Югалган әтисен фермада эзләп тапкан Гөлинә Шәйхи: «Миңа хаклык, дөреслек кирәк»
Журналист, шагыйрә Гөлинә Шәйхинең әтисе – Балтачта яшәүче Рафаэль Шәйхетдинов югалган иде. Гөлинә әтисен Әлмәт районындагы бер хуҗалык абзарыннан эзләп тапкан. «Интертат» Гөлинә Шәйхинең үзе һәм хуҗалык җитәкчесе белән сөйләште.
1 октябрь көнне Гөлинә Шәйхи социаль челтәрдә әтисе Рафаэль Шәйхетдиновның югалуы турында хәбәр бирде, ярдәм сорап язды. Әтисенең хәтере һәм эшләрлек хәле булмавын күрсәткән иде. Шул ук көнне 2-3 сәгатьтән ул әтисенең эзенә чыгуын хәбәр итте әйтте. Балтач районы Борбаш авылында яшәгән ир 300 километр ераклыкта – Әлмәт районындагы Васильевка авылы хуҗалыгындагы сарык фермасында табылды.
Гөлинә «Интертат»ка әтисен ничек эзләгәннәрен сөйләде.
Әти Балтач районы Борбаш авылында үзе генә төп нигездә яши иде. Без туганнар белән чиратлашып кайтып йөрибез. Мин һәр ял саен кайтырга тырышам. Аның бертуганнары Арча районында яши, атна уртасында алар килә.
Әтине 5 ел элек инсульттан алып калдык. Баш миенең бер өлеше үлгән, шул сәбәпле ул соңгы 10 елны хәтерләми. Элек кайларда эшләгәнен, күршеләрне, авыл кешеләрен, безне хәтерли. Ә бүгенгене – юк. Булган әйберне шунда ук оныта ала, әйткән сүзен дә 5-10 минуттан оныта да кабатлап сорый, – диде ул.
«Үзе белән бер әйбер дә алмаган, чөнки суыткыч тулы ризык калган»
Рафаэль Шәйхетдиновның өйдә булмавын 26 сентябрь көнне аның апасы белеп ала.
26сы көнне әтинең сеңлесе Ләйсән апай кайткан булган. Капка төбендә күршеләр аны күреп, әтинең «Әлмәткә эшкә китәм» дип әйткәнен җиткергәннәр. Ул аны уйнап әйткәннәр дип уйлаган, чөнки әти эшләрлек халәттә түгел. Өйнең ишеге бау белән генә бәйләнгән булган, ә әти, нинди хәлдә булса да, йозак элеп калдыра иде. Ачкычка бикләмәсә дә, йозагын калдыра иде. Шуннан ул миңа шалтыратты. Мин дә ышанмадым. Апай әти аралаша торган кешеләрне йөреп чыккан. Беркем күрмәгән. Апа: «Монда гынадыр, кайтыр», – диде. Аннан ул өйдә: «Мин Әлмәткә эшкә киттем», – дигән язу тапкан. Басма хәрефләр белән язылган. Әти үзе хәтерләп яза алмый, аның бер тапкыр да Әлмәттә булганы да юк. Үзе белән бер әйбер дә алмаган, чөнки суыткыч тулы ризык калган. Ялларда үзем дә пешереп киткән идем.
Әти ризык барлыгын да оныта иде. Мин бөтен өйгә язулар элеп чыктым: «әти, суыткычта ризык, аша», «әти, урамга чыкканда киемнәрне алмаштыр», «әти, мин сине яратам» кебек язулар белән тулы өй. Киткәндә шулай ук кәгазьгә «тырнагыңны кис» дип язып калдырдым, шул кәгазьнең икенче ягына Әлмәт турында язылган. Минем күңел тынычсызлана башлады. Бөрбаш авыл төркеме барлыгын искә төшереп, күрше егеткә анда хәбәр салырга сорадым. Беркем җавап бирмәгән, – дип сөйләде ул.
Шимбә көнне Гөлинә үзе авылга кайта һәм әтисе югалу турында гариза яза.
Полиция өйдә тентү ясады, телефоны тәрәзә төбендә калган. Полиция белән бөтен урамнан эзләдек, сораштыру үткәрделәр. Шундый салкын кичләр иде, өшеп беттек. Икенче көнне дә сораштырдылар – бер кеше дә белми. Әле минем дә бөтен дөньяга таратасы килми, якында гынадыр, дигән өмет бар.
