Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчылар автор-башкаручы Илсур Хөснетдинов турында: «Пәлтә, сапогиларга кадәр бүләк итте»

17 сентябрь көнне Илсур Хөснетдинов дөнья куйды. «Интертат» туксанынчы еллар азагы - 2000 еллар башында бик популяр булган бу шәхес, татар эстрадасының башлангыч адымнарында зур роль алып торган кеше турында истәлекләрне барлый.

news_top_970_100
Җырчылар автор-башкаручы Илсур Хөснетдинов турында: «Пәлтә, сапогиларга кадәр бүләк итте»
социаль челтәрләр

Илсур Хөснетдинов 17 сентябрь көнне дөнья куйды. Илсур Хөснетдинов – үз чорының бик популяр шәхесе. Шагыйрь, композитор, җырчы. 1995-2000 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, 2000-2002 елларда «Салмачы» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры булган кеше татар җыр сәнгатенә кинәт килеп керде. Иҗат итү өчен булган бөтен ресурсларын эшкә җигеп эшләде-эшләде дә, суга төшкәндәй, кинәт юк булды.

Ул елларда аның белән иҗатташлык иткән шәхесләргә шалтыратып, «Интертат» Илсур Хөснетдинов турында истәлекләр туплады. Дөресен әйтергә кирәк, аның турында сөйләгәндә сәхнәдәшләре артык ачылып бетмәде, дигән хис калды. Сорауларымны җавапсыз калдырган кешеләр дә, түбәндә язылганнарга шактый каршылыклы фикерләр сөйләп: «Үзең өчен генә әйттем, матбугатта чыгарма», – дип рөхсәт бирмәүчеләр дә очрады. 

Илсур Хөснетдинов белән хушлашу мәрасимендә татар эстрадасыннан бер җырчы да булмады, дип язган идек. Оештыру эшләре тиешенчә башкарылмаганмы, авторның вафаты хәбәрен бик күпләр ишетмәгән булып чыкты.

«Аның кебек юмарт кешене минем үз гомеремдә дә күргәнем булмады»

Татарстанның атказанган артисты Эльвира Хәйруллина Илсур Хөснетдиновның яшь җырчыларга сәхнәдә беренче адымнарын ясарга ярдәм иткән беренче кеше булуын билгеләп үтте.

Илсур абый бик яхшы кеше иде. Андый яхшы кеше турында сөйләми мөмкин түгел. Илсур абый белән мине Ганс Сәйфуллин таныштырды. Алар язган «Бәхет дагасы», «Кайтам, әнкәм, яныңа» кебек җырлар тиз арада хитка әверелде һәм мине халыкка танытты, сәхнәгә беренче адымнарымны ясарга ярдәм итте. Шуңа да Илсур абый белән очрашуым минем өчен бик зур бәхет булды.

Бу ике җырда гына тукталып калмадык, иҗади дуслыгыбыз алга таба да дәвам итте. Илсур абый ул кисәк кенә эстрадага килеп керде дә күп итеп яза, җырларын башка җырчыларга да тәкъдим итә башлады. Зәйнәб Фәрхетдинованың җырлавын бик ярата иде инде ул. Аңа, Рөстәм Закиров, Алсу Хисамиевага күп җырлар иҗат итте.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Көчле кеше иде. Ул бит тормыш юлын гап-гади шофер булудан башлаган кеше. Әкрен генә күтәрелеп, зур дәрәҗәләргә иреште. Иҗатка кайчанрак килеп кергәнен әйтә алмыйм, әмма, үзе сөйләве буенча, аның иҗатка кереп китүенә мәхәббәт сәбәпче булган. Бер җырчыга акылларын югалтып гашыйк булган да, үзе дә сәнгатькә тартыла, җырлар иҗат итә башлаган.

Илсур абыйның искиткеч юмарт кеше булганлыгы турында аерым сөйләргә кирәктер. Ул шундый заман иде, яшь булгангамы икән, ничектер, акчабыз да, өскә кияргә юньле киемнәр дә юк. Талонлы система да беткән иде бугай инде, әмма барыбер бай яшәмәдек. Менә шунда Илсур абый – без артистларны үз канаты астына алып, барыбызга да нык ярдәм иткән кеше. Аның Салмачыда агрофирмасы, колбаса ясый торган цехлары бар иде. Ул безнең бөтенебезне, туры мәгънәсендә, азык-төлек белән тәэмин итеп торды. Киемнәр, хәтта концерт киемнәре генә түгел, көндәлек киемнәр, пәлтә, сапогиларга кадәр бүләк итә иде. Хәтерлим, бер концертка килдек тә, Зәйнәб Фәрхетдинова, Алсу Хисамиева, мин игезәкләр сыман басып торабыз – өчебездә дә бер үк төрле пәлтә.

Концертларыбызны оештыра, саллы гонорарлар түли, клипларга кадәр төшерттерә иде ул безгә үзенең акчасына. Без ул чорларда искиткеч рәхәт яшәдек. Бары тик үзенең җырларын таныткан өчен бит болар барысы да. Бөтен нәрсәне бушка өләшә иде. Аның кебек юмарт кешене минем үз гомеремдә дә күргәнем булмады.

Әле бит җирләр дә бирде ул безгә Салмачыдан. Артистларга гына түгел, үзе өчен бөтенләй ят кешеләрне дә йорт-җирле итте. Без ул урында җәйге йорт белән мунча төзеп куйдык. Минем дус кызыма, абыема да җир бирде. Күз алдына китерәсезме, алар бит аңа беркем түгел иде. Абыем гаиләсе белән хәзер дә шунда яшәп ята әле.

Акчалы кешеләр ул вакытта да күп иде, ләкин бөтенесе дә аның кебек юмарт булмады. Ничек шул дәрәҗәдә киң күңелле була алды икән ул Илсур абый!

Без яшь җырчыларга старт биргән, сәхнәдә танылырга ярдәм иткән беренче кеше ул. Соңрак аның кызы Энҗе үсеп җитте. Энҗене бик тә консерваториядә укытасы , зур җырчы ясыйсы килде аның. Энҗе, әтисен тыңлап, консерваториягә керсә дә, башка кызыксынулары өстенрәк булып чыкты, анда укымыйча, үзенә башка юл сайлады.

Озак та үтми, Илсур абый көйләр яза башлады. Композиторлар да рәхәт яши иде бит инде ул чорда, без генә түгел. Аларны да ашата-эчертә иде ул. Аннан композиторлар кирәк булмады инде аңа. Үзен җырчы буларак сынап караганнан соң, Илсур абыйга җырчылар да кирәкми башлады (көлә). Әлбәттә, болай дип яратып, көлеп кенә әйтәм. Бары тик аның күпкырлы талант иясе булуын гына ассызыклыйсым килә.

Соңгы елларда каты авырды. Тормыш иптәше Светлана белән даими элемтәдә тордык. Организмы да көчле булгандыр. Дәваланмый торган авырулары белән дә яшәде бит. Светага да рәхмәт, сабый бала карагандай бик озак карады ул аны. Әле бер ай элек кенә дә: «Бер кыз Илсурның җырын башкара, авторларын да әйтми. Бәлки, ул аны Илсурның җыры икәнен дә белмидер әле, табарга ярдәм итсәңче», – дип, борчылып шалтыраткан иде.

Үлеме турында да Света хәбәр итте. Тик кызганыч, соңгы юлга озатырга бара алмадым, алдан планлаштырылган чара – Арчага «Ат көне»нә кайтып китәргә туры килде, – дип сөйләде ул.

«Вафат булганын ишеттек, бик кызгандык...»

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров:

Минем Илсур Хөснетдинов сүзләренә Ганс Сәйфуллин иҗат иткән «Ташлама» җыры халык арасында популярлык казанды. Илсур абый – татар җыр сәнгате үсешенә зур көч куйган, күп артистларга булышкан кеше. Илсур абый әнисе ягыннан минем авылдаш та. Аның вафат булганын ишеттек, бик кызгандык...

Илсур Хөснетдинов бик күп җырчыларны кулларыннан җитәкләп диярлек сәхнәгә алып менгән. Аны «татар эстрадасындагы беренче продюсер» дип әйтеп буламы?

Аны «продюсер» дип әйтеп булмый. Бары тик татар эстрадасы артистларына булышкан җитәкчеләрнең берсе ул. Күп кешеләрне акчалы, җирле итте. Мин ул «продюсер» дигән сүзне аңламыйм да, аңларга теләмим дә. Үзләрен «продюсер» дип йөртүчеләр дә продюсер түгел алар. Әгәр җырчы үзе сәләтле булмаса, аны продюсер гына күтәрә алмый.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Ачык, киң күңелле, кунакчыл кеше булды. Беренче калай савыттагы печеньены 1990 елда Илсур абый бүләк иткәч ашадым мин. Күп белә иде, аннан күп нәрсәләргә өйрәнергә була иде.

Мин аның турында, композитор, шагыйрь буларак күтәрелгән кеше, дип әйтә алмыйм. Җыр сәнгатен ихлас яраткан кешеләрнең берсе булды. Илсур абый – җитәкче буларак күтәрелгән, депутат булып сайланган кеше. Сәясәтен дә яхшы белгәндер», – дип сөйләде Рөстәм Закиров.

«Эх, белмичә калдым. Озатырга барган булыр идем»

Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин Илсур Хөснетдиновның вафатын ишетмичә калган. «Эх, белмичә калдым бит. Озатырга барган булыр идем...» – дип үкенечен белдерде ул. Нәфкать абый әйтәсе килгән сүзләрен язмача юллады.

«Татарстан Язучылар союзы әгъзасы, шагыйрь, композитор Илсур Хөснетдинов белән мин 1993 елдан бирле таныш. Нәкъ шул вакытта ул үзенең иҗаты белән татар сәхнәсенә ташкын булып килеп керде. Шигырь артыннан шигырь, җыр артыннан җыр тудырды. Ә җыр отышлы булсын өчен, ул фәкать профессиональ композиторлар белән иҗат итте. Зөфәр Хәйретдинов, Вадим Усманов, Ганс Сәйфуллин, Рәшит Кәлимуллин, Азат Хөсәенов һәм башкалар.

Салмачы бистәсендәге кафесы чын мәгънәсендә композитор, җырчыларның иҗади үзәгенә әйләнде. Биредә аның яңа җырлары тәкъдим ителде. Нәкъ менә шунда үзенең Зөфәр Хәйретдинов көй язган «Шомырт бәйләме» дигән җырын миңа бирде ул. Бу җырны миңа ышанып тапшырган өчен, мин Илсур абыйга мәңге рәхмәтлемен. Ул бүген дә – тамашачымның яраткан җыры.

Илсур Хөснетдиновның Салмачы сабантуйлары, ул үткәргән әдәби-музыкаль кичәләренең атмосферасы әле дә күз алдында.

Илсур абый искиткеч киң күңелле, юмарт кеше иде. Ул ярдәм итмәгән сәнгать кешесе калмагандыр. Аның исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр».

«Акчалы, бай вакытында янәшәсендә кем генә булмады»

Татарстанның атказанган артисты Халидә Бигичевага шалтыратып: «Илсур Хөснетдинов турында истәлекләр туплыйм», – дигәч: «Сөйләрмен, йөрәгем. Тик күптән инде үзен ишеткәнем дә, күргәнем дә юк. Ни хәлләрдә ята икән?» – дип сорап куйды. Җырчыга Илсур абыйның вафаты турындагы кайгылы хәбәрне җиткерергә туры килде.

И Аллам, урыны җәннәттә булсын. Ерак торгач шул инде ул, ишетмәдем дә… Менә хәзер аны искә төшердем дә, әллә кайчангы яшь чакларыбызга кайтып килгән кебек булдым. Мин Илсур турында бары тик матур сүзләр генә әйтә алам. Әлеге кеше турында узган заманда сөйләшеп тә булмый. Ул шундый ярата иде дөньяны, кешеләрне, җыр-моңны. Матур-матур җырлары калды.

Хәтерлим, Казандагы бер концерты җәй аена туры килде. «Туган көнем бит, Илсур, килә алмам. Җәй көне залга халык җыю да авыр булыр»,– дим. «Әй, кайгырып утырма, Халидәкәй, кил, концертны куярбыз да, матурлап өстәл корып, туган көнеңне бәйрәм итәрбез», – диде. Ул сөйләгән сүзләрне мин инде чынга да алмаган идем. Концерттан соң барыбызны җыеп, Салмачыдагы кафега алып китте. Шунда матур итеп туган көнемне бәйрәм иттек. Килүемә стенага искитмәле келәм терәп куйган. «Монысы – туган көнеңә бүләк», – диде. Хәзер дә саклыйм, ул келәм минем өчен бик кадерле. Иҗади эшемдә дә, гомер юлымда да шундый зур бүләкләр ясаган, күңелемне күтәргән кешеләр бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе иде Илсур. Мин үземә яхшылык эшләгән кешеләрне беркайчан да онытмыйм. Яманлык кылганнарны гафу итәргә, онытырга тырышамын, ә игелекләр җаныма сеңеп кала.

Киң йөрәкле кеше иде. «Казанда калсагыз, монда яшәсәгез әйбәт булыр иде», – дип, ниндидер символик хакка гына Салмачыдан җир дә тәкъдим иткән иде.

Илсур уздырган Салмачы сабантуйлары кебек сабантуйлар башка бер җирдә дә булмады. Өстәлләр корып каршы ала, анда кереп ашап-эчеп чыкмаган кеше калмый иде.

Сәнгать дөньясына ничек кисәк килеп кергән булса, шулай ук кисәк югалды да ул. Ул вакытларда концертлар оештырырга бернинди комачаулык юк, һәр артистның үз ае, үз вакыты бар иде. Илсур ул графикларга үзенең дә, кызының да проектларын рәхәтләнеп кертә иде. Үзе дә җырлый башлап, сольный концертлары белән сәхнәгә чыгып килгән вакытында югалды. Ниндидер шәхси сәбәпләре булдымы икән, әйтә алмыйм. Кеше турында начар сөйләмәде. «Миңа юл бирмиләр», – дигән сүзләрен дә ишеткәнем булмады. Дөньяга бик риза иде. Сәхнәне өзелеп яратты. Кемдер сәхнәгә бары тик акча өчен генә чыгып җырлый, ә аның җыр-моңга мөнәсәбәте башкача иде.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Никтер соңгы вакытларда аның турында, исән-сау микән, кайларда йөри икән дип, еш уйландым. Ай, йөрәгем… Аның вафатын ишеткәч тә, Казандагы иҗатташ дуслары бер-берсенә хәбәр итәргә тиеш булганнардыр. Мин белмәдем, берәү дә хәбәр салмады. Дуслары тарафыннан салкын караш булган, дип аңлыйм. Акчалы, бай вакытында янәшәсендә кем генә булмады. Азрак проблемалары башлангач, кирәге калмаган. Халык аның янәшәсендә җырларын яратып, үзен хөрмәт итеп йөрмәгән, үз җаен гына эзләгән, дигән сүз бит инде бу.

Рәхәтләнеп, балалары-оныклары янәшәсендә кадерләнеп яшисе иде дә бит… Бик кызганыч. Илсур һәрвакыт догаларымда булачак, иншәаллаһ. Догаларыбыз барып кына җитсен иде, сөәл-сораулары җиңел булып, рәхмәт фәрештәләре каршы алсын иде үзен. Гомер юлымда Илсур кебек игелекле кеше очраганы өчен, мин Ходайга бик рәхмәтле. 

«Җитәкче урыннарда эшләп, талантын күрсәтә алырлык мөмкинлеге булды»

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова:

Илсур Хөснетдинов гомер буе шигырь язган кеше түгел. Әмма ниндедер бер чорда кинәт килеп кереп, иҗатка, җырга-моңга тулысынча бирелеп эшләп китте ул. Һәркемнең таланты була. Кемдер аны күрсәтә, халыкка чыгара ала, кемдер гомерлеккә үзендә калдыра. Илсур Хөснетдиновның, җитәкче урыннарда эшләп, әлеге талантын күрсәтә алырлык мөмкинлеге булды.

Миңа, беренче итеп, сабантуйда аның «Салмачы буйлары» дигән җырын башкарырга туры килде. Шундый матур итеп гөрләп алды ул җыр. Илсур абый безне гел Салмачы сабантуйларына чакыра иде. Алар бик күп артистлар чыгышы белән, матур үтә иде.

Яхшы, киң күңелле кеше иде. Бөтен кешегә булдыра алган кадәр ярдәм итте.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Без, артист халкы, кайда чакыралар – шунда барабыз. Сабантуй икән, килеп, сабан туен ямьләндерәбез. Автор, җырын чыгарасы килеп, җыр тәкъдим итә икән, әлбәттә, җырладык һәм хәзер дә җырлыйбыз. Яшь авторлар белән хәзер дә эшлибез, талантлыларын күреп, ярдәм кулын сузарга торабыз. Җырын яхшы җырчыга тапшыру – шулай ук авторның уңышы. Илсур абый да бик күп җырчыларга бирде җырларын. Аларны бик күпләр башкарды. Халык күңелендә калганнары да күптер. Минем соңгы вакытта башкарганым юк, чөнки репертуарым бик үзгәрде. Яңа авторлар табып, үз өстемдә эшлим. Төп эшебез – сәхнә. Татар милләтенең яңа моңнарын, авторларын тамашачыга таныту – төп бурычыбыз.

Бу көннәрдә якын туганыбыз вафат булып, аны җирләп, шул кайгылы мәшәкатьләр белән йөрдек… Илсурның вафатын да бүген генә ишеттем. Иҗат юлларыбыз аерылганнан соң, 25 еллап күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде. Шулай инде, гомер алмашынып тора. Бик кызганыч. Туганнарына, якыннарына Аллаһы Тәгалә ярдәм һәм сабырлык бирсен. Авыр кайгыларын уртаклашам.

«Опера язарга хыялланды»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Азат Хөсәенов – Илсур Хөснетдинов белән бик якыннан аралашып яшәгән кеше. 

«Илсурның җырлары матур иде. Кыска гына вакыт эчендә 200ләп җыр сыйган китап чыгарды. Бик талантлы авторлар белән эшләде. Ганс Сәйфуллин, мин күп яздык аның шигырләренә көйләрне. «Чишмә» дигән җырыбызны халык бик яратты.

Илсур бик ярдәмчел кеше булды. Күпме җырчыларга йортларга кадәр салды, җирләр бирде ул. Дөрес, мин ала алмый калдым (көлә). Ул булышмаган кеше калмады. Аны үз вакытына «хаять» итүчеләр дә булды, әмма ул сүзләр берсе дә дөрес түгел. Салмачыдагы сабан туенда Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловка машина бүләк иткән кеше ул. Айдар Фәйзрахмановка, ялгышмасам, Асаф Вәлиевка «ОКА» бирде.

Шигырьләре идеаль иде, дип әйтмим, авылчарак була торган иде. Ләкин үзенчә тырышты инде. Иҗат кешеләре белән танышып, кызык өчен генә шигырьләр яза башлап килеп чыккан иде сәхнәгә дә.

Депутат буларак та кызык-кызык фикерләре булды. Гел татарча сөйләшергә өндәде. Туфан Миңнуллин кебек, бөтен әйберне татарча сөйли иде. Телне саклауга күп игътибар бирде. 

Үзе гел ачык иде, әмма, чирли башлагач, янәшәсендә кеше калмады. Тормыш иптәше бер-ике ел элек, җырларына акча килсен өчен, авторлык хокукларын ничек теркәргә, дип белешергә шалтыраткан иде. Авырып, урын өстенә калуын да шул чакта гына белдем.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Илсур бит ул бер грамм да эчми иде. Атнага ике мәртәбә бөтен дусларын Салмачыдагы йортына мунчага чакыра иде. Сарык суеп, халыкны сыйлап, ләкин үзенең бер грамм да эчмәгәнен бик яхшы хәтерлим. Ул сәламәтлеген шулхәтле саклады. Даими массажларга йөреп, Чехия санаторийларында ял итеп, үз-үзен карап, исерткеч эчемлекләр кулланмыйча, сәламәтлеген гел ныгытып яшәгән кеше. Шуңа да аның авырып китүенә бик аптырадым. Миңа калса, Илсурдан да сәламәт кеше булырга мөмкин түгел иде.

Бик илаһи хыялый кеше булды. Аның бер хыялы чынга ашмый калды: «Мин берәр кайчан опера язачакмын», – дигән иде. Мин эчтән ышанмый идем аңа, әлбәттә. Ләкин бу турыда үзенә ачыктан-ачык әйткәнем булмады. «Барыбер язам», – диде ул, ышанып. Бәлки, берәрсенең ярдәме белән булдырыр да иде, – дип сөйләде Азат абый. 

Илсур Хөснетдиновның туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Якын кешегезнең урыны җәннәт түрләрендә булсын. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100