Александр Далматов: «Керәшеннәрдә фахишәләр булмаган»
Кинорежиссер һәм журналист Александр Далматов журналист Рузилә Мөхәммәтовага беренче зур интервьюсын бирә – ни өчен фамилиясен үзгәртүе, «Микулай» фильмына мөнәсәбәте турында сөйли, керәшен мәдәниятенә татар пространствосында үсүнең отышлы булуы турында фикерләрен җиткерә.
Александр Далматов (Долгов) – журналист, кинорежиссер. Тумышы белән Питрәч районының Көлкамәр авылыннан. 15 ел элек керәшен җәмгыятенең яшьләр канатын җитәкләгән егет. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын, ВГИК югары курсларын тәмамлаган. Хәзерге вакытта Нурихан Фәттах повесте буенча «Кырык дүртнең май аенда» фильмын төшерә.
«...Мин бик озак уйландым, озак эзләндем. Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанам»
Саша диимме, Александрмы – син Долговмы, Далматовмы?
Атам ягыннан фамилиябез Далматов безнең. Бу 1921 елгы халык санын алуга кадәр шулай булган. Минем дәү бабам – бабайның әтисе – хәтта пенсиягә чыга алмыйча йөргән, чөнки Александр Долгов булып яшәсә дә, андый кеше тумаган, шуңа метрикә кенәгәләрен күрсәтеп, күршеләрен шаһит итеп, судлар аша Александр Далматов белән Александр Долговның бер үк кеше булуын расларга туры килгән.
Ни өчен Долговка күчкән икән?
Безнең нәсел кушаматы – Озынныкылар, димәк, долгийлар, шуңа шулай язган, дип әйтәләр. Бабайның бабасы нигәдер халык санны алуда катнашмыйча калган. Мин, сугыш белән бәйле берәр сәбәп булмадымы икән, дип уйлыйм, чөнки ул 1914 елдан 1917 елга кадәр Герман сугышында катнаша. Февраль революциясеннән соң фронтны ташлап кайтучылар да була бит...
Эз югалткан булырга мөмкинме?
Бөтенесе булырга мөмкин – белмим. Гражданнар сугышы елларында безнең авылга Колчак армиясе дә килә, кызыллар да килә. Бер карасаң, мин бик борынгы кеше кебек – 1909 елда туган әбине белә идем. Исеме Аңка иде, Анна була инде – аны [ң] белән, басымны азакка куеп әйтергә кирәк. 90нчы еллар ахырында, бабайга ияреп, шул әбигә кергәнем булды. Аңка әбинең сөйләгәнен хәтерлим: «Атай аклар килгәндә безгә ак яулык бәйләтә иде, кызыллар килгәндә – кызыл яулык бәйли идек»,– ди.
Фамилия мәсьәләсе мине гомер буе кызыксындырды. Хәзер үкенәм – нигә фамилия алыштыру эшен мәктәп тәмамлауга ук эшләмәдем икән, бераз соңга калдым. Ә бабай гел шуны – фамилиябез Далматов булуын сөйли иде. Бабай исән әле. Миңа туй алдыннан әйтте: «Әти шөгыльләнмәде, миннән дә булмады, син ялгышны төзәт», – диде.
Монысы аңлашылды. Далматов булуың мөселманлык белән бәйлеме?
Юк, бернинди дә катнашы юк. Фамилияне төзәткәнгә әле 5 кенә ел. Аллаһны озак эзләдем!
Өегездә икона торгандыр...
Бездә торганы булмады. Бервакытта да. Балачакта: «Әйдә, куябыз», – дигәнем дә булды. Әни: «Алла күңелдә булырга тиеш», – дигәне истә.
Атеистлармыни?
Юк, гадәти кешеләр. Әни безне чукыну хәрәкәтләре ясап озатып кала. Мин аларны хөрмәт итәм. Алласыз түгел алар. Ә болай мин – китаплар укып, театрларга йөреп, әкияти дөньяда үскән бала... Синең миннән мөселманлык турында ишетәсең килә инде, әйеме? Шуны телисең?
Әйе.
Озын сүзнең кыскасы, мин бик озак уйландым, озак эзләндем. Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанам. Үлемнән соң булган тормышка ышанам. Болар миңа берсе дә әкият түгел. Кеше гомер буе үлемгә әзерләнеп, Аллаһ белән очрашырга әзерләнергә тиеш. Ләкин бу теманы озын-озак итеп сөйләп торганчы, дөрес итеп яшәргә кирәк.
Керәшен оешмасы ни ди соң?
Мин аларны бик яратам. Ни дисәләр дә, бу – минем эш. Бездә бит вөҗдан, дин иреге. Керәшен ул – уникаль культура. Керәшен оешмасы «Туым җондызы» конкурсын, балалар лагерьларын яхшы үткәрә. Ул яктан аларны мактарга кирәк.
Синдә бармы ул культура?
Миндә ике культура бар. Керәшеннәр – ниндидер ихлас табигать балалары, аларда хәйлә юк. Мин аларны әллә каян таный алам. Керәшен җырларын бик яратам. Керәшен мәҗлесләрен яратам. Фирдүс Тямаев җырлаган исерек татар мәҗлесләре миңа якын түгел. Керәшеннәр дә эчәләрдер, алары барыбер якынрак.
Рәхәтләнеп, гарәпләр, төрекләр арасында тора алыр идем... Мин кечкенәдән Аллаһны эзләдем. Таптым дип саныйм. Башкалар шулай тапсын иде. Тырышырга кирәк. Әйе, «карьера өчен» дип, мине гаепләүчеләр бар. Ләкин минем гаебем юк, Аллаһ миңа шундый язмыш биргән.
Ә син аны яшерә алмый идеңме? Динилекне күрсәтү мәҗбүри түгел бит.
Мин бу турыда сиңа беренче тапкыр сөйлим. Беркемгә дә сөйләгәнем булмады. Ә ник мин нәрсәнедер яшерергә тиеш? Мин оялырлык кеше түгел бит. Андый әйбер сакал бөртеге белән булса да чыга. Миңа: «Әйе, син хаклы, ләкин мин син үткәнне үтмәс идем», – диючеләр дә булды.
Балаң «чукынам» дисә, рөхсәт итәр идеңме?
Юк.
Сиңа әниләрең үз динеңне сайларга рөхсәт иткән...
Авыр сорау. Андый язмыш юрамыйк. Аллаһ мине шушы рольгә сайлап алган бит – якынайганбыз.
Керәшеннәр белән мөнәсәбәтләргә килсәк...
Гадәти керәшеннәр белән бар да әйбәт. Минем өчен авылым кешеләре бик якын. Мин алар турында Мөхәммәт Мәһдиев кебек зурлап язармын әле бер. Тик үзләрен керәшен элитасы дип санаган 15-20 кешелек оешманың бөтен керәшеннәр исеменнән ниндидер сүзләр әйтүе бигүк дөрес түгелдер дип саныйм. Керәшеннәр турында сөйләргә түгел, алар өчен шартлар булдырырга кирәк: авыллардагы мәктәпләрне саклап, фермерларга ярдәм итеп... Халык сүздән туйды, эш көтә.
