Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциядәге Марат каты яраланган: «Квадрокоптерлар кимегән саен, югалту да күбрәк»

news_top_970_100
Хәрби операциядәге Марат каты яраланган: «Квадрокоптерлар кимегән саен, югалту да күбрәк»
Маратның шәхси архивыннан

Редакциябезгә борчулы хәбәр килеп иреште: «Интертат» язмалары герое Марат К. каты яраланган. Ул безгә, беренчеләрдән булып, махсус хәрби операция зонасындагы тормыш турында сөйләгән иде.

23 яшьлек Марат 2022 елның көзендә мобилизация буенча хәрби хезмәткә алынды. Балык Бистәсе районында туган егет Илсөя Бәдретдинова концертында әнисенә көтелмәгән очрашу оештырып та Татарстанда танылды.

Марат белән элемтәдә торабыз. Бу юлы ул, үзенең хәлләре турында язганда, начар хәбәр җиткерде: башына, муенына кыйпылчыклар эләккән, операция көтә. Егетне бигрәк тә муен өлешендәге кыйпылчыклар сызландыра.

«Бурычны үтәдек. Көчле, соңгы стадия контузия алдым. Колак пәрдәсе шартлаган. Башым ярыла. Башка операция көтәм. Тромб белән авыр хәл дип аңладым.

Тизрәк аякка басып, шунда калган егетләргә ничек тә булышырга кирәк. Элегрәк, районнан килгән ярдәм күңелебезне җылытып, гомерләрне саклап калырга булыша иде, хәзер ул юк, хәзер ул тагын да күбрәк кирәк. Хәзер барысы да безнең хәлләр әйбәт дип уйлый. Шунысы авыр. Ләкин мин күңелемне төшермим.

Егетләргә ярдәм итәсе иде... Хәзер миңа кирәк әйбер юк инде. Малайларга иң кирәге – квадрокоптер, беренче кирәк булган медицина кирәк-яраклары. Гади кешеләрдән җыелган йон носкилар, токмачлар, чәк-чәкләрне кырда күтәреп йөреп булмый бит ул. Коптерлар кимегән саен, югалтулар да шулкадәр күбрәк. Безнең янда Балтач районыннан берничә кеше бар, аларның башлыгы квадрокоптер җибәргән иде, аңа бик зур рәхмәт. Безнекеләрдән әлегә килмәде. Шуны әйтегез әле», – дип, сызлана-сызлана, үзенең хәлләре белән уртаклашты егет.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100