Илсур Хөснетдинов белән хушлашу: «Кирәге беткәч, бездә кешене бик тиз оныталар»
Казанның Самосырово мөселман зиратында җырчы-шагыйрь Илсур Хөснетдинов белән хушлаштылар. Аның белән хушлашырга дип, санаулы кеше генә: туганнары, каләмдәшләре, радио хезмәткәре килде. Татар җыр сәнгатендә хитлар тудырган авторны соңгы юлга озату мәрасимендә татар эстрадасыннан бер җырчы да юк иде... «Интертат»тан озату мәрасименнән репортаж.
Шагыйрь, композитор, Дәүләт Советының элекке депутаты Илсур Хөснетдинов бик озакка сузылган көчле авырудан соң кичә вафат булды. Бүген, аның белән хушлашырга дип, якыннары: хатыны Светлана, кызлары Энҗе, Анжела, оныгы Әмирхан һәм башка туганнары килгән иде. Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары – Рифат Җамал, Ринат Мөхәммәдиев, Рафаэль Сафин һәм «Татарстан» радиосыннан Тәүфыйк Сәгыйтов бар иде.
Илсур Хөснетдиновның җырларын башкарган татар эстрадасы йолдызлары мәрасимдә булмады.
«Әтинең вафат булуын ишеткәч, йөрәгем тибүеннән туктагандай булды»
Җырчы-шагыйрь Илсур Хөснетдиновның кызы, 2000 елларда татар сәхнәсе йолдызы Энҗе әтисен көчле рухлы кеше буларак искә алды.
– Әтием миңа терәк-таяныч булды. Әтинең вафат булуын ишеткәч, йөрәгем тибүеннән туктагандай булды. Әти минем өчен дөньяда иң беренче кеше иде. Дөньяда иң моңсу күренешләрнең берсе – туганнарыңны, әти-әниеңне соңгы юлга озату.
Аллаһы Тәгалә кемгә нинди тәкъдир биргәнен без белә алмыйбыз. Аның сынавы белән без риза.
Әти көчле рухлы кеше иде. Авырганын сиздермәскә тырышты. Соңгы көненә кадәр Аллаһы Тәгаләгә ышанып яшәде. Вафат буласын сизенгәндәй, соңгы көнендә мулла чакырып, дога укытты. Минем дөньям буш калган кебек. Кичә, аның белән хушлашырга дип, бик күп кеше килде, иң ихлас сүзләрен җиткерделәр, – диде Энҗе. Аннары, сөйли алмыйм, миңа авыр, диде.
– Илсур абый, олы кеше булса да, бала җанлы кеше иде, – дип дәвам итте Энҗенең туганнан туган сеңлесе Лира. – Балалар күңелен күрергә яратты. Бүләкләрен, күчтәнәчләрен күтәреп кайтып керер иде. Беркайчан да ярдәменнән ташламады. Туганнарны калдырмады, чит кешеләрне дә якын күрде. Бер кешегә дә йөз чөермәде. Янында һәрчак кунаклар була торган иде.
«Аңлаучан ир булды. Безне яратып яшәде»
Илсур Хөснетдиновның хатыны Светлана тәүлегенә 24 сәгать аның янында булуын әйтте.
– Соңгы төнне йокламадым диярлек. Аның әйтергә теләгән сүзен, йомышын – барын да сиздем. Кешене бер урында озак яткырып булмый бит, иртәнге якта икенче якка әйләндереп яткырдым. Шунда ул башын арткарак какты, ыңгырашып алгандай булды. Авыр сулады. «Китә ахрысы», – дип уйлап куйдым... Шулвакыт Энҗегә, оныгыбыз Әмирханга шалтыраттым.
Илсур яман шеш белән авырды, ике инсульт кичерде. Дүрт ел элек, юынырга дип чыкканда, таеп егылган иде. Шунда оча-бот сөяге сынды, шуннан соң инде ул тора алмады, урын өстендә ятты. Без аның белән хастаханәдә ятып чыктык, озак кына реабилитация уздык. Соңрак тагын хастаханәдә ятып чыкты, анда инде аңа «пневмония» дигән диагноз куйганнар иде. Шуннан соң аның гомере өчен дүрт ел буе диярлек көрәштек.
