Шагыйрә Гөлинә Шәйхинең әтисе югалган: «Табарга булышыгыз, зинһар. Исән чагында»
Журналист, шагыйрә Гөлинә Шәйхинең әтисе югалган. 55 яшьлек Рафаэль Шәйхетдинов, записка калдырып, өйдән чыгып киткән. Гөлинә әтисенең өлешчә хәтере булмавын яза, ярдәм сорый.
Минем әтине ничек яратканны белгәннәр мине аңлар, дип уйлыйм хәзер. Әти югалды. Әтинең инде 5-6 ел өлешчә хәтере юк. Соңгы 10 елны хәтерләми. Илдә ниләр булганын да белми, әйткән сүзен дә 5-10 минуттан оныта да кабатлап сорый.
Өйдә «Мин Әлмәткә эшкә киттем» дигән записка гына калган. Әйтеп яздыртмасалар, әти белмәс иде аны. Әлмәткә беркайчан барганы да юк. Телефоны да өйдә. Ул барыбер үзе аннан шалтырата белми иде. Гел үзебез шалтыратып тордык. Башта мең сорау.
Бармаган җир, эзләмәгән кеше калмады. Бүгенге көндә әти Татарстанда «в розыске». Хәле шәптән түгел, көчкә атлап йөри. 10 минут селкенгәч, башы чатнап, барып утыра. Йөрәге дә начар эшли.
Табарга булышыгыз, зинһар. Исән чагында. Әтисез тормышны күз алдыма да китерә алмыйм. Әби, үләр алдыннан, миңа нәзер итеп: «Әтиеңне сакла, кызым», – дип әйтеп калдырды. Мин әбинең дә соңгы ышанычын акларга тиеш.
Әти авыру сәбәпле, моңа кадәр фотоларын күрсәткәнем булмады. Менә ич ул минем әти. Сызылып киткән мыеклы, бөдрә чәчле, озын буйлы, чибәр Чапаем.
Инде төшләремдә әти белән саташа башладым. Бүген төштә әтине таптым. Ниндидер бер кызыл машина урам чатында төшереп калдырды да, йөгереп төшеп, өйгә алып мендем. Шундый сәерләнгән. Алдыма әтинең башын салдым да колагына дога укый башладым. Тибенә, ниндидер бер башка телдә сөйләшә башлады. Кат-кат укыдым доганы. Тынычланды дигәндә, телефон шалтыраганга уянып киттем.
Кайдадыр салкында ашамыйча йөридер инде, җаным. Өстендә нинди кием икәнен дә белмим. Әлмәттә дә инде эзлиләр. Мәчет тирәсендә йөрергә мөмкин. Теләсә кайсы шәһәрдә һәм авылда була ала. Әлегә кем алып киткәнен таба алмыйбыз. Сезнең ярдәм белән тизрәк табарбыз, дип ышанам. Әтине кайтарыгыз әле, – дип яза ул социаль челтәрдә.