Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова концертында хәрби улыннан бүләк алган ана: «Интертатка рәхмәт!»

Мобилизация буенча хәрби хезмәткә киткән Марат Кәримовның гаиләсе Илсөя Бәдретдиновага әйтер сүзләрен «Интертат» аша җиткерде.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова концертында хәрби улыннан бүләк алган ана: «Интертатка рәхмәт!»
Кәримовлар гаиләсе

«Уникс»та Илсөя Бәдретдинованың концерты вакытында сәхнә түрендә ана белән улы очрашты. Халык аягүрә – басып елый... Бу вакыйгага «Интертат»ның катнашы булуына чиксез шатланам, горурланам, тамагымда – төер...

Егет – махсус хәрби операция зонасында утлы коралын 2 атнага гына калдырып, туган ягына ялга кайткан хәрби. Ана – Илсөя Бәдретдинованың чакыруы буенча, авылдан беренче тапкыр Казанга концертка килгән тамашачы. Индира ханым Илсөя Бәдретдиновага махсус хәрби операциядәге улыннан рәхмәт сүзләре һәм чәчәкләр тапшырырга дип килгән иде. Сәхнәдәге вакыйга беркем дә көтмәгәнчә килеп чыкты…

Башыннан башлыйм. Социаль челтәрдә бер видео чыкты: хәрби кием киенгән, сакал-мыек баскан, әзмәвердәй бер егет хәрби машинада Илнат Фәрхуллинга кушылып җырлап бара. Кап-караңгы төндә атышлар туктап торган мәлдә «Әнкәемне үбәр идем» дигән татарча җыр яңгырый.

«Бөтен булган чәчәкләрне җыеп алып,

Йолдызларны, кояш, айны кулга тотып,

Очып кайтыр идем әнкәй синең янга,

Башны ияр идем кабат синең алда.

Әнкәемнең бит очларын үбәр идем,

Йөгереп кайтып кочагына керер идем», – дигән сүзләрне кабатлый егет. Үзәк өзгеч күренеш. Яу кырындагы ир баланың уенда – әнисе, куенында – корал.

Шушы егетне эзләп таптым. Балык Бистәсеннән Марат Кәримов булып чыкты. Махсус хәрби операция зонасына мобилизация буенча киткән. 23 яшь. Өендә әнисе һәм апасы көтә.

«Бу язма чыкса, әнием горурланачак. Иртәгә «тегендә» керәм, бүтән элемтәгә чыга алмаска мөмкинмен», – дигән сүзләр белән ул, сорауларыма җавап язды да, «кайнар ноктага» кереп китте.

Хәрбиләргә артык сорау биреп булмый, җавабы да, бүгенге хәлләр дә мең төрле итеп үзгәрергә мөмкин. Әңгәмәдәшем «утка» кереп киткәнче дип, тиз генә «Интертат»та язма чыгардык. Шуннан соң Марат югалды. Элемтәгә чыкмый башлады…

«Иң авыр чакларда «Бар көчеңне җыеп торып бас» дигән җыр көч бирә. Илсөя Бәдретдинова концертына монда эләккәнче һаман барып булмады, кала барды. Аның концертына барыр идем», – дигән иде Марат, хәрби биремгә киткәнче. Аның шушы теләге язма әзерләгәндә гел йөрәк түрендә торды. Мобилизация буенча киткән егетләребезнең берсенең генә булса да теләге тормышка ашсын иде, дигән уй кузгалды.

«Интертат» хәрби хәрәкәтләр зонасындагы Марат Кәримов турында сөйләгәннән соң, Илсөя Бәдретдинова үзе безнең белән элемтәгә чыгып, хәрби егетне эзләвен, концертына чакырырга җыенуын әйтте.

«Әгәр дә кемдер минем концертыма килеп, шәхсән мине үзе күрергә хыяллана икән, бу бит инде – минем өчен зур нәрсә. Кешелеклелек сыйфатыннан карасак та, мин үзем дә әни кеше, минем дә 20 яшьлек улым бар. Әни кеше хисләрен дә бик яхшы аңлыйм», – дип аңлатты Илсөя Бәдретдинова ни өчен нәкъ шул егетне концертына чакырырга җыенуын.

Сөенечле хәбәрне Маратка соң гына җиткерә алдык. Марат элемтәгә чыкмагач (иң куркыныч уйлар да керде), Балык Бистәсе администрациясе аша аның әнисе Индира ханымны эзләп таптык. «Интертат»тан дип шалтыратканда, әни кеше бик борчыла иде. «Инде ничә көн хәбәр юк. Анда зур шартлау булган, дип әйттеләр. Менә күптән түгел генә башка егетләрнең гаиләләре аларның исән булуын әйтеп шалтыратты. Үзеннән бер сүз дә юк әле», – дип, ут йотып торган көннәре-хәлләре белән уртаклашты Индира ханым.

Ял вакыты туры килмәгәнлектән һәм үзе кайтып җитешә алмаганлыктан, Марат концертка әнисен һәм апасын җибәрергә булган. Илсөя Бәдретдиновадан чакыру килеп төшкәч, Индира ханым, Балык Бистәсеннән Казанга бара торган юлаучы машинага утырып, концертка кузгалды.

Улым «тегендә» – куркыныч урыннарда булган чакта, мондый авыр вакытларда, концертларда күңел ачып йөрмәсәк тә була иде инде, дип сөйләшәбез кызым Айгөл белән. Кыенсындык. Авыр уйларымнан бераз онытылып торырмын, улыма көч бирә торган «Бар көчеңне җыеп торып бас» җырын тыңлармын, улымны сагыну хисләрен басармын, дигән уйлар белән килгән идем. Безне бик олылап каршы алдылар, урыныбызга да озатып ук кертеп утырттылар. Моңа кадәр бер дә Казанга концертка йөргән юк иде. Концерт бик матур, шәп башланып китте. Улым Маратка видеолар җибәреп утырдым, ә ул бит сәхнә артында ук булган икән. Ат хәтле малаең бер дә көтмәгәндә сәхнә артыннан килеп чыксын әле! Бик шаккаткыч сюрприз булды бу хәл миңа. Улыма ябышып, тотынып калдым, аякларның хәле китте. «Улым, синме бу, синме?» – «Мин, әни, мин», – диеп пышылдашабыз. Хәзер менә видеосын карыйм да шаккатып утырам, – дип уртаклашты соңыннан Индира ханым.

Индира апа сүзләренчә, ул бу концертта кичергән хисләрдән, улының исән-сау кайту шатлыгыннан 3 көн узгач кына тынычланып, видеоларны киредән карый башлаган.

Индира ханым Маратның бик кыска вакытка гына, командиры белән алышынып кына кайтуын әйтте. Аның сүзләренчә, егет ялы беткәнче үк кире китәргә җыена. Егетләр анда окопларда ятканда, тамактан ризык үтми, монда сыйланып ятып булмый, дигән Марат. Гуманитар ярдәм белән килә торган азык-төлекнең бик булышуын әйткән.

Маратның үзе белән дә элемтәгә чыктык.

Бу көннәр бик тыгыз. Тегендә-монда йөрим, барып кайтасы җирләр күп, күрешәсе кешеләр. Бүген менә мәктәптә әле. Әниемне шулай сөендерә алуыма үзем дә сөенеп бетә алмыйм. Тормышымда бик якты мизгел булды. Илсөя Бәдретдиновага, аның командасына зур рәхмәтемне җиткерәм. Аларга сәламәтлек, уңышлар гына телим. «Интертат» редакциясенә шундый мөмкинлек өчен аерым рәхмәт, –  диде ул.

Бер генә артист та шушы кадәр үк оештырып чыга алмаган булыр иде. Илсөя Бәдретдинова бик молодец, бар яктан да булдырды, концерты да искиткеч. Безнең гаиләбезгә шундый онытылмас вакытлар бүләк итүе, безне шулай олылаганы өчен аңа олы рәхмәтемне белдерәм, «Интертат» коллективына да рәхмәтемне языгыз. Сез башлаган эш. Безгә шундый хөрмәт күрсәтүегезгә рәхмәт. Концертта тәнәфес вакытында барча халык яныбызга килеп, кочаклап-үбеп, котлап, матур сүзләр әйттеләр. Дөньялар тынычлансын да, улларын көтүче барлык аналарның янына уллары кайтып керсен иде, дигән теләктә мин, –  дигән ихлас сүзләрен җиткерде хәрби егетнең әнисе.

Ана шушы көннәрдә бердәнбер улын кабат олы юлга – хәрби хәрәкәтләр барган җирләргә җибәрергә әзерләнә…

Бу темага: Махсус операциядән кайткан хәрби Илсөя Бәдретдинова концертында әнисе белән очрашкан

Махсус операциядәге егет Илсөя Бәдретдинова концертында якыннарына сюрприз ясаган

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100