Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унбишенче көне: Кара җимеш ябыгучылар өчен файдалы, бөтнек чәе иммунитетны ныгыта

“Яңа елга – яшәреп” #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафоны дәвам итә. Табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова @doctor_kadirova марафончыларга һәм “Интертат” укучыларына үзенең киңәшләрен бирә. 

news_top_970_100
“Яңа елга – яшәреп” марафонының унбишенче көне: Кара җимеш ябыгучылар өчен файдалы, бөтнек чәе иммунитетны ныгыта
Марафонда җиде кеше катнаша һәм алар көн дәвамында табиб кушкан биремнәрне үтәргә тиеш. Шулай ук алар “WhatsApp” челтәрендәге бердәм төркемгә үзләренең көндәлек режимын язып бара.

  • 5-26 декабрь көннәрендә уза торган "Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының максаты – мөмкин кадәр күбрәк кешене дөрес туклану режимына күчерү. 

Кара җимеш яман шеш авырулары ихтималын киметә

Кыш көне кеше организмына витаминнар җитми. Шул сәбәпле иммунитет бетә башлый, ягъни организмның төрле авыруларга каршы торучанлыгы кими. Витаминнар  төрле җиләк-җимеш һәм яшелчәләр составында бар.

“Казан егетләре” төркеме баянчысы Айнур Латыйпов кыш айларында кара җимеш ашарга кирәк дип исәпли. Аның әйтүенчә, кара җимештән ясалган төнәтмә күп чирләрне дәваларга сәләтле. 


- Кыш көне туклану рационында чикләвек, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр булырга тиеш. Җәй көне киптереп, әзер­ләп куелган җиләк-җимештән дә файдалырагы юк. Үзем һәрвакыт кара җимеш, өрек, хөрмә ашарга тырышам. Кара җимеш ярдәмендә ашказаны эшчәнлеген җайга салырга мөмкин. Аның составында файдалы матдәләр, витаминнар, минераллар, органик кислоталар бар. Ябыгырга теләүчеләр өчен дә аның уңай яклары бар. Даими ашаганда шлаклар, агулы матдәләр, артык холестерин күләме кими. Җимешләрне шул килеш тә, киптереп тә ашыйлар, сок, кайнатма итеп эшкәртәләр, - диде ул.

  • Ике уч кара җимешне 200 мл кайнар суга салып, 10 минут кайнатырга кирәк. Бу сыеклыкны көнгә 3-4 тапкыр ярты стакан эчәргә була. 


Кара җимеш - минераль матдәләргә һәм витаминнарга иң бай җимешләрнең берсе. Аның составында глюкоза бар. Шуңа да әлеге җимеш мускуллар үсешенә һәм акыл эшчәнлегенә ярдәм итә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ул яман шеш авыруларының килеп чыгуын киметә. Кара җимеш артык авырлыгы булган, күзләре начар күргән, калкансыман биз һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләргә аеруча файдалы. Бу җимешне сәламәтлекне ныгыту чарасы буларак ашарга киңәш ителә. 

Кара җимеш эч кипкәндә  дә файдалы. Моннан тыш, бәвел һәм үт кудыру үзлегенә дә ия. Метаболизмны тизләтә, башка ризыкларны җиңелрәк үзләштерергә мөмкинлек бирә. Кара җимеш шулай ук фруктоза, органик кислоталарга, клетчаткага бай. Аның составында натрий, калий, кальций, фосфор һәм тимер күп. 

Табиблар әйтүенчә, йөрәк авырулары һәм гипертония булганда көн саен 50-75 г кара җимеш ашарга кирәк. Кара җимеш бавыр һәм бөер эшчәнлеген җайга сала. Калий тозлары күп булу сәбәпле, кара җимеш ашау атеросклероз, гипертония вакытында  да файдалы. Кара җимеш күз күремен яхшырта. Вируслы авырулар чорында иммунитетны ныгыту максатыннан да кара җимеш ашагыз. 


Табиб Энҗе Кадыйрова әйтүенчә, җимешне кулланыр алдыннан кайнар суга салып 5-10 минут тотарга кирәк. Бу очракта ул йомшара һәм зыянлы матдәләр күләме кими.

Кара җимешне куллануда берникадәр чикләүләр дә бар. Симерү, шикәр чире, диарея белән интегүчеләргә кара җимеш ашау тыела. Ашказаны асты бизе, ашкайнату органнары ялкынсынганда, ташлар ясалуга бирешүчәнлек булганда, әлеге җимешне кулланырга ярамый. Шулай ук йөкле хатын-кыз­ларга һәм имезүче аналарга да аны беразлап кына ашарга кирәк.

  • Ашкайнату системасын җайга салу өчен 100 г кипкән төшсез кара җимешне иттарткычтан чыгарыгыз. Шуңа вакланган әстерхан чикләвеге һәм бер аш кашыгы бал кушып болгатыгыз. Барлыкка килгән катнашманы иртә белән ач карынга 2 аш кашыгы эчегез. 