Менә мәсәлән, безнең күрше Керәшен Сәрдәсе авылы хатыннары Татар Казысы авылына эшкә йөри. Чөнки анда эш бар, инвестор бар. Ә Сәрдәдә юк. «Ак Барс» холдинг компаниясенең (компания җитәкчесе Иван Егоров Татарстан керәшен оешмасын җитәкли) мөмкинлеге бар бит һәр керәшен авылында агрохолдинг ясарга. Керәшен авыллары сакланыр иде. Мәктәбе яшәр иде. Була бит моны эшләп? Була. Тик аның өчен авылны яратырга, бу проблеманы аңларга кирәк. Икътисадсыз гына халыкны берничек тә күтәреп булмый. Хәзер Татарстанда мәктәпле ничә керәшен авылы бар икән? Унга җыелмыйдыр.
Нишләп Николай Дунаевка Россиянең халык артисты исемен бирмәделәр? Нишләп «Телсез күке» спектакле төркеме белән Олег Фазылҗановка Тукай премиясен бирмәделәр? Олег хәзергә кадәр Татарстаның халык артисты түгел. Керәшен оешмасы кая карый? Оят бит. Алар бит – керәшенне югары күтәргән затлар! Андыйлар тагын булырмы әле?
«Микулай»ны прокаттан төшерергә, дип йөрүләре оят»
Александр, керәшен оешмасы кая карый дисең, «Микулай»ны карый керәшен оешмасы, Рәхимбай белән көрәшә – күреп торасың бит. Син дә сүгәрсеңме икән Илшатны?
Ул фильмны карагач, миндә: «Бу – бик яхшы эшләнгән фильм, Илшат бөтен дөнья үрнәкләрен алган, бөтенесен кулланган, операторы да әйбәт, музыкасы да. «Афәрин!» дип әйтәсе килә», – дигән уй туды, һәм мин ак көнләшү белән көнләшеп карадым. Кеше булдыра!
Икенче яктан, этник әйберләрне белмәгән кеше (шул исәптән бер 20 елдан безнең балалар да булырга мөмкин): «Безнең бабайлар Сухоруков персонажы шикелле тиле-миле булган икән», – диячәк. Фильмда керәшеннәр белән бәйле булмаган әйберләр бик күп – факел күтәреп йөгерүләр, әйләнүләр... Хәтта хач тагулары да керәшенчә түгел иде.
Илшат керәшеннәрне алай күрсәтмәсә булмый идеме? Фәхишә кебек Анфиса, барысы да исерек, барысы да тиле-миле... Иң зыянлысы – кинода «бер керәшен ире бөтен авыл хатыны белән йоклаган, шуңа бөтен авыл – туганнар» дигән җирәнгеч фикер бар. Булмаган керәшендә андый хатыннар, булмаган керәшеннәрдә фахишәләр! Керәшен үз туганына өйләнмәгән. Керәшеннәрне бөтен Россиягә алай күрсәтү кирәкми иде.
Ләкин бит гаеп керәшеннәрнең үзләрендә дә бар. Безнең өйдә «Туганайлар» керәшен газетасын алдыралар. Кайсы битне ачсаң да: «Без керәшеннәр мәҗүсилеккә бик якын бит инде», – дип язалар. Мин бу сүз өчен бик хурланам. Ничек инде керәшеннәр мәҗүсилеккә якын булсын? Аларның бер мәҗүси бәйрәмнәре дә юк. Нишләп православ халыкны һаман мәҗүси дип хурлыйлар? «Мәҗүси» сүзен онытып, «халкыбызның борынгы йолалары» дияргә кирәк.
Мәҗүси бәйрәмнәре юкмыни?
Питрау – ул Петров день, Тройсын – ул Троица. Ниндидер агачка табыну, кояшка табыну бәйрәмнәре юк. Каян алып әйтә алар мәҗүси дип? Русча исемнәре бар, чукындырылган. Йә мәҗүси, йә христиан – сайлыйсың инде. Мин үземнекен сайладым, мәсәлән. Илшат Рәхимбайның шушындый мәҗүсилеккә тартым әҗүс-мәҗүс фильм төшерүендә бу фикернең катнашы бар дип уйлыйм. «Без – табигать балалары, без мәҗүсилеккә якын», – дигән сүзләрне ул да укыгандыр.
Хәзер, карачкылар ягып, масленица үткәрә башладылар. Керәшен беркайчан да карачкы якмаган. Шулай ясалма керәшен мәдәнияте тудыру бара. «Бәрмәнчек» ансамблен генә алыйк. Мин аларны бик хөрмәт итәм, концертларында да булганым бар. Ләкин нигә алар керәшен җырларын керәшенчә җырламый, дип аптырыйм. Фольклорчы Геннадий Макаров нигә моңа юл куя икән? 10 еллар элек аларның бер концертында безнең авылдан бер әби белән янәшә утырырга туры килде. «Гел чувашча җырлый болар», – дигән иде ул. Сәнгать җитәкчеләре бик академик музыкаль белем алган кеше – шулай өйрәтә, күрәсең. Алар Чиләбе ягы нагайбәкләре музыкасын башкара кебек. Ләкин бит «Бәрмәнчек» – керәшен ансамбле, нагайбәк ансамбле түгел. Әйдәгез, «Микулай»га бәйләнгәнче, «Бәрмәнчек»не дә карыйк, «Туганайлар»ның тиражын да карыйк. Нишләп аны мең ярым гына кеше укый, нигә 15 мең кеше укымый? Нишләп «Бәрмәнчек» ансамбле «Рәхәтләнеп эчәбез» дигән роликлар эшли? Менә элек керәшеннәрнең яраткан артисты Аграфена Васильева Нардуган бәйрәмнәрен зурлап уздыра иде. Аны керәшеннәр бик ярата. Лидия Әхмәтованы да ярата. Луиза Янсуар, Артем Пискунов, Игорь Дмитриев, Оксана Дмитриева, Дмитрий Баранов, «Туганайлар»дагы блогер Олеся Дмитриева – бүгенге горурлыгыбыз.
Бер 5 ел элек «Төркиләр алтыны» форумында катнаштым. Анда берничә керәшен кызы килгән иде. «Безнең бит 150 ел элек үз телебез булган», – диделәр. Һәр авылның үз диалекты була, ул берничә сүз инде. Керәшен активистлары шул сүзләрне алалар да, шуны «керәшен теле» дип әйтмәкче була. Ләкин бит, мәсәлән, безнең авылдагы сүз Менделеевск керәшеннәрендә юк. Чистай ягын керәшеннәре мишәрчәрәк сөйләшә, Минзәлә ягы керәшеннәре – Минзәләчә, Кукмараныкы – Кукмарача, Мамадышныкы – Мамадышча. Гомумдиалект та юк. Керәшеннең күпмедер сүзләре, әйтик, җирләү йолаларындагы «кабер», «зират», «мәрхүм» кебек сүзләр – гарәп теленнән. Нишләп булмаган әйбер белән яшь буынның башын катыралар?
«Микулай»га кайтыйк әле.
