Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлинә Шәйхинең әтисе табылган

news_top_970_100
Гөлинә Шәйхинең әтисе табылган
социаль челтәрләр

Журналист, шагыйрә Гөлинә Шәйхинең әтисе табылган!

«Әтине таптык бугай. Аллаһка шөкер. Чыгып киттек Әлмәткә. Үзен күрми берни әйтә алмыйм. Кемдер фермага эшкә керткән. Бөрбаш кешесе алып киткән.

Әти югалгач та авыл төркеменә: «Күрмәдегезме, Әлмәткә эшкә китүче кеше юкмы?» – дип сорап яздык. Беркем җавап бирмәде. Розыск башлангач кына, бүген «шунда күрдек, монда күрдек» диләр.

Миңа булышкан hәркайсыгызга олы рәхмәтем. Никадәр артист, подписчиклар булышты. Ду куптарып олы борчуымны уртак иткәнегез өчен, Аллаһ зурласын сезне. Мең рәхмәт, кадерле кешеләрем», – дип яза Гөлинә сторисларында.

55 яшьлек Рафаэль абыйның записка калдырып, өйдән чыгып китүе турында кичә язган идек. Гөлинә әтисенең өлешчә хәтере булмавы турында әйтеп, социаль челтәрләрдә ярдәм сорады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100