Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядәге егет Илсөя Бәдретдинова концертында якыннарына сюрприз ясаган

news_top_970_100
Махсус операциядәге егет Илсөя Бәдретдинова концертында якыннарына сюрприз ясаган
видеодан скриншот

Илсөя Бәдретдинованың концертында күңелгә үтәрлек вакыйга булган. Бүгенге көндә махсус операциядә катнашучы Марат исемле егет, җырчы белән элемтәгә кереп, үзенең иң кадерле кешеләре – әнисе һәм апасына чәчәк бәйләмнәре бүләк итүен үтенгән.

Әни буларак, аеруча бер сүзе йөрәгемә үтеп керде. «Исән-сау әйләнеп кайтсам, әниемне көнгә берничә тапкыр барып кочаклап килер идем», – диде Марат. Ой, үлә яздым инде шул сүзләргә. Маратның хыяллары исемлегендә, исән-сау әйләнеп кайтсам, Илсөя Бәдретдинова концертына барып кайтыр идем, дигәне дә бар. Исән-сау кайтсын да теләсә кайсы концертыма килеп утырсын!

Бүген безнең залда шушы Марат исемле бөркетнең әнисе Индира ханым һәм аның апасы Айгөл утыра. Марат белән хәбәргә кергәч: «Илсөя апа, минем исемнән әниемә дә, апама да чәчәк бәйләмнәре бүләк итә алсагыз, аз гына булса да кәефләре күтәрелер иде», – диде Марат, – дигән Илсөя Бәдретдинова, хәрбинең якыннарын сәхнәгә дәшеп.

Беренчедән без бөтен тамашачылар алдында сезнең бөек исем – ана булуыгыз өчен түбәнчелек белән баш иеп, рәхмәтебезне җиткерәбез, – дип дәвам иткән Илсөя Бәдретдинова. – Шундый матур, батыр ул үстергәнегез өчен. Олыгаям бугай, бик сентиментальныйга әйләндем. Минем үземнең дә 20 яшьлек улым бар, һәм мин сезнең хисләрегезне бик яхшы аңлыйм. Ләкин шулай 1000 кеше алдында үзенең матур теләкләрен, хисләрен җиткерерлек, шундый матур букетлар бирерлек малаегыз булгач, мин сезне бәхетле анадыр, дип саныйм. Бәхет күп булмый, сәламәтлек күп булмый, күңел тынычлыгы күп булмый. Бар да җайланып, «ах, ичмасам, мин!» дип горурланып ятарлык мизгелләр килеп җитәр. Индира ханым, Айгөл, бу букетлар сезгә, – дип тапшырган ул аларга әллә ничә чакрым ераклыктагы Маратның сәламен һәм чәчәк бәйләмнәрен.

Видео белән интернет челтәрендә Илсөя Бәдретдинованың концертында булган башка тамашачылар уртаклашкан. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100