«Микулай»га килгәндә, аны прокаттан төшерергә, дип йөрүләре оят. Керәшен активистлары белдерү ясый икән, астына фамилияләрен куйсыннар, бөтен керәшеннәр исеменгән чыгыш ясамасыннар. «Микулай»га каршы чыгып йөргән кешеләр – ничек әйтергә?.. Йомшак кына әйтсәк, үзләрен матур тотмый. Әйтик, Татарстан Хөкүмәте Керәшен иҗтимагый хәрәкәтенә Яков Емельянов йортын бирде. Ул йорт Мәдәният министрлыгына карый. Фильмны чыгаруга да Мәдәният министрлыгының катнашы бар. Мәдәният министрлыгы оешмасы Мәдәният министрлыгы катнашкан проектка таш ыргыта – бу нормаль хәл түгел. Нишләп, мөмкинлекләре була торып та, Илшат Рәхимбайга кино төшерергә акча бирмәгәннәр?
Сценарийны ошатмаганнар ич инде, янәсе...
Теге җирен үзгәртик, монысын болай итик, дип әйткәннәрме соң? Әйтмәгәннәр бит. Әйтеп торуны кирәк дип тә тапмаганнар. Керәшен оешмасы «Микулай»га акча биреп, төшерү эшен контрольдә тотса, мондый хәл килеп тә чыкмый иде. Безне саранлык харап итә. Питрау бәйрәменә, керәшен оешмасы дип әйтик инде, 50 миллион сум акча тоткан, дип укыдым. Минемчә, бер ел Питрау оештырмасаң, яхшы фильм төшереп була дигән сүз. Бер ел Сабантуй оештырмасаң, татарча яхшы фильм төшереп була. Берәр ел Сабантуй оештырмыйча торсак, мәктәпләр дә сала алыр идек, әллә нәрсәләр эшли алыр идек. Бүгенге көндә Сабантуйсыз да яшәп торып була бит. Авыллардагысы булсын...
Син Бөтендөнья татар конгрессын эшсез калдырасың ич. Дөнья буйлап Сабантуй үткәрү – аларның төп проектларының берсе. Аларны куып таратмакчымы әллә син?
Конгресска татар милләтенең паспортын эшләргә кирәк. Татар милләтендә ничә татар теле укытучысы, ничә клуб мөдире, ничә китапханәче бар – шуларны җыярга кирәк. Аларның һәрберсен күздә тотарга кирәк.
Һәр татар санаулы булсынмы?
Һәр татарны санап бетереп булмас. Җанисәпне кем үткәрә? Шул завклуб белән китапханәче үткәрә бит инде. Ә без алар белән элемтәдәме? Татарстаннан читтәге һәр татар теле укытучысы – Татарстанның атказанган укытучысы, һәр завклуб – Татарстанның мәдәният хезмәткәре булсын. Татарстан аларның һәрберсен дус итеп тотсын иде. Башкортлар татарны шулай узып китте бит. Бөтенесен шул хезмәткәрләр хәл итә – бу билгеле әйбер. Андый әйберләрдә саран булмаска, киң күңелле булырга кирәк. Атказанган исемен сорыйлар икән – бирергә кирәк. Йөрсеннәр Татарстанның атказанганы булып. Без бирмәсәк, аны Башкортстан бирә. Бүген башкортлар үсештә, чөнки Гумилев теориясе буенча, пассионарлык ягыннан, алар – яшь милләт. Аларның кинематографиясе дә алда бара.
Кыскасы, безнең бүген төп проблемабыз – Илшат Рәхимбай фильмы түгел... Көн саен кино төшерелсә, безнең «Микулай» кебек мондый проблема чыкмас иде. Хәзер бит халыкның татарча кино карыйсы да килми кебек. Зур шаукым юк. Заманында халыкның «Исә Болгар җилләрен» фильмын ничек көткәнен хәтерлим. Халык берара Нурания киноларын бик карады. Аннары акыллы кинолар төшерә башладылар. Кеше аны аңламады. Сюжетны бит аны кора белергә дә кирәк – буталчык китте. «Тапшырылмаган хатлар»ны китап тотып карарга кирәк иде...
Миңа ошамады ул.
Минем иң яратмаганым – татар иренең вакчыллыгын, «бет»леген экраннарга чыгару. Нәрсә генә эшләмә, татар хатыны көчле булып кала, ир начар булып кала. Мин аны кабул итә алмыйм.
Чыны да шул булгач...
Алай ук димәс идем. «Тапшырылмаган хатлар»да да, начар Искәндәрдән соң, юаш кына булып Айдар Сөләйманов персонажы килеп чыкты да, әйбәт кеше булды. Бездә яхшы татар ире подкаблучник булырга тиеш. Мин хәзер Мөхәммәт Мәһдиевны укыйм. «Кеше килә, җыры кала»да Васфикамал улына: «Бозау булма, зинһар, хатыныңны кулда тот», – ди. Улы – Нариманыбыз нишли? Хатыны белән мунчага баргач: «Әни шулай әйтте, – ди, – каты тотарга кушты», – ди. Миңа калса, бу әйбер ирләр сугыштан кайтмаганнан өзелгән. Хатыннар роле артык көчәеп киткән.
«Бер билгеле продюсер «Гөргөри кияүләре» буенча кино төшерергә тәкъдим итте. Ләкин бер шарт бар...»
«Микулай» темасына кайтсак, минемчә, керәшеннәрнең үзләренә, үз контрольләре астында яңа фильм төшерергә кирәк. Менә Алена Низамова (Гурьянова), Байбулат Батулла төшерсен, дип тәкъдим итте. Ничек сиңа бу тәкъдим?
Төшерсен Байбулат.
Алёна өчен – Байбулат, кем өчендер – син, кем өчендер Бекмамбетов булырга мөмкин. Эш анда түгел. Тагын бер фильм төшерү вазгыятьне үзгәртәчәкме? Үзләрен каралтылган дип санаган керәшеннәрне агартамы?
Альтернатива кирәк.
Әйтик, Егоров сиңа 50 миллион сум бирсә, альтернатива төшерә алыр идеңме?
Төшерәм.
Нәрсә төшерәсеңне дә беләсеңме? Әллә бушка уйлап ятмыйсыңмы?
Дөресен әйткәндә, килешү булмыйча, уйламамдыр да. Чөнки, Мостай Кәрим әйтмешли, самимилек еллар узган саен кими бара, «бетә бара күңел хөрлеге».
Искә төшеп китте – миңа Мәскәүдән тәкъдим булган иде: бер билгеле продюсер «Гөргөри кияүләре» буенча кино төшерергә тәкъдим итте. Ләкин бер шарт бар – азагында Үринә, керәшен егетләренә чыкмыйча, авылга Урта Азиядән күченеп кайткан бик тырыш кешегә кияүгә чыга.
Мөселмангамы?
Әйе. Мөселманга. Ахырдан, Үринә: «Берегезнең дә әтигә калым түләр өчен эшлисе килми, йөрисез инде шунда», – дип кул селти дә... Анда бит Туфан абый татар иренең менталитетын шулкадәр күрсәтә алган.
Син алынмыйсыңдыр ул фильмга?
