Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бер артист та бер-берсен яратмый". Салават Фәтхетдинов белән Элвин Грейның көрәше турында - экспертлар

Популяр башкаручы Elvin Grey (Радик Юлъякшин) күренекле татар җырчысы Салават Фәтхетдиновка залга тамашачы җыю буенча көч сынашырга тәкъдим иткән. «Башинформ» агентлыгында матбугат конференциясендә өлкән коллегасы авызыннан үз адресына булган тәнкыйтькә карата Радик шулай җавап биргән.

news_top_970_100
"Бер артист та бер-берсен яратмый". Салават Фәтхетдинов белән Элвин Грейның көрәше турында - экспертлар

Радик Юлъякшин Салават абыйсының дәрәҗәсенә шикләнми, әмма сарказмына  ачуы чыга

“Хөрмәтле Салават абый!!! Мин Сезгә акыллы өлкән абыема кебек карыйм. Сезнең дәрәҗәгез бәхәс уятмый. Миңа карата тәнкыйтегез мактауга лаек. Әйе, мин сәнгать институтлары тәмамламадым, минем Сезнең кебек укытучыларым булмады, әмма мин Сезнең җырларыгызда үстем.


Минем адреска сезнең тарафтан даими рәвештә сарказм белдерү сезнең кебек хөрмәтле кешегә килешми. Минем укытучыларым – җирле остазлар. Мин татарча һәм башкортча ничек итеп дөрес җырларга икәнен күз алдына да китерә алмыйм, мин бары аранжировкалаучы һәм композитор. Йөрәгем кушканча, күңелем тойганча җырлыйм.

Нәрсәдер исбатлыйсыгыз киләме?

2017 елның көзендә “Татнефть-Арена" һәм “Уфа-Арена" комплексларында ике датаны билгеләргә тәкъдим итәм. Ике дата сезгә һәм икесе миңа (тик административ көчләрдән башка, "чиста" итеп, билетларны хезмәт хакы хисабына көчләп сатмыйча һ.б.). Алга барыргамы, бер урында торыргамы – халык хәл итсен!” — дип язган Элвин Грей “ВКонтакте”дагы рәсми битендә.

Исегезгә төшерик, Элвин Грей тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы уфалы Радик Юльякшин 2016 елда Татарстан мәдәниятында “Ел кешесе” булды һәм үз чыгышы белән “Татар жыры” гала-концертын йомгаклады. Гадәттә, ел да "Татар җыры" концерты Салават Фәтхетдинов чыгышы белән тәмамлана иде.

Салават Элвин Грейга җиңелүенә хурланып “Татар җырыннан” бөтенләйгә баш тарта

Proufu сайты язуынча, җырчы Элвин Грей турында бик кискен әйтә. “Радик Юлъякшин (Элвин Грей”)  кебек татарча җырларга ярамый. Әмма аны популярлаштыралар, димәк, ул кемгәдер кирәк. Гомерендә дә театрда булмаган кешеләр бар – беренче тапкыр концертка эләгәләр дә, ул аларга ошый. Әмма мин аның үзеннән берни дә тормый дип уйлыйм. Киендерәләр дә сәхнәгә чыгаралар...

Былтыр мин “Татар җыры – 2016” фестивалендә катнашудан баш тарттым... Ник чыкмадың дип сорый башладылар. Барысы да гадел булды дип әйтәм – конкурс булды, кешеләр тавыш бирделәр. Элвин ике тавыш белән мине җиңде. Хәзер ел буе аны куып җитү өчен тырышачакмын.

Билгеле, бу ирония. Мин “Татар җырында” бүтән катнашмаска булдым”, - дип белдергән Салават.

Салават Фәтхетдинов Intertat.ru электрон газетасы хәбәрчесенә интервью бирүдән баш тартты. “Мин бик ерак, бер сорау да бирмәгез!” дип, телефонын куйды

Радик Юлъякшин: Салават ул кызыл шәраб кебек, озаграк сакланган саен тәмлерәк

Радик Юлъякшин “Интертат” хәбәрчесенә үз тамашачыларына, аларның җылысына бик ышануын белдерде.

- Артист популярлыгы бит бер-береңә пычрак атуда түгел, ә синең концертларга килеп, синең залга бүләк иткән энергияңне алырга теләүче тамашачылар саны белән үлчәнә. Мин үземне гиперпопуляр дип санамыйм, әлегә мин тар даирәләрдә генә танылган, - диде ул.

Элвин Грей Салават Фәтхетдинов турында фикерен дә белдерде.

 - Салават ул мәңгелек, кызыл шәраб кебек ул, күпме озаграк сакланса, шулкадәр тәмлерәк. Эш шунда ки: безнең Салават абый белән милли эстрада турында аң-фикеребез үтә төрле. Ул мэтр, академик, мин аранжировкалаучы, композитор.

Әмма шунысы бар: имеш-мимешләр буенча Салават концертына халыкны көчләп китертәләр, бу инде дөрес түгел. Уйларга, системаны яңадан кабызырга җирлек бар дигән сүз. Татар һәм башкортларда “артка” дигән сүз юк бит. Бары тик – алга! Без бит кирәк чакта туктап калабыз да, 180 градуска борылып, яңадан алга китәбез. Салават абый – безнең йөрәк түренә кереп урнашкан милли мәдәниятнең чишмә башында. Мин телләребез, җырларыбыз турында бөтен дөнья белүен телим. Максат һәм бурычларыбыз төрле – шул гына, - диде Радик.