Илсур якты, ихлас, әйбәт кеше иде. Аңлаучан ир булды. Безне яратып яшәде. Без бергә 27 ел яшәдек. Безнең Анжела исемле кызыбыз бар. Өлкән кызын – аның беренче никахыннан Энҗене – бөтен кеше белә. Анжела белән Энҗенең хәтта туган көннәре дә бер көндә – 12 августта. Илсур шуңа сөенеп яшәде, – диде ул.
– Дәү әтием олы йөрәкле кеше иде, – дип өстәде оныгы, Энҗенең улы Әмирхан.
«Кесәсендә ун тиен булса, тугыз тиенен кешегә чыгарып бирергә әзер иде»
Тукай премиясе иясе, язучы Ринат Мөхәммәдиев, юмарт, җанының яртысын бирергә әзер булган дустыбызны озатабыз, дип чыгыш ясады.
– Илсур Хөснетдинов легендар шәхес иде. Казанны җиләк-җимеш белән сыйлап яшәде. (Илсур Хөснетдинов «Салмачы» агрофирмасының генераль директоры булып эшләде. – ИТ). Илсурның бакчасына килеп, әби-бабайлар, акча түләмичә, чиләкләп, капчыклап алма, җиләк, башка җиләк-җимеш җыеп китәләр иде. Нигә аны сатмыйсың, дияләр иде Илсурга. Ул: «Алар бит җир бүләге, ничек аны сатасың?» – дия иде.
Республикада ул оештырган Салмачы авылындагы Сабан туе иң матур бәйрәм була торган иде. Ул – җырга, сәнгатькә, әдәбиятка гашыйк, аңа җанын биргән кеше. Шуның өстенә ул яшь җырчыларга, сәнгать әһелләренә, иганәче буларак, китапларын чыгару, популярлаштыру өчен җанын бирде. Кесәсендә ун тиен булса, тугыз тиенен кешегә чыгарып бирергә әзер иде. Аның кебек киң күңелле, җанын ачып сала торган кешене күргәнем булмады.
Илсур Хөснетдинов – татар мәдәнияте, әдәбиятына зур өлеш керткән кеше. Кирәге беткәч, бездә кешене бик тиз оныталар. Монда үз вакытында Илсур Хөснетдинов булышкан кешеләрне күрермен, дип килгән идем, кызганыч, күбесе күренми.
Мин аның шигырьләрен редакцияләдем, зур тираж белән, аның бердәнбер китабын чыгарган идем. Югары әдәби белем алган кеше түгел, ул – авыл хуҗалыгы, сәүдә өлкәсендә эшләгән кеше.
Аралашып яшәдек. Кемнәрдер зур суммага җир сатып йөргәндә, сәнгать әһелләре – Марсель Сәлимҗанов, Шамил Закиров һ.б. җирләр тәкъдим итеп, безне йорт-җирле итеп калдырды.
Иҗаттан китүенең бер сәбәбе – якын дусларының китүе дә. Илсур безне Хәйдәр Бигичев белән мунча керергә чакыра иде, Гөлшат апа Зәйнашева шигырьләрен аңа күрсәтергә куша иде. «Мин әйтергә теләгәнемне әйтеп бетердем», – дигән сүзен ишеткәнем бар иде. Директор вазифасыннан киткәч, дуслары да кими башлагандыр инде, – диде Ренат абый.
«Профессионал язучы, шагыйрьләргә мөрәҗәгать итүне, киңәшүне түбәнлек дип санамады»
Ринат Мөхәммәдиев фикеренчә, Илсур Хөснетдинов әдәбият өлкәсендә белем алмаса да, җаны җырлап яшәгән.