"Камыр, баллы ризыклардан тыелу кыен булды"

Биектауда яшәүче Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова пешкән ризыклар ашаудан баш тарткан инде. 

- Марафон ахырына якынлашып килә. Камыр, баллы ризыклар кулланмау беренче көннәрне авыррак булса да, организм хәзер шулай тиеш кебек кабул итә. Биология һәм химия укытучысы буларак, укучыларга дөрес туклану, сәламәт тормыш алып бару кагыйдәләрен, хәрәкәтләнүнең кеше сәламәтлеген ныгытуда зур әһәмияткә ия булуын аңлатам, - диде ул.

Бөтнек чәе ангинадан дәвалый

Марафончы Илнат Фәрхуллин һәр иртәсен бөтнек (мята) чәе эчүдән башлый. Әлеге чәй салкын тиеп авырганда сулыш алуны җиңеләйтә, нерв системасына, баш мие эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.

- Дару үләннәрен һәр ел саен җыя һәм кыш өчен киптереп куябыз. Юкә чәчәге, бөтнек, мелисса, дүләнәне (боярышник) еш кулланабыз. Салкын көннәр башлангач яки вируслар активлашканда аларның файдасы әйтеп бетергесез зур. Салкын тиеп авырганда, бөтнекнең дәвалау үзлеге артсын өчен бал кушып эчәргә дә мөмкин. Бөтнек белән иммунитетыгызны ныгытыгыз. Аны салатлар ясаганда да, десертлар әзерләгәндә дә кулланып була, - диде ул. 

  • "Казан егетләре" җырчысыннан файдалы чәй рецепты: вакланган бер аш кашыгы бөтнек өстенә 200 мл кайнар су салып, 15 минутка өстен ябып куярга. Эфир майлары сакланып калсын өчен, чәйне әзер булгач та эчәргә киңәш ителә. 


Табиблар бөтнектән әзерләнгән чәйне депрессия, невроз авырулары, стресс кичергән кешеләргә кулланырга киңәш итә. Шулай ук ул аппетит булмаганда, ашкайнату эшчәнлеге бозылганда да файдалы. Бөтнектән ясалган чәй дезинфекция чарасы буларак авызны чайкау өчен дә яхшы. Организмның тонусын күтәрә һәм йөкле хатын-кызларга токсикоздан булыша. 

Бөтнек үләненең составында ментол бар, ул кан тамырларын ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, үт куыгын чистарта. Үлән чәен шикәр чире, гастриттан интегүчеләргә эчәргә киңәш итәләр. Шулай ук ул бронхит, трахеит, ангинадан дәваланырга булыша. Үсемлек составына А, С, В, РР витаминнары, микроэлементлар — марганец, цинк, бакыр, тимер, макроэлементлар — калий, кальций, натрий, магний, фосфор керә.
  • Бөтнекне аллергиядән, бронхиаль астмадан интегүчеләргә кулланырга һич ярамый. Ашказаны кислоталыгы югары булганнар да аңардан читтә торсын. 
 

#сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонын социаль челтәрләрдә дә күзәтегез:

ВКонтактедагы төркемебез

Instagram аккаунтыбыз

“Интертат” сәламәтлек марафоны: “Яңа елга – яшәреп!”

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне: Вадим Захаров утырып еларга әзер, Зилә Мәүлина табигый ризыклар гына ашаган, Мөнирә Хәмидуллина чишмә суы эчкән 

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга? 

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта 

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата 

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый 

"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды  

“Яңа елга – яшәреп” марафонының җиденче көне: Сәламәт яшәргә теләүчеләр йөгерергә чыга, ясмык ипи белән итне алыштыра ала  

“Интертат”та сәламәтлек марафонының сигезенче көне: Марафончылар үзгәрә, “Казан егетләре” файдалы эчемлек әзерли, кыш көне ашарга кирәкле яшелчәләр исемлеге билгеле 

“Яңа елга – яшәреп” марафонының тугызынчы көне: Йомырканың агын гына ашыйбыз, көнне физик күнегүләрдән башлыйбыз һәм туклыклы ботка пешерергә өйрәнәбез 

“Интертат”та сәламәтлек марафонының унынчы көне: Вадим Захаров ике килога ябыккан, “Казан егетләре” чаңгыга баса, табиб кайнар су эчүне тыя 

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унберенче көне: Груша һәм алма согын иртән эчү тыела, кызыл миләш күзләр өчен файдалы

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасына табиб киңәшләре: кибеттәге үсемлек майлары инфаркт һәм инсульт китереп чыгара 

“Яңа елга – яшәреп” ябыгу һәм сәламәтлек марафонының унөченче көне: Сыйфатлы атланмайны ничек сайларга? 

“Яңа елга – яшәреп” марафонының ундүртенче көне: Җитен мае күкрәк яман шешен кисәтә, ат мае салкын тигәндә файдалы, кан басымын әстерхан чикләвеге мае көйли 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100