«Мырау Батыр»ны хәтерлисезме? Кайтты ул!
Нәкый Исәнбәтнең «Мырау Батыр»ы туксанынчы елларда мюзикл итеп куелган иде. Утыз елдан соң ул курчак спектакле булып татар театрына кайтты. «Әкият» курчак театрында хәбәрчебез булды.
Нәкый Исәнбәтнең «Мырау Батыр» әкияте буенча куелган музыкаль спектакле чыккан көннәр «Әкият» өчен уңышлы туры килде. Театрның икенче бер кырыс спектакле биш номинациядә «Алтын битлек» театр премиясенә тәкъдим ителгәне билгеле булды. Сүз Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» повесте буенча куелган спектакль турында сүз бара.
«Мырау Батыр» әкиятен Нәкый Исәнбәт 1954 елда яза башлап, ул 1974 елда гына китап булып басылып чыга алган. Туксанынчы елларда Татарстан телевидениесе аның нигезендә «Мырау Батыр» мюзиклын эшли. Батыр мәче ролен Камал театры артисты Илдар Хәйруллин башкара.
«Көләм инде. Хәлил Әбҗәлилов халык күңелендә Хуҗа Насретдин булып калды. Шәүкәт Биктимеров — Әлмәндәр. Хәлим Җәләй — хулиган Шәкүр булып. Мине, күпме еллар узды бит инде, күргән саен Мырау Батыр, диләр. Исемне дә белмиләр, Мырау Батыр абый, диләр. Димәк, бушка булмаган, эз калдырганмын. Бөтенләй искә алмасалар, начар булыр иде. Ул үзебезгә дә бик кызык булды — энергетикасы бик уңай, шуңа әйбәт чыккандыр. Алынганда мин аны аңламадым да. Режиссер Эдмас Үтәгәнов шалтыратты да: «Алын әле. Синдә песи чалымнары бар, диләр», — ди. Мин бит әллә ни күп җырлаган кеше түгел. Рәшит Абдуллин төнлә музыка яза. Без иртән телестудиягә киләбез: безгә текст бирәләр, музыка тыңлаталар — ярты сәгатьтә өйрәнеп, яздырабыз. Ә кинога төшкәндә авыз ачып тора идек», — дип сөйләгән иде Илдар Хәйруллин «Интертат»ка биргән интервьюсында.
Кайчандыр зур уңышка ирешкән әсәргә тотыну иҗатчы өчен шактый куркыныч күренеш. Чөнки тамашачы теләсә-теләмәсә дә чагыштыра башлый. Ә чагыштыру еш кына яңа әсәр файдасына булмый. Хатирәләр белән ярышу мәгънәсез — балачак һәм яшьлек хатирәләреннән да гүзәл тагын ни бар? Аларны җиңеп тә, басып та булмый, хәер, кирәкми дә. Шуңа «Мырау Батыр» музыкаль спектаклен куярга алынган Илгиз Зәйниев халык хатирәләре белән ярышмый. Ул, киресенчә, шушы хатирәләр дөрләп кабынсын өчен аларны яңарта гына. Рәхим итегез — сезнең ностальгияләрегезне бу театрда кадерләп яңартып бирәчәкләр.
«Мырау Батыр» — чиста матур татар теленә зур әһәмият бирелгән спектакль. Режиссеры — «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев. Музыкаль яктан яшь композитор Миләүшә Хәйруллина бизәгән. Шагыйрә Резеда Гобәева Мәрьям өчен яңа җыр да язган. Хореограф — Сәлимә Әминева. Куючы рәссам — Екатерина Спиридонова. Яктыртучы рәссам — Михаил Кирильцев.
Бәрәзә авылында Ризван бай йортында җирән мәче яши. Шактый хәйләкәр мәче. Аны бай кызы Мәрьям бик ярата, яклаша. Ә Ризван байга мәче аз хезмәт итә, бушка ашап ята кебек тоела, шунлыктан ул күп вакытын мәче белән тиргәшүгә, аны кууга сарыф итә. Әлбәттә, дәрәҗәле мәченең тычкан куып гомер үткәрәсе килми — баш булганда аяк ял итә, нигә әле тычканнар үзләре тотыла система көйләмәскә?! Тычканнар тезелеп басып мәче яныннан уза торалар, узган саен кими торалар… Башыңны эшләтеп каршы тора белмәсәң, бөтен нәсел-нәсәбең белән юкка чыгарга мөмкинсең.
