news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада «Танеко» нефть заводына дрон һөҗүме омтылышы булган, каза күрүчеләр юк

news_top

Түбән Кама «Танеко» нефть эшкәртү заводына һөҗүм итәргә очып килгән пилотсыз очкычны радиоэлектрон көрәш системасы ысулы белән бәреп төшергәннәр. Бу хакта шәһәрнең мэры Рамил Муллин хәбәр иткән. Каза күрүчеләр һәм җимерелгән биналар юк, дигән ул.

«РИА Новости» хәбәр итүенчә, янгын чыккан, аны 20 минут эчендә сүндергәннәр.

«Бүген һөҗүм булды, самолет тибындагы дрон. Ул шартламады, РЭБ системасы эшләде. Самолет зыянсызландырылды. Янгын юк, җимерелүләр юк, каза күрүчеләр юк. Бар да контрольдә. Барлык хезмәтләр эшли», – дигән Муллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар