Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Карачуринага Ришат Төхвәтуллин тәкъдим ясады: «Әтием шатлыгыннан елады»

Ришат Төхвәтуллинның сөйгәне Алия Карачуринага тәкъдим ясавы турында «Интертат» язган иде.

news_top_970_100
Алия Карачуринага Ришат Төхвәтуллин тәкъдим ясады: «Әтием шатлыгыннан елады»

Бүген татар эстрадасындагы иң популяр буйдак Ришат Төхвәтуллин үзенең статусын югалтты – Алия Карачуринага тәкъдим ясады. Ришат белән Алиянең очрашып йөрүләре турында имеш-мимешләр күп булды, Алия үзенең Ришатка битараф булмавын сиздергәне дә булды, аларның очрашып йөрүләрен дәлилләгән вакыйгалар да булгалап торды. Әмма чынлап торып кавышуга адым әле генә булды.

Бу вакыйга Ришатның туган көнендә булган. «Интертат» моның ничек булганын Алиядән сорап белеште.

«Көтмәдем дә, белмәдем дә! Ришат каушаганын да сиздермәде. Аның сеңлесе Айгөл барысын да белгән, тик ул да миңа бер сүз әйтмәде, сиздермәде. Зур сюрприз булды бу! Миңа: «Я туган көнендә, я 8 Март бәйрәмендә тәкъдим ясар», – дигәннәр иде. Әмма мин көтми идем. Мин дә еладым, Ришатның да күзләрендә яшьләр күренде», – дип сөйләде Алия «Интертат» журналистына.

Җырчы сүзләренчә, әти-әниләргә бу хәбәрне көнендә үк хәбәр итмәгәннәр. «Үзләрен күреп әйтәсебез килде. Башта Ришатларга кайттык, аларга әйттек. Аннан соң минекеләргә киттек. Әтием генә өйдә юк иде, аңа телефон аша хәбәр иттек. Әтием, тыела алмады, шатлыгыннан елады. Ике як та бик шат!» – ди ул.

Алия күз тиюләргә ышана, ләкин бары тик позитив уйлар белән яшәргә тырыша. «Бик сөйлисе дә килми, тик сер итеп саклап та булмый», – ди Алия «Интертат»ка.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 7 март 2023
    Исемсез
    Без бик шат! Икесен дә яратабыз!Чибәрләр, талантлылар, пар килгәннәр!Бәхетле булсыннар!
  • 7 март 2023
    Исемсез
    Күптән көтә идем...бәхетле генә булыгыз индн
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100