Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Радик Динәхмәтов хәрби өйрәнүләр урыныннан махсус операциягә кузгалган

news_top_970_100
Җырчы Радик Динәхмәтов хәрби өйрәнүләр урыныннан махсус операциягә кузгалган
фото социаль челтәрләрдән

Башкортстанның атказанган артисты, «Әле дә син бар әле дөньяда», «Зәңгәр күзле кызны сагынам» кебек җырларны башкарып танылган Радик Динәхмәтов хәрби өйрәнүләр урыныннан махсус операциягә кузгалган. Җырчы җәй башында кораллы көчләр сафына үз теләге белән язылган иде. Ул анда медвзвод санитары буларак хезмәт итәчәк.

«Без юлда. Телефоннарыбызны сүндереп куярга приказ булды. Аллаһы Боерса, барысы да яхшы булыр дип, сезнең белән саубуллашам. Сәламәт булыгыз», – дип хәбәр салды һәм юлга чыгар алдыннан хезмәттәшләре алдында башкарган флейта моңнарын «Интертат» хәбәрчесенә юллады.

«Түбәндәге видео барыбызга да, бигрәк тә ир-егетләребезгә күтәренке рух белән яшәргә өмет бирер дип яздырылды», – диде җырчы.

Радик Динәхмәтов махсус операциягә Башкортстан полкында тынлы оркестр җыярга приказ чыгуын белгәч киткән иде. Ләкин тынлы оркестр өчен коллектив җыела алмады. «Интертат»ка интервьюда Радик Динәхмәтов: «Мин вакыйгаларның теләсә нинди борылыш алуына әзер булып килдем. Командир: «Радик, оркестр җыеп булмады. Син барыбер каласыңмы?» – дип сорады. Мин интуиция буенча моңа әзер идем инде. Беренче атна документ эшләре, медицина тикшеренүләре белән узды. Башта мине пехотага билгеләгәннәр иде. Соңрак медвзводта санитар җитмәве ачыкланды һәм мине шул взводка санитар итеп куйдылар», – дип сөйләгән иде. Шулай ук җырчы бүгенге вазгыять, иҗат юлы, эстрада, киләчәккә планнары белән дә уртаклашты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100