Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Керәшен чибәре» титулы иясе: «Керәшеннәр турында фильмны Байбулат төшерсен иде ул!»

«Керәшен чибәре – 2006» титулы иясе, «Интертат», «Татар-информ» сайтлары редакторы Алёна Низамова (Гурьянова) «Ядәч! Истә!» фильмын караганнан соң туган уйлары белән уртаклаша.

news_top_970_100
«Керәшен чибәре» титулы иясе: «Керәшеннәр турында фильмны Байбулат төшерсен иде ул!»
Фото: «Татар-информ» архивыннан

Ике балам белән «Ядәч! Истә!» фильмын карап кайттык. Татарчасын. Улыма 13 яшь, кызыма – 8. Кинотеатрда балалар белән карап була торган татарча фильм чыгу безнең гаилә өчен үзенә күрә зур вакыйга булды. Күптән көткән идек.

Дөресен әйтим, башта балаларның татарча фильм карау теләге булмады. «Театрдагы кебек күңелсез булачак», – дип карышып маташтылар. Аннары «интернетта да, радиоларда да мем булып киткән «бабушка сова» – Казан теләнчесе Суфия әби белән кечкенә малай төшкән анда» дигәч, балалар риза калды. Рабит Батулланы түгел, «бабушка сова»ны күбрәк белә торган буын үсеп килә шул...

Фильмны караганда, балаларыма кинотеатрда үзебезнең телдә кино күрсәтә алуыма горурланып утырдым. Рәхмәт, Байбулат, рәхмәт, «Ядәч! Истә!» командасы. Үзем дә, балалар да рәхәтләнеп карадык. Улым соңыннан: «Один из лучших фильмов», – дип җөпләде дә. Икенче көнне дә фильмдагы җырлар күңелемдә бөтерелде. Кыскасы, шәп фильм. Артык мактауның кирәге юк, «Ядәч»не караучылар аңлар. Һәр күренеш, һәр образ, һәр артист үз урынында.

Шушы фильмны карап кайтканнан соң, яралы күңелем тагын да сыкрый башлады. Менә бит! Татарстанда матур да, әйбәт тә, кызык та, карарлык та кино төшерә беләләр икән, ә ни өчен «Микулай» фильмы белән безне – керәшеннәрне шулай яраладылар соң?

«Микулай» – безнең республика ярдәме белән төшерелгән фильм, ә Байбулат Батулла «Ядәч»не Мәскәү акчасына төшергән. Аңа шәхси студия ярдәмгә килгән. Ә Татарстанның үз акчасын керәшеннәр турында куркыныч хисләр уята торган кинога тотуы һаман да кымтырыклап, ярамны кузгатып, сыкратып ята.

Республикабызда безнең белән бергә яшәүчеләр безнең турында шундый фильм төшергән! Гомергә беренче тапкыр керәшеннәр турында күрсәтелгән фильм күңелләрне шулай болгатты. Әйе, мин фильмны төшерүчеләр әйткән «сез иҗатны аңламыйсыз» дигәнне дә, Европа кыйммәтләрен дә аңламыйм. Безнең гаиләдә дә, керәшен ыруында да матурлыкка, камиллеккә омтылыш тәрбияләнә. Кешелекле булу кагыйдәләре канга сеңгән.

Иҗатта уңай да, тискәре дә геройлар бар, ләкин һәр иҗат җимешенең мәгънәсе була. «Микулай» фильмының мәгънәсе нидә булды соң ул? Төшерүчеләр үзләре дә бу сорауга җавап бирә алмагач?.. Тагын язсам, күпкә китә...

«Ядәч»не караганнан соң миндә менә шундый уй туды – керәшеннәр турындагы фильмны Байбулат төшерергә тиеш булган икән ул. Нәкъ менә Байбулат! «Этно» сүзе аша чыккан низаг исәбенә дан казанырга тырышкан һәм шундый фильмны бөтен дөньяга күрсәтеп, Татарстан халкының бер өлешен тәшкил иткән керәшеннәрне психик тайпылышлар аша танытырга җыенучы Рәхимбай түгел.

Байбулат Батулла «Интертат»ка интервьюсында «Микулай» фильмы турында болай дигән иде: «Монда, минемчә, бер хата киткән, стратегик кечкенә генә бер хата. Бу фильмны «этнотриллер» димичә, «триллер» гына дисәң, барысы нормаль булыр иде. Монда «этно» дигәч, керәшен бренды белән чыгалар. Керәшен бренды белән бәйләнгәнсең икән, алар алдында җаваплылык аласың... Мин «Микулай»ны керәшен фильмы дип карамадым. Аны «триллер» дип кенә атап була иде, барыбер, русча сөйләшәләр бит. Мин керәшеннәрне дә аңлыйм, аларның мантыйгын, хисләрен. Алар урынында булсам, бәлки, мин дә...».

Мондый фикере булган кешегә ышанырга була, минемчә.

Эш узды инде. Хәзер интернертта бу фильмны бушлай теләсә каян карап була. Бу фильмны төшерү процессында керәшеннәрне ишетмәү дә кирәк булган, димәк. «Микулай» фильмы төшерелә башлавын социаль челтәрләрләр аша белдек. Нигез итеп керәшен тематикасын күтәргән әсәр алынса да, анда керәшеннәрдән бер консультант юк», – дигән иде Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова «Татар-информ»га.

Мин «Керәшен чибәре» титулын йөртәм. Безгә – бу исемне алучыларга – бу титул белән халкыбыз алдында җаваплылык та, иҗтимагый бурычлар да килде. Баштарак фильм темасына артыгын дәшми торсам да, Байбулат фильмын карагач, вакыт җиткәнен аңладым.

Керәшен җәмәгатьчелеге ипләп әйткән сүзне ишетмәү аркасында чыккан бу хәлдән чишелеш юлы тәкъдим итәм – тагын бер фильм төшерик. Үзебезнеке булсын! Татарстанныкы! Татарстанда яшәүче керәшеннәр турында. Керәшеннәрне үпкәләтми дә, рәнҗетми дә торган фильм кирәк. Бер якка да артык кереп китмичә, бөтен кеше аңлый торган булсын ул. Чын керәшенне күрсәтсен.

Тәкъдимем: бу фильмны Байбулат Батулла төшерә алыр иде. Ул аның Татарстан мөмкинлекләреннән чыгып төшергән фильмы булыр. Байбулат Батуллага башкалар хатасын төзәтү йөкләнми, дөрес аңлагыз.

Сөйләшенеп, килешеп һәм, әлбәттә, иҗатка да чикләр куймыйча эшләнгән эш кирәк. Без республикабызда килешеп яшибез бит. Эшне дә килешеп эшлик! Бергә булып.

Бу фикеремне керәшен җәмәгатьчелегеннән дә, республикабызның бу тармак белән шөгыльләнә торган дәүләт хакимияте органнарыннан да хуплауларын сорыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100