Беренчедән, Әлфия Туфановна да рөхсәт бирмәс иде. Икенчедән, шундый шау-шу туар иде. Чөнки «Гөргөри кияүләре»н халык бер формалашканча гына кабул итәргә өйрәнгән. Ләкин бит продюсер әйткән фикер бар – Урта Азия килә, татар кызларына өйләнә. Безнең бит 3-4 хатын, 7-8 бала юк. Менә эш нәрсәдә! Мин андый фильм төшерсәм, бәлки, кешеләр уйланып та куярлар.
Уйлануын әйтә алмыйм, ләкин әрләргә булдырачакбыз.
Әрләп кенә калмаячаклар, прокуратураларга язачаклар, прокаткасын алдырачаклар... Шуңа мин андый әйбергә тотынмаячакмын. Туфан абыйның икенче әйберләрен төшереп була. «Сөяркә»сен, мәсәлән...
Ярар, син тотынмассың. Ләкин бит әле шундый әйбер бар – әйтик, син алынсаң, мораль зыяны кимрәк итеп эшли аласың, ә кемдер алынып, зур зыян китерергә мөмкин.
Миңа калса, үзбәккә кияүгә чыгудан гына зыян юктыр. Мәскәүдә ВГИКта укыганда: «Син этник фильм төшерергә атлыгып торма. Ул – аз даирә өчен һәм бик каршылыклы, четерекле», – дип әйткәннәре бар.
Тагын бер режиссер: «Мөселманнар турында гына фильм төшереп булмый, чөнки аферист итеп яки башка начар сыйфат белән төшерсәк, «дин дошманнары» дип сүгәчәкләр», – дигән иде. Югыйсә, алар арасында да аферисты да, карагы да, яшереп кенә эчүчесе дә бар.
Керәшен турында фильм да тормышчан булырга тиеш. Әкият ясый алмыйбыз. Хәзер инде без белгән авылны да төшерә алмыйбыз. Чөнки без 20 ел элек белгән – казлар каңгылдашкан, балалар татарча кычкырып сөйләшкән авыл юк. Безгә ул авыл белән Мөхәммәт Мәһдиев кебек бәхилләшергә калды. Шуңа безгә бүгенге тормышны күрсәткән кино кирәк.
Керәшен белән татарның диннән тыш аермасы бармы?
Юк, зур аермасы юк, миңа калса. Кеше ул – кеше инде. Каз өмәләре кебек бөтен йолалар татарда да, керәшендә дә бер үк, тәре почмагын санамаганда, өй интерьерлары бер: чаршау, кашага... Русларда бит сәке юк, керәшендә бар. Ашау ягы да бер үк. Күрше бабай искә төшә: «Кәбестә пешермә», – дия иде карчыгына. Ул әби гомер буе Украинада яшәп, картлык көнендә, карчыгы үлгән бабайга кияүгә кайткан иде.
Алайса керәшенне күрсәткән киноның аермасы нидә?
Персонажның исеме Иван була да, хатыны Начта була. Хәзер шулай. Элек ниндидер ментальлек бар иде. Әлбәттә, керәшен җырларын дөрес итеп, керәшенчә салмак итеп кертеп җибәрәбез.
Мөселманга чыккан яки өйләнгән керәшен кызларын-егетләрен керәшеннәр ничек кабул итә? Мине, мәсәлән, «татарга чык» дип үстерделәр. Ә сездә?
Безнең авылда рус кызы алган бер генә кеше бар – бабайның энесе.
Ягъни, динме, телме беренче урында?
Тел.
Ә никах?
Егетләр, мөселман кызы алганда, никах укытып өйләнә инде.
И? Бу никах бернәрсә дә аңлатмый булып чыгамыни?
Ни кызганыч, ул бернәрсә дә аңлатмый. Кереп чыккан кебек кенә. «Аллаһ» сүзен тирән аңлау дигән әйбер юк. Кеше никах укытып «Лә иляһы иллә аллаһ» дип әйткән икән, димәк, ул Аллаһның берлеген таныган. Моннан да зуррак әйбер бит юк. Ә монда, ничек дип әйтим икән, алар өчен бу – сериалдагы бер эпизод шикелле генә.
Мин керәшен егете белән керәшен кызы өйләнешүен хөрмәт итәм. Үзенекен табу әйбәт инде.
Кечкенә милләттә үзара өйләнешеп туганлашып бетү дә әйбәт түгелдер – «Микулай»да да бар ул әйбер – кисәтү кебек яңгырый.
60нчы елларга кадәр ничектер үзләренекен тапканнар – үзләренекенә өйләнгәннәр, кияүгә чыкканнар. Бу да пассионарлык билгесе: милләтнең үзенең дәрте, көче булса, үзенекенә өйләнер иде.
«Гөргөри кияүләре»нә тияргә Әлфия Туфановна рөхсәт тә бирмәс, дидең. Бу сүзләрең «Ат карагы» темасына ишарәме?
Ул мәсьәләдә мин башта Айдар Җаббаров ягында идем. Чөнки Туфан Миңнуллин никадәр генә бөек драматург булмасын, аның әсәрләренә дә бүген каләм тыгарга кирәк. «Сөяркә» кебек шедевр әсәрләре дә бар, әмма «Ат карагы» кебекләрен кызыклыландырырга кирәк. Әлфия Туфановна ничек кенә сүкмәсен, Айдар бит Туфан абыйны Әлмәттә күтәрде – әсәрдә Туфан абый исеме тора. Бәлки ул, Әлфия апага килеп, концепциясен аңлатырга тиеш булгандыр. Мин, кино төшерер алдыннан, Нурихан аганың хатыны Руфина Фәттаховага барып, аның кулыннан рөхсәт кәгазе алдым. Әлфия Туфановна, башкача Айдарга рөхсәт итмим, ди. Бу бит – фаҗига.
Әйе, монда Айдардан бигрәк, Туфан абый әсәрен яңа яңгырашта күрмичә, без зыян күрәбез.
Айдар Динарга (Хөснетдинов) хатын-кыз күлмәге кидермәсә дә була иде...
«Тормышмы бу» спектаклендә Артур Шәйдуллинны да трусиксыз йөгертте. Шуннан ни? Бу – концепциягә туры килә иде чөнки.
Әйе, Шәйдуллинның ике кулы белән бот арасын каплап йөгерүен искә төшердем. Режиссер бөтен бозыклык мулла балаларыннан икәнлеген дөрес күрсәтте бит. Бозыклык та укытучы балаларыннан чыккан. Җәмгыять белән башта – муллалар, аннары укытучылар командалык иткән. Татар телен кулланмау да шулардан чыга. Халык башламый, халык өстәгедән күреп кабатлый. Шуңа да Айдар ишан малаеның йөгереп чыкканын күрсәтте.
Без әйләнәбез дә Туфан абыйга кайтабыз, ә Әлфия апа аларны үзгәрттерергә теләми. Туфан абыйга кайтуыбыз безнең мәдәни тарлыктан – заманчалаштырсаң күп материал бирә ала торган әсәрләребез аз, тәрҗемә әсәрләренә дә иркен алына алмыйбыз, җәмгыять «Преступление и наказание» кебек әсәрләрне кабул итми.
Миңа калса, Айдарга тагын мөмкинлек бирергә кирәк. Хәзер пьесаларны Туфан абый үзе язганча гына куеп булмый.
