Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Хәкимов Гүзәл Уразова белән Элвин Грей бәхәсе хакында: "Аларның икесе арасында булган низагка мин нәрсәгә тыгылырга тиеш?"

Элвин Грей һәм Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова арасындагы низаг турында ишетмәгән кеше юктыр. Гүзәл Уразованың иң якын кешесе - ире, җырчы Илдар Хәкимов әлегә кадәр хатынын яклап рәсми мөрәҗәгатьләр әйтмәде. "Интертат" моның сәбәбен ачыкларга теләде. "Бака ботын кыстырган кебек, тыгылмыйм", диде җырчы. Әмма "Татар-информ" хәбәрчесенә үз фикерен белдерде. 

news_top_970_100
Илдар Хәкимов Гүзәл Уразова белән Элвин Грей бәхәсе хакында: "Аларның икесе арасында булган низагка мин нәрсәгә тыгылырга тиеш?"
Элвин Грей - Радик Юльякшин "Красивая, хороший" җырына авторлык хокукларын үзләштерү турында хәбәр итте. Ул Гүзәл Уразованы һәм шагыйрә Эльвира Сафинаны гаепли. Гүзәл Уразова Радик Юльякшинга җавап кайтарды.  Бу бәхәс әле һаман да дәвам итә - Элвин Грейның продюсеры Александр Слюсаренко "Интертат"ка җавабында Гүзәл Уразованы гаепләде.  Соңрак Гүзәл Уразова Элвин Грейга тагын бер җавап бирде.

“Элвин Грей җырчы булганда конфликтлар күп булачак”

-Илдар, әйтегез әле, тормыш иптәшегез Гүзәл һәм Элвин Грей конфликтында кем хаклы? Сез кем яклы?

 Бу сораудан соң Илдар Хәкимов бик озак көлде.

- Кем гаепле икәне билгеле. 

- Сез бу низаг турында кайдан белдегез? Ничек булды ул? 

-Беренчедән, монда бернинди дә җыр үзләштерү булмады. Бу озак вакыт узмыйча ачыкланыр. Икенчедән, минем фикерем мондый. Һәр кешенең дә кесәсендә телефоны бар. Мин Элвин Грейның администраторы Андрей Бажура белән сөйләшеп торам. Аның яхшы таныш, анда да минем телефон номеры бар. Минем, Гүзәл Уразованың телефон номерлары бар. Шуны шалтыратып, “Шулай булдымы ул? Сез шулай эшләдегезме ул? Ничек булды ул?”, дип сорарга була бит инде. Шунда бер сорау җитә иде. Без аларга ап-ачык итеп җавап бирер идек.

Без, алар әйткәнчә, 2016 елда җырны теркәмәдек. Без аны 2018 елда теркәдек. Шул вакытта ул җыр 4 кеше исеменә теркәлде: көй авторлары – Гүзәл Уразова һәм Радик Юльякшин. Гәрчә анда Радикның көе юк. Радик аранжировкасын гына язган иде. Без инде, кешене үпкәләтмибез дип, аны да автор итеп куйдык. Җырның сүз авторлары – Эльвира Сафина һәм Бабек Мамедрзаев. Бабекның сүзләре – ул җырның кушымтасы, ә куплетлар – Эльвира Сафинаныкы. 2018 елны без аны ничек бар, шулай теркәдек. 2016 елдагы хәлләрне без белмибез. Белгән дә юк.

Бүген, ягъни электрон заманада, сөйләшәсең килмәсә, Ватсапкамы, Телеграмгамы, электрон почтагамы, я башка җиргәме язарга була. Мин бу турыда Элвин Грейның администраторы Андрей белән соңыннан да сөйләштем. Ул: “Илдар, дөресең генә әйткәндә, мин бу бәхәс Интернетка таралганнан соң гына күрдем. Мин белмәдем”, - диде. Бу низаг чыкмый да ала иде, Гүзәл дә җавап бирмәгән булыр иде. Ул җавап биргән. Мин бу турыда бер сүз дә әйтә алмыйм. Ни өчен дигәндә, болай булды ул: Гүзәл: “Чыгып торыгыз әле”, - дип, безнең бөтенебезне чишенү бүлмәсеннән чыгарып җибәрде һәм видеомөрәҗәгать төшерде. Видеода күренә анда, кешеләр тегендә-монда шакыйлар. Кешеләрне чыгарып җибәргәндә аңа видео төшерүдән бүленергә дә туры килгәндер инде. 


Илдар Хәкимов Гүзәл Уразованың Элвин Грей белән конфликты турында хатынының Инстаграмын карап белгән

Мин Гүзәлне чыннан да кеше буларак аңлыйм. Аның өчен аяныч миңа. Гүзәл Элвин Грейның студиясенә барып, килешкәнчә, 50/50 программасы нигезендә, бишәр сәгать яздырып йөрде ул җырны. Радиоларга ротация өчен дә уртак түләгән идек бит без. Алар да җырлый, без дә җырлыйбыз, бергә чыгыш ясаганда, бергә җырлыйлар дип килештек. 

