Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанга беспилотниклар һөҗүм итте, Алабугада шартлау булган

news_top_970_100
Татарстанга беспилотниклар һөҗүм итте, Алабугада шартлау булган

Бүген иртән Алабуга һәм Түбән Камадагы предприятиеләргә дроннар һөҗүм иткән, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.

«Бүген иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды. Җитди җимерекләр юк, предприятиеләрнең технологик процессы бозылмаган. Алабугада, кызганычка, бинаның җимерелүе нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр бар. Аларга барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә.

Барлык хезмәтләр дә югары әзерлектә. Хәзерге вакытта тынычлык саклау һәм бу җинаятьне кылган кешеләр аңлы рәвештә таратырга тырышкан коткыга бирелмәү бик мөһим», – диелә Татарстан Рәисе хәбәрендә.

Социаль челтәрләрдә пилотсыз очкычның Алабуга икътисади зонасындагы биналарны җимерүе турында әйтелә, фото, видеолар тарала. Рәсми хәбәрләрдә мондый шартларда дөрес булмаган сүз таратмау кирәклеге хакында искәртелә.

РБК хәбәр итүенчә, Алабугада политехник колледжның тулай торагына 2 дрон төшкән. Анда яшәүчеләр эвакуацияләнгән. Бу колледж «Алабуга» ирекле икътисади зонасында урнашкан булган.

Бер видеода пилотсыз очкычның һөҗүм итеп шартлату мизгеле дә бар.

«Мэш» каналы язуынча, бу UJ-22 Airborne дип аталган дрон, ул Украинаның «Ukrjet» компаниясендә ясалган. Анда 20 кг шартлаткыч бар, канатлары 4,6 метр озынлыкта, 800 километрга кадәр оча ала. 2020 елдан Украина кораллы көчләре кулланылышында.

Мэш каналы каза күрүчеләр дип хәбәр итә. Өчесе – җиңел яралы, аларны медиклар карагач, өйләренә кайтарып җибәргән. 3 кеше госпитализацияләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100