Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова концертында әнисен сөендергән хәрбигә дәүләт бүләкләре биргәннәр

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова концертында әнисен сөендергән хәрбигә дәүләт бүләкләре биргәннәр

Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылып, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Марат Кәримов сөенече белән уртаклашты – аңа дәрәҗәле медальләр тапшырганнар. Бу турыда ул «Интертат»ка сөйләде.

Искәртеп үтик, Балык Бистәсе егете Марат Кәримов «Интертат»ка, беренчеләрдән булып, хәрби операция зонасындагы тормыш, мобилизация вакытында хезмәткә чакырылган егетләр тормышы турында сөйләгән иде. Шул вакытта Марат әнисен сагынуын һәм Илсөя Бәдретдинова концертына барырга хыяллануын әйтте. «Иң авыр чакларда «Бар көчеңне җыеп торып бас» дигән җыр көч бирә. Илсөя Бәдретдинова концертына монда эләккәнче һаман барып булмады, кала барды», – диде Марат ул чакта.

Язмабыз чыкканннан соң, Маратның бу ике хыялы да чынга ашты. Марат Илсөя Бәдретдинова концерты вакытында сәхнә артыннан чыгып, сәхнә түренә күтәрелгән әнисе һәм апасы белән очрашты. Маратның әнисе Индира ханым: «Бу дәрәҗәдә Илсөя Бәдретдинова гына оештырып чыга ала. Илсөягә дә, «Интертат»ка да рәхмәт», – дип, хисләре белән уртаклашты.

Шушы хәлләрдән соң Маратның тормышында тагын бер бик тә матур вакыйга булды: ул Казан үзәгендә урнашкан «Туган авылым» ресторанында сөйгәне белән туй уздырды. Бу туйга Илсөя Бәдретдинова да килгән иде.

Шушы арада Маратка дәрәҗәле бүләкләр – дәүләт медальләре тапшырганнар. Балык Бистәсе егете Марат Кәримов «Батырлык өчен» һәм «За боевое отличие» медальләре белән бүләкләнгән.

«Бу медальләр минем өчен бик кадерле. Алар – Татарстан хакына, безгә ышанган бар кеше хакына. Бу медальләр – тантаналы чараларда гына тагу өчен. Алар – горурлык. Өйгә җибәрергә тырышачакмын, монда саклау дөрес булмас», – диде хәрби.

Аның сүзләренчә, бу медальләрне аңа ут астыннан югалтуларсыз чыккан өчен тапшырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100