Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дроннар һөҗүме вакытында нишләргә һәм аларны ничек ачыкларга (нинди дроннар була?)

news_top_970_100
Дроннар һөҗүме вакытында нишләргә һәм аларны ничек ачыкларга (нинди дроннар була?)

Бүген Татарстанга дроннар һөҗүме булды. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе дроннар – пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында нишләргә икәнен искәртеп, кулланма чыгарды.

Бинага булган очракта, астагы катларга – подвалга, паркингка төшәргә кирәк. Лифтта барырга ярамый.

Дроннар һөҗүме булган тәрәзә янына килмәскә.

Дроннарны күргәндә 112 телефонына шалтыратырга киңәш ителә.

Әгәр җирдә яткан пилотсыз очкычны күрәсез икән, аңа кагылырга, селкетергә ярамый. (Әйтик, урманда, кырда йөргәндә). Андагы шартлаткыч шартларга мөмкин. Ул урынны тиз генә ташлап китү һәм 112 телефоны белән хәбәр итү хәерле.

Һөҗүм вакытында фатирда булгансыз икән, куркынычсыз – тәрәзәләрдән ераграк бүлмәгә керергә кирәк (гадәттә, ванна бүлмәсе). Идәнгә утырырга һәм тәрәзәләргә якын бармаска.

Һөҗүм вакытында урамда булсагыз, якындагы бинага кереп качарга кирәк.

Транспортта булсагыз – транспорттан чыгарга һәм качу урынын эзләргә.

Дроннарны ничек ачыкларга?

Алар ике төрле була – самолет тибындагы һәм вертолет тибындагы.

Самолет тибындагы дрон, билгеле, самолет рәвешендә була. Гадәттә, моторлы көймә, печән чаба торган триммер, мотороллер тавышы белән туры юнәлештә оча, борылышлары самолетныкы кебек. Күзгә күренерлек биектә була, һөҗүм иткәндә кисәк аска томырыла.

Вертолет тибындагы дрон миксер тавышы кебек бызылдап оча. Формасы төрле булырга мөмкин, әмма аның самолетныкы кебек канатлары булмый, винтлары берничә булырга мөмкин.

Аны еш кына ачыклау кыен – тавышы ишетелсә дә, ул күзгә күренми. Вертолет тибындагы дрон аска-өскә төшә-менә ала, бер урында эленеп тә тора. Гадәттә, самолет тибындагы дронга караганда акрынрак оча.

Вертолет тибындагы дрон бомба-гранаталар ташларга мөмкин.

(Мондый типтагы дроннар ерак арага очмый һәм алар фронт янында гына күренә).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100