Йөкле чакта COVID-19 белән авырган хатын сәламәт бала табамы?
Табиб Ләйлә Адамян сабыйларга коронавирус турыдан-туры иярмәвен әйтте.
Йөкле вакытта коронавирус белән авырган хатыннар тапкан балада, гадәттә, инфекция булмый. Бу турыда Кулаков исемендәге Акушерлык, гинекология һәм перинатология үзәге директоры урынбасары Ләйлә Адамян әйткән. РЕН ТВ шул хакта хәбәр итте.
«Вертикаль тапшыру турында сөйләгәндә, әйе, кагыйдә буларак, һәм бу бик зур бәхет — яралгы COVID-негатив булып дөньяга килә», — дигән табиб.
- COVID-хастаханәдә бала тудыру йорты табибы йөкле хатыннарга киңәш бирде
- Бишенче баласын көткәндә коронавирус иярткән Мәдинә үлгән, сабыйны табиблар коткарган
- «Бавыры таркала башлый». Яшь ана һәм аның карынындагы игезәкләр хастаханәдә үлгән
- Бер гаилә кешеләре бер атнада үлеп беткән, әнисе ИВЛда килеш тапкан сабый гына исән
- Covid-19 вакытында үлчәнә торган сатурация - кислород микъдары нормада күпме була?