Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина разведкасы Татарстанга дроннар һөҗүмен оештыруын таныган – МК

news_top_970_100
Украина разведкасы Татарстанга дроннар һөҗүмен оештыруын таныган – МК
"База" телеграм каналыннан

Украина разведка идарәсе Татарстанга дроннар һөҗүменә җаваплылыкны үз өстенә алган, дип яза «Московский комсомолец». Бу хакта Украина мәгълүмат чаралары махсус хезмәтләрдәге чыганакларына таянып язган булган.

«Мэш» язуынча, дроннарны Чернигов шәһәреннән җибәргән булырга тиешләр. Алар, күренмәс өчен, Идел үзәненнән очып килгән, диелә.

Мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, бу операцияне Украина разведкасы оештырган, максат – дроннар ясый торган заводка һөҗүм, диелгән.

Бүген иртән дроннар «Алабуга» махсус икътисади зонасындагы «Алабуга Политех» көллиятенең тулай торагына һөҗүм итте. Яраланган 7 кеше медикларга мөрәҗәгать иткән, беренчел ярдәм күрсәткәч, 3 кешене шунда ук өенә кайтарып та җибәргәннәр.

Төзәтү: соңрак яраланучылар саны 12гә җитте, дип хәбәр ителде. Алар барысы да – студентлар.

Яраланучыларның берсе – Африканың Руанда дигән иленнән килгән 16 (кайбер чыганакларда – 21) яшьлек кыз. Ул госпитализацияләнгән. Шулай ук Көньяк Судан, Зимбабве һәм Нигерия студентлары да бар.

Яраланучылар арасында 17 яшьлек 2 студент бар. Барысының да хәле канәгатьләнерлек, тормышларына куркыныч янамый.
Бу – Россиянең иң ерактагы төбәгенә һөҗүм, Украина чигеннән дип санаганда, дроннар иң аз дигәндә 1200 километр тирәсе очып килгән. Аларда 20 кг шартлаткыч булган. Ике очкыч Түбән Камадагы «Танеко» нефть эшкәртү заводына һөҗүм итү омтылышы ясаган, аларга каршы радиоэлектрон көрәш чаралары белән каршы торганнар, нәтиҗәдә, алар идарәне югалтып, төшкән, диелә. Килеп чыккан янгынны 20 минут эчендә сүндергәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100