– Менә монда аның кызы Энҗе бар, балакай. Энҗе җырлаганда, Энҗе сәхнәгә менгәндә, Илсурдан да бәхетле кеше юк иде. Яшь, энергияле кызның сәхнәдә бии-бии җырлавы безнең татар мәдәнияте өчен искиткеч зур бүләк иде. Кайда гына, нәрсә генә эшләсә дә, Илсур кешегә бүләк биреп, хөрмәт күрсәтеп яшәде.
Уйлаганын һәрвакытта өздереп әйтте. Ул, депутат булган вакытта, шактый зур проблемалар турында чыгыш ясады. Сөйләгәндә, артист түгел иде. «Әтәч» кебек кунып, ябышырга әзер була иде ул кайчак. Без бергә утыра идек. «Илсур, торма, зинһар», – дип, пиджагыннан тарта идем.
Фәлсәфи, лирик шигырьләр бар. Ләкин җыр текстлары – аерым бер жанр. Аларда катлаулы фәлсәфи фикерләр яисә авыр сүзләр була алмый. Сүзләр җыр булып агып торырга тиеш.Үз вакытында Рамазан Байтимеровны да «шагыйрь түгел бит ул» дип әйтүчеләр булды. Ә халык аның җырларын җырлады. Гөлшат апа Зәйнашеваны да озак еллар Язучылар берлегенә алмадылар, «җырлар гына яза инде ул» дип әйтүчеләр булды. Ләкин аларның җырлары татар халкының күңелендә калды. Алар җыр тексты өчен туган. Илсур да шуларга омтылды, ләкин аның аермалыгы бар – ул яшьтән язып үскән малай түгел, ул – хезмәт кешесе, гомере буе эшләгән, ләкин күңелендә җыр-моң, шигъри сүз яшәгән. Профессионал язучы, шагыйрьләргә мөрәҗәгать итүне, киңәшүне үзенә түбәнлек дип санамады. Ләкин Илсур, шәхес буларак, татар җыр сәнгатендә якты, җылы эз калдырды.
Илсур кебек кешеләр киләчәктә дә туып торсын, урыны җәннәттә булсын. Арчага кайткан саен, үзебезнең Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов янына кайтканда, татар мәдәниятенең Илсуры да монда ята дип, синең каберең янына килеп, дога кылырбыз.
«Сәламәтлеге булса, тик тормас иде»
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, галим, шагыйрь Рифат Җамал Илсур Хөснетдиновны хөрмәт итүен әйтте.
– Аның белән таныш түгел идем, ләкин ул, чыннан да, легендар шәхес. Ул – бик күп кешеләргә ярдәм дә иткән шәхес. Күңелендә аның шигърият, әдәбият яткан. Аның турында һәрчак якын итеп сөйләшәләр иде.
Мин үзем дә белемем буенча филолог түгел, филология бетереп, кем дә шагыйрь була, ветеринарныйны бетереп шагыйрь булып карагыз сез, дип шаярып әйткәнем дә бар. Төрле эшләр белән шөгыльләнүгә карамастан, ул шигырен дә, көен дә язды.
Шагыйрьләр өчен язучы һәм гади халык өчен язучы шагыйрьләр бар. Алар икесе ике төрле. Шагыйрьләр өчен чагыштырулар һ.б. кирәк. Илсур Хөснетдиновның да шигырьләре гади иде, күңелендә булганын әйтеп яза иде. Халык өчен аңлаешлы итеп язды. Гади сүзле шигырьләр җырга туры килеп тора. Кайберәүләр теге яки бу җырны ул язган дип тә белмәде, шагыйрьнең бәхете дә шунда: җырының халык җырына әйләнүендә, димәк, ул халык күңелендә ята торган сүзләр иҗат иткән.
Терекөмеш кебек кеше иде ул. Сәламәтлеге булса, тик тормас иде. Яхшы мәгънәдә әйткәндә, үзе дә тынгылык белми, кешегә дә тынгылык бирми иде. Туры сүзен әйтә иде. Без исән булганда, ул кешеләрнең хәтерендә сакланыр, дип уйлыйм, – диде Рифат абый.