Дөрес, бу хәйләләр генә мәчене коткарып кала алмый — барыбер урманга куыла. Әмма нинди генә очракта да югалып калырга ярамый, һәр вазгыятьтә өстен чыгарга мөмкин — монда инде без Нәкый Исәнбәт белән Илгиз Зәйниев ярдәмендә пиарның нинди зур көч икәнен аңлыйбыз. Мәчебез көтмәгәндә урманның зур батырына әверелә, даны еракларга тарала. Югыйсә, ул бу батырлыкларга әзерләнмәгән иде ләбаса, әмма аңа мәдхия җырлана.
Нәкый Исәнбәт Бәрәзә авылы мәчесе маҗараларын 12 хикәягә булып бирсә, Илгиз Зәйниев аны 3 яшьтән узган һәр бала аңларлык 1 сәгать тә 15 минутлык тамашага сыйдырган. Гаҗәеп хәрәкәтчән, гөрләп торган тамаша. Битлекле актерлар һәм сөйләүче шамакай-скоморохлар татар әкиятен дөнья әкиятләре рәтенә куя, милли киемнәр аны татарлыгын югалтмаган хәлдә башка әкиятләр белән тиңләштерә.
Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова Нәкый Исәнбәтнең «Мырау Батыр» әкиятен энциклопедик әсәр дип атый, анда кулланылган 144 татар авылы исеменең кулланылуының да серләре барлыгын әйтә. «Әлеге исемлек аша язучы Идел-йорт, Болгар дәүләте, Казан ханлыгы төшенчәләрен аңлата, безнең шәһәр цивилизациясе булганлыгын күрсәтә», ди. Ә «Әкият» курчак театрында куелган әкият шушы серләргә юлны күрсәтә ала.
Әгәр әти-әнисе белән театрга килгән баланың чираттагы тукталышы китап кибете һәм анда сатып алынган «Мырау Батыр» китабы була икән, димәк, халкыбыз тарихын, матур әдәби традицияләрен балаларга җиткерә алган сәламәт экосистема төзелгән. «Мырау Батыр» музыкаль әкиятен карап илһамланып чыккан гаиләгә Татарстан китап нәшрияты әлеге китапны китереп җиткерә аламы — эш шунда гына тора.
«Мырау Батыр» музыкаль әкияте Курчак театрының зур залында татар телендә куелган. Әлеге бина 2012 елда сафка басып, анда спектакльләр күрсәтелә башлады. Ихтыяҗ зур булу сәбәпле рус телле спектакльләр 250 урынлы Зур залда уйналып, татар труппасы 100 урынлы Кече залда уйнала иде. Илгиз Зәйниев беренче тапкыр татар телендәге текстны зур сәхнәгә чыгарырга җөрьәт итте. Моңарчы зур сәхнәгә сүзләр бик аз булган «Шүрәле. Яңа фантазия» спектакле генә чыккан иде.
Заманында кайбер матбугат чараларының журналистлары «Әкият» татар дәүләт курчак театры татар телле спектакльләрне аз куя, куелганын да аз күрсәтә дип кара тавыш чыгарган иде. Әйе, алар хаклы кебек күренгәндер. Әмма вазгыятьне анализлап карасак, татар спектакленә тамашачының аз йөрүен күрербез. Сайлау мөмкинлеге булганда, тамашачы рус телендә чыккан таныш әкиятләргә өстенлек бирә. Сата белмисез, фәлән-төгән дип бу театрны гаепләргә телем бармый, бу театр һәрчак план үтәп кенә калмый, ә бөтен спектаклен табышка җиткерә.
Кыскасы, сайлау мөмкинлеге бар, җәмәгать. Карап карыйк, халык агылырмы «Мырау Батыр”га. Агылсын иде инде… «Мырау Батыр”ның даны дөньяга таралган кебек музыкаль әкиятнеке дә таралсын иде. Бу һәр мәктәп баласының татар теле дәресе булырга лаеклы әсәр.
Ә урманнан кайтып киткәч Мырау Батыр,
Нишләп калды анда Аю гөбернатыр?
Әкияткә бит Аю кирәк, булмый ансыз,
Ул булмагач, эш бетә бит маҗарасыз…
Шунда җиткәч, мин дә нокта куйган идем,
Әкиятемне очламакчы булган идем,
Баксам, малай, алда икән ул маҗара!
На маҗара — алгы биттән укып кара!
(Нәкый Исәнбәт)