Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алабугага һөҗүм иткән дрон турында: ничек шулай ерак оча алган, ник бәреп төшермәгәннәр?

news_top_970_100
Алабугага һөҗүм иткән дрон турында: ничек шулай ерак оча алган, ник бәреп төшермәгәннәр?

Бүген иртән «Алабуга» ирекле икътисади зонасына һөҗүм иткән пилотсыз очкыч (БПЛА, дрон) үзенең размерлары белән махсус операция темасын күзәтеп баручыларны гаҗәпкә калдырды. Чөнки ул гадәттә күреп ияләшкән дроннарга охшамаган – артык зур.

Шулай ук «самолет ничек килеп җитә алган» дигән сорау бар. Алабугадан Украина чигенә кадәр 1200 км. ПВОга эләкмәс өчен, самолетның туры гына очмавын – эре шәһәрләрне читләтеп узуын, маршрутын гадәттә елга үзәненнән салуларын исәпкә алсак, бу ара тагын да ерагая.

Пилотсыз очкычларның маршруты алдан планлаштырыла. Спутник аша интернет белән тәэмин итәргә мөмкинлек биргән Старлинк системасы самолетка кая очарга икәнен юл күрсәтеп бирә, очкыч бензины җиткән кадәрге теләсә кая барып җитә ала.

Хәрби темада белгечләр, бу – дрон буларак ясалган очкыч түгел, пассажир самолетын үзгәртеп ясаган очкыч, дигән фикердә.

Военкор «Тринадцатый» – Егор Гузенко, «Алабуга Политех» тулай торагына һөҗүм иткән дрон үзгәртеп ясалган «Cessna 172» пассажир самолеты булырга мөмкин, дип яза. Мондый камикадзе-дроннар (бәрелеп шартлый торган, бер генә кулланылыштагы очкычларны «камикадзе» дип атыйлар) 2020 елда Азәрбайҗан – Әрмәнстан арасында Карабах өчен сугышта кулланылган. Ул җиңеләйтелгән, бу аңа күбрәк ягулык салырга һәм ерак араларга очарга мөмкинлек бирә. Шул рәвешчә, бу самолет ничек шулкадәр ерак ара оча алган, дигән сорауга җавап бар.

«Cessna-172» самолеты АКШта җитештерелә, экипажы 1 кеше, 3 пассажирны алырга мөмкин. Озынлыгы 8 метр, канатлары 11 метр. Тизлеге – 228 км/сәг. Ягулык багы – 211 литр, шул ягулыгы 1272 км очарга мөмкинлек бирә. Ә инде 3 пассажир һәм 1 экипаж әгъзасы урынына бак кулланылса, 2,%-3 мең километр ераклыкка да очарга мөмкин, дип яза военкорлар.

Алабугага очып килгән самолет силуэты буенча «Цесна»га охшаган.

Тагын бер вариант – бу «Летучая лисица» дип аталган «А-22» самолеты.

«Комсомолькая правда», бу – 2урынлы «А-22» самолеты булса кирәк, дигән иде. Журналист Александр Коц һәм военкор Юрий Котенок та шул фикердә.

«А-22» самолеты 90нчы еллар азагында Украинаның «Аэропракт» компаниясе тарафыннан ясалган. Аның тизлеге 130 км/сәг кенә, 580 километрга оча ала. Россиянең җиңел авиация федерациясе рәисе Александр Архиповский «Комсомольская правда»га самолетта 90 литрлы бак булуын әйткән. Үзгәртеп ясалган самолетта пассажир урынына бак куела, бу тагын 130-140 литрлы бак урнаштырырга мөмкинлек бирә. «Самолет 100 километрга 14-15 литр ягулык яндыра, димәк, тагын 1000 километрга оча ала», – дигән Алексей Архиповский.

«А-22» самолеты 306 кг, йөк төялгәне – 450 кг. Аерма – 144 кг, моны да ягулык өчен кулланырга була. Дөрес, пилотсыз очкычка махсус җиһазлар, шартлаткыч та төйисе бар, әмма барыбер тагын 100 литрлык бакка урын кала. Димәк, бу самолет 2 мең километрга оча ала, дигән сүз.

Бу самолетның канатлары 9,5 метр, озынлыгы 6 метр.

Тагын бер сорау. Бу самолетны ник беркем дә күрмәгән?

«Җиңел самолетлар астан гына оча, аларны күрүе кыен, – дигән Александр Архиповский. – Дөрес, бер күч кошны ачыклый ала торган радарлар да бар. Әмма алар бөтен җирдә дә юк, шуңа күрә алар арасыннан узып китәр өчен маршрутны әйбәт белергә кирәк».

«Ә пассажир самолетын дронга әйләндерүе авыр түгел, – дигән пилотсыз очкычлар ясый торган «Аэрокон» компаниясе белгече Эдуард Багдасарян. – Гадәти самолетта педальләргә кеше басса, монда аларны механизм хәрәкәткә китерә. Әмма алар катлаулы түгел – гидрокөчәйткечләр, электрлы механизмнар һәм барысын да көйләп торган контроллер куела».

Самолет белән оператор шулай ерак арадан ничек идарә итә, дигән сорауга белгеч ике төрле җавап биргән. Беренчедән, көчле тапшыргыч булса, бу хәзер проблема түгел, ягъни оператор реаль режимда да самолет штурвалында «үзе утыра» ала. Икенчедән, инде искәртеп кителгәнчә, программалаштырып куелса, идарә итү кирәк тә түгел – самолет спутник навигация буенча идарәсез дә алдан билгеләнгән маршрут буенча оча. «Ә моның өчен кирәкле җиһазлар, билгеле, НАТО илләре тарафыннан бирелгән» дип уйлыйм, – дигән ул.

Әмма пассажир самолетын беспилотникка әйләндерү дронны ясауга караганда кыйммәткәрәк төшә, чөнки граждан авиациясе самолетлары кыйбатрак. «Мин иске самолетны соңгы маршрут буенча җибәргәннәрдер дип уйлыйм», – дигән Багдасарян.

Шул ук вакытта, пилотсыз очкычлар Россия территориясеннән җибәрелгән, дип уйлаучылар да бар. Мәсәлән, ФСБ генерал-майоры Александр Михайлов» Inkazan»га шулай дип әйткән. Дума депуттаы Анатолий Вассерман да шул фикердә.

Нәрсә ул «Алабуга» ирекле икътисади зонасы?

ОЭЗ «Алабуга» – Алабуга шәһәреннән 10 км ераклыкта урнашкан сәнәгать-җитештерү мәйданчыгы. Ул 2006 елда ачылды. Аның мәйданы – 2000 гектар (киләчәктә 4000 булачак, дип ниятләнә). Анда 30 резидент бар. Алар арасында йомычкадан плитәләр ясый торган төрек предприятиесе «Kastamonu», автомобиль пыялалары ясый торган «Sisecam», техник газлар җитештерә торган «Air Liquide», «Аурус» автомобильләре җыя торган завод бар.

Завод территориясендә «Алабуга Политех» дип аталган инженер көллияте бар. Анда укучы студентлар шушы предприятиеләрдә эшли дә, шунда ук яши дә. Менә шул студентлар яшәгән тулай торакка дрон һөҗүм итә дә инде. «Алабуга»ның 20 проценты – Татарстан дәүләтенеке, калганнары – коммерция сере.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100