы да, архимандрит дәрәҗәсе дә, озын-озак сәяхәтләр дә, сөргеннәр дә ул бөек хисне аның кальбеннән куып чыгара алмаган. Зур фәнни казанышлары өчен империя тарихында бердәнбер дүрт Демидов премиясенә лаек булган галим, бөек россияннар Пушкин, Крылов, Брюллов, Глинка, Вяземский, Одоевский, декабристлар даирәсенә керерлек кызыклы шәхес була. Кызыклы кеше язмышы романнарга, операларга, пьесаларга, поэмаларга керергә дип ишек шакый... Мин моны ишеттем!»

Ренат Харис әйтүенчә, Иакинф турында әсәр иҗат итү идеясе 2013 елда ук туган, Резеда Әхиярова 2019 елда эшли башлаган. Ә инде 2023 елда балет тамашачыга тәкъдим ителде.

Опера театры җирле журналистлар белән бик сайланып кына эшләве, «пресс-показлар» ясамавы һәм премьерага аккредитацияләр үткәрмәве сәбәпле, театрның тамаша залына театр белән актив хезмәттәшлек иткән яки басып торып тамаша карарга риза булган журналистлар гына эләгә ала. Театр белән актив хезмәттәшлек итмәсәм дә, рәхмәт, миңа тамашаның икенче көнендә партерда уңайлы урын бирелде. Шулай итеп 3 сәгать дәвамында спектакль карадым.

Спектакльнең музыкаль өлешенә профессиональ бәя бирә алмыйм, мин Резеда Әхиярова музыкасын тыңларга яратам. Биредә спектакль күренешләре безне Казаннан – Кытайга, Кытайдан Санкт-Петербургка күчерде – музыка да төрле мәдәниятләрне чагылдырды.

Музыка турында спектакль буклетыннан Резеда Әхиярованың кайбер сүзләрен китерәм. «Спектакль башында бер чын халык темасы яңгырый – бу чуваш җыры «Алран кайми», ул геройның балачак лейтмотивына әверелә. Калганнарында мин беркайда да алынмалардан файдаланмадым: православие гыйбадәт-фатыйхасы, кытай биюләре, Казан күренешләрен сурәтләгән музыкада да, Петербург балында яңгыраган полонез һәм вальс та – авторлык эше. ...Гаҗәеп тәңгәллекләр ачыкланды: пентатоникада төзелгән Кытай музыкасы татар музыкасына шактый якын булып чыкты».

Инде әсәрнең әдәби өлешенә – эчтәлегенә якын килик. Балет персонажның тормыш юлына корылган – авторлар Иакинфның биографиясенә ияреп бара. Биография бик кыска итеп әйткәндә болайрак – Никита 1777 елда Казан губерниясенең Акулево авылында туа. Хәзер бу – Чабаксардан 30 км.да урнашкан Типнер дигән чуваш авылы. Зур авыл түгел, 100ләп кеше яши, ди. Никита Казан дини семинариясен тәмамлап, монахлык кабул итә. Аннары дини миссия белән Кытайга юллана (1808-1821). Аннары – Валаамда 3 еллык сөргенлек. Аннары инде – галим итеп танылган Санкт-Петербург чоры. 1853 елда ялгызы вафат була.

Гади генә итеп әйтсәк, Опера һәм балет театрының балет труппасы менә шушы биографияне биеп чыга. Сәнгать әсәре өчен мәхәббәт линиясе кирәк, почти кирәк, ансыз кызык түгел. Ә Иакинф – монах. Иакинфның үз истәлекләрендә хатын-кыз темасы бөтенләй юк, диләр.

Әмма аның монахлыкка китүе турында төрле карашлар бар. Карашларның берсе, гәрчә, биографлары бигүк риза булмаса да, мәхәббәт тарихына бәйле. Мәхәббәт тарихы Никита Бичуринның туганнан туган оныгы Надежда Моллер истәлекләрендә язылган. Александр (Надежданың бабасы) белән Никита – туганнан туганнар һәм бергә семинариядә укыйлар. Икесе дә Казан кызы Татьяна Саблуковага гашыйк була. Дуслыкны бозмас өчен, алдан килешеп, кызга тәкъдим ясыйлар. Татьяна кемне сайлый – шул өйләнә, икенчесе монахлыкка китә, янәсе. Татьяна Александрны сайлый. Бу гаилә легендасының дөреслеге исбатланмаса да, ул хакта язылган. Биографлар моның белән килешмиләр, алар Иаканфның монахлык кабул итүен аңлап эшләнгән һәм карьерасында күздә тоткан адым дип саный. Балет авторларының биографларда эшләре юк. Алар өчен матур сюжет кирәк.

