Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциядә Илсөя Бәдретдиновадан илһам алучы Марат: «Әниемне сагындым»

Җырчы Илнат Фәрхуллин күптән түгел социаль челтәрдәге сәхифәсендә «әниемнең күзләре» дип җырлаучы хәрби егетне куйган иде. Шул егетне «Интертат» эзләп тапты.

news_top_970_100
Хәрби операциядә Илсөя Бәдретдиновадан илһам алучы Марат: «Әниемне сагындым»
Фотолар махсус операциядә катнашучылар белән килешеп бирелә

«Бу язма чыкса, әнием горурланачак. Иртәгә «тегендә» керәм, бүтән элемтәгә чыга алмаска мөмкинмен», –  диде Марат 11 мартта. 23 яшьлек Балык Бистәсе егете Марат К. шулай дип ут эченә кереп китте...

Марат махсус хәрби операция бара торган территорияләр – Кременное, Сватово якларында. Ул Татарстаннан шул нокталарга иң беренче булып китүчеләрдән. Ул шәһәрләрнең атамалары телдән төшми. Марат шул хәлиткеч нокталарның үзәгендә.

Ул чын хәрбиләргә хас булганча, һәрбер сүзен уйлап, үлчәп кенә әйтә. Соңгы көннәрдә аның хәрби дәрәҗәсен күтәргәннәр, әмма ул турыда язмауны сорады. Ләкин шуны әйтәм, бу исем – 23 яшьлек кеше өчен бик зур дәрәҗә.

Маратны октябрь азагында мобилизация буенча чакырганнар. Мона кадәр ул Карелиядә Һава көчләрендә хезмәт иткән булган. Украина якларына эләгүен дә язмышның бер сынавы итеп кабул итә. «Без бармасак, кем барган булыр иде. Димәк, Россиягә без кирәк булганбыз», – дип, язмышка сылтады егет.

Анда вакыт бик тиз үтә, утка тоткан вакытларда көннең үткәне дә сизелми, ди ул. Әнисе һәм апасы белән элемтәгә керү өчен куркынычсыз урынга чыгу – иң кадерле мизгелләрнең берсе. Ләкин бу еш эләкми, ди.

Әңгәмәдәшем берничә мәртәбә андагы дуслык турында кабатлады. Тормыш кыл өстендә булган вакытта янәшәсендәге дусларының чын булуын, кайткач та чын ирләрчә дус булып яшәргә өметләнүен әйтә. «Без үлсәк, бүтәннәребез килеп җиңәчәк, дип үлде егетләр. Соңгы сүзләре шул булды», – ди Татарстан егете.

Хәрби сүзләренчә, анда иң авыры – гаиләңне сагыну хисләре. «Башка хисләр турында әйтә алмыйм, хәзер берни дә куркыныч түгел. Кайсыдыр төшеңә пуля эләгүе, кулың өзелеп калу – боларның берсе дә куркыныч түгел. Иң куркынычы – якыныңның үлүе, ә син берни дә эшли алмыйсың. Менә шул куркыныч», – ди. Аның белән бергә килгән егетләрнең күбесе инде бу дөньяда юк икән. Кайтуга ук, ул үлгәннәрнең каберләренә барырга җыена.

Марат туган йортындагы бәлешне, әнисен һәм апасын бик каты сагынган. Әнисенең: «Улым, мин сиңа ышанам, син – минем горурлыгым», – дигән сүзләре егетнең күңеленә уелып калган, ул сүз аңа көч бирә. Хәрби сүзләренчә, бернәрсәдән дә курыкмасаң, күңелең көр булса, бар да яхшы булачак.

Маратның әнисе шәфкать туташы булып эшли, элек машина йөртүче булып эшләгән әтисе инде вафат. Йөргән кызы да юк. Ул исән-сау кайтып, матур гаилә корып, балалар үстерергә хыяллана. Төшенкелеккә бирелгән чакларында Илсөя Бәдретдинованың «Торып бас» җырын тыңлый. Аның сүзләренчә, андагы Татарстан егетләре бөтен җырчыны да тыңлый, аерып кына әйтерлек популяр җырчы юк икән. Марат үзе Илсөя Бәдретдинованың концертына барырга хыяллана, моңа кадәр бер дә барганы булмаган, гел калып барды, дип уфтана.

Марат Балык Бистәсе халкына рәхмәт тапшырырга кушты. Йөкне алып килүчеләр белән очрашу алар өчен иң көткән мизгелләр булуын әйтте. «Татарстаннан килүчеләрне күргәч, күзләр яшьләнергә мөмкин. Якташлар белән 10 минут сөйләшсәң дә, җиңел булып китә. Барысы да туганнар кебек», – ди ул.

Бала чагында хоккейчы булырга хыялланган Марат. Балык Бистәсенең һәвәскәрләр командасында да уйнаган. Кайткач та яраткан шөгыленә кире кайтмакчы. Тиздән вакытлыча ялга кайтырга җыена.

Марат каршы якта чит ил кешеләре күп булуын сөйләде. Аның сүзләренчә, биредәге хәрбиләр «бу хәлләр 2 еллап барыр» дигәнгә әзер. «Барысы да Алла кулында», – дип, егет бу темаган артык сүзләр кирәкмәс булуын белдерде.

Соңгы сүз итеп, тыныч тормышта яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте: «Безне көтегез һәм безгә ышаныгыз, Җиңү белән кайтачакбыз!»

Комментарийлар (6)
Калган символлар:
  • 25 март 2023
    Исемсез
    Минем энекәш белән бер якта, исән-имин йөрегез🙏 Уңышлар сезгә🙏
  • 25 март 2023
    Исемсез
    Аллазы тэгалэм узе
  • 24 март 2023
    Исемсез
    Эмин... Тиз коннэрдэн соенеп барыгызда исэнсау эйлэнеп кайтырга насыйп булсын Яраббым
  • 13 март 2023
    Исемсез
    Марат и остальные ребята вернитесь живыми и здоровыми домой! Мы вас ждем.
  • 12 март 2023
    Исемсез
    Исэн САУ кайтыгыз балалар,туганнарыгызны,безне шатландырыгыз,АМИН
  • 12 март 2023
    Исемсез
    Исэн-имин кайтырга язсын!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100