Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлинә Шәйхи: «Әтинең гомерен ике сарыкка сатканнар»

news_top_970_100
Гөлинә Шәйхи: «Әтинең гомерен ике сарыкка сатканнар»
социаль челтәрләр

Журналист, шагыйрә Гөлинә Шәйхи югалган әтисен Әлмәтнең Васильевка дигән авылындагы фермадан эзләп тапкан. 55 яшьлек Рафаэль Шәйхетдиновның, записка калдырып, өйдән чыгып китүен язган идек. Гөлинә әтисенең өлешчә хәтере булмавын әйтеп, халыктан ярдәм сорады. Соңрак әтисенең эзенә чыгуларын хәбәр итте. Ул аны коточкыч урыннан табып алып кайткан.

«Әтине Әлмәтнең Васильевка дигән авылында урнашкан ферма абзарында таптык. Шунда эшләргә алып барып ыргыткан бер кеше кушуы буенча икенчесе.

5 көн әти шушында яшәгән. Әтинең гомерен ике сарыкка сатканнар!» – дип яза ул сторисларында.

Гөлинә әтисе белән машинада сөйләшеп кайтуларын да яздырып барган.

Үлеп калырмын дигән идем шушында.

Нишләп алай уйладың?

Таба алмаслар, сез кызларымны да, Бөрбашны да күрә алмам, дигән идем. Кайлардан эзләп таптың, кызым? Ничә чакрым бу җир Бөрбаштан?

Әлмәтнең бер авылы, әти.

Кайда-а-а? Шакшы. Кеше гомерен ике сарыкка сатып киткән бит ул кабәхәт. Ярый таптыгыз, кызым...

Гөлинә бу хәлне болай гына калдырырга җыенмый. «Тактадагы язуы буенча да аңлашыла нинди кешеләр икәне. Якыннары өчен бугазыгызга ябышырга әзер булган Гөлинәне уяттыгыз», – дип язган ул сторисларына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100