“Яңа елга – яшәреп” марафонының унбишенче көне: Кара җимеш ябыгучылар өчен файдалы, бөтнек чәе иммунитетны ныгыта
“Яңа елга – яшәреп” #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафоны дәвам итә. Табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова @doctor_kadirova марафончыларга һәм “Интертат” укучыларына үзенең киңәшләрен бирә.
- 5-26 декабрь көннәрендә уза торган "Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының максаты – мөмкин кадәр күбрәк кешене дөрес туклану режимына күчерү.
- Ике уч кара җимешне 200 мл кайнар суга салып, 10 минут кайнатырга кирәк. Бу сыеклыкны көнгә 3-4 тапкыр ярты стакан эчәргә була.
Кара җимешне куллануда берникадәр чикләүләр дә бар. Симерү, шикәр чире, диарея белән интегүчеләргә кара җимеш ашау тыела. Ашказаны асты бизе, ашкайнату органнары ялкынсынганда, ташлар ясалуга бирешүчәнлек булганда, әлеге җимешне кулланырга ярамый. Шулай ук йөкле хатын-кызларга һәм имезүче аналарга да аны беразлап кына ашарга кирәк.
- Ашкайнату системасын җайга салу өчен 100 г кипкән төшсез кара җимешне иттарткычтан чыгарыгыз. Шуңа вакланган әстерхан чикләвеге һәм бер аш кашыгы бал кушып болгатыгыз. Барлыкка килгән катнашманы иртә белән ач карынга 2 аш кашыгы эчегез.
Биектауда яшәүче Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова пешкән ризыклар ашаудан баш тарткан инде.
- Марафон ахырына якынлашып килә. Камыр, баллы ризыклар кулланмау беренче көннәрне авыррак булса да, организм хәзер шулай тиеш кебек кабул итә. Биология һәм химия укытучысы буларак, укучыларга дөрес туклану, сәламәт тормыш алып бару кагыйдәләрен, хәрәкәтләнүнең кеше сәламәтлеген ныгытуда зур әһәмияткә ия булуын аңлатам, - диде ул.
Марафончы Илнат Фәрхуллин һәр иртәсен бөтнек (мята) чәе эчүдән башлый. Әлеге чәй салкын тиеп авырганда сулыш алуны җиңеләйтә, нерв системасына, баш мие эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.
- Дару үләннәрен һәр ел саен җыя һәм кыш өчен киптереп куябыз. Юкә чәчәге, бөтнек, мелисса, дүләнәне (боярышник) еш кулланабыз. Салкын көннәр башлангач яки вируслар активлашканда аларның файдасы әйтеп бетергесез зур. Салкын тиеп авырганда, бөтнекнең дәвалау үзлеге артсын өчен бал кушып эчәргә дә мөмкин. Бөтнек белән иммунитетыгызны ныгытыгыз. Аны салатлар ясаганда да, десертлар әзерләгәндә дә кулланып була, - диде ул.
- "Казан егетләре" җырчысыннан файдалы чәй рецепты: вакланган бер аш кашыгы бөтнек өстенә 200 мл кайнар су салып, 15 минутка өстен ябып куярга. Эфир майлары сакланып калсын өчен, чәйне әзер булгач та эчәргә киңәш ителә.
- Бөтнекне аллергиядән, бронхиаль астмадан интегүчеләргә кулланырга һич ярамый. Ашказаны кислоталыгы югары булганнар да аңардан читтә торсын.
#сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонын социаль челтәрләрдә дә күзәтегез:
“Интертат” сәламәтлек марафоны: “Яңа елга – яшәреп!”
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне: Вадим Захаров утырып еларга әзер, Зилә Мәүлина табигый ризыклар гына ашаган, Мөнирә Хәмидуллина чишмә суы эчкән
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга?
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата
“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый
"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды
“Яңа елга – яшәреп” марафонының җиденче көне: Сәламәт яшәргә теләүчеләр йөгерергә чыга, ясмык ипи белән итне алыштыра ала
“Интертат”та сәламәтлек марафонының сигезенче көне: Марафончылар үзгәрә, “Казан егетләре” файдалы эчемлек әзерли, кыш көне ашарга кирәкле яшелчәләр исемлеге билгеле
“Яңа елга – яшәреп” марафонының тугызынчы көне: Йомырканың агын гына ашыйбыз, көнне физик күнегүләрдән башлыйбыз һәм туклыклы ботка пешерергә өйрәнәбез
“Интертат”та сәламәтлек марафонының унынчы көне: Вадим Захаров ике килога ябыккан, “Казан егетләре” чаңгыга баса, табиб кайнар су эчүне тыя
“Яңа елга – яшәреп” марафонының унберенче көне: Груша һәм алма согын иртән эчү тыела, кызыл миләш күзләр өчен файдалы
“Яңа елга – яшәреп” ябыгу һәм сәламәтлек марафонының унөченче көне: Сыйфатлы атланмайны ничек сайларга?
“Яңа елга – яшәреп” марафонының ундүртенче көне: Җитен мае күкрәк яман шешен кисәтә, ат мае салкын тигәндә файдалы, кан басымын әстерхан чикләвеге мае көйли