Ул егетләр ягыннан дөрес адым түгел бу. Аларга пиар кирәктер дип саныйм мин. Мондый хәлләр беренче тапкыр гына булса, “нишләп алай эшләде икән алар?” дип уйларга булыр иде әле. Гомумән, минем фикерем мондый: Элвин Грей җырчы буларак эшләгән вакытта аның мондый пиар кыланышлары күп булыр әле. Аларның конфликтларын, аларның мөнәсәбәтләр ачыклауларын күрәселәр алда әле.

-Илдар, җырның авторлары кем булды соң инде?

-Бу җырның дүрт авторы бар: кушымта сүзләре – Бабек Мамедрзаев, куплетлар – Эльвира Сафинаныкы, көе – Гүзәлнеке, аранжировка – Радик Юльякшинныкы. Чын дөресе шул.

-Сез бу бәхәс турында кайдан белдегез?

-Мин башта белмәдем аны. Элвинның видеосын башта Гүзәлгә күрсәткәннәр. Гүзәл шул видеоларны яздырганнан соң, аларның язган әйберләрен укып чыкканнан соң гына белдем мин аны.

“Элвин Грей Гүзәлне бөтен дөньяга бур дип фаш итте”

-Сез бу низагка кадәр Элвин Грей белән нинди мөнәсәбәтләрдә идегез?

-Без Элвин Грей белән яхшы да, начар да түгел, гади мөнәсәбәтләрдә идек. Бу конфликттан соң мөнәсәбәтләрнең “м” хәрефе дә булмас, дип уйлыйм мин. Ни өчен дигәндә, егет кеше, чын кеше гамәле түгел бу. Хатын-кызга да ул эш килешмәс иде, ир-ат кешегә бигрәк тә килешми. Бөтенесе дә бу конфликтны ник бөтен кешегә чыгарасыз ди, соң ул бөтен дөньяга Гүзәлне бур дип фаш иткәч, ничек җавап бирмисең инде? Аңламыйм мин моны. 

Гүзәл, миңа калса, дөрес эшләгәндер. Элвин аңа язып чыккач, җавап бирмичә калу мөмкин түгел.


“Гүзәл бэк-вокалчы да, подпевка да түгел ул”

Илдар, сез язын Элвин Грейның популярлыгы озак бармас дигән идегез. Ул сезгә шуннан соң дәгъва белдерде. Сез Элвин Грей белән шул хәлләрдән соң аралашкан идегезме?

-Гомумән, мин “бармаячак”, дип әйтмәдем. Минем әйткән сүзләрем бер булды. Элвин Грей турында сорау биргәч, мин “бу – продюсерлар тарафыннан махсус яшьләр өчен корылган, эшләнгән бик яхшы проект һәм ул бүгенге көндә тормышка ашты һәм бик популяр”, дидем. Шундый яшьләргә юнәлтелгән проект тормышка ашты, дип әйттем. “30 елдан соң да популярлыгын саклап кала алса, бик яхшы булыр”, дип әйттем мин. Ә аны русчага тәрҗемә итеп, үзгәртеп-нитеп, кемгә шулай кирәк иде, шулай үзгәртеп бетереп яздылар инде. 

Шушы пресс-конференция вакытында Фидан Гафаров безгә карата үзенең җылы сүзләрен әйткәч, мин дә әйтеп җибәрдем. “Минем әти-әни заманында ул мега-популяр кеше булган, бүгенге көндә дә сәхнәдә чыгыш ясый”, - дидем. Олырак артистларны хөрмәт итәргә кирәк, көч күрсәтеп, “мин болай итәм, тегеләй булдырам”, дияргә кирәкми. Бу бит чын “дурдомлык”ка барып җитте. (Илдар Хәкимов Элвин Грейның Салават Фәтхетдинов, Гүзәлия белән конфликтларын да телгә алып үтте - ИТ).

Күрәсезме, инде Элвинны күпме кеше карый, Уразовага күпме кеше язылган, Эльвираны күпме кеше карый, дип, чагыштыра башладылар. Гомумән, мин бу политиканы кабул итмим. Аның белән килешеп тә бетмим. Гүзәл Уразованы Элвин Грейның подпевкасы дип чыгара башладылар. Ничек подпевка булсын инде, алар бит бергә җырлыйлар. Гүзәл бэк-вокалчы түгел ул.

Аннары тагын менә нәрсә. Берничә ел элек Гүзәл белән Радикка икесенә бер концерт оештырырга уйлады. Алар безне "тупо кинули". Барысы да сөйләшенгән иде инде. Без билетлар, афишалар чыгарып йөргәндә, алар хәтта трубкаларын да алмадылар, элемтәгә дә чыга алмадык. Менә шундый тагын бер күңелсез хәл булган иде инде. Сөйләмәдек анысын да. “Оныттык, бетте”, дидек.