Иҗат кешесенә ирек кирәк. Монда Айдар нидер югалтмас, ә менә Туфан абый азрак куелырга мөмкин.
– Бүген халык «Әлдермештән Әлмәндәр»гә дә агылып йөрмәячәк. Бүген мин Әлдермешне дә башкача төшерер идем. Әҗәл – группировщик. Кушаматы – Ажаль...
Ой, зинһар, дәвам итмә, хәзер уйлаганың өчен дә «автор хокукларын бозучы» дип игълан итмәсеннәр. Әйдә, «Микулай» темасын түгәрәклик.
«Микулай» буенча Илшат Рәхимбай тырышкан, ләкин аңа булышмаган керәшен байлары күбрәк зыян китерде. «Энем, бу җирен болай итик», – дисәләр, файдалырак була иде. Иң зур оятсызлык – булышмаган килеш «чәйнәп» яту.
Болай дигән өчен сиңа «күчәргә» мөмкиннәр.
Әйе, бу интервьюдан соң. Шуңа әйтеп куям: дини тема сорау тудыра икән – бу минем шәхси эшем.
Керәшен оешмасы кинога акча бирмәгән икән, тик кенә утырырга кирәк. Керәшендә бик талантлы кешеләр бар: Галина Казанцева, Георгий Ибушевлар... Гәрәй Рәхим бар иде. Менә шундый кешеләрнең фикерен тыңларга кирәк. Алар «Микулай» турында ни әйтер иде икән? Мин аларны керәшеннең иң зур талантлы шәхесләре дип саныйм. Тик оешма шундый зур талантларны алга чыгармый.
Варислар темасына бер соравым калган икән. Нурихан абый әсәренә алынганда да варислар белән гонорар темасы күтәрелдеме? Әллә болай да бюджеты юк икәнен аңлап, онытылган әсәрнең экраннарга чыгасына сөенеп торалармы? Хәзер юбилеен да әзерләп йөрисең.
Варислар темасы – авыр тема. Автор мирасына шәхси мал итеп карау дөрес түгел. Язучыларның иҗаты – халык байлыгы. Язучыларның күбесе – Татарстанның халык язучысы бит.
«Безгә, булдыра алган кадәр, татар мәдәнияте пространствосында үсәргә тырышырга кирәк»
Аңлашылды. Дәвам итәбез. Гәрәй Рәхим дигәннән, хатыны «яшьләр аның турында кино төшермәкче» диде. Ул төшерүче кеше син түгелдер бит?
Әйе. Мин ул. Каян белдең?
Күңелем сизгәндер.
Гәрәй Рәхим – шәп шагыйрь ул. Аның бит шундый шигырь юллары бар: «Син Зөһрә булган чагында, мин Таһир булалмадым. Син теләгәндә, мин учаклар ягалмадым, чатырлар коралмадым...» Татар егетенең булдыксызлыгы бит инде бу – чатыр да коралмаган, Ромео да була алмаган.
Нигә татар егетенең? Керәшен дип үзегез аерасыз бит.
Менталитет бер. Мәдәни код бер.
Гәрәй Рәхим турында кино төшерәм, дисең инде алайса?
Әйе. Шәп шагыйрь! «Йөрәкләр турында язасы бар. Сатылган йөрәкләр исәннәр бүген дә. Сатмаган йөрәкләр күптәннән кабердә». Бүгенге көн турында тагын бер шигыре: «Сугышлар бар җирдә сагышлар бар». Ул нәрсәдәндер уңайсызланып яшәде шикелле. Аның үзтәңгәллеге – гадәти керәшен татары иде. Теләсә нәрсә әйтсеннәр – мин шулай билгелим. Ул керәшенлектән баш тартмады, ислам кабул итәм, дип тә йөрмәде, шул ук вакытта мәчеткә дә керде, догасын да укыды, аминын да тотты. Керәшен татары булып калды. Шул ук вакытта ул – зур татар шагыйре. Ул – 1989 елда Георгий Ибушев, Галина Казанцевалар белән керәшен оешмасын төзегән кешеләрнең берсе. Алар файдалы эш белән шөгыльләнгәннәр – керәшен ансамблен күтәргәннәр, авылларда мәдәни учаклар... Гәрәй Рәхимнәр урынына килгән кешеләр, үзебезнекен төзибез дип, булганын җимерә. Кирәкмәгән идеология кертәләр.
2010 елда җанисәп буенча нагайбәкләр 10 мең иде, хәзер, ялгышмасам, 3 мең, урыслашып баралар. Шушы процесслар безгә тиз килмәсен өчен, булдыра алган кадәр татар мәдәнияте пространствосында үсәргә тырышырга кирәк. Әдәбият, сәнгать, журналистика, эстрада... Ә дин – һәркемнең үз эше.
«Артыкка китү» дигән әйбер бар. Керәшен активистлары да арттырып җибәрә. «Без православиене урыстан алда алдык», – диләр. Кайда алайса керәшен патриархы? Әгәр син руслардан да алда алгансың икән, синең ниндидер дини институтларың булырга тиеш – кайда алар? Керәшеннәрдә ул 1860 елларда оеша – бу русча «богослужение»не татарчага күчерү.
Әйе, алар Аллаһ белән үз телләрендә – татарча сөйләшәләр.
Намазны татарча укысалар, намаз иясе булыр идем, дисеңме?
Дәвам итик. Гәрәй Рәхимдә калган идек.
Минем Гәрәй Рәхимне Кол Гали белән бәйләп төшерәсем килә. Ул Лениногорск якларында – Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы табылган якларда туган. Мәскәүдә Язучылар берлегендә эшләгәндә, Кол Галинең 800 еллыгын ЮНЕСКОга кертеп үткәргән кеше. Минем аның Кол Гали белән рухи бәйләнешен ачасым килә.
Бу кино хыялмы әле?
Сөйләшүләр бара, хыял гына түгел. Киносценарий яза башладым. Имеш, Гәрәй Рәхим 5 яшендә Кол Галине төштә күрә. Ул аңа: «Гәрәй», – ди. Бу: «Мин – Гөргөри», – ди. Ул: «Син – Гәрәй», – ди...
Алай икән... Уңышлар! Кино темасын дәвам итеп, тагын шундый сорау – син хәзер 2 миллион сумга тулы метражлы нәфис фильм төшереп ятасың. Курыкмыйча ничек алындың? Ничә тапкыр үкендең?
Бер тапкыр да үкенмәдем. Аллаһка тапшырып башланган эш. Аллаһ бирә ул – сорарга гына кирәк. Бу әсәр мине күптән кызыксындыра иде. 2016 елда беренче тапкыр укып, «татарча шундый шәп әсәр бар икән» дип шаккаткан идем. Ул вакыт әле Нәфисә Хәйруллина да Казанда иде – аның белән төшерергә хыялландым. 2 миллионга ничек төшермәкче идең, дисең – авыр сорау...
Долгов/Далматов – керәшен егете – керәшеннәр булышадыр, дигән сүз булды инде.
Уемда да булмады. «Татнефть»ка грантка яздым – бирделәр, Аллага шөкер. Татарстан Республикасы Рәисе бирде.
Хәзер нинди эшләр бара?