Никитаның биографиясендә янында послушник итеп кыз баланы яшереп яшәтүе белән бәйле гауга да бар. Бу скандалны автор үзенчә әйләндерә, чөнки матур сюжет кирәк – Татьянаның ахирәте Наталья Никитаны яраткан була. Шул Натальяның Никита янына килүе дә Никита өстеннән әләкләргә сәбәп була.

Балет темасыннан бераз читкә китеп, Иакинф турында Чуваш дәүләт академия театры чыгарган «Эп сÿннĕ чух – эс çун!» («Мин сүнсәм дә, син ян») дип аталган спектакль искә төшә. Быел аны Казанга «Нәүрүз» фестиваленә китергәннәр иде. Чуваш театры Иакинфның монах булуын Никитаның туган авылындагы Айпи исемле сөйгән кызының үтерелүе белән бәйли. Спектакльдә чувашларның мәҗүсилеге дә күренә. Драма чуваш язучысы һәм галиме Михаил Сунтал пьесасы буенча куелган.

Кыскасы, төрле чыганакларда Иакинф турында мәгълүмат күп булса да, либретто өчен Википедиядә язылган мәгълүмат алынган булып чыга түгелме? Балет кадәр балет (бюджеты ягыннан караганда) кую өчен, шәхеснең биографиясе буенча гына «йөгереп чыгу» җитәме? Дөрес, биография мондыйрак тасвирламалар белән бизәлгән:

  • «Иакинф аптырашта кала. Аның күңелендә дәртләр ярсый, ул догада тынычлык табарга тырыша, ләкин аны таба алмый. Монах сайлаган юлыннан шикләнә, җәфалана. Фәрештә килеп чыга. Ул Иакинфка дөньяви дәртләрдән баш тартырга ярдәм итә...»
  • «Иакинф җәзаның катылыгына шакката. Өметсезлектән, ул, монах булырга теләмичә, рясасын салып ташлый. Фәрештә килеп чыга. Ул Иакинфка өметсезлекне җиңәргә һәм басынкылыкка ирешергә ярдәм итә. Иакинф алга таба яшәргә көч таба».
  • «Көтмәгәндә Иакинф Татьяна белән очраша. Бу очрашу аларда хәтерләрне генә түгел, элеккеге хисләрен дә уята. Кинәт Иаканф диалогны өзә һәм чыгып китә».

Спектакль Фәрештәнең Иаканфны үз артыннан алып китүе белән төгәлләнә. Очыртып. Анысы видеодан күренә.

Менә шулай – «галопом по Европам» дигәндәй, 3 сәгать эчендә архимандритның бөтен тормыш юлы буйлап йөгереп узабыз.

Мин әлеге дә баягы буклеттан Ренат Мәгъсумовичның кызык кына сүзләренә тап булып, моның да ниндидер рәвештә спектакльгә керәчәген көткән идем.

«Бичуринның Алтайны – бөтен төркиләрнең, шул исәптән, татарның да борынгы ватанын өйрәнүдә юл яручы булуын белү минем кызыксынуымны тагы да көчәйтте, илһамымны канатландырды, җанымны дулкынлатты. Алтай төркиләрен беренче булып кытайлар «татар», ягъни, ныклы, көчле, батыр дип атаганнар бит». Әмма спектакльдә Никитаның төркилегенә генә түгел, үз милләтенең – чуваш халкының улы булуына да ишарә юк. Шундый зур шәхес турында балет монахлар биюе, иероглифлар биюе, куньцой операсы персонажлары биюе һәм дә Питердагы бал гына була алмый бит инде. Гафу, башта Казан ярминкәсе дә күрсәтелде икән – Никита белән Александар кызларны шунда очратты...

Хәзер чират чуваш дусларда – Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы турында сездән бер балет, төрки кардәшләр!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100