Рифат Фәттахов: Салават белән Элвин көндәшләр түгел

Р. Ваһапов исемендәге фонд директоры Рифат Фәттахов Радик Юлъякшин һәм Салават Фәтхетдинов көндәшлеге турында үз фикерен җиткерде.

 - Аларны чагыштырырга кирәкми, алар бөтенләй икесе ике төрле. Һәркемнең үз урыны, үз тамашачысы бар. Кем күпме тамашачы җыйганын анысын инде вакыт күрсәтер, әмма ләкин алар икесе ике төрле, бер-берсенә һич тә ошамаган һәм бер-берсенә көндәш түгел дип саныйм, - диде.

Рифат Фәттахов татар эстрадасындагы җитешсезлек турында да фикерләре белән уртаклашты.

- Гомумән, бу очрак белән генә бәйле түгел. Олы яшьтәге артистларыбызга яшьләргә карата киң күңеллелек күрсәтү, игътибарлырак булу кирәктер дип уйлыйм. Татар мохитендә җитешмәгәнрәк әйбер дип күрәм мин моны. Икенче яктан, яшьләр дә олыларга хөрмәт белән караса, комачауламас иде. Фикеремне аңлагансыздыр, хәзерге заманда кемдер дөрес эшләгән, кемдер ялгыш дип әйтү минем вәкаләт түгел, - диде әңгәмәдәш һәм артистлар арасында бер-берсенә карата тәнкыйть булырга тиеш түгеллегенә ишарәләде.

Элвин Грейның Салават Фәтхетдиновка ясаган тәкъдиме турында Рифат Фәттахов: “Радиккка ниндидер залда концерт оештыруны беркем тыймый дип уйлыйм. Салават бу тәкъдимне кабул итәрме-юкмы – анысы аның эше. Минем төп фикерем: татар мохитендә үзара ихтирам күбрәк булсын иде”, - диде .

Илфак Шиһапов: Артистлар арасында дуслык юк!

Продюсер Илфак Шиһапов фикеренчә, артистлар арасында берсен берсе яратучылар бер дә юк.

- Кем дә булса без дус, тату яшибез, киңәшләшеп торабыз ди икән, бу ялган. Бер артист та бер берсен яратмый. Моның өчен сәхнә артын белергә кирәк. Элек ничек булгандыр, анысын әйтә алмыйм. Һәрхәлдә, соңгы 10-15 елда шулай бара. Безгә сәхнә артында торучыларга бу бик яхшы күренә, - ди ул.

Бүгенге көндә чыннан да Радик тамашачыны күбрәк җыя. Аның объектив, субъектив ягы да бар. Ул һәрвакыт яңалык кертә, популярлыгы да зуррак. Чынлап та, бәлки Салават бүген кешене азрак җыядыр, әмма башта 27 ел сәхнәдә булырга кирәк әле. Мин Салават Фәтхетдиновка берничә ел сценарий әзерләдем, әмма концертын тулысы белән беркайчан караганым юк, ул минеке түгел. Салават начар, тыңламыйлар дип әйтеп булмый, 27 ел халык күңелендә тора икән, бу инде мактауга лаек. Радикны да бер 10 еллап беләм, бүген ул чынлап та популяр, - дип белдерде Илфак Шиһапов.

Продюсер Салаватның бүгенге көндә күпмедер дәрәҗәдә тырышлыгы җитеп бетми дип саный.

- Бәлки ул аңа кирәк тә түгелдер, бәлки кеше аргандыр да. Ул ягы да бар. Чыннан да сәхнә авыр хезмәт. Ләкин нәрсә дисәләр дә, Салават Салават инде. Радик бөтенләй башка формат. Мин аларны чагыштыруның мәгънәсен аңламыйм да, алар икесе ике төрле җырчы бит. Шулай да Радикка мин рәхмәтле, очрашкач үзенә дә әйттем: әгәр дә бүген 3-11 сыйныф балалары аның концертына йөри икән, димәк, алар татар концерты карарга өйрәнүчеләр. Аннары бераз олыгайгач, башка кешегә йөри башлаячаклар, чөнки яшь барган саен, күңел башка җырлар сорый башлый. Һәр буынның үз җыры. Яшьләрнең бер өлешендә булса да татар телендәге концертларга йөрергә кирәк дигән уй күңеленә кереп кала. Радикка да, продюсерына да шушы проект өчен рәхмәтлемен. Минем танышларым да авылдан ике тапкыр гаиләләре белән барганнар аның концертына. Радикны аңламаучылар да, яратучылар да бар. Бу Салават белән дә, башкалар белән дә шулай. Әгәр бүген ярыш оештырсалар, әлбәттә, Казанда Радик күбрәк кеше җыяр, мөгаен. Минем фикерем шул. Яшьләр активрак чөнки. Салаватны яратучы олырак буынга җыенып концертка бару авыррак, ә яшьләр гел йөри, күңел ачу урыннарын эзли, - ди Илфак Шиһапов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100