Мәскәүдә монтаж эшләнә. Музыка языла. Әле аларга акча юк. Әмма булыр дип ышанам. Алла бирә. Ул акчага башка җирдә төшерә алмаган булырлар иде, бәлки. Ләкин бездә авылларда яхшы халык, әйбәт завклублар белән эшләп булды. Халык әле ярдәмчел. Чыты авылы мәдәният йорты җитәкчесе Миңнур Шәмсетдинов кебек егетләр күбрәк булса иде. Тик барысы да андый түгел – Чыты авыл җирлеге башлыгы иске йортлар табарга булышудан да баш тартты.
Төп рольдә ни өчен Резеда Сәлаховага тукталдың?
Бик күп артистларны карадык. Кайсының кыяфәт юк, кайсының теле юк, кайсының бите таза, кайсының ирене ясатылган. Әтнә театрыннан Сиринә Хисмәтуллина да ошаган иде. Ә миңа урман кисеп, егеттән алданып бетәшкән кызны уйнар кеше кирәк иде.
Резеда бетәшмәгән лә. Бу сүзләрең аңа комплимент булмады.
Миңа тормыш күреп таушалган хатын образы кирәк иде. Резеданың энергетикасы бик туры килә. Ни әйтсәң дә, бүген Резеда – татар театрында әйдәп баручы актриса. Резеданың уенын кабул итеп бетермәүчеләр дә бар, ләкин аны алып мин ялгышмадым – өметләрне аклады. Гомумән, съемкалар бик әйбәт барды. Барлыгы 28 көн эшләгәнбез икән. Март аенда кышкы күренешләрне төшердек, май аенда берничә көн, июнь аенда – җәйге күренешләр. Август аенда йорт эче күренешләре. Бер кызык күренеш – без эшләгән йортта Нурихан Фәттахның 60нчы елларда чыккан китабы табылды. Бу йорт безне көтеп торган, диярсең.
Мин синең моңарчы бер кыска метражлы фильмыңны гына белә идем. Бу – икенчесеме? Әллә мин белмәгәннәре дә бармы?
Кыска метражлы фильмнар берничә, аларның берсе дә татарча түгел. Син күргәне – «Меня ждут дома» – минем диплом эше иде.
Интернетта бармы ул?
Юк әле.
Нигә куймыйсың? Аның белән акча эшли алмыйсың ич инде.
Ул әле фестивальләрдә катнаша. Орелда узган фәлән фестивальдә беренче урын алды. Ул үз бәясен алып бетермәде кебек – минем гаеп тә бардыр инде оештыра алмавыма.
Аның каравы, Казан кинофестивалендә әле чыкмаганына да презентация ясадың («Казан премьералары» программасы кысаларында «Кырык дүртнең май аенда» фильмын чыгаручылар белән очрашу булды. – авт.).
Анысы кинофестиваль кысаларында инде – Миләүшә Айтугановага рәхмәт. Беләсеңме, мин Равил абый Шәрәфиевны төшереп калуыма сөенәм.
Алмаз Нургалиев Әзһәр Шакиров турында тулы бер кино төшерде. Ә син бер эпизод белән мактанасың. Фильмың монтажланган арада тагын ни дә булса эшләп йөрисеңме?
Тагын бер зур проект булачак, дип көтәм. Ул татарча зур фильм булачак. Боерыгы чыгу белән беренче сиңа әйтермен.
«Туфан Имаметдинов образы тирәсендә миф бик көчле иде...»
Синнән сорыйсы тагын бер тема – Тинчурин театрында бераз эшләп алдың. Анда көтмәгәндә барлыкка килдең дә нигә китеп тә бардың? Бу сиңа нинди тәҗрибә бирде?
Мин анда ел ярым эшләдем – миңа калса, бу – күп вакыт. Биредә мин зур коллектив белән эшләргә өйрәндем. Бу эш мине рәсми язуларга өйрәтте, сыгылмалы булырга, ничек бар – шулай әйтмәскә өйрәтте. Минем анда килүем дә көтмәгәндә булды. Ковидтан соң Мәскәүдән кайткан еллар иде... Миңа язарга кирәк, дигән уй туды. Чөнки фильмнар төшерүдән айнып кына киләм. Тагын төшерергә мөмкинлек юк, чөнки тегеләрен дә үз акчама төшергән идем...
Әйбәт инде фильм төшерерлек акча эшләгәч.
Мин эшләдем ич. Композиторлар берлегендә...
Мин дә хезмәт хакы алам. Ләкин кино төшерә алмыйм.
Мин шабашкалар эшләдем – төрле видеолар, мәсәлән. Кыскасы, Казанга кайткач, фильм төшерергә акча булмагач, язарга кирәк, дип уйладым. Сценарийлар, повестьлар... Театрда әллә ни эш булмас, кабинетта рәхәтләнеп эшләрмен, дим. Туфан Имаметдинов образы тирәсендә миф бик көчле иде – янәшәсендә күп нәрсә өйрәнермен, дип уйладым. Соңыннан боларның барысының да эйфория булуын аңладым.
Эш бик күп булды – берни яза алмадым. Хәер, шул вакытта «Эз» пьесасын яздым – театр миңа иҗатка импульс бирде. Хәзер гел иҗат итәсем килә. Күптән трилогия язу теләге бар. Беренче өлеше – минем студент елларына туры килгән, үзем белгән мохит турында. Татфак гөрли, журфак гөрли, университет тулы татар галимнәре... лифтларда татарча гына сөйләшәләр. «Студвесна»ларда татфак беренче урыннар ала. Бу – 2007-20012 еллар. Бервакыт, мәгарифтә милли компонент бетерелгәч, Искәндәр Гыйләҗевка ияреп, митингка чыктык. Бөтен татфак, журфак шунда иде. Кызыклы дөнья!.. Шуларны язасы килә. Аннары – шуннан соңгы еллар һәм хәзерге көн. Әсәр «Суверенитет балалары» дип аталачак. Мин хәзер шуның белән җенләнәм...
Тинчуринда эйфория бетте. Шуннан?
Тинчурин театрының иҗат дөньясында йөреп, фильм төшерергә булдым. Драматург Шамил Фәрхетдинов белән Мәдәният министрлыгына субсидиягә заявка бирдек. Шамил абый илһамландыра белде – рәхмәт! Ул, гомумән, мине иҗатка илһамландырды. Без ул субсидияне алдык. Аннары Тинчурин театрында «Идегәй» дастаны чыкты, шау-шу китте, Нәкый Исәнбәтне автор итәбезме-юкмы, дигән бәхәсләр башланды. Шулвакыт театрдан киттем һәм киткәнемә үкенмим. Мин хәзер – ирекле художник. Арча якташлыгы белән бергә шушы фильмны эшләп бетерәсе иде.
Гел эштән эшкә йөрү – синдә характер үзенчәлегеме?
Юк. Ул ситуация белән бәйле. Гел ниндидер ситуациягә очрый торган кешеләр була – мин шуларның берсе. Бер начар сыйфатым бар: мин – сине, син мине дөрес аңламаганбыз дип, акланып һәм аңлатып йөри торган кеше түгел, кул селтим, нәрсәдер үзгәртергә тырышмыйм, дошманлашып та йөрмим.