Шуннан соң Элвинның продюсеры рейтинглар эшләп, “менә, Элвин Грей беренче, Гүзәл Уразова өченче, дүртенче, Гүзәл Уразованың дәрәҗәсе төшә”, дип, шундый рейтинглар төзи башлады. Без бит инде бергә, бер проектта эшли идек, аны нәрсәгә шулай дип язасы иде инде? Бөтенесен исәпкә алып әйтәм мин. 

Мин теге вакытта яз көне бер начар сүз дә әйтмәдем. Яшьләргә юнәлтелгән дидем мин. Элвин Грейга бала-чага гына килә димәдем мин. 



“Без башта Элвин Грей белән “ике брат” кебек идек”
-Шушы хәлләрдән соң Элвин белән очрашканыгыз, я аралашканыгыз булдымы?

-Юк. Минем бу очрактан соң күрешеп, аның белән сөйләшеп утырганым булмады. Гәрчә аңарчы без “ике брат” кебек, аны үзебезнең проектларга алып, бик әйбәт итеп кенә уртак эшләр башлаган идек. Шуннаң соң алар үзгәреп, безгә каршы эшли башладылар. Безгә “безнең рейтинг төшә”, дигән булып, кешеләргә әллә нинди кардиограммалар күрсәтеп йөрделәр.  (Илдар Хәкимов "кардиограммалар" диде, сүз бәлки "диаграммалар" турында барадыр - ИТ). Әйтик, аналитикада Радик Юльякшин дип тә, Элвин Грей дип тә язалар. Икесен бергә кушалар да, имештер, ул иң яхшысы. Ә Гүзәл Уразова – ул бер генә Гүзәл Уразова. Анда бер генә исем. “Гүзәл Уразова аска тәгәрәгән”, дип тә яздылар әле шуннан соң. Менә шул хәлләрдән соң чыккан низаг бу. Асылда, мин аларны рәнҗетерлек бер сүз дә әйтмәдем. “Бу – бүгенге көн. Сез бүген популяр. Шул популярлыгыгызны саклап калсагыз, бик яхшы булыр”, дигән идем мин. 

“Бака ботын кыстырган кебек мин алар арасында бәхәскә кысылмыйм

-Илдар, әлеге бәхәскә карата үз фикерләрен әйтүче кешеләр күп булды. Ә сез, тормыш иптәшегез Гүзәлне яклап, Инстаграм аккаунтыгызда да, башка җирдә дә бер генә пост та куймадыгыз. Нигә алай? Әйтегез әле.

-Бу бәхәстә минем катнашым нинди соң? Беренчедән, Элвин Грей Гүзәлгә “Мәхәббәт ул шундый” җырына аранжировка ясарга тиеш иде. Элвин Грей аны эшләмәде. Аннан соң үзе шалтыратты да, “Гүзәл, әйдә, бәлки бергә җырларбыз?”, диде. Гүзәл миңа бу хакта әйткән иде. Мин: “Әйдә. Яхшы кызык проект булыр, җырлагыз”, - дидем. Гәрчә мин бу очракта “Юк, җырламыйсың”, дип тә әйтә ала идем. 

Гүзәл минем сүзләрне тыңлый ул. Без бергә уйлыйбыз, бергә хәл итәбез. Мин ул очракта каршы булмадым. Шуңа мин хәзер нәрсә дип языйм инде. Аларның икесе арасында булган низагка мин нәрсәгә тыгылырга тиеш соң? Гүзәл эшләгән эшләрен дә, барысын да ничек бар, шулай аңлатып биргән инде ул. Шуңа күрә бака ботын кыстырган кебек, мин ул бәхәскә кысылмыйм. 


"Үзләре башладылар бит"

Әмма моны куертырга кирәкме соң ул? Мин аңлыйм, Элвин Грей өчен бик үк яхшы пиар булмады инде бу. Кеше фикерләрен укып карасагыз, Элвинны яклап чыгучы кеше юк анда. Бар, бер 10 процент, әмма 90 проценты – Гүзәл яклы. Элвиннар үзләренә яхшы эш эшләделәр дип санамыйм мин. Әйтте бит инде Элвин үз фикерен, булды, бетте бит инде шуның белән. Юк, ул тагын пост куйган. Караңгыга утырган да, үзе дә күренми, күзе дә күренми, “всё, лопата врезана”, дигәндәй. Кем казына башлады соң монда? Һич аңламыйм. 

Үзләре башладылар бит. Без тоттык та, җавап кайтардык. Аннары тагын бер пост куйганнар. Ул утыра, артта Бабек утыра. Тагын дөрес булмаганны язганнар. Халык бит ул күп. Дурак түгел беркем дә, барысын да аңлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100