Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алабуга» тулай торагына дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә 2 кеше яраланган – Тимур Шаһивәлиев

Төзәтү: соңрак яраланучыларның 12 булуы хәбәр ителде.

news_top_970_100
«Алабуга» тулай торагына дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә 2 кеше яраланган  – Тимур Шаһивәлиев

«Алабуга» махсус икътисади зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев дроннар һөҗүменә кагылышлы рәсми хәбәр чыгарды.

«Бүген 5.45 сәгатьтә «Алабуга» тулай торагына ике пилотсыз очкыч һөҗүм итте.

Дөрестән дә, алар Мәскәүдәге сәүдә йортларына һөҗүм итә, алар Белгородтагы кеше яши торган кварталларга һөҗүм итә, алар иртәнге 5.45тә «Алабуга» тулай торагына һөҗүм итә. Нәкъ менә шундый кешеләргә каршы без махсус хәрби операция уздырабыз.
Бу пилотсыз очкычлар НАТО илләре җиһазлары белән җиһазландырылган. 2 кеше яраланды. Иртәнге 9.00 сәгатькә булган рәсми мәгълүмат буенча яраланучылар саны 6га җитте.

Төзәтү: соңрак яраланучылар саны 12гә җитте дип хәбәр ителде. Алар барысы да студентлар.

Яраланучыларның берсе – Африканың Руанда дигән иленнән килгән 16 (кайбер чыганакларда – 21) яшьлек кыз. Ул госпитализацияләнгән. Шулай ук Көньяк Судан, Зимбабве һәм Нигерия студентлары да бар.

Яраланучылар арасында 17 яшьлек ике студент бар. Барысының да хәле канәгатьләнерлек, тормышларына куркыныч янамый.

Кемне алар куркытырга тели? 1815 елда Парижны, 1945 елда Берлинны алган кешеләрнең оныкларынмы?» – дигән Шаһивәлиев.

Соңрак пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә каза күргән кешеләр саны 6 булуы билгеле булды. Бу хакта «Республика Татарстан» газетасы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән язды.

ШОТ каналы язуынча, дроннар һөҗүме вакытында Африканың Руанда дигән иленнән килгән 21 яшьлек студент кыз яраланган. Ул «Алабуга Политех»та укыган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100