Хәзер синең төп керемең нәрсә соң инде?
Минем бит авылда сарыкларым бар. Ә төп керемем – шәҗәрәләр ясыйм. Архивларда утырам. Ләкин монда хәзер бер кыенлык килеп чыкты – кызганычка, Казан губерниясе буенча документларны алып булмый. Кайбер оешмалар бу әйберне рөхсәт итми. Мин моны тарихи хәтер үсмәсен өчен эшләнә дип уйлыйм.
Ә ничек аңлаталар?
Аңлатып булмый... Мәсәлән, Чирмешән районы Самара губерниясенә кергән – аларны Самарадан алып, рәхәтләнеп эшләп була. Уфа губерниясе булган Мөслимне, Киров ягы булган Балтачларны эшләп була. Ә менә Әтнә районын эшләп булмый, чөнки ул – Казан губерниясе.
Алай икән.
Китаплар язуда катнашам. 2021 елда «С небесной книги список дан» дип аталган җыентыкны әзерләүдә катнаштым. Ул китапка кереш сүзне Минтимер Шәймиев язды. Бу китап – рус әдәбиятында ислам темасы турында. Төбәк тарихлары буенча мәкаләләр язам. Кешеләргә фәнни мәкаләләр язып бирәм.
Кандидатлык яклыйсы килгән кешеләр өченмени?
Төрлесе бар инде, конференцияләр өчен дә, рефератлар да, курс эшләре дә язам.
Үзеңнең кандидатлык диссертациясе мәсьәләсе ничек?
Әле якламадым. Әмма җыенам, чөнки бик күп хезмәт керде. Темам шактый кызыклы: «ХХ гасырның кырыгынчы-сиксәненче елларында Татарстан авылының үсеш-үзгәреше». Әйтик, татар авылы ничек үзгәргән – дин кайчан ничек тотылган, кайчан яңа исемнәр килеп кергән, кайсы елларда әче балдан аракыга күчкәнбез. Мин архивның яшерен фондларында 60нчы еллардагы статистиканы таптым. Бәгъзе оешмалар кайсы якларда чукындыру, исем куштыру, сөннәт ничә процент барганын язып барган. Никах укыткан кешене ничек итеп комсомол оешмасында сүккәннәр... Ул вакытта Чирмешән яклары 100 процент дини тормыш алып барган. Татар өендә интерьер ничек булганын күзәтү дә кызык. Иң фаҗигалесе – татар телен ничек кысканнар.
Монда синең «докторский»лык бар бугай.
Мәгариф министрлыгының ничек итеп урыслаштыру сәясәте алып барганын күрәбез. Мәсәлән, 60нчы елларда Мәгариф министрлыгы Мамадыш районына яза: «Мамадышта рус халкы аз булуын истә тотып, ясалма рәвештә рус мохите тудырырга кирәк», – ди. Ә райком секретарьларының Мәгариф министрлыгына язган хатларын күрсәгез! «Без рус теле сәгатьләрен шулкадәр күбәйттек, татар телен фәләнчә киметтек», – дип язганнар. Татар теленә шулкадәр зыян салынган.
Бик кызганыч, соңгы 20-30 елда атнасына 6 татар теле дәресе укытып та бернәрсәгә ирешә алмадык, дип булмый, ләкин зур эшкә дә ирешмәдек.
Начар эшләгәнбез шул...
Кеше ярты ел инглиз теле курсларына йөреп тә сөйләшә башлый. Ә без татарча сөйләшергә өйрәтә алмадык. Икенче яктан, татар теле укытучылары зур эш эшли – начармы, яхшымы, милләтне алып баралар. Хәзер энтузиазм юк бит, элек татфакта булган рух та юк.
Архивларда бүгенге көн белән аваздаш әйберләр күп. Татарларга аборт кайчан килеп кергәнен күрергә була – 60нчы елларда килеп кергән.
Син каршымы абортка?
Әлбәттә, каршы. Үрчесен безнең халык. Аллаһ биргән баланы үтерергә ярамый. Минем «идентичность» шулай дип уйлый.
Ә нигә 32 яшенә җитеп балаң 1 генә, дигән сорау туа. Монысы болай гына, сорау түгел. Син бүгенге әдәбиятны караштырып барасыңмы?
Укыйм. Ләкин, дөресен әйтим, бүгенге прозаны укый алмыйм.
Нәрсәдә проблема?
Чөнки яңалык юк. Каршылык юк. Тасвирлау күп. Әле Нурихан Фәттахның оныгы Зөләйха белән дә сөйләшеп торган идек: «Сызгыра торган уклар»ны да кыскартып чыгарырга кирәк, заман укучысы башкача», – дип.
Комикс итеп, әйеме? Руфина апа рөхсәт итәр идеме икән?
Бик аңлатсаң, итәр иде, дип уйлыйм. Ркаил Зәйдулла прозасын укый алам. Аның грантка язган повесте ошады – сюжет та бар, каршылык та бар, борылышлар да бар...
Минем бит ВГИКка керүем дә татар әдәбиятыннан башланды. Кечкенәдән шундый теләк бар иде. 6нчы класста укыганда «Кубрат хан»ны укып чыктым. Анда шундый күренеш бар: хан кызы белән ханның үги малаеның бер-берсенә мәхәббәт хисләре була. Алар мәҗлес вакытында өстәл астына төшеп очрашалар. Мин шуны кинокадр итеп күрдем. Миңа шундый әйберләр төшерергә кирәк иде кебек. Әмма үземә ышаныч булмагач, Мәскәүгә китмичә, журфакка кердем.
«Без бит, татарча кинолар төшермичә, татарча уйлаган, татарча сөйләшкән кешеләрнең кечкенә генә вакуумын да ватабыз»
Әмма журналист булу канәгатьләндермәде, әйеме?
Әйе. Мин күп укый идем. Ә кайбер кешеләр бернәрсә белмәгән килеш интервьюлар, комментарийлар бирә. Бу мине туйдыра башлады. Ниндидер хәрәкәттә үземнең катнашасы килә иде. Архивларда еш утыра идем, шунда ачлыкка бәйле материаллар карый башладым. Боларны фильм итеп төшерергә кирәк, дип уйладым. Очраклы гына ВГИКта Владимир Алейниковның курс җыйганын күрдем дә имтиханнар бирергә бардым. 3 минутлык кыска метр төшереп җибәрергә куштылар. Мин Әзһәр абый һәм Хәлимә Искәндәрова белән төшергән идем.
Без 3 ел укыдык, дипломым бар. Бу – кич укый торган курслар иде инде. Бер кызык эпизод – Шамил Идиатуллин белән кыска метр төшергән идек. Бервакыт ул бер бик популяр социаль челтәргә «эх, написать бы повесть про библиотечного коллектора» дип пост язып куйды. Мин, «әйдә, эшлибез» дип, моны аптырата башладым. Ул сценарий язып китерде, без 3 көн төшердек. Берәү китапханә коллекторы булып, кешеләрне китапларын тапшырырга мәҗбүр итеп йөри, ул отставкада булып үзенә шундый бер шөгыль тапкан инде. Аларның машиналарын буйый, ишекләрен сылап куя... Моның соңгы корбаны элеккеге мәхәббәте булып чыга. Ахыр чиктә бергә коллектор булып йөри башлыйлар. Россия Армиясе театры артисты Елена Анисимова һәм Безруков театры артисты фәлән төшкән иде...
