"Кызганыч - тирә-якта бик күп намуссыз кешеләр бар". Элвин Грей Гүзәл Уразованы "Красивая, хороший" җырына авторлык хокукларын үзләштерүдә гаепли

6 октябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Рамил Гали
"Якын кешеләр тарафыннан хыянәтне кичермим", - дип яза Радик Юльякшин.
"Гүзәл Уразова, тәрҗемәче Сафина белән берлектә, Россия авторлар җәмгыятенең җирле бүлеге аркылы "Красивая, хороший" җырына авторлык хокукын сәер генә үзләштерде. Аны без Бабек Мамедрзаев белән сезнең өчен әзерләгән идек. Мин хөрмәт иткән башкаручы буларак, Гүзәлне дуэт башкарырга чакырдык", - дип яза Радик Юльякшин. 

Ул бу җырга авторлык хокукларын үзләштерүдә җинаять билгеләре бар дип әйтә.

Радик Юльякшин Башкортстанда да авторлык хокукын үзләштерү очрагы булуы хакында яза. Җырчы Гөлнара Рәшитованы һәм Россия авторлар җәмгыятенең Башкортстан бүлеген гаепли. 

"Алга таба нәрсә булачагын мин сезгә соңрак хәбәр итәрмен. Минемчә, монда җинаять маддәсе бар. Кызганыч, хакыйкать шундый - тирә-якта бик күп намуссыз кешеләр һәм алардан сакланырга, судта хокукларыңны якларга туры килә. Авыр һәм күңелсез... Моңа нинди нәтиҗә ясарга була... Коллегалар, сез нишлисез соң? Минем ... турындагы сүзләр дөрес түгел. Мин исән, сәламәт һәм сезгә дә шуны телим. Мин моны атлап үтәчәкмен һәм алга китәчәкмен. Ә сезгә моның белән гомер буена яшисе", - дип яза Радик Юльякшин.

Элвин Грейның Гүзәл Уразова белән башкарган дуэты зур популярлык казанды. Җырчылар арасында беренче конфликт быел яз чыкты. 21 мартта "Дуслык күпере" фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә Гүзәл Уразованың ире Илдар Хәкимов Элвин Грейның популярлыгы озак бармаячак дип белдерде. Моңа җавап итеп Радик Юльякшин Илдар Хәкимовны икейөзлелектә гаепләде. "Үзегезнең талантлы хатыныгызга сәлам әйтегез", - дип язган иде Элвин Грей.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Не пропущу подлость от когда то близких мне людей, а так же озвучу. Пока весь лейбл занимался нелегким трудом, воспользовавшись моментом, каким то странным образом через местное отделение РАО Гузель Хакимова (Уразова) в тандеме с переводчиком стихов Сафиной присвоили права на песню "Красивая, хороший" Которую мы сотворили с Бабеком Мамедрзаевым для вас ребята. Гузель, как уважаемого мной исполнителя мы пригласили спеть дуэтный вариант трека. Сафина же перевела эту песню на татарский, и продала лейблу исключительные права. Хочу заметить, что данные действия можно рассматривать как признаки преступления , и квалифицируются они главой 21 УК РФ. Преступления против собственности ст. 159 - мошенничество ,то есть хищение чужого имущества, или приобретение права на чужое имущество путем обмана или злоупотребления доверием. (В данном случае нашим доверием , и доверием РАО Татарстана). Надеюсь, что РАО примет справедливое решение в самом ближайшем будущем. На моей Родине тоже замечены негативные моменты, опять же связанные со скандально известным автором Гульнарой Рашитовой и местным РАО. Данный автор подписала договор , по которому передала свои произведения лейблу за материальную плату, и тут же злоупотребив доверием некоторых сотрудников авторского общества ,введя их в заблуждение ,подала иск о фальсификации договора, так как она, якобы, его не подписывала, а подписал его оказывается я, тем самым фальсифицировав документ))), ( на самом же деле намеренно исказила собственную подпись). Независимая судебная экспертиза признала договор подлинным, подписанным собственноручно Рашитовой. Что там будет дальше я вам сообщу позже. Но чувствую, что там тоже уголовная статья. К сожалению реальность такова, что вокруг много не добросовестных личностей и приходится защищаться и отстаивать свою правоту в судебных инстанциях. Больно это и грустно…. Хочу сказать подведя итог этому... Коллегиии, вы что творите то? Слухи о моей ...... явно преувеличены . Я жив, здоров чего и вам желаю . Я то перешагну через это, и пойду дальше. А вам с этим жить всю жизнь. #ГузельУразова #ЭльвираСафина #ГульнараРашитова #ЭлвинГрей #РадикЮльякшин #ElvinGrey #РАО #КрасиваяИхороший #БабекМамедрзаев

Публикация от Elvin Grey (@elvin_grey_music)


Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла