Шагыйрь, композитор, Дәүләт Советының элекке депутаты Илсур Хөснетдиновны туган ягында – Арча районы Сикертән авылында әнисе кабере янәшәсендә җирләделәр.
Җирләүдә аның хатыны Светлана, кызлары Энҗе һәм Анжела, оныгы Әмирхан, якыннары, туганнары, якташлары булган.
Илсур Хөснетдинов белән хушлашу мәрасименә «Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе директоры урынбасары Тәүфикъ Сәгыйтов, Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал, язучы Ринат Мөхәммәдиев катнашкан иде.