Аннары Нәбирә Гыйматдинованың «Боламык» дигән әсәрен укып, шуның буенча эшли башладым. Нәбирә апа миңа претензия белдерә ала иде инде, чөнки аннан идея генә калды. Ни өчен үзгәрттемме? Чөнки андагы милли мөнәсәбәтләргә кереп булмый иде. Безнең притча кебегрәк килеп чыкты. Мин аны әйбәт фильм дип уйлыйм. Техниклар, грузовиклар, солдатлар... батальный әйберләргә кызыксыну булган икән. Иң авыры артистлар белән эшләү булды. Алар бит – театр артистлары. Әмма барыбер тырыштылар.
Бар бездә сәләтле артистлар. Менә Әлмәт театрыннан Раушан Мөхәммәтҗанов бик сәләтле, аның белән эшләп карыйсым килә. Бу юлы («Кырык дүртнең май аенда» фильмында) типаж буларак килеп бетмәде. Уңай геройга барып бетми, тискәре геройга да барып бетмәде. Ул бит – безнең Мироновыбыз. Күз алдына китерәсеңме Хәмдиянең шундый егетне яратмавын?..
Әйе, аны яратмаска мөмкин түгел.
Сәйдәш Шәрапов бу рольгә туры килә. Нурихан абыйның ул әсәрендә уңай герой дигәне дә уңаймы соң? Нигә өйләнә алмый йөргән ул? Башта ук Хәмдиягә өйләнгән булса, кыз да урман кисәргә китмәс иде.
Байбулат Батулланың «Ядәч»е турында ни әйтерсең?
Ул миңа ошады. Сораулар күп, әлбәттә. Анда без күрергә теләгән авыл бар, иллюзия бар. Анда мәктәп бар. Анда фантастик кешеләр бар. Ул шуның белән кызыктыра. Анда зур сюжет юк бит инде. Кемнәрдер Батулланың эчүен кабул итмәде. Нигә ул эчмәскә тиеш? Ул бит Коръәнне тәрҗемә иткән кеше буларак түгел, артист буларак эчә. Әйтерсең лә, безнең татар бабайлары эчми. Эчә бит инде. Роза Хәйруллинаның «текә» әби булуын кабул итә алмадылар. Бәлки, аны бу абзый армия хезмәтеннән алып кайткан, читтә үскән татар кызы булгандыр. Фильм карала. Батулла уйнаганга гына каралмыймы икән, дигән уем да бар. Бәлки, Батулланы карыйбыздыр? Маковецкий булса карар идеңме, мәсәлән. Миңа шәхсән кызык булмас иде – мин Батулланы карарга бардым. Иң шатлыклысы – кеше йөрде бит. Регионнардагы прокатны анализлыйсы иде – күпме каралды икән.
Ә Роза Хәйруллина белән кино төшерергә хыялланмыйсыңмы?
Юк. Минем, Россия артистлары белән төшерәм, дигән хыялларым юк.
Прокат өчен кирәк, диләр.
Безнең беренче татар профессиональ режиссерыбыз Ягъфәров шундый фикер әйтте – прокат өчен, рус теленә күчәргә кирәк, диде. Татар теле кинода булмыймыни? Безнең, 50-100 меңлек булса да, татар дөньясы бар. Ул карамаска тиешмени? Нигә һаман прокат өчен? Әйдә, татарча төшереп, мәктәпләрдә, клубларда күрсәтеп, татар кешесе тәрбиялик. Нигә һаман бүтәннәр өчен тырышабыз? «Микулай»ны, бүтәннәр өчен тырышып, прокатка дип төшердек тә – нәрсә оттык? Кеше агылып йөрдеме соң? Сухоруковка дип килмәделәр бит. Казах фильмнары, якут фильмнары нигә карала? Чөнки алар үзләрен күрсәтә. Ә без һаман мегаполиска ошаган әйберләрне күрсәтәбез. Үзебезне күрсәтә башласак, яхшырак булмасмы?
Кеше үзен ачып бетергәндә генә кызыклы була. Без татар менталитетын күрсәтә алсак, кызыклы булабыз. Мәскәүдә дә булган шул ук йөзләр, шул ук кыланмышлар кызык түгел бит. Аны Безруковта да күрәләр. Мин бу сүзләре өчен Ягъфәровка рәнҗедем. Мин татар кешеләре белән татар кешеләренә багышланган проектлар эшләячәкмен. Без бит татарча кинолар төшермичә, татарча уйлаган, татарча сөйләшкән кешеләрнең кечкенә генә вакуумын да ватабыз. Зыянлы спектакльләр, фильмнар күрсәтәбез.
Мәсәлән, «Кире» фильмында татар теле фанатының кызы кытай кешесенә кияүгә чыга, ә «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклендә геройлар дин өчен түгел, бәхет эзләп киткән булып чыкты... Гәрчә, Фәрит Бикчәнтәевне «татар бәхете өчен туган режиссер» дип санасам да. Аның спектакльләре берничә буынның зәвыгын тәрбияләде, дип саныйм.
Аның каравы, без ул «вакуум» өчен Пушкинны татарчага тәрҗемә итәбез (Татарстан китап нәшрияты рус калссикларын татарчага тәрҗемә итеп чыгара. – авт.).
Ул аңа кирәкме? Җыелышлар булса, «по-русски» дибез. Татфакка кергәндә дә татар теленнән ЕГЭ кирәкми...
Син инкыйраз турында ни уйлыйсың?
Минемчә, бер вариантта милләт шулай аксый-туксый яши, икенчесендә бөтенләй бетә.
Чәчәк ату варианты юкмы?
Юк. Телне, кирәк булса, теләсә кайчан торгызып була. Яһүдләр торгыздылар бит. Авылда бөтен кеше татарча сөйләшә. Татарлармы алар? Нәрсәдә аларның татарлыгы?
Тел – күрсәткеч түгелмени?
Юк. Рухы, гаме, мәне булмаса... Татар мәктәбенә дигән китапларны ачасың, теле – татарча, әмма мин аларны «миссионер китаплары» дип атар идем. Аларда башка халыкның мәдәнияте татар телендә сеңдерелә, башка халыкның тарихы сеңдерелә. Авылда русча белмичә үскән балалар Казанга килеп, татарча белмәгән балалар үстерә. Алар «тел өйрәтергә кирәк» дип тә уйламый. Димәк, нәрсәдер дөрес эшләнмәгән: татарча укыганбыз, татарча сөйләшкәнбез, ә милли аң сеңдерелмәгән... «Татар блогерлары» дип йөргән катламны алсак, алар татарча акцент белән видео төшерә. Татар җырчылары да үзләре татарча җырлый, социаль челтәрләрдә русча пост язалар. Үз халкыңның теленә шулкадәр ышанмаска кирәк бит, ә! Халыкның киләчәгенә ышанырга кирәк, хәтта аксап-туксап булса да яшибез әле.