«Эшләмәгән эше юк иде»
«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директорының радио буенча урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Тәүфыйк Сәгыйтов Илсур Хөснетдиновны шофер булып авыл хуҗалыгында эшләгән вакыттан бирле белүен әйтте.
– Аннан соң ул Татарстан Дәүләт Советында депутат та булды. Һәрвакыт кешегә ярдәм кулын сузды, таләпчән булды. Ул шуның өчен туган иде кебек. Матур-матур җырлар авторы. Онытыласы кеше түгел. Кеше китә, эзе кала, диләр. Аның матур җырлары әле һаман яңгырар, һәрберебезне тынычландырып торыр.
Без кичә, программаны үзгәртеп, «Татарстан» радиосында аның җырларыннан программа оештырдык. Шунда ук бик күп шалтыратулар булды. Җырларны радиога худсовет аша үткәрәләр иде. Мин аны үзем җитәкләдем. Уң ягымда Азат Аббасов, сул ягымда Рөстәм Яхин, Гөлшат Зәйнашева, Сибгат Хәким, Рафаэль Ильясов утыра иде. Аның җырлары да худсовет аша үтте. Әгәр дә җырларга үзгәреш кертергә кирәк булса, Илсур аны аңлый иде, бер дә бәхәскә кергәнен хәтерләмим.
Озын-озак юлларда «дальнобойщик» булып эшләгәндә, үзенчә җырлап йөргән. Краснодар краеннан Казанга карбыз ташыган. Шулай эшли-эшли, хуҗалык эшен дә, җир эшен дә белә иде. Илсурның эшләмәгән эше юк иде.
Депутат булганда, җир өчен, кешеләр өчен кайгырып, көчле чыгышлар ясый торган иде. Үзенең дә әйткәне булды: «Җырны халык аңламаса, үземә дә ошамый», – дия иде. Аның язылган шигырьләре дә җыр булып өлгермичә калды. Аның «Ташлама» җырын гына да 12 кеше башкарган икән! Һәр кеше җырга үзенчә бизәк өсти. Шуның белән ул халыкка да тарала», – диде Тәүфыйк абый.
Илсур Хөснетдиновны туган ягы – Арча районы Сикертән авылында җирләделәр.
- Илсур Гайнетдин улы Хөснетдинов 1946 елның 2 октябрендә Татарстанның Арча районы Сикертән авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында җидееллык мәктәпне, аннары Үрнәк авыл хуҗалыгы училищесын (хәзер – агротехника лицее) тәмамлагач, Казахстанга чирәм җирләрне эшкәртергә җибәрелә. Аннан кайткач, берникадәр вакыт Арча район газетасында хәбәрче, әдәби хезмәткәр булып эшли, 1965-1968 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1968 елдан Илсур Хөснетдинов Казанда: ун ел чамасы шәһәрнең трамвай-троллейбус идарәсендә эшли, аннары 1988-1994 елларда – «Казан» совхозында директор.
- 1995-2000 елларда ул – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, 2000-2002 елларда «Салмачы» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры хезмәтендә була.
- Илсур Хөснетдинов узган гасырның 90 нчы елларыннан иҗат активлыгын аеруча көчәйтеп җибәрә һәм тиз арада популяр җыр текстлары авторы булып кына түгел, үз шигырьләренә көйләр язучы үзешчән композитор һәм аларны үзе башкаручы җырчы булып та таныла.
- 1998 елда Илсур Хөснетдиновка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Ул – 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Илсур Хөснетдинов – күпсанлы җырлар авторы. Ул – «Ташлама син мине, ташлама», «Бәхет дагасы», «Шомырт бәйләме», «Кайтам әле Сикертәнгә», «Кайтам, әнкәй, яныңа», «Кичер, әнкәй, ачуланма!», «Гармун моңы», «Киткән кошлар кире кайтырмы?», «Серле гөлем», «Чабата, тула оек», «Әйдәгез биергә», «Соң бит» һәм башка бик күп җырларның шигырьләре авторы.