Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова Элвин Грей турында: "Ике минут видеосын 30 дубль белән көчкә язган кешегә ачуланып та булмый"

Гүзәл Уразованың Радик Юльякшин белән бәхәсе дәвам итә.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова Элвин Грей турында: "Ике минут видеосын 30 дубль белән көчкә язган кешегә ачуланып та булмый"
Элвин Грей - Радик Юльякшин "Красивая, хороший" җырына авторлык хокукларын үзләштерү турында хәбәр итте. Ул Гүзәл Уразованы һәм шигырьне тәрҗемә иткән Сафинаны Сафинаны әхлак кагыйдәләрен генә түгел, җинаять кодексын да бозуда гаепләде. Гүзәл Уразова бик эмоциональ төстә Радик Юльякшинга һәм тамашачыларына мөрәҗәгать белән чыкты. Элвин Грейның продюсеры Александр Слюсаренко "Интертат"ка җавабындаГүзәл Уразова гамәлләрендә җинаять бар дип әйтергә тели. Соңрак Гүзәл Уразовага Элвин Грей да җавап яздырды.

"Рәхмәт, дусларым! Күңелгә авыр, шулай да, мин көчле кеше. Мин бирешмим. Бүген телефон шалтыравыннан туктамады. Якыннарым, бик күп артистлар хәлемне белде. Рәхмәт сезгә миңа көч биргән өчен. Башка видеолар булмас. Моңарчы да юк иде. Ләкин мине үземнән чыгарырга бик нык тырышырга кирәк. Һәм ул мине үземнән чыгарды. Гафу итегез, зинһар, ямьсез булсам, авыр сүз әйтсәм. Ләкин мин ничек булды шулай сөйләдем. 
Миңа ул җырның хокуклары нигә дуслар? Ул җыр иртәгә онытылыр, яңалары туар. Ә бүген кешелекне югалтырга ярамый. Бер вакыт та пиар кулланмадык, продюсерыбыз да булмады. Һәм кирәк тә түгел. Без - азат кешеләр. Күңелдән чыккан җырларымны җырлыйм, үзем үземнең башым белән яшәп үз сүземне үзем сөйлим. Кайбер кешеләр кебек, җеп белән тарткалап йөртә торган курчак булырга язмасын. Валлаһи әйтәм, минем каршыга басып минем күзгә карап әйтә алмас иде ул сүзләрне.

Ике минут видеосын 30 дубль белән көчкә язган кешегә ачуланып та булмый. Мине дә ачуланма, Грей! Үзең башладың. Мине нәрсәдә гаепләгәнеңне үзең дә аңламыйсың. Күрсәт миңа ул документны! Син әйтмешли, "присвоила" бит ул җырны. Мин сиңа договорны үз кулларым белэн тапшырдым тугелме соң? Бар да шулкадәр сәер...
Ярар, исән-сау булыйк".

Элвин Грейның ике минутлык видеомөрәҗәгатендә 11 кисәктән тора. Гүзәл Уразованың да роликлары дубльләр белән төшерелгән, әмма дубльләр саны күпкә азрак. 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Рәхмәт, дусларым! Күңелгә авыр, шулай да, мин көчле кеше. Мин бирешмим. Бүген телефон шалтыравыннан туктамады. Якыннарым, бик күп артистлар хәлемне белде. Рәхмәт сезгә миңа көч биргән өчен. Башка видеолар булмас. Моңарчы да юк иде. Ләкин мине үземнән чыгарырга бик нык тырышырга кирәк. Һәм ул мине үземнән чыгарды. Гафу итегез, зинһар, ямьсез булсам, авыр сүз әйтсәм. Ләкин мин ничек булды шулай сөйләдем. Миңа ул җырның правасы нигә дуслар? Ул җыр иртәгә онытылыр, яңалары туар. Ә бүген кешелекне югалтырга ярамый. Бер вакыт та пиар кулланмадык, продюсерыбыз да булмады. Һәм кирәк тә түгел. Без азат кешеләр. Күңелдән чыккан җырларымны җырлыйм, үзем үземнең башым белән яшәп үз сүземне үзем сөйлим. Кайбер кешеләр кебек, җеп белән тарткалап йөртә торган курчак булырга язмасын. Валлаһи әйтәм, минем каршыга басып минем күзгә карап әйтә алмас иде ул сүзләрне. Ике минут видеосын 30 дубль белән көчкә язган кешегә ачуланып та булмый. Мине дә ачуланма, Грей! Үзең башладың. Мине нәрсәдә гаепләгәнеңне үзең дә аңламыйсың. Күрсәт миңа ул документны! Син әйтмешли, "присвоила" бит ул җырны. Мин сиңа договорны уз кулларым белэн тапшырдым тугелме соң? Бар да шулкадәр сәер... Ярар, исән-сау булыйк. #саубулрадик #гузельуразова #elvingrey

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100