Ул көннәрдә авылда СВОда һәлак булган бер егетне җирләделәр. (Якыннарының авыр кайгысын уртаклашам). Зиратта «Пырый» кушаматлы ир-ат: «Рафаэль белән бер ир-атны Әлмәткә илтеп кайттык», – дигән авыл кешеләренә. Аннан инде әнигә килеп: «Рафаэльне эзлисез, эштә икән бит ул», – дигәннәр. Шуннан мин полициягә шалтыраттым, шул кешедән сорау алуларын сорадым. Ул: «Күргәнем юк, мин илтмәдем», – дигән. Җеп очы югалды, – диде Гөлинә.
«Чагышмый торган әйбер бик күп булды»
Аннан инде ул социаль челтәргә хәбәр сала.
Бөтен Татарстан, Башкортстан эзли башлады. Җырчыларга, блогерларга, хәбәр тараткан һәр кешегә зур рәхмәт. Бәлки, нәкъ менә алар ярдәме белән тиз тапканбыздыр әтине. 3 сәгать узгач, миңа полициядән шалтыраттылар. «Әтиең шундый-шундый фермада эштә икән, сарык көтүе көтә, әтиеңне табасың килгән иде, барып ала аласың, диделәр. Номер бирделәр. Кем алып киткәнен әле белмибез, эзлибез», – диделәр.
1 сәгатьтән мин үземнең юрист белән Әлмәт районындагы Васильевка авылына чыгып киттем. Кичке дүртләр иде. Чагышмый торган әйбер бик күп булды. Полиция: «Директорның гаебе юк, каты бәрелмә», – диде. Мин ышанмадым: ничек ул кул астында кемнәр эшләгәнне белми кала аласың?!
Юлда ул җитәкче миңа шалтыратты. «Әтиегезне килеп алыгыз. Эшләгән көннәре өчен акчаны картагызга күчерермен, я булмаса, паспортын алып килегез, договор төзербез», – диде. Мин карта номерын җибәрмәдем. Белмәссең, әтиеңне син саткансың, дип, үземне гаепләп калдыруы да бар. «Әти сезгә ничек килеп эләкте?» – дим. «Ул бит үзе записка язып калдырган», – ди. «Ә сез каян беләсез записка язганын?» – дип сорадым. «Полиция әйтте», – диде. Минемчә, полиция аңа ул мәгълүматны әйтергә тиеш түгел, ул бит гаепләнүче як булырга тиеш. Ул бит инде дәлилләрне шикләнелүче якка җиткерү булып чыга.
Аннары, мин әтине эзләп тапмаган булсам, әтинең эш хакын кайда күчермәкче булганнар соң? Әтинең бит паспорты өйдә калган. Кем исеменә төзеләчәк иде ул договор?!
Мин килгәндә, инде әтидән фермада гына сораштырганнар. Әлмәтләр килгәнме, участковыймы – белмим. Полицейский миңа: «Әтиеңне бит урламаганнар, ул үзе чыгып киткән, монда җинаять юк», – диде.
Татарстан буенча розыскка бирелгән кешене бүлеккә алып килергә һәм сорау алырга тиеш булганнар. Мин дә булырга тиеш. Миңа моны аннан соң гына әйттеләр. Әти белән фермада сөйләшкәннәр дә киткәннәр, – диде Гөлинә.
Гөлинә туп-туры хуҗалыкка барган. Юлда барганда тагын мәгълүмат килгән.
Юлда барганда, бер мәгълүмат килеп иреште. Минем туганнарыма шалтыратып әйткәннәр: «Әтиегез өчен 2 сарык биргәннәр, бернәрсәгә дә кысылмагыз, сарык абзарыннан килеп алып китегез, туңып беткән», – диделәр. Юлда кайтканда, әти үзе дә, Әлмәткә җибәргән өчен ул кешеләргә 2 сарык биргәннәр, дип әйтте. Әтинең гомерен ике сарыкка сатканнар.
Без фермага барып җиткәндә, кичке 10 иде. Ул авылның читендәрәк, анда биек үләннәр үсеп утыра, караңгы. Хуҗалык директоры анда юк иде.
Безне әлеге ферманың бухгалтеры каршы алды. «Әтиеңне безгә китереп ыргыттылар. Ул ялгыз, балалары, хатыны үлгән инде, беркемгә кирәкми торган кеше, диделәр. Әтиең бик начар ашый. Хәтере дә юк икән», – диде. Һәр сүзен дәлилли алам әлеге ханымның. Теге «Пырый» кушуы буенча әтине Әлмәткә икенче берәү илтеп куйган да, багажнигына 2 сарыкны тыгып җибәргәннәр. «Пырый» үзе китермәгән, чөнки берничә ел элек үзе бу хуҗалыкта эшләп киткән булган. Авыл халкыннан әҗәткә акчалар алган да качып киткән, шуңа үзе бу авылга килми, диделәр.
Ферма ишегендә йозак эленеп тора иде. Ул бикле түгел, келәгә элеп куелган, әмма эчке яктан ачып була торган түгел – янгын чыкса, эчтәге кешеләр янып үләсе. Әтине өстеннән бикләп куйганнар. Без килгәч, әтине яшәткән сарык абзарының йозагын алдылар да: «Рафаэль, чык, алырга килделәр сине», – дип, әтине чакырып чыгардылар. Мин килүгә: «Кызым, ярый таптың мине, монда үлеп калырмын, сезне дә, Борбашны да күрә алмам, дип уйлаган идем», – диде. Анда юыну өчен мөмкинлекләр дә юк. Әтидән килгән ферма исенә чыдап булмый иде. Әти шунда көтү көткән, абзар чистарткан. Машинада кайтканда, әти: «Мин анда ничек килеп эләктем соң, кызым?» – дип 30 тапкыр сорады, – дип сөйләде Гөлинә.
Без әтине алуга кайтырга чыктык. Казанга җиткәндә, рульдәге юристка кыен булганга, апа ире белән килеп, әтине Арчага алып кайттылар. Бу – иртәнге 5 иде.
Бүген әти УЗИ үтәргә барды, иртәгә МРТ уза.
«Миңа хаклык, дөреслек кирәк»
Гөлинә күңеленә тигән сүзләрне әйтте.
Полиция хезмәткәре: «Син безне гаепләмәкче буласың, әтиеңнең хәтере юк икән, нигә аны үзең белән яшәтмисең?» – диде. Минем шундый күңелгә тиде. «Сезгә шундый бәхет насыйп булсын», – дидем. Мин Казанда фатир арендалап торам. Әти шәһәрдә яшәсә, мин бөтен йорт өчен җавап бирәм, дигән сүз. Мин гел «әти, газны өз» дип торам. Аның хәтере юк, ә ул үз өенә ияләшкән. Ул бөтен әйберне белә. Мәсәлән, ул тартса да, капка төбенә чыгып тарта. Монда бит андый мөмкинлек юк. Андый кешегә яңа өйгә ияләшүе кыен – газ белән берәр нәрсә килеп чыгуы бар… Мин үземне акламыйм. Әмма минем әлегә әтине, кадерләп, үзем белән яшәтергә мөмкинлегем юк. Бу – минем иң зур үкенечем. Беркемгә кирәк булмаган кеше, дигәннәр. Беркемгә кирәкмәгән кешене Татарстан буйлап эзләмиләр, өй тутырып, «әти, мин сине яратам», «әти, өстеңә ки», «әти, аша» дип язмыйлар.
Мин әтине алып кайтканнан соң, миңа полициядән беркем дә шалтыратмады. Миңа «Пырый» өстеннән гариза язарга кирәктер. Миңа хаклык, дөреслек кирәк, – ди ул.
«Ул кеше миңа эш эзләп килде»
Гөлинәнең әтисе Васильевка авылындагы «Васильевская» хуҗалыгында булган. «Интертат» хуҗалык җитәкчесе Ринат Нуриев белән сөйләште. Ул исә «ул кеше үзе миңа эш эзләп килде» дип бара.
Сез МВДга мөрәҗәгать итегез, анда барлык эш материаллары да бар. Ул кеше миңа эш эзләп килде.2-3 көн торды, килешү төзер өчен документларны алып киләчәкләр, диде, тик документларны алып килмәделәр. Ашаттым, эчерттем, аннан килеп алып киттеләр. Полицияне мин үзем чакырдым, чөнки ул документ бирмичә ялганлап ятты. Мин аны качып ята торган җинаятьче дип тә уйладым. Участковый сорау алды, аннан Балтачтагылар белән элемтәгә керделәр. Аларда барлык материаллар да бар. Ул акча эшләр өчен үз теләге белән килгән. Васильевкадагы участковый да, Балтачтагы полиция дә бу эшне белә. Блогерның «голословно» нәрсәдер язып ятуыннан ни файда? Аны беркем дә көчләп алып килмәде, ул үзе килде, мин аның кем икәнен дә белмим. Минем көтүче эзләвем турында гаризалар урнаштырылган, мин эш тәкъдим итәм. Кайдандыр ишетеп килгәндер инде ул. Завферма малайга, документларын алып килсен, урнаштырыгыз, дигән идем. Ул кыз миннән акча алырга тели, әйтерсең мин аның әтисен алып киткәнмен. Нәрсә димәкче буладыр ул...
Аның хәтере дә юк икән. Нәрсә сөйләгәнен дә оныта. Ул монда ничек килгәнен дә белми. Миндә ул авылдан эшчеләр бар, мин үзем дә чыгышым белән Балтач районыннан. Борбаш авылыннан миндә эшләүчеләр күп, тракторчылар да бар, барысы да әйбәт кенә эшли. Хуҗалык зур, 500 баш терлек, 2 мең гектар җир бар. Анда ниндидер бер почмакны фотога төшергәннәр дә куйганнар. Минем дә гариза язу уе бар, алай «голословно» йөрергә ярамый.
Ашатып, эчертеп тоттык, ул – сәеррәк кеше, пакет белән ашарга китерәсең, почмакка куя да оныта да икән. Беренче көнне ашханәгә егетләр алып барган, аннан юлны оныткан.
Ул кыз ничек әтисен үзен генә яшәтә? Ашарына да юк, дип сөйлиләр малайлар. Ул ашханәдә 10 порция ашаган, пешекчедән килеп сорый аласыз. 2 сәгать утырды ашханәдә. Ашамаган кеше кебек. Ул – монда ашау эзләп килгән кеше, авылда теләнеп йөри ахрысы инде. Өендә ипие дә юк, диләр. Һәр әйбернең ахыры була, очына чыгарлар. Эш материаллары бар, участковыйны үзем чакырдым, материалларны МВДга җибәрттердем. Мин андый конфликтлы кешеләрне, блогерларны күреп туйган. Аларга әти кирәкми. Ул теләнеп йөри. Ул кызы янына Казанга бармаган бит, ашарга минем янга килгән. Килгәндә йөрергә дә хәле юк иде, – дип сөйләде ул.
«Монда барысы да ачык, авыл зур түгел, барысы да күренә»
Васильевка авыл җирлеге башлыгы Шамил Касыймуллин бу хәл турында хәбәрдар булыр чыкты. Ул тулысы белән хуҗалык җитәкчесен яклый башлады.
Ул көтүче булып урнашкан, хезмәт хакы билгеләгәннәр, дип беләм, урын бирделәр. Ул бик ябык иде. Ашханәдә ашаттылар. Беренче көннәрдә ашның яртысын гына ашаган, ашый алмый, диләр иде. Аннан соң инде икенче ризыкка калак тыгып карый башлаган. Ул тегендә үзе ашамаганмы, эләкмәгәнме, ул хәлне аңлап булмый. Монда инде шартлар әйбәт иде, ашарына-эчәргә бар иде. Директор, хакын сөйләштек, диде. Аны беркем дә урлап килмәгән. белгәнемчә, ул үзенең авылдашы белән килгән. Тәгаен кем китергәнне мин белмим. Безнең директор үзе дә шул яктан, Балтач ягыннан тракторчылар да бар. Җитәкче аны яманлап та, мактап та әйтмәс, чөнки алар бер яклар – Балтачлар, якташлар.
Мин монда ниндидер криминал, урлау дигән нәрсә күрмим, кеше эшләргә, яшәргә килгән. Ул сарыклар көтә иде, күп эшләмәде, мин аны ашханәдә читтән генә бер күреп калдым, якыннан күреп сөйләшмәдем. Ашавын-ашамавын ашханәдәге пешекче сүзләреннән беләм. Хуҗалыкта салымны түлиләр, кешеләргә хезмәт хакын биреп баралар. Без сораганда, ярдәмнән баш тартмыйлар. Менә картлар көнен үткәрәбез, продуктлар белән тәэмин иттеләр. Бик ярдәмчел егет Ринат. Андый криминалга бара торган кеше дип уйламыйм. Берсен дә якламыйм да, яманламыйм да.
Ферма авылга терәлеп тора, элеккеге колхозның савым сыерлары торагы иде. Алар яңартты, сарыклар өчен ясадылар. Анда кешеләр өчен вагончик та бар, охранник өчен дә бүлмә дә, суыткычлары да – барысы да бар.
Ике яктан да карарга кирәк. Ул ничек ашый алмаслык хәлгә калган икән? Кеше ач булырга тиеш түгел бит инде. Ашказаны кысылган кеше ашый алмый, – дип сөйләде башлык.
«Башка андый очраклар ишетелгәне юкмы?» – дигән сорауга ул: «Без бит Чечняда яшәмибез, тау халкы түгел. Монда барысы да ачык, авыл зур түгел, барысы да күренә», – диде.
«Әтиегезгә: «Сине бүген килеп алалар», – дигәч, инде шатланды, мескен»
Редакциядә Гөлинә Шәйхине хуҗалыкта каршы алган хатын-кыз белән сөйләшүе видеосы бар. Видеода ул: «Директор монда тормый, Әлмәттә тора. Ул монда юк», – дип әйтә. Аңлашылганча, бу ханым – хуҗалыктагы җитәкче урыннарда эшләүче кешеләрнең берсе.
Директор сарык биреп җибәргәннәрен беләме соң? – дип сорый Гөлинә.
Белә, белә. Ул рөхсәт иткәндер, белмим. Ул сарыкның берсе кайтканда үлгән, ди, ахры, – дип җавап бирә ханым.
Ул хатын-кыз «Пырый» дип атаган кеше турында сөйли башлый. «[исеме] болгатып йөргән ахры. Ул үзе дә монда эшләп киткән иде. [...] Аны нормаль яктан белмим, бөтен кешене бурычка батырды. Минем туганнарга дә бурычлы ул, – ди ханым.
«Аның хатыны, балалары ташлап киткән, ул беркемгә кирәк түгел, ашарына-эчәренә юк, дип алып килделәр. Әти-әнисе кая соң, дигән идем, ташлап киткәннәр, диделәр. Моны шул килгән кеше әйтте», – дип сөйли ханым Рафаэль Шәйхетдиновны алып килгән кеше турында.
«Ул (Гөлинәнең әтисе турында сүз бара) тирес чыгарып та азапланды. Мин карап тордым инде: «Син тирес чыгарып йөрмә, эшләсәң, көтүгә генә чык», – дидем. Монда җүләррәк малай бар иде, ул эш куша икән. «Бу үлеп китсә, нишлисең, син җавап бирәсеңме?» – дидем аңа. Ул малай китеп барды. Әтиегезгә: «Сине бүген килеп алалар», – дигәч, инде шатланды, мескен», – дип сөйли ханым.
Редакциядә бу язма бар. Хокук саклау органнары соравы буенча, эшкә ачыклык кертү өчен, без бу язманы бирергә әзер.
«Мин моның нәрсә булганын әле дә аңлый алмадым»
Гөлинә хәзер нишләргә икәнен дә белми. Әмма ул, полициягә гариза язып, дөреслекне табарга тели. Ул «Пырый» дигән кешене гаепләгән, хәзер исә – директорны да.
Минем ферма директорын гаеплисем дә килмәгән иде. Ул, бәлки, фермада кемнәр эшләгәнен белмәгәндер дә, дип уйлаган идем. Әмма аның үз-үзен тотышы мине шикләндерә башлады. Чөнки бу – бик гадәти хәл түгел кебек, әмма ул розыскта үз фермасында булган кешене миңа биреп җибәрергә дә килмәде. Аннары ул миңа, әтиең эшләгән өчен акча җибәрәм, диде. «Әтиең үзе килде», – ди. Ничек ул алай әйтә ала, әгәр ул әтине күрмәгән дә икән? Әтинең документлары да югалган – СНИЛСлары юк. Бөтен документлары өйдә иде. Паспорты гына калган иде өйдә. Әйткәнемчә, телефоны да калган иде.
Мин моны нәрсә булганын әле дә аңлый алмадым. Әти өчен 2 сарык биреп җибәргәннәр – моны ничек аңларга, нәрсә өчен биргәннәр? Ул «Пырый» дигән кешедән «под протокол» сорау алганнармы-юкмы? – ди Гөлинә.
Гөлинә белән бергә Әлмәткә барган юрист фикеренчә, монда җинаять составы бар, һәм ачыклык кертелмәгән сораулар күп. «Бу ситуациянең очына чыкмыйча туктамыйбыз», – дигән юрист. (Аның исемен әлегә атамавыбызны сорадылар).
Юрист куйган сораулар:
- Ни сәбәпле «билгесез кеше» чит кешене (Гөлинәнең әтисен) башка районга алып килгән һәм хуҗалык җитәкчесенә тапшырган, ә ул аны ничек эшкә кабул итеп алган?
- Ни өчен Әлмәт полициясе, ситуацияне белә торып, бу кешене Балтач полициясенә тапшырмаган? Гөлинәнең әтисе бит үзенең кайдан икәнен әйтә алган.
- Ни өчен документларсыз кешене эшкә алганнар һәм йозак астында сарайда тотканнар?
«Интертат» бу эшне күзәтеп барырга җыена.