«Үземә зиннәтле әйберләр алмадым»: Луиза Хәйруллина хөкем алдыннан соңгы сүзен әйтте
Салават шәһәрендәге банкта кассир булып эшләүче хатын 20 миллион сумнан артык акча урлауда гаепләнә.
Башкортстанда миллионар урлауда гаепләнүче кассир хатын Луиза Хәйруллина эшен судта карыйлар. Луиза хөкем карары чыгарыр алдыннан соңгы сүзен әйтте. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.
Луиза иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза сорый. Ул үз гаебен тануын, моңа кадәр хөкем ителмәгән булуын, административ җаваплылыкка тартылмавын искәртә.
«Ирем ягыннан психологик һәм физик басым булды. Мин җинаятьнең авырлыгын аңламадым, ләкин аны булдырмаска тырыштым, җитмәгән акчаны куеп барырга маташтым. СИЗОда утырган вакытта җинаятьнең бар авырлыгын аңладым. Үземә зиннәтле әйберләр алмадым. Бөтен акчаны ирем Маратка бирдем. Мәрхәмәтле, беркатлы һәм ышанучан булуым аркасында иремнең сүзенә карап, кассадан акча алдым», — дигән Луиза судта.
Прокурор Луиза Хәйруллинаны 6 елга, аның ире Марат Хәйруллинны 7 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый.
- Луиза Хәйруллина банктан урлаган 20 миллионнан артык акчаның күбесе кайда булуы ачыкланган
- Банктан акча урлаган Луизаның ире гаепне үз өстенә алган: «Акча урларга аны мин котырттым»
- Банктан акча урлауда шикләнелүче Луизаның иренә балалары белән йөрергә рөхсәт иттеләр
- Банктан 25 миллион сум акча урлап качкан Луиза Хәйруллинаны үтергәннәрдер дип фаразлыйлар
- «Өйгә бик кайтасым килә»: 20 миллион урлауда гаепләнүче Башкортстан кассиры Луиза Хәйруллина гаебен таныган
- «Луиза балаларын сагына»: 20 миллион урлауда шикләнелүче хатын адвокатлар алмаштыра һәм сорауларга җавап бирми — видео
- Банктан миллионнар урлауда гаепләнүче Луиза Хәйруллина эшен тикшереп бетергәннәр
- Банктан миллионнар урлауда шикләнелүче Луиза Хәйруллина 13 килога ябыккан