«Адәмнәр» – татар ужастигы: «Анда кеше ашыйлар»
Курчак театрында куела торган «Адәмнәр» спектакле ир-атларны да елатырдай икән. Ачлык дигән кабәхәт аркасында шашып, тилереп, кешелек сыйфатларын югалтып, үз баласын ашау дәрәҗәсенә җиткән ир үз яшендәге ирләрне елата. Зурлар өчен куелган «Адәмнәр» спектаклен «Татар-информ» хәбәрчесе карап кайтты.
«Анда кеше ашыйлар. Казанында бала кулы йөзеп йөри». Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» әсәрен шушы «спойлер» аркасында мәктәптә дә укымаган идем. Әле формалашып бетмәгән бала психикасын кеше ашаучылар белән бозасым килмәде, гәрчә укытучы әйткән генә түгел, күргән бөтен китапны укый идем ул елларны. «Адәмнәр» минем өчен куркыныч бер төш булып, әллә кайда еракта укылмыйча калды.
Еллар үтте. Булган бөтен көчемне җыеп, «Әкият» курчак театрына килдем. «Адәмнәр»не карарга. Кече залның беренче рәтенә барып утырдым. Минем әле үз гомеремдә ир-атларның, үкси-үкси елап, спектакль караганын күргәнем юк иде.
«Өч ай инде кеше каны эчәм»
«Адәмнәр» – без яшәгән җирләрдә бер гасыр элек булган реаль хәлләрне сурәтләгән әсәр. 1920 елгы ачлык Идел буенда күпме кешене әрәм итә. Тарих китапларында гына түгел, документаль фильм һәм менә шундый әсәрләрдә дә ачлыктан интегеп үлгән мәетләр өеме турында сөйлиләр. Ниндидер апокалипсис, ужастик кебек тоелса да, булган, кеше башыннан узган хәлләр инде бу. «Адәмнәр» – татар ужастигы.
Спектакль буран тавышы белән башланып китте. Киемнәре таушалып беткән бер адәм ашарга эзли. Нишләргә белмәгәнлектән, кәгазь кисәкләрен авызына тутыра. Шулчак каршысына тагын бер куркыныч итеп көлүче шәүлә пәйдә була. Ул аны буа, өстенә ташлана, сугыша, җан талаша. Тик адәм аннан котыла, кача. Үтерергә теләп муена асылынган шәүлә спектакльнең башыннан азагына кадәр сагалап йөри адәмне. Адәм дигәнем «Адәмнәр»нең төп герое Гәрәй булып чыкты.
«Әти, Зәбидә әби балаларны ашый икән. Ике баланың шунда кереп киткәнем күрдем, кире чыкмадылар», - дип әтисенә күргәннәрен курку катыш дерелдәү белән Зәйни улы сөйләп бирә. Гәрәй моңа ышанырга теләми. Ничек инде көпә-көндез бала ашап була ди?! Улы аны ышандырып диярлек карчык өенә алып килә. Алар белән бергә авыл халкы да җыела. Карчык «этемне суйдым», «он ясау өчен җыйган сөякләр» дип халыкның бөтен гаебенә дә җавап таба, әмма банкада саклаган кеше итен күргәч, бөтенесе аның кеше ашаучы икәнен аңлый. «Синмени әле убырлы карчык?! Үзең Алла, мулла дип сөйләгән буласың?! Әх, анаңны...» – дип җикеренә Гәрәй. «Үтерсәгез дә бер сүзем дә юк! Өч ай инде адәм каны эчәм. Күпме бала суйганмындыр, исәбен дә оныттым!» – дип кычкыра карчык карлыккан тавыш белән. Карчыкны Гәрәй өзгәләп ташлый. Карчыкның өенә ут төртәләр.
Авыл сорыкорты
Әсәрдә халык башына төшкән кайгыдан баю теләге белән янучылар да күрсәтелә. Гади халык янында андый тигәнәкләр булмый калмый, билгеле. Ужастик дигәч тә, реаль тормыш бит бу. «Колхозларда уҗымнарны юк кына бәягә байларга саталар. Икенче елга утыртырга ашлык та булмаячак», - дигән газета язмалары да моңа ачык мисал. Газета язмалары спектакльдә күп укыла. Гәрәй шулай халыкны дөнья хәлләре белән дә таныштырып бара. Бер авылда гына булган хәл түгел бит бу. Бу – халык фаҗигасе.
Гәрәй авыру хатыны, улы һәм кызын туендыру өчен соңгы балтасын менә шул авыл баена ике кадак онга алыштырып алып кайта. Авыл бае капкорсаклы түбәтәйле бабай рәвешендә бирелгән. Карт Гәрәй килгәндә мәчет юлын көрәп йөри. «Халык гыйбадәтнең ни икәнен онытып бетермәсен өчен, мәчет юлын көн дә чистартып куям. Мәчеткә аяк басучы да юк, ә», - дигән карт башта әйбәт булып тоелды. Ни дисәң дә мәчет сүзе начар әйбер белән ассоцияләнми шул. Тик мәчет кайгысы буламыни инде халыкта ул вакытта. Бер чеметем икмәккә тилмергән кеше мәчеткә рухи азык эзләп түгел, җан асрар өчен ашардай ризык эзләп йөри.
Карт авыл бае саран һәм әшәке адәм булып чыга. Кеше кайгысыннан үзенә мал туплап, кеше ачлыктан интегеп, нишләргә белмәгән заманда кызлар белән типтерүче сорыкорт булып чыга ул. Ире үлгән, өен онга алыштырган бер бичара хатынны да үзенә кунарга алып кала карт, күкрәкләрен тота, мунчага чакыра. Һәр детальне шулкадәр төгәл итеп күрсәтә курчаклар белән идарә итүче актерлар. Картның кулы кая таба үрелүе, хатынның дерелдәп куюларына хәтле сизелә.
Гәрәйнең бердәнбер балтасын да сандыгындагы коллекциясенә тыгып куя карт, ә Гәрәйгә шуның өчен чеметем генә он бирә. Шушы мизгелдә картны чын күңелдән сүгеп куйдым. «Кабәхәт!» дип кычкырасылар килде. Аның курчак икәнен, үземнең театрда икәнемне оныта яздым. Ачу килде, әзмени хәзер шундыйлар? Дөнья тулы. Элек тә булганнар, хәзер дә бар шул андыйлар, кызганыч. Мәчет юлын көрәп йөрү белән генәмени ул, тук килеш тә кешелек сыйфатларын югалтып, оятсыз юлга баскач.
«Кыз бала ите...»
Иң үзәккә үткән мизгелләрнең берсе – Гәрәйнең төше. Менә ул ята. Иң башта ук аның белән сугышучы, аны буарга тырышучы шәүлә кабат килә. Аның өстендә йөри, киемнәрен кадаклап куя. «Кыз бала бигрәк матур, ак итле, нәкъ чебешнеке кебек! Их, нинди нәфис, нинди тәмле ит! Кыз бала ите!» – дип Гәрәйнең кызы Нәфисәне өзгәләп ташлый. «Минем кызым! Минем кызым!» – дип өзгәләнеп уянып китә Гәрәй. Спектакльдә утлар һәм тавыш та шәп куелган. Шушы төш күрү мизгелләрендәге шомлылыкны кызыл төстәге ут һәм төтен белән тудырганнар иде. Урындыкка сеңәрдәй булып, шомланып һәм куркып утырырга мәҗбүр итте ул тәмугъ күренеше. «Бала ашау – тәмугъка туры юл» дигән мәгънә күрдем мин анда. Гәрәйнең бармакларын катырып, кузгалып китә алмавы, шәүләнең коточкыч сүзләреннән бөтен тәне белән дерелдәве – тәмугъ газабын кичерәчәгенә билге.
Гәрәйнең хатыны да үлә шул. Каберлекне дә үзенчәлекле итеп, җан өзгеч итеп күрсәткәннәр. Кабер өсләрендә кабер ташы түгел, агач кашыклар утыра. Ачлыктан үлгән кешеләрнең каберләре. Бер йотым ризыкка тилмереп үлгән кеше каберләре. Гәрәйнең хатының яңа каберен ач эт актара. «Актырнак, нишлисең?!» – дип куып җибәрә үз этен Гәрәй. Актырнак кабат килә, кабат кабер актара. Ачлык диген син, ә... Этләр генә түгел, кешеләр дә шашкан ачлык заманында бу гадәти хәл кебек тә инде. Актырнакны үзе суеп ашый Гәрәй, балаларына да «ит алып кайттым» дип шатлыклы хәбәр җиткерә. И сөенә балалар! «Тиздән җәй җитәр. Җәй көне кузгалак, җиләк үсә», - дип бер-берсен юатып, киләчәккә өмет белән карый сабыйлар. «Атлар килергә тиеш», - дип, Гәрәй гел басу тирәсен күзли. Атлар ашарга алып килергә тиеш булалар, тик җитешми калалар шул.
Ачлык кешедә бөтен кешелек сыйфатларын югалттыра. Монда туган, күрше, бала кайгысы да калмый. Гаделлек, гуманлык дигәннәре дә эреп югала. Ачлык белән күзгә-күз очрашып, шешенеп, тилереп, шашып беткән кешедә хайван инстинктлары гына торып кала. Гәрәй дә шулай була. Аның белән сөйләшергә чыккан улына ташлана. «Бу малай ун кадак ит булыр иде. Атнага ике кадак җитә, рәхәтләнеп яшәп була», - дигән кабәхәт уйлар башына килә башлый аның. Шул вакытта айнып китеп, башына сугарга тотына. Тик... Тик кеше исеме калмый инде анда, ул адәм генә булып калган була.
Зәйни качып котыла, әмма күзләре тонган әтисенең кулына кечкенә Нәфисә эләгә. Иң үзәккә үткән һәм йөрәкләрне чемердәтеп, күңелдә булган бөтен кылларны өзеп ташлаган мизгел дә шушы иде – Гәрәй кызын ашый. Үз кызын. «Нәфисәм» дип сөеп-назлап кына үстергән нәни кызын ашый. Күз алдына да китерә торган түгел: әти кеше үз кызын пешереп ашый. Һәм шул вакыт үтерергә теләүче теге шәүлә пәйда була: «Атлар киләләр! Йөкләр белән киләләр! Икмәк! Бодай! Бәрәңге!» – дигән хәбәрне җиткереп, шаркылдап көлә, кыңгырау шалтырата. Гәрәй нәрсә эшләвен аңлыйдырмы, юктырмы, тик актерның күз карашыннан Гәрәйнең җаны әллә кайчан гүр иясе булганы, аннан бары гәүдәсе генә торып калганы күренә. Балчык коелган тавыш ишетелә. Ярымавыш рәвештә түшәм кебек итеп куелган такталар Гәрәйне каплап, бер ягы белән җиргә терәлеп кала. Ләхет. Гәрәйнең дә, татар халкының да ләхете була ул.
Ачлык белән сугыш
Сюжеты шундыйрак әсәрнең. Спектакльдә ике генә артист катнаша. Шушы ике артист ничәмә ничә курчакка җан өреп кенә калмаган, алар үзләре дә аерым персонажлар булып уйныйлар. Дилүс Хуҗәхмәтов белән Альбина Шаһалиева – «Адәмнәр»гә җан өргән артистлар.
Альбина Шаһалиева әле Нәфисә, әле Зәйни, әле авыл кешеләре, әле бай карт, әле Гәрәйне үтерергә теләп, буучы шәүлә ролен уйный. Бер секунд эчендә берничә рольне башкарып чыкты, куллары белән әле Нәфисәне, әле Зәйнине, әле картны – барлыгы сигез образны уйнатты. Икәүләп авыл халкының шау-шу тудыруын да күрсәтә алдылар. Гаҗәп. Альбина Шаһалиева өчен «Адәмнәр» күпмедер дәрәҗәдә дебют та булган икән.
Бу спектакльгә кадәр минем мондый көчле, катлаулы материал үзәгендә үз көчемне сынаганым юк иде. Тиз арада тавыш алыштырып, бер образдан икенчесенә күчеп уйнаганым да булмады. Бу – минем өчен яңа тәҗрибә. Моның өчен мин режиссерыбыз Илгиз Зәйниевкә чиксез рәхмәтле», – дип сөйләде Альбина.
Һәр персонажның үзенә генә хас пластикасы, сөйләм алымнары, тавыш төсмерләре булырга тиеш. Еш кына миңа бер үк вакытта өч персонаж белән бергә диалог корырга туры килә. Ә куллар икәү генә. Моның өчен куллар белән дә бик җитез эшләргә, тавышны да һәр персонажга ялгышмыйча, бутамыйча бик тиз алыштырырга кирәк. Курчак театрында образны ачу өчен артистның төп коралы – аның киң диапазонлы тавыш мөмкинлекләре. Чөнки гадәттә курчакларның мимикасы эшләми, аларның битлеген нейтраль итеп ясыйлар. Образның үзенчәлекләрен, хис-тойгыйларын, холкын артист бары тик тавышы белән генә ачып бирә ала.
«Адәмнәр» исә психо-эмоциональ яктан да, физик яктан да күп көч түгүне таләп итә. Ул безнең өчен гадәти, җиңелчә спектакль түгел, без аңа бик җитди карыйбыз. Спектакль тәмамлангач, эчтә ниндидер бушлык кала. Ул кичне бернәрсә эшлисе дә, хәтта сөйләшәсе дә килми. Ләкин ул халәт төн эчендә уза, – ди Альбина Шаһалиева спектакльнең артистлар өчен авыр якларын санап.
Альбина Шаһалиева тудырган шәүлә дип атаган драматик образ спектакльнең башыннан азагына кадәр Гәрәй артыннан калмыйча, үтерергә теләп йөрде. Шәүлә коточкыч салкын буранда да, Гәрәйнең нишләргә белмәгән чакларында да очрап тора. Гәрәйне ничек тә булса буарга, үтерергә маташа шәүлә. Шәүлә – Ачлык ул. Менә шундый явыз, начар итеп күрсәтәләр Ачлыкны. Пакет белән сулышын кысканда да, кызын ашаганда да Ачлык мәкерле итеп елмаеп, күкрәген ярып явыз итеп көлә. Альбина Шаһалиеваның карашы, хәрәкәтләре, күзләрендәге мәкерлеге тәнне тишеп чыгардай. Целлофан пакетлар – шәп. Шәүлә пакетка һава тутыра һәм аны кыса. Пакетны кыскан саен Гәрәйнең сулышы кысыла. Ачлык шулай кешене әкренләп үтерә. Үзе каршында тезләндерә, газаплый. Газеталардан: «Татарстан буйлап ачлыктан фәлән кеше, чирдән фәлән кеше үлгән», - дигән сүзләрне укыганда, Гәрәй, сулышы кысылып, җиргә ава. Кешенең гомере дә шулкадәр кыска дигәнне аңлатты микән әллә ул пакетлар? Пакет бик зур нәрсә түгел бит. Шуңа сыйган кадәр генә сулыш бирелә кешегә. Андагы сулышны Ачлык кына тизрәк бетерергә, адәмнең башына җитәргә тырыша. Ахыр чиктә үз дигәненә ирешә.
Һәм Ачлык бу уенда җиңә дә. Чөнки үз кызын ашаган адәмгә «Атлар киләләр!» дигән шатлыклы хәбәрне дә ул җиткерә. Бу юлы муенына да ташланмый, бумый да, салафан пакеты да булмый кулында. Ул шушы «Атлар киләләр!», ягъни азык килде дигән сүзләре белән үтерә Гәрәйне. Ачлык бу котылгысыз уенда күпләрнең башына шул рәвешле җитә, күпләрнең башын кабергә илтеп тыга, күпләргә тәмугъ утларында янардай гөнаһлар эшләтә. Бала каннары эчерә.
Курчак театрының «Адәмнәр»е шуның белән дә уңышлы. Пакетка тутырылган һава белән кешенең сулышын чагыштыру, Ачлык үзе, ләхеткә коелган балчыклар, курчакларның эчләреннән чыккан әгъзалар, шомлы тавышлар, караңгы төсләр, ут куелышы, актерларның күз карашлары, зур корсаклы, битләре бөрелеп кенә куелган куркыныч курчаклар, ярыклы такталар – һәммәсе.
«Адәмнәр»дә әле татарның наданлыгы да кистереп әйтелгән. «Ачлык русларда күренми, чөнки алар яшелчә белән үзләрен бу хәлдән саклап калдылар», - дигән язма укый Гәрәй газетадан. Татарның наданлыгы, хәтта яшелчә дә үстерә белмәве ярылып ята бу юлларда. Шул наданлыгы өчен ләхетенә балчык коела да инде аның. Гәрәй – ул бер кеше генә түгел, бөтен татар халкы. Татар халкы шул наданлыгы аркасында кабергә кереп ята дигән сүздер инде бу.
Күрәчәк булмасын
Бөтен эчке дөньяны дөбер-шатыр китерде курчак театры. Күземнән бер бөртек яшь чыкмады. Күңел әллә катты, әллә нишләде шунда. «Авыр спектакль. Үз балаларың булгач, аларны да уйлап утырасың икән», - диде спектакльдән елый-елый чыккан бер ир-ат. Минем гомеремдә ирләрнең үкси-үкси спектакль караганын күргәнем юк иде. Бер гаилә үрнәгендә ачлык аркасында шәхеснең таралуы, кешелектән чыгарылуы сурәтләнгән әсәр беркемне дә битараф калдырмас. Ул күңелгә ләззәт бирә торган спектакль түгел. «Адәмнәр» – үзе бер феномен. Мин бу спектакльне театрыбызның иң яхшы спектакльләренең берсе дип, икеләнмичә әйтә алам», – ди Альбина Шаһалиева. Юкка гына спектакль «Алтын битлек» Россия милли театраль премиясенә биш номинация буенча тәкъдим ителмәгән.
«Адәмнәр»не карагач, күз кабаклары ирексездән өскә күтәрелә башлый. Дөнья булгач, әллә ниләр күрәсең икән. Ярый ла театрларда гына елашып йөрсәк. Гасыр элек булган мәхшәрне безгә дә, киләчәк буыннарга да күрергә язмасын. Ачлыкның ни икәнен әсәрләр, фильм, спектакльләрдән күреп кенә белсәк иде.