Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тямаев Ришат Төхвәтуллинның тәкъдим ясавы турында: «Бергә торып туйгач, өйләнешәләр»

Фирдүс Тямаев концертында артистлар турында сөйли.

news_top_970_100
Тямаев Ришат Төхвәтуллинның тәкъдим ясавы турында: «Бергә торып туйгач, өйләнешәләр»

Казанның «Уникс» залында Фирдүс Тямаевның 12 көнлек концертлары бара. Бер концертында ул артистларның WhatsApp тагы төркемнәре турында сөйләде. Артист сүзләренчә, төркемдә гел «топ» артистлар гына утыра. 

«Дуслар төркеме, эш төркеме, туганнар төркеме бар. Туганнарныкы күбегездә бардыр әле. Анда бер туган көн саен «открытка» җибәреп ята. Безнең дә «артистлар» төркеме бар. Үзебез бер 10 ел элек ясаган идек. Анда «самый-самый» халык ярата торган, «самый топовый» артистлар гына инде. Мәсәлән, мин бит инде. Аннары минем «брат»ым Элвин Грей да анда. «Негулящий» малай Әнвәр Нургалиев та шунда. Минем «братан» Илсөя дә анда. Туганнар арасында «открытка» җибәрә торган бер туган була, дидем бит. Артистлар арасында ул кеше – Илсөя. Көненә туксан смс яза, туксан фото җибәрә, аның гына туксан күлмәге бар, ул гына матур, ул гына чибәр, аңа гына чәчәк бүләк иткәннәр, аңа гына пирог, каз бүләк иткәннәр, аның гына залы тулы, үтерә, малай. Минем менә гомеремдә дә мактанып йөргәнем юк», – дип сөйли Фирдүс сәхнәдә.

Тямаев Ришат Төхвәтуллинны да искә алган. Артист Төхвәтуллинның сөйгәненә тәкъдим ясавына «кагылып» үткән. «Ришат Төхвәтуллин да шунда. Әле өйләнде бит, Аллага шөкер, ниһаять. Бергә торып туйгач өйләнешәләр», – дигән Фирдүс.

Искә төшерәбез, Ришат Төхвәтуллин командасында булган җырчы Алия Карачуринага тәкъдим ясады. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 март 2023
    Исемсез
